234. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

 

17 март, 1952. Истанбул.

Синең мәктүбеңне алып сөендем. Иншаллаһ, бу юлы хакыңны казанырсың. Кичә махсус Җәгъфәр углын зиярәт итдем1. Бик күп уның хикмәтләрен тыңлап, һәпсен2 дә ун-ун    дип, кабул иткәннең соңында синең мәсьәләгә килдем. Ул әле үзенең жюри әгъзасы сәчелмәсене3, синең намзәд4 куелуыңны ишетмәгән икән. Анкарага бару форсаты чыкдыгы өчен сөенде. Синең мәсьәләне дә, мин уны эшлим, болар барысы да минем кулымда. Нәҗипне дә мин профессор ясадым. Сәгадәтнең бөтен эше тәмам. Һичбер әндишә5 юк, диде. Миңа да самими сөйли кебек тоелды. Иншаллаһ, Раббы, икенче якдан тотып, бернәрсә чыгармас. Рәхмәте берлә мөнәсәбәте ни төследер, белмим. Ул ягын башка юлдан йөреңез. Ләкин мин бу юлы хак мөктәсәбеңне6 кулыңа төшерә аласың дигән канәгатендәмен. Тәңре ярдәмчең булсын. Ләкин андагы дустларыңны иһмаль итмә7. Хосусән Әкъдәсне үпкәләтмә. Мин сау-сәламәт. Аллага шөкер. Мигъдәм шулай акрын гына үз юлындын бара. Пәрһиземне дәвам итдерәм. Ләкин уның чәрчәвәсе8 киңәйде. Кызартма, туршу9 кебек йәмәкләрдән башка һәрнәрсә ашарга ярый, диделәр. Һавалар йылыланса, иншаллаһ, тагы хәлем яхшырак булачак. Бу арада монда суык, карлы-ягъмурлы һавалар дәвам итде. Тыш бик сыйсыз булды. Нәүрүздә һава язга таба чәвиреләчәк10 , имеш.

Кичә Сәгыйд Шамил бәй аз гына вакытка Анкарага китде. Бәгьзе бер милли мәсьәләләр чыкды да шуларны конушачак11. Үзеңнең эшеңнең ничек баруындан мине хәбәрдар итеп тор.

Хуш, кызым. Тәңре ярдәмчең булсын. Таһирга сәлам.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Зиярәт итдем – барып күрдем.

2 Һәпсен – һәммәсен.

3 Сәчелмәсене – сайлануын.

4 Намзәд – кандидат.

5 Әндишә – шикләнү.

6 Хак мөктәсәбеңне – эшләп табылганны.

7 Иһмаль итмә – игътибарсыз калдырма.

8 Чәрчәвәсе – кысасы.

9 Туршу – тозлаган.

10 Чәвиреләчәк – авышачак.

11 Конушачак – сөйләшәчәк.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Рәхмәти – Рәшид Рәхмәти Арат.

2 …Тукай кичәсе үткәрергә маташып йөримез. – Бу турыдагы мәгълүматны биттәге искәрмәдән карагыз.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру