8 ноябрь, 1953. Истанбул.
Сөекле кызым!
Мин кичә, 7 ноябрь көнне, Хасәкә хастаханәсендән чыкдым. Хасталыгымны тәшхыйсләре тәмам улды, диделәр. Ләкин үземә хасталыкның нәрсә икәнлеген ачык сөйләмәделәр. Өченче мәртәбә рентген алынгач, бөтен моракабә1, мөшаһәдә2 ысуллары тәмам булган, имеш. Шундан соң доктор Исмәгыйль Зыяны1 һәм дә доктор Октай бәйне2, хасталыкның мәркәзи сикъләте3 кайда туплануын белеп, миңа аңлатыр өчен чакырган идем. Икесенең дә вакытлары булмады, ахрысы, килеп чыга алмадылар. Хастаханә докторлары мөһим бер хасталык юк дип изах итделәрсә дә4, җаваплары мине канәгатьләндермәде. Казанган нәрсәм – бу вакытка кадәр ялныз иштиһамның бераз ачылуыдыр. Килом артмады. Хәтта бераз төшде дә. Хәзер өемдә ятам. Иске йир өй хуҗам булган бер рум хатыны5, килеп, аш пешерә. Үзем әле берничә көн һич чыкмаенча өйдә ятарга уйлыйм. Ашлар өчен олдукча6 кебек бер пәрһизлек бирделәр. Күбрәк балык, тавык чорбалары пешертәм. Нәшьәм уртача. Һаваларның ягъмурлы китүе дә, бәлки, тәэсир итә торгандыр. Бакалым. Дарулануым өчен берничә дарулар, энәләр яздылар. Хастаханәдә ятуым өчен бик күп акча алдылар. Ялныз яту вә тәдави өчен дип 333 лира алдылар. Бөтен даруларны үзем акчага алдым. Ашау-эчүне дә үземдән ашадым. Шулай итеп, бу хасталыгым иң азы 500 лирага мал улды. Мондан соң тагы ничек идарә ителермен. Өйдә утырып, бераз көч-куәт туплый алырмынмы? Киләчәк күрсәтер.
Өем сәламәт торган. Дуст-иш килеп зиярәт итә. Ләкин хастаханәсен парасыз ясарга улмаса, бераз очсызлатырга беркем дә ярдәм итмәде. Бәлк, итә алмады. Билал бәй ул вакытларда үзе хаста булды. Андагы мәэмүр хасталарның сүзләренә күрә, син мәэмүр сайылганга7, мәэмүрин кануны мөҗибенчә мине бушлай яткырулары, бушлай тәдави итүләре лязем, имеш. Без шуның ысулын таба алмадык. Хәерле булсын. Таһирга бик күп сәлам. Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
[1] Моракабә – күзәтү.
2 Мөшаһәдә – танык булу.
3 Хасталыкның мәркәзи сикъләте – авыруының төп (үзәк) урыны.
4 Изах итделәрсә дә – аңлатсалар да.
5 Рум хатыны – грек хатыны.
6 Олдукча – шактый.
7 Сайылганга – саналганга.
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
1 Исмәгыйль Зыя – доктор Исмәгыйль Зыя Терегул.
2 Октай бәй – медицина докторы.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.