Сөекле кызым!
Синең 23 хазиран тарихлы, 30 хазиранда Истанбулда булуыңны белдерән мәктүбең килеп чыкды. Сиңа каршыга Хәсән-фәлән чыгар. Кимсә чыкмамыш улса, бөйлә мин 30 хазиран, җомга көн, өйдә булырмын. Ибраһим бәйләргә китү-килү дә […] көнгә баглы түгел. Монда теге портатив карават бар. Шуның өстенә шилтә вазифасын күрәчәк зур бер юрган бар, шуңарга шилтәне китерүнең лөзүме юк. Мендәрләремнең берсе Бугазэчендә булганга, бер мендәр китерә алсаң, яхшы булыр. Кешедән мендәр табу авыр булачак. Бу мәктүбне алганның соңында килер көнеңне катгый белдереп, тагы бер хат яз. Әриш дип, ашыгыч җавап язам. Көтелмәгән чакда килеп чыксаң, мин ул көнләргә махсус итеп, иң әүвәл без утырган беренче нумирадагы хатынга ачкычны калдырып китәрмен. Ул хатын хәзер безгә капыҗылыкда бераз япа. Бәһемәһаль тышда калмассың.
Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
24 хазиран, 1950.
Килү көнең катгый булса, ни көн вә ни сәгатьдә булса да, мин йә каршы чыгармын, йә өйдә көтеп торырмын.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
197. Сәгадәт Чагатайга.
Хатлар ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Шилтә – түшәк.
Әриш – өлгерим.
Бәһемәһаль – һичшиксез.