12 октябрь, 1953. Хасәкә хастаханәсе.
Сөекле кызым!
Синең 7сендә яздыгың мәктүбе бүген алдым. Мин бер атна инде хастаханәдә. Хастаханәгә кергән көнне үлчәвем 60 кило иде. Бүген шул килом 59га төшкән. Моңгынча хасталыкның беленгәне мигъдә канавы гынадыр. Рентгенымны һаман алмадылар. 16 сында, җомга көн, алачагыз, диделәр. Ләкин боларның сүзләре һәрвакыт эшләренә мотабикъ булып чыкмый. Рентгенның нәтиҗәсендән, бәлки, гамәлияткә ихтыяҗ күренер. Ул вакыт хасталык җитди улганы мәгълүм булачакдыр. Гамәлиятне ясау-ясамауны, әлбәттә, тиз генә карар бирү авыр булачак. Дуст-таныш докторларымны чакырып, киңәш итәчәгем. Ул хакда сине хәбәрдар итәрмен. Бәлки, гамәлият көнләрендә берничә көнгә монда булуың кирәк булачакдыр. Ашлары бик тәмсез. Аларны көчләтеп кенә ашый алам. Тышдан китерүне корып булмады. Бу тирәдә безнекеләр яшәмиләр. Мәрьям ханым үзе авырып ята икән. Авыруларым артканы юк, атәш1 дә юк. Фәкать хәлсезлек куәтле. Көн буе ятакда кичерәм. Таһирга сәлам. Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
[1] Атәш – температура.
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.