248. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

30 май, 1952. Истанбул.

Синең мәктүбеңдән эшләреңнең тагы тәэхир ителүен1 аңладым. Ләкин мондагы профессорлар: «Бер зөмрәгә2 бирелгән кадруны ул зөмрәдән бер профессор намзәде3 факультә тарафындан кабул ителгән дә булгач, икенче бер зөмрәгә бирүнең ни гадәтән, ни дә канунән имкяне юк, – диләр, – әгәр синең намзәдлегең жюри тарафындан вә соңындан факультә тарафындан кабул ителмәгән булса иде, бу зөмрәдә башка намзәд булмаганга, кадруны башка зөмрәгә күчерү мөмкин булыр иде, – диләр, – һәм дә сине тасдыйк итмәслек4 һичбер кануни сәбәп юк», – диләр. Ләкин монда кануни сәбәптән башка шәйтани сәбәпләр дә роль уйнаганга, әлбәттә, ихтиятлы5 булырга кирәкдер. Дустларың сине мәҗлесдә химая итүләре6 ляземдер.

Истанбулда берничә көндән бирле яз һавасы исәдер. Бераз күңел ачылуга ярдәм итде. Саулыгым, әлхәмделилля, начар түгел. Ләкин Мәрьям ханымларның ашлары бер көнне сәгать 1 ¼, икенче көнне сәгать 3 дә булып, җанымны сыкадыр7. Ни япарсың8. Даруному коню въ зубы не усматрить9.

Кичә Октайларда идек. Сәйдә ханымга мөгаллимләр берлегендән яз тәгътыйле кампларының10 программасы килгән. Камп мәкинләрнең11 берсендә Хейбели ада да1 булуначак. Икешәр һәфтәлек мөддәтлә12 кабул иделәчәк, эстәйәнләр өч, ике һәфтә кадәр кала беләчәкләр. Ике һәфтәнең фийаты13 ашамак-эчмәк берлә 65 лирадыр. Бер мөгаллим берлә бергә гаиләсе дә килә аладыр. Бәлки, бу сезгә дә муафикъ булыр. Хейбели бик һәйбәт йир бит, бәһале дә түгел. Аш пешереп йөрисе дә юк. Әгәр мөнасиб күрсәңез, Сәйдә ханымга мәктүб язып, язылып куеңыз. Камп 15 тәммузда башланадыр. Мостафа вәкиле Әмин бәйләрнең милли эшләрен караштырып йөри торгандыр инде. Әмин бәй үзе дә дуст берлә дошманны аермый торган бер кешедер. Әмма азәрбәйҗан мәсьәләсендә уның урынын тутырачак кимсәләре юкдыр. Шуның өчен без Әмин бәйне тотачагыз. Хакыңда аңдыр. Таһирга бик күп сәлам. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Тәэхир ителүен – кичектерелүен.

2 Зөмрәгә – төркемгә.

3 Намзәде – кандидаты.

4 Тасдыйк итмәслек – расламаслык.

5 Ихтиятлы – сак.

6 Химая итүләре – яклаулары.

7 Җанымны сыкадыр – туйдырадыр.

8 Япарсың – эшләрсең.

9 Даруному коню въ зубы не усматрить – дарёному коню в зубы не смотрят (рус мәкале).

10 Яз тәгътыйле кампларының – язгы каникул лагерьларының.

11 Мәкинләрнең – торучыларның.

12 Мөддәтлә – срок белән.

13 Фийаты – бәясе.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Хейбели ада – Төркиядәге утрау.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру