Сөекле кызым!
3 апрель. 1952. Истанбул.
Синең мәктүбеңне алдым. Ни язмышсаң мәгълүм улды. Дүн1 Җәгъфәр углына барган идем. Җомга көн Анкарага китәм, диде. Лөзүме олурса2, бәләдия3 каршысындагы олуг отельдә булачак, имеш. Рәхмәти1 пазар көне китәчәк икән. Боларны мәгълүматың булсын дип язам. Миндә саулык-сәламәтлек. Һичбер яңалык юк. Ялңыз Тукай кичәсе үткәрергә маташып йөримез.2 Җәгъфәр углы синең хакыңда чук имин кебек сөйләнә. Илаһи шулай булсын. Таһирга сәлам. Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
1 Дүн – кичә.
2 Лөзүме олурса – кирәге булса.
3 Бәләдия – шәһәр идарәсе.
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.