Сөекле кызым!
2 май, 1952. Истанбул.
Синең мәктүбеңне алуыма берничә көн гәчдисә дә1, бәлки, салы2 көнне (29/4) улачак сенато3 мәҗлесенең утырышында синең мәсьәләңнең хәле-хәбәре килер дип көтдем. Галибан4, бу топлантыда синең мәсьәләң каралмады. Вазгыятьдә һичбер куркырлык бернәрсә юкдыр. Ләкин көтү үзе уңай эш түгел. Сине шактый сеңерләндерә торгандыр. Бу эшең иң агыр юлдан атланганга күрә, монысы да, иншаллаһ, тиздән кичәчәкдер. Вә син дә тынычланып калачаксың, мөктәсәбеңне казаначаксың.
Монда яңалык юк. Һәркем үз эшендә. Мин дә акрын гына яшим. Хәзер Америкага язган үлсәр5 дарусын көтеп торам. Һавалар үзгәргәнгәме, бу арада уйкум начарланган иде. Берничә көндән бирле, Аллага шөкер, шуны юлга куеп киләм. Шул арада Ләбиб бәйләрә Мөхәммәдәмин бәй берлә ханымы вә мине дә чәйгә чакырдылар. Идел безгә хезмәт итәчәк. Әмин бәйләр бик бәһалегә (200 лирага) өй тотканлар. Өйләре, яңа бина булганга, бераз ротубәтле6, галиба. Акчалары бик күп, күрәсең.
Финляндиядән Зөһүрдән туйга чакыру алдым. Тагы бер кызын кияүгә бирәдер.
Хуш, кызым. Шадлыклы хәбәреңне алыр-алмас миңа белдер. Таһирга бик күп сәлам.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Эшеңнең җәрәянындан7 мәгълүматың булса, миңа да белдер. Теге ахмак малайның кәгазе мөгамәләгә куелганмы, юкмы?
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
[1] Гәчдисә дә – үтсә дә.
2 Салы – сишәмбе.
3 Сенато – гыйльми совет.
4 Галибан – мөгаен.
5 Үлсәр – язва.
6 Ротубәтле – дымлы.
7Җәрәянындан – барышыннан.
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.