28 март, 1953. Истанбул.
Сөекле кызым!
Синең мәктүбеңне алдым. Синең профессорлыгың рәис […] тарафындан тасдыйк ителүен1 Истанбулның «Яңа ватан», «Истанбул» гәзитәләрендә 26 март нумераларындан өйрәнгән идек. Инде үзеңә дә тәблигъ иделгәч2 мәсьәлә калмады. Инде тыныч күңел берлә милли ватани вазифаларыңа дәвам итү генә калды. Ансын да косур3 итмәвеңдә һич беркемнең шөбһәсе юкдыр. Хәерле вә мөбарәк улсын. Инде бераз сыйххәтеңә фазла дикъкать итү вакытыңның иң мөһим мәсьәләседер. Моны да һавалар истикърар кәсб иткәч4 бер чарасына бакмак мөхәкъкак ляземдер. Тәгътыйльдә5, иншаллаһ, сәнәдән-сәнә мөзминләшән6 шул хасталыкның да чарасы күренеп, вөҗүддә7 дә сыйххәтә кавушырсың8.
Күрек мәсьәләсе тагы яңа бер сәхифәйә керде. Аңлашмазлыкмы улды, белмийорым. Бәнем дустларым васитасилә9 Гамбургка кемгә күндердегене өйрәндегем төрек гаиләсе Истанбула 24 мартда дөнде. Бән дә дүн Сәгыйдулла бәйгә кидеп, кәндемең10 дөнмәсендән хәбәрдар улдыгымы белдермәдән, Аурупа юлчылары дөндеме дия сорадым. Юк, даһа мәгаттәәссеф, дөнмәделәр, диде. Бән дә дөнделәр-фәлән димәдем. Кәндесендән, лөзүм улса, бән сезә бераз пара вирим, диде11. Бән дә мәсьәлә тәмам улмаенча бердән вирерсеңез, затән, бәнем Финляндияйә дә белдермәм лязем, дидем. Кәнде фикере бу уфаклап пара вирмәк ысулына тәвәссел идәрәк бәне быктырмак сәясәтен йөртейор кеби улды12. Шимди13 фәлән затдан күрек нә вакыт тәслим итдекне14 үгрәкмәклә мәшгулем. Яңлыш юлга куелган бер эшне тугрылату бик авыр бит. Тәңре ярдәмчемез улсын. Без монда сау-сәламәт. Америкадан өмидле мәктүбләр алып торамыз. Безнең эшләреме карарга дип, эшләремезне бик яхшы белгән, һәммәмезне таныган бер фин милләтендән булган бер америкалы май башларына тугры монда киләчәкдер. Язган мәктүбендә шактый өмидләр бирәдер. Мондагы җәбһәи эшләр әнваг15 мәгънәсез хәрәкәтләре берлә үткән елгы кебек милли эшләрне алак-юлак итмәсәләр, милли эшләремез бераз юлга куелачакдыр. Бакалым. Чалышу16 – бездән, муаффәкыять – Аллаһдан. Таһирга бик күп сәлам. Истанбулда да һавалар нәүрүздән бирле язлашды. Өч көндән бирле собамны якканым юк. Зәлзәлә17 аз-маз һаман Истанбулда тоелса да, көн үткән саен сарсынтылар18 зәгыйфьләнә киләдер. Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
[1] Тасдыйк ителүен – раслануын.
2 Тәблигъ иделгәч – хәбәр ителгәч.
3 Косур – кимчелек.
4Һавалар истикърар кәсб иткәч – һава алыштырып урынлашкач.
5 Тәгътыйльдә – каникулда.
6 Сәнәдән-сәнә мөзминләшән – елдан-ел озакка сузыла торган.
7Вөҗүддә – чынлыкта.
8 Кавушырсың – ирешерсең.
9 Васитасилә – арадашчылыгы белән.
[1]0 Кәндемең – үземнең.
[1]1 Кәндесеннән, лөзүм улса, бән сезә бераз пара вирим, диде. – Үзеннән, мөмкин булса, мин сезгә акча бирим, диде.
[1]2 Кәнде фикере бу уфаклап пара вирмәк ысулына тәвәссел идәрәк бәне быктырмак сәясәтен йөртейор кеби улды. – Үзенең фикере ваклап акча бирү ысулы аркылы мине туйдыру сәясәте кебек булды.
[1]3 Шимди – хәзер.
[1]4Тәслим итдекне – тапшырылуны.
[1]5 Әнваг – төрле.
[1]6 Чалышу – эшләү.
[1]7 Зәлзәлә – җир тетрәү.
[1]8 Сарсынтылар – чайкалу.
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.