315. Сәгадәт Чагатайга

17 нисан1, 1954. Истанбул.

 

Сөекле кызым! 

Синең мәктүбеңне, акчаңны алуыма шактый күп вакыт кичде. Җавап яза алмадым. Уртага тагы бер мәртәбә хасталык керде. Соңгы атналарда акрын-акрын һазыймсызлыгым2 арта килә. Докторлар аңарга каршы һичбер тәдбир3 ала алмыйлар. Инде менә бер атна чамасы элек ни ашасам, ни эчсәм шуны сеңдерә алмаенча коса башладым. Шул дәрәҗәгә җитде, ярты стакан чәй дә, сеңмәенчә, авызымдан гөрләп, тышка чыга торган булды. Гаҗибе шул: чыккан нәрсә ашаганым түгел, төкрек берлә какрык арасында бер селәгәй.

14 апрель көне Тукай кичәсе ясадык. Халык бик күп иде (өч йөзгә якын). Мин табынымызга чәй килгәч, бардагындан4 ярты бардак чәй эчдем, ике локмә бер нәрсә капдым, биш минут кичде, косарга тотындым. Ихтият йөзендән5 каваноз6 алып барган идем. Бөтен мәҗлес дәвам иткәнче әсгаре өч бучук сәгать ике бучук каваноз косдым. Әлсерәдем, йончыдым. Мәҗлесдә дуст докторларым бар иде. Алар тагы минем хасталыгым хакында конушып, минем бу мигъдә авыруымда иң зур роль уйнаган җәһәт гасабилык икәнен алга сөргәнләр вә миңа, мотлак, бу гасабиләшдерәчәк мохитдән узаклашып, Аурупага китеп, хасталыкны катгый тәшхыйс өчен7 берәр зур хастаханәдә (Исвичрәдәме8, Цюрих яки Хасәкә) тәдави9 күреп, Аурупаның санаториумларының берендә ике-өч ай истирахәт лөзүменә вармышлар. Миңа да шуны сөйләделәр. Мин дә монда һичбер төрле истирахәт итә беләчәк йир табу, йире табылса, шәраэтен10 табу мөмкин булмаячагын дөшенеп, шу тәклифе11 иң мәгъкуль бер фикер дип кабул итдем. Вә һәфтә башындан игътибарән сыйххәт рапоры алып, хөкүмәтдән дөвиз сорарга карар бирдем. Имкян булса, Истанбул хастаханәләрендән берсендән сыйххәт рапоры алачагым. Әгәр мондан алу имкянсез чыкса, Анкарага барып, шул тәшәббескә12 керешәчәгем. Дуст-иш ашамы дөвиз алырга тырышам, шуның өчен мондагы эшләрем юлга куелыр-куелмас тәхминән13 май башларында Анкарага киләчәгем. Ләкин мин хәзер фәүкылгадә гасабиләшмишем. Бик күчүк14 эшләргә бик каты кызам. Дустларым мохитенең нәшьәсен кырам. Үзем дә тагы авырып китеп, ятакка төшәм. Шуның өчен анда баргач да, синең берлә дә шундый эшләр булып китмәсен дип куркам. Мин хәзер синең берлә булган шул мөнәсәбәтне гакыл берлә бозу тарафында түгелмен. Фәкать бу минем берлә генә бетә торган эш түгел. Син дә бераз фазла тәхәммел15 булып, минем хасталыгымны хасталык дип кабул итмәк вә минем төрле, синеңчә, гайре мәгъкуль16 хәрәкәтләреме иһмаль берлә17 каршылавың ляземдер. Вә мине бик      услу  алман будаласы18 итеп, тәрбия итү үзеңнең вазифаң икәнлегендән ваз кичеп хәрәкәт итүең вә минем килүем-китүем, дустларым-танышларым берлә күрешүем, сөйләшүем модахәлә итмәмәк19 шартдыр. Синең мәктүбләрендән минем шул сәяхәтемдә мине үз өеңезгә алырга телисең кебек күренәдер. Бу хосусда озын төшенеп карарыңны ал. Вә шуны миңа белдер. Мин Анкарада һәфтә ун көн калырга төшенәм. Таһирның мәсьәләсе ничек булды? Монда Октай бернәрсә дә белмидер. Иншаллаһ, юлына куелыр. Монда фазла яңа хәбәрләр юк. Һавалар һаман начар. Элекке кадәр соба ягамын. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Әмин бәй дөнеп килмеш20, әле күрә алмадык. Тукай кичәсенә киләмәмешде21.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

[1] Нисан – апрель.

 2 Һазыймсызлыгым – аш сеңдерә алмавым.

3Тәдбир – тиешле чара.

4 Бардагындан – стаканыннан.

5 Ихтият йөзендән – кирәге чыгар дип.

6 Каваноз – банка.

7 Тәшхыйс өчен – диагноз кую өчен.

8 Исвичрә – Швейцария.

9 Тәдави – дәвалану.

[1]0 Шәраэтен – шартларын.

[1]1 Шу тәклифе – шул тәкъдимне.

[1]2 Шул тәшәббескә – шул эшкә.

[1]3 Тәхминән – якынча.

  [1]4 Күчүк – кечкенә.

[1]5 Тәхәммел – чыдам.

[1]6 Гайре мәгъкуль – акылга сыймый торган.

[1]7 Иһмаль берлә – игътибар итмичә.

[1]8 Услу алман будаласы – тыйнак алман тилесе.

[1]9 Модахәлә итмәмәк – арага кермәү.

20 Дөнеп килмеш – кайтып килгән.

21 Киләмәмешде – килмәгән иде.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013

Җавап калдыру