Сөекле кызым!
5 июнь, 1952. Истанбул.
Синең у кәдәрле1 мәктүбеңне өйләдән соң сәгать 4 дә генә алдым. Садри бәйнең телефоны эшләмәгәнгә, өенә китдем. Мәсьәләңне аңлатдым. Ул бүген сәгать 6 терән илә2 Анкарага китде. Анкарада йүксәк3 отельдә отурачак. Сәгадәт миңа килсен, мәсьәләйе тәмамән аңлатсын, әлдән киләне япарыз4, диде. Җәгъфәр углы Әхмәдне күреп, Көпүреле1 берлә күрешергә үтендем. Күрү Истанбулда бик авыр, имкян булса, япарым, диде. Ләкин миңа: «Япа беләчәк интыйбаһы быракма5», – ди. Сез анда мәсьәләнең бер сәяси җәбһәгә6 күчерелүне аңлатырга тырышыңыз.
Хәмид Зөбәер бәйнең дусты мәбгус7 Хәлил Йордакол бәй дигән чук төркиче, бәне дә таныйан бер зат вардыр. Фәгъгаль8 демократ әгъзаларындандыр. Аңардан истифадә итә9 белерсез. Ибраһим бәйгә сөйләнәчәк сүздән бер мәгънә чыгачагына ышанычым юк. Бүген Октай бәйне иттифакый10 күрдем. Ул үзендән: «Таһир […], бер арса11 алырга теләве хакында мәктүб язмыш. Син ал. Пара мәсьәләсенә дә дурма12. Дәрхаль13 күндеререм, дип яздым», – диде. Бунлары син мәсьәләне ачмадан сөйләде. Мондан да мин ул мәсьәләнең хәл иделдеген аңладым.
Саулыгым начар түгел. Аллага шөкер. Таһирга бик күп сәлам.
Хуш, кызым. Әтиең Мөхәммәдгаяз.
Мәсьәләнең чатлак бирмәсендән14 чук өзелмә, иншаллаһ, мәсьәлә файдаңа хәл иделәчәкдер. Хак синең тарафдадыр. Хуш.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
[1] У кәдәрле – ул кайгылы.
2 Терән илә – поезды белән.
3 Йүксәк – югары.
4 Әлдән киләне япарыз – кулдан килгәнне эшләрбез.
5 Интыйбаһы быракма – туры килүен онытма.
6 Җәбһәгә – агымга.
7 Мәбгус – депутат.
8 Фәгъгаль – бик эшчән.
9 Истифадә итә – файдалана.
10 Иттифакый – очраклы рәвештә.
11 Арса – җир урыны.
12 Дурма – карама.
13 Дәрхаль – шунда ук.
14 Чатлак бирмәсендән – чатнавыннан.
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
1 Көпүреле – Анкара университеты профессоры Фуад Көпереле булса кирәк.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.