289. Сәгадәт Чагатайга

5 октябрь, 1953. Истанбул.

 

Сөекле кызым!

Син киткәндән бирле һичбер хат юкка эчем пошып тора иде. Бүген өйләгә кадәр 1 октябрь тарихлы, өйләдән соң 27 ейлюл1 тарихлы ике мәктүбеңне алдым. Бу мәктүбләр бу хатында сакланганмы? Әллә постадамы2, белә алмадым. Минем исәнлегем шәптән түгел. Кило гаиб итүем3 дәвам итә. Иштиһасызлык4 да гайне хәлдә. Ашарлык аш да таба алмыйм. Шуларны күздә тотып, Хәйдәр бәй Гаспралының1 тәүсыясе5 буенча, бүген рентген алдырыйм дия, Хасәкә хастаханәсенә киткән идем. Берәр һәфтә моракабәдә6 кал, диделәр. Үземә урын аертып, бераз акча биреп кайтдым. Бүген, иншаллаһ, хастаханәдә ятачагым. Хастаханәнең ашлары да үзе бәрбад, үзе суык булганга, анда да, әлбәттә, изтыйраб чигәчәгем7. Бәлки хасталыгымны тәшхыйс итәрләр8 дип, өмид берлә китәм. Нәшьәм бер дә юк. Хәерле булсын. Килом алтмыш дүрткә ингән. Бу соңгы өч айда ун кило гаиб итү димәкдер. Син мәктүбеңне хастаханәгә яз. Адресы: Хасәкә хастанхасе, Тәдави клинигы. Когуш9 № 17, ятак 31.

Таһирга бик күп сәлам. Садри бәй дә берәр һәфтәгә дип Анкарага киткән иде. Хәзер әле андадыр. Хәмид Зөбәер берлә Камал Локманга минем хасталыгымны телефон берлә генә хәбәр бир. Алар хат язмый дип үпкәләп ята торгандыр. Миңа каршы бит һәркем үзенең үпкәләргә хакы бар дип төшенә. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Закир Кадыйриларны күрүче булса, аларын да хәбәрдар итсәң, фәна булмасде. Сохби бәй2 Ингелтәрәдә10 икән. Биркач көн11 эчендә дөнәчәк, диделәр.

 

 Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Ейлюл – сентябрь.

2 Постадамы – почтадамы.

3 Кило гаиб итүем – авырлык югалтуым.

4 Иштиһасызлык – ашыйсы килмәү.

5 Тәүсыясе – киңәше.

6 Моракабәдә – күзәтүдә.

7 Изтыйраб чигәчәгем – аптырармын.

8 Тәшхыйс итәрләр – билгеләрләр.

9 Когуш – палата.

[1]0 Ингелтәрәдә – Англиядә.

[1]1 Биркач көн – берничә көн.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Хәйдәр бәй Гаспралы – медицина докторы.

2 Сохби бәй – Истанбул хастаханәсендә эшләүче доктор.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру