29 октябрь, 1953. Хасәкә хастаханәсе.
Сөекле кызым!
Синең соңгы мәктүбеңне алдым. Бу арада хастаханәдә бераз суык алдырыпмы, яңлыш берәр дару алыпмы, бик каты хазага тотылдым вә атәшем бирдән1 йүксәлде. Ике көн һичбер эш эшли алмаенча ятакда гына калдым. Шуңарга күрә сиңа хат да яза алмадым. Кичә, Аллага шөкер, атәшем инде нормаль хәлгә килде. Һидаять бәйнең1 элеккеге кайнанасы Гайшә ханым2 тавык шурпасы пешереп, ачлыкдан да коткарды. Кәефем бераз артды. Юк исә боларның ашлары һичбер ашарлыклар түгел иде дә, ач кала идем. Гомуми вазгыятемдә бераз сәлях вар кебек күренә. Канымдагы кызыл шариклар күбәя, диләр. Мигъдә суымда да тәһликәле2 бер газа булмавы мәгълүм ителде, диделәр. Инде өченче мәртәбә рентген алу һәм дә геморроемны тагы бер мәртәбә карау гына калды. Рентген алдырудан шактый куркам. Чөнки рентгенчы – ля йөбали3 бер доктор. Әүвәлге рентген алганда эчергән бер даруы мигъдәмдә унике көн калып, бөтен дөньямны сарсытды4. Тагы шулай булмасын дип шөпәләнәм. Бәлки, шулар да дәрәҗәмнең йүксәлүенә сәбәп булды. Килом һич артмый. Улсы, бәлки, һәрвакыт ярым ач калуымдан килә торгандыр. Иштиһам бераз ачылды. Кичә Садри бәйләр ашка чакырганлар иде, бәйрәм мөнәсәбәте берлә өемә чыгарга рөхсәт бирделәр. Камилә ханым бик тәмле пилмән пешергән. Иштиһа берлә табак ярым ашадым. Андан соң үзенә бертөрле пешергән кәбестә, ит дә бераз ашадым. Йөзем дә бераз йидем, һичбер авырлык хис итмәдем. Ләкин хастаханәдәге лөзүмсез озын сөргән тәҗрибәләрдән бик туйдым. Иншаллаһ, киләчәк атна соңында өемә чыгармын. Садри бәй 31 ендә Анкарага китә. Береңезнең вакыты булса, барып сорашырсыз. Таһирга бик күп сәлам. Доктор Октай: «Анкарадан бер төен килгән. Бездә сакланыр», – диде. Гыймад әфәнденең калдырган пардөсүе5 булырга кирәк. Хастаханә өчен бик күп акча алырлар инде. Хәерле булсын. Бөтен даруларны, ашау эчүләрне – һәммәсен үземдән тотып киләм. Көн дә 8 лира шул докторларның каравы өчен генә булачак. Монда ул эш артындан йөрүче бер кешем дә юк. Билал бәй әллә нәрсәгә әүһамланып6, монда хастаханәдәге бер баш доктор уны сөйми, имеш, дип, килергә тартынып йөри. Бер мәртәбә генә кыска гына вакытка кереп чыкды. Иң чынлап тәгъкыйб итүче7 Октай бәй булды. Аңарга бик миннәтдармын8.
Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
[1] Бирдән – кинәт.
2 Тәһликәле – куркынычлы.
3 Ля йөбали – игътибарсыз.
4 Сарсытды – какшатты.
5 Пардөсүе – плащы.
6 Әүһамланып – ялгыш уйларга бирелеп.
7 Тәгъкыйб итүче – күзәтүче.
8 Миннәтдармын – рәхмәтлемен.
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
1 Һидаять бәй – Һидаять Яшен.
2 Гайшә ханым – Һидаять Яшеннең беренче хатынының әнисе.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.