1952, 21 июнь. Истанбул.
Сөекле кызым!
Синең мәктүбеңне алдым. Факүльтә мәҗлесенең карары бик һәйбәт булган. Инде син мәгънән җиңдең. Сенато инде дә тасдыйк итмәсә1, дөрест, догру кануни бер хаксызлык эшләгән булачакдыр. Әдәбият факүльтәсе берлә тугрыдан-тугры конфликтка кергән булачак. Иншаллаһ, бу юлы профессорлыгың тасдыйк ителеп чыгачакдыр.
Миндә саулык. Аллага шөкер, исәнлегем начар түгел. Бер төрле яңа дару файдалы булып чыкды. Бурада Истанбулда фәүкылгадә сыҗаклар2. Кай көнләрне килүеңне ачык язарсың. Бәйрәмеңез мөбарәк булсын. Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Яңа хәбәрләр юк.
Габдрахман мелла кызы Фәридә йирле хәким берлә нишанланды3.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
[1] Тасдыйк итмәсә – расламаса.
2 Сыҗаклар – эсселәр.
3 Нишанланды – вәгъдәләште.
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.