Сөекле кызым!
Синең сау-сәламәт кайту мәктүбеңне1 бәйрәм эчендә алсам да, бик күп йөрү-килү булганга, бүгенгә кадәр җавап яза алмадым. Бездә саулыклар. Бәйрәм күңелле үтде. Ләкин бик арытды. Бүген кич халык өендә һәмшәһриләр берлә бәйрәмләшү чәе ясыймыз. Испанйол мәкаләләрен туплыйм. Дүрт-биш мәкалә булгач күндерермен.
Финляндиядән Зөһүрләрдән2 бер туй дәгъвәтиясе килеп чыкды. Зөһүрнең зур кызын кияүгә бирәләр икән. Кияүләрен танымадым. Иртәгә доктор Ришад да өйләнә. Йирле маллардан бер кызны ала икән. Үз кызларымыз һаман утырып кала бара. Әкъдәс Аурупадан кайткан чакда Истанбулда зәһәрләнеп хасталанган, хастаханәгә кереп, даруларга мәҗбүр булган. Хәзер Америкага китәргә йөри, имеш. Юлын ачык кыйлсын. Һавалар әле матур китә. Ләкин кичләр суыгайды. Бугазэченә әле барганым юк. Һавалар шулай китсә, бәлки, барып, тагы бераз калырмын.
Хуш, кызым. Таһирга сәлам.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
26 сентябрь, 1950. Истанбул.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
199. Сәгадәт Чагатайга.
Хатлар ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
1 Синең сау-сәламәт кайту мәктүбеңне… – Сәгадәтнең Анкарадан Истанбулга килеп китүе турында сүз бара.
2 Зөһүр – Зөһүр Таһир – «Финляндия җәмгыяте исламия» рәисе.
Һәмшәһриләр – ватандашлар.
Испанйол – Испания.
Дәгъвәтиясе – чакыруы.