Сөекле кызым!
25 март, 1952. Истанбул.
Синең инглизчә имтихандан соң язган мәктүбеңне алдым. Сөендем. Мөбарәк булсын. Иншаллаһ, жюри кыйсеме дә уңышлы кичәр. Ләкин эшне тәсадефкә1 генә багларга ярамый. Кирәкле тәдбирләрне2 иһмаль итмәңез. Мондагыларга гына бил баглап тору дөрест хаттел-хәрәкә3 булып чыкмавы ихтималы бар. Чөнки болар шактый аудык инсанлардыр4. Иншаллаһ, бу юлы тугры юлдан сапмаслар5 . Әкъдәс бәйгә минем бер рәхмәт мәктүбе язуым файдалы чыгармы, әллә зарарлы гына булырмы? Шуны хәл итмәенчә торам. Шул хактагы фикереңне яз әле. Үзем, Аллага шөкер, сау-сәламәт. Хәзер Америкадан даруны көтеп торам.
Хуш, кызым. Таһирга сәлам.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
[1] Тәсадефкә – очраклылыкка.
2 Тәдбирләрне – тиешле чараларны.
3 Хаттел-хәрәкә – тоткан юл.
4 Аудык инсанлардыр – бер яктан икенче якка күчүчән кешеләрдер.
5 Сапмаслар – тайпылмаслар.
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.