246. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

25 май. 1 рамазан. 1952. Истанбул.

Синең 20 майда язган мәктүбеңне соңаеп алдым. Хәзер менә сиңа бу мәктүбемне өемдән язам. Кичә өйләгә догру1 хастаханәдән чыгардылар. Мигъдә канавым капанды2, идрарда3 ят бернәрсә чыга, ди. Канымның да вазгыяте нормаль. Тансионым4 калебемдә яшемә күрә нормаль диделәр. Мигъдә суымны алырга кирәк булса да, яңа капанган җәрәхәтне тәхдиш итүдән5 куркып, уны ике һәфтә соңына быракдылар6 . Хастаханәдә авыруларым торды. Бер кило ярым кило да алдым, нәшьәм7 дә начар түгел. Әүвәлге пәрһиземне8 тәкрарладылар, ягъни кызартмалардан9, туршу10– муршулардан башка һәрнәрсәне ашарга ярый. Ләкин һәммәсен бик йомшак пешкән рәвешдә булуы шарт диделәр. Боларны тутыру авыр түгел. Элгәре дә уны тутырып килдем. Әмин бәйнең дигәне ул – алатурка11 пылау. Уны ашавымны миңа тәүсыя бөйлә итәләр12. Бу юлы хасталык фазла арудан һәм дә кило иңүдән килде. Хастаханәгә кергән көнне үлчәвем 70 килога йиткән иде. Инде шуны яваш-яваш13 74 килога чыгарырга кирәк. Минем хәзер иң зур дошманым – өемнең дүрт катлы мәрдивәнләредер14. Ундан котылуы да кулай бер эш түгел. Икенче – ашау мәсьәләсен тәртипләү. Ибраһим бәй, Мәрьям ханым кичә өйгә кайтуыма бик тәмле татар чорбасы берлә сөтдә пешкән дөге боткасы китерделәр. Бүген дә ашка чакырдылар. Тагы бер ике атна бездә аш аша, диләр. Мин дә, әлбәттә, кабул итәргә хәзермен. Иншаллаһ, шулай эшләр юлга керер. Синең мәсьәләң, насыйп булса, бу салы көне мәшиять15 бер рәвешдә хәл ителер. Син дә, хәбәр алыр-алмас, миңа мәктүб яз. Хәзергә шулкадәре.

Мүнихда безнең Идел-Урал әсирләренең бер групы Американың русофил комитасындан16 акча алып, «Азат ватан» исемендә татарча бер мәҗмуга чыгара башладылар1. Ләкин исемләрен «Татар-башкорд тәшкиләте» исеме биргәнләр. Әле кемләрнең мәгънәви идарәсендә булуын аңлый алмадык. Зәки Вәлидиме яисә Әхмәд Вәлиләрме пәрдә артында уйныйлар? Озакламый мәгълүм улачак.

Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Таһирга бик күп сәлам.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Догру – таба.

2 Капанды – бетте.

3 Идрарда – сидектә.

4 Тансионым – кан басымым.

5Тәхдиш итүдән – тырнаудан.

6 Быракдылар – калдырдылар.

7 Нәшьәм – кәефем.

8 Пәрһиземне – диетамны.

9 Кызартмалардан – кыздырган ризыклардан.

10 Туршу – тозлы.

11 Алатурка – төрекчә.

12 Тәүсыя бөйлә итәләр – киңәш итәләр.

13 Яваш-яваш – әкрен-әкрен.

14 Мәрдивәнләредер – биеклегедер.

15 Мәшиять – ирекле.

16 Комитасындан – комитетыннан.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 …«Азат Ватан» исемендә татарча бер мәҗмуга чыгара башладылар. – 1952 елның мартыннан 1953 елга кадәр Германиянең Мюнхен шәһәрендә татар-башкорт эмигрантлары тарафыннан иҗтимагый-сәяси, тарихи-мәдәни, дини, әдәби «Азат Ватан» журналы чыга. Журналны чыгаруга Американың большевиклар белән көрәш комитеты матди ярдәм күрсәтә. Журнал 1947 елда Германиядә Тамурбәй Дәүләтшин нигезләгән Татар-Башкорт Милли комитетының төп басма органы булып тора. 1952 елның мартыннан журналның редакторы итеп үз вакытында Казан югары уку йортларыннан берсенең студенты булган Г. Фәйзуллин сайлана. Журнал айга бер тапкыр ике телдә – татарча һәм русча, 32–39 битле булып нәшер ителгән. Барысы 13 номер чыккан.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру