277. Сәгадәт Чагатайга

22 март, 1953. Истанбул.

 

Сөекле кызым! 

Синең мәктүбеңне алыр-алмас Садыйк бәйне зиярәт итдем1. Йомышыңны сөйләдем. Ул да: «Затән дә, нисан2 башындан әүвәл макинә3 хәзер дә улмаячак», – диде. Синең профессор булуың мондагы дуст-иш арасында сөенеч берлә каршыланды. Инде һәркем иш итде дип кабул идейор. Шул көнләрдә дә формалитәләр бетсә кирәк. Монда яңа хәбәрләр юк. Күрек4 эше әле һаман хәл ителмәде. Ләкин Сәгыйдулла бәйнең Гамбургка киткән бер гаиләгә күрекне биреп күндерүе мәгълүм улды. Аңарга тәмамән саткандырмы, әллә шул Гамбургда формалитәләрне үткәрер өчен генә бирелгәндерме, билгеле түгел. Ул гаиләнең кем улдыгын тәсбит итдек5. Алар әле Аурупадан дөнмәмешләр. Шулай итеп, бәлки, бик үк алдаучылык юкдыр дигән өмид дә бераз җанланды. Үзем, Аллага шөкер, сау-сәламәт. Хасталыгым юк. Ләкин бик тиз арый башладым. Финляндиягә мәктүб язмадым. Язсам, каләм ычкынып китеп, бик сүгеп ташлармын дип куркам. Затән бик каты сүгелергә хак да казандылар. Садри бәй монда иде. Айның соңына догру6 Анкарага китәчәк. Без Америкадан шактый өмидле хәбәрләр алдык. Безнең төрек җәбһәсенең7 милли мөҗадәләсенә8 дуст бер зат мөһим бер мәүкыйг сахибы9 улып вә безнең эшләр берлә дә мәшгуль улмак өчен, берәр айдан Төркиягә киләчәгеңне белдерде. Иншаллаһ, эшләремез җанланып китәр. Әмин бәйләрне күрдем. Сиңа сәлам сөйләделәр. Таһирга бик күп сәлам. Күпдән Октайларны күрә алмадык. Иншаллаһ, сау-сәламәтдерләр. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

Сузан ханым кызы, апасы берлә Истанбулга килгән дип ишетдем. Борһан бәй берлә өйләнәләр, имеш. Нә кадәр догрудыр, мәгълүм түгел. Үзен күрә алмадым. Җәгъфәр углы ялгыз башына яшәп ята. Габдрахман Шәфи әле һаман кибетенә чыгарлык хәлдә түгел. Астмасы беткән кебек булса да, аяклары бик зәгыйфь. Бик күп зәһәрле энәләр ясатуы аркасында буынлар тотмый башлаган, имеш. Болай сыйххәте фәна түгел.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Зиярәт итдем – барып күрдем.

2 Нисан – апрель ае.

3 Макинә – машина, аппарат.

4 Күрек – мех.

5 Тәсбит итдек – ачыкладык.

6Догру – таба, туры.

7 Җәбһәсенең – фронтының, юнәлешенең.

8 Мөҗадәләсенә – бәхәсенә.

9 Мәүкыйг сахибы – урын хуҗасы.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру