317. Сәгадәт Чагатайга

15 май, 1954. Истанбул.

 

 

Сөекле кызым! 

Синең 13 май тарихлы мәктүбең эшләре шактый ачыкландырды. Мин дә үз фикеремне языйм да дүшүнчәләр1, планларда мотабәкать2 кулайлашсын. Әүвәлән шуны белдерим: безнең докторлар монда ике атна хастаханәләрдә миңа йир эзләп таба алмадылар. Истанбул хастаханәләрен Анадолудан килгән хасталар баскын ясыйлар. Әҗнәби3 хастаханәләр фәүкылгадә бәһале һәм дә аларның да күбесе бер сату-алу дигәненә чәвирилгәнләр4. Моның өчен Истанбулда хастаханәгә кереп яту фикерендән ваз кичдек. Мәрьям ханым Анкарага барган да, Анкарада йир табу кулай икән. Мәрьям ханымның сүзенә күрә, Тукай урын да хәзерләгән булган. Шундый хәбәрне Камал Локман бәй дә бу арада язды. Ләкин ул вакытда шул хәзерлек кулайлыкны миңа язып белдерергә беркемнең дә башына килмәгән, миңа да Җәбраил фәрештә хәбәр китермәгәнгә, бу форсатдан хәбәрем бөйлә улмады. Вәхаләнки5, ул вакытлар хастаханәгә ихтыяҗым бик зур иде. Рум кадыны, пасхалия бәйрәм дип, биш-алты көн килмәгән, тәмамән ялгыз калган вә бик зәхмәт чиккән идем. Хәерле булсын. Инде хәзер монда бер һәфтә ун көнлек яңа энәләр берлә, яңа дарулар берлә дарулану башладылар. Дарулары тәэсир итә кебек күренәдер. Һавалар да бераз төзәлде. Кояшлы көнләр. Аллага шөкер, авызымдагы чишмә тукталды. Һава матур булып, вапур6 берлә бугазларга, адаларга7 киткәләдем. Анда иштиһам8 да бераз ачыла. Шулар, әлбәттә, мәгънәвиятыма да яхшы тәэсир итә. Ләкин көн ягъмурлы, суык булдымы, тагы азрак булса да косу килә. Ләкин, Аллага шөкер, берәр атна элекке кебек мүзмин түгел9. Йәмәк мәсьәләсендә дә рум хатыныны тирги-тирги, бераз юлга куя алдым. Үземдә тәҗрибәләр берлә ниндирәк аш ашау кирәк икәнлеген өйрәндем. Корыган икмәк, суык пача10, […] кебек нәрсәләр кулай һазым ителәләр.

Инде килик синең Истанбулга йә минем Анкарага баруыма. Докторларым, күптән миңа һава алыштыру кирәк дип, Анкарага баруны тәүсыя итәләр11 иде. Хәзер дә шул фикердәләр, бу – бер. Үземнең дә күңелем шуны тели. Андагы дуст-ишне күреп, бәлки, бераз фәрахлык12 алырдым дип уйлыйм. Икенчедән, анда яки яңа докторның мөшаһәдәсе13 астында булынып, бәлки, дарулануым бер юлга куелыр иде. Бәлки, Аурупага китеп тәдави ителү, истирахәткә чигелү мәсьәләсе карара баглана белерде14. Тагы бәсыйт15 сәбәпләр дә юк түгел. Бу рум хатынындан да бик туйдым. Бик исрафчы. Ул дурмадан үзенең хасталыкларындан бәхәс итеп, җанымны бик сыка, үзе бик капризлы. Мин ашаган ашны ашамый. Аерым аш пешерә. Бик тиз кызып китә. Ул да миндән бик туйган, арыдым, ди. Шуларның барысы да минем Анкарага баруымны куәтли. Шуңарга күрә атна-ун көн эчендә вазгыятем бозылмаса, айның 25 ләрендә мин Анкарага китәм. Бәлки, моторлы берлә китәрмен. Бәлки, экспресста ятаклы берлә. Син дә планларыңны шуңарга күрә хәзерлә. Тукайны күреп, докторлар кыйсемендә дә бер арама-тарама яптыр. Үзем бик күп көнләр өйдә генә калганга, «– +» мәсарифемнең күбен доктор Октай биреп килде. Инде үзендән 150 лирага якын акча алдым. Әксик олмасын16. Һәрвакыт кошуп17 килә, хәлемне сорый. Барыбер акар акча су кебек ага. Ләкин хәзерге хәлемдә, әлбәттә, мәсъраф18 канунларына әһәмият итү мөмкин түгел. Хастаханәгә керсәм, бәлки, тагы күбрәк тә тотарга мәҗбүр булыр идем. Син дә фикереңне яз да белдер. Элгәреге кебек сез анда бернәрсә хәзерләп, миңа белдермәенчә, мин дә сездән җавап көтеп, хәзерлек күрә алмаенча яңа мәгънәсез сыкынтыларга19 сәбәп булмыйк. Таһирның эше, иншаллаһ, яваш-яваш хәл ителер. Минем планымны Камал Локман бәйгә дә белдер. Ике көн әүвәл Билал бәй килде. Мине күреп китде. Мәрак итсәңез20, соңгы хәлемне андан сораңыз. Таһирга бик күп сәлам. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Анкарага барсам, ятак такымы21 алу мәҗбүрияте вармы, юкмы?

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

[1] Дүшүнчәләр – төшенчәләр.

2 Мотабәкать – охшашлылык.

 3 Әҗнәби – чит ил.

4 Чәвирилгәнләр – әйләндерелгәннәр.

5 Вәхаләнки – чынлыкта.

6 Вапур – пароход.

7 Адаларга – утрауларга.

8 Иштиһам – ашыйсы килү теләгем.

9 Мүзмин түгел – озакка сузылмый.

[1]0 Пача – сарык итендә пешкән аш.

[1]1 Тәүсыя итәләр – киңәш итәләр.

[1]2 Фәрахлык – иркенлек.

13 Мөшаһәдәсе – күзәтүе.

[1]4 Карара баглана белерде – хәл ителә алыр иде.

[1]5 Бәсыйт – гади.

[1]6 Әксик олмасын – рәхмәт аңарга.

[1]7 Кошуп – чабып.

[1]8 Мәсъраф – чыгым.

19 Сыкынтыларга – борчуларга.

20 Мәрак итсәңез – борчылсагыз.

21Ятак такымы – урын-җир кирәк-яраклары.

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру