Сөекле кызым!
Синең күндергән акчаңның хәбәрен алган идем. Әмма Төзәр берлә күндергән киемлекдән хәбәр юк. Мин берничә мәртәбә инде Төзәрне күрдем. Бер сүз дә сөйләмәде. Мәрьям ханымның килү-килмәвендән хәбәрем юк. Бүген угрармын . Мин сиңа өч мәртәбә испанйолларның тәфрикаларын күндердем. Дүн соңгысы иде. Уны да җибәрдем инде. Тәфрика тәмам. Иншаллаһ, аларны алгансыңдыр.
Монда яңа хәбәр юк. Касыйм бәй теге мәсьәләдә мәрдчә : «Дәүранда галякам юк» , – диде. Кисде атды. Әдһәм әфәнде, хәбескә яткырсалар , шәрәфемезгә дукына, дип сөйләнеп йөрде дә, ширкәткә барып, түләргә разый булуын белдергән. Ширкәткә бурычы 5764 лира гына икән. Тагы Тукайның бер дустындан 700 лира алган. Әдһәмнең таныш капыҗысындан – 200 лира. Анкарадагы гаскәри миралайдан да шактый бернәрсә алган, имеш. Ширкәткә тагы артыграк булу ихтималы да бар икән. Еллык хисапны карамаудан ачык мәгълүм булмый, имеш. Һәммәсен кумарда отдырган. Уны йирләшдерүче Ибраһим Ортун булган икән. Ул бик пошына. Мәгънәви кәфаләтем бар иде; аннары мөдире дуст, гәнеҗ инсаниятле адәм иде; йир ачылганда, башка һәмшәһриләрне дә йирләшдерә ала идем, хәзер шул капуны бу малай кыяды , ди.
Садри бәй хакында һичбер хәбәр доймадым. Миңа Исвичрәдән сәламәтлекдән бер карты бар иде. Камилә ханым да бер сүз дә сөйләмәде. Камилә ханым әле һаман ташынып бетмәгән иде. Расход чыкмасын дип, ярдәмче чакырмый, үзе генә маташа икән. Үзе бик арыган иде. Берничә көндән бирле күрә алмадым. Соңгы әсирләр кафиләсе әле һаман Тузлада. Тәхкыйкат бетмәде, диләр.
Теге төркестанлы доктор Сохби бәйнең интихар иткәндә калдырган мәктүбендә үзе кебек большевикларга хезмәт иткән вә итә торган әсирләрнең листәсе булынган икән. Шул листәдәге кешеләр юкмы дип арашдыралар , ахрысы. Безнекеләрдән Мәхмүд исемендә бер мөхәррир бар. Кязыймны яхшы таный, бик күп кешене белә. Шул Анкарага китәргә була. Самими адәмгә охшый. Очраса, яхшы каршыла.
Хуш, кызым. Таһирга сәлам.
Әтиең Мөхәммәдгаяз.
7 октябрь, 1950. Истанбул.
Бездә бәйрәм бик матур үтде. Көнләр бездә дә бераз бозылды. Һава сәринләнде. Йир […] иһмаль итмә . Җитди бер сыйххәтеңне контроль итдерсәң дә файдалы булыр иде.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
200. Сәгадәт Чагатайга.
Хатлар ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Угрармын – кереп чыгармын.
Тәфрикаларын – хикәядән өзекләрен.
Дүн – кичә.
Мәрдчә – кыю гына.
Дәүранда галякам юк – хәрәкәткә мөнәсәбәтем юк.
Хәбескә яткырсалар – төрмәгә утыртсалар.
Шәрәфемезгә дукына – хөрмәтебезгә тия.
Миралайдан – полковниктан.
Кумарда – картада.
Кәфаләтем – гарантиям.
Гәнеҗ инсаниятле – бик кешелекле.
Кыяды – рәхимсезлек күрсәтте.
Карты – карточка.
Кафиләсе – эшелоны.
Тәхкыйкат – тикшерү.
Интихар иткәндә – үз-үзен үтергәндә.
Листәсе – исемлеге.
Араштыралар – тикшерәләр.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.