Матбугатка бирелгән кечкенә генә хөррият тә безнең татарларга шактый гына тәэсир итте. Ун ел мөкатдәм «Фәзаилеш-шөһүр», «Бәдәвам», «Йосыф», «Дәкаикыль-әхбар» китапларыннан башканы күрмәгән китап кибетләремез әдәби нәрсәләр күрә башлады, әлбәттә, иң әүвәл иң җиңгел нәрсәдән башланды. Элгәре тәҗвид яза башладылар. Бик күп кешеләр бик күп еллар бер-береннән тәҗвид язып китап базарын тутырганның соңында үткән елны Уфа өязендә городской судья булып тора торган,
университетта укыган бер юрист кырыгынчы тәжвид язды да тәҗвид язуга хитам бирде. Тәҗвидтән соң әлифбага тагынылган иде. Аны шактый гьша яздылар. Ул да хәзер модадан чыгып китте. Бертөрле кешеләр Сәлим Сабитның җәгьрафиясен урлап-урлап бастырырга тотындылар. Аның да заманасы үтте.
Хикәяләр язуның вакыты чыкты. Шәкертләр, романнар язып, китап базарын тутыра башладылар. Аның артыннан фәнни китаплар тәрҗемәсе башланды. Аның лихорадкасы үтеп китте. Быел театрлар уйналу киткәнгә, театр китапларына ихтыяҗ зур булганга, быел театр язарга тотындылар. Хәзер әллә никадәр кеше театр китаплары язалар, әллә никадәрле тәрҗемә кылалар, әллә никадәре язарга хәзерләнәләр. Театр мәдәният галәмендә бер зур дәресханә булганга, монда уйналган нәрсәләр тыңлаучыларның әхлакларына тәэсир иткәнгә, яшьләргә төрле идеаллар бирергә зур хезмәт иткәнгә, театрга бик зур әһәмият бирергә тиешлегендә һичкемнең шөбһәсе юктыр.
Шуның өчен хәзер чыккан театр китапларын карап чыгып, аларның җиткән якларын, җитмәгән якларын тикшерү язучыларга файдасы булачак булганга, без бу номерларымыздан соң шул китапларны тәнкыйтькә керешәчәкмез. Моннан максаты-мыз үземезнең татар халкының яңгы туып килә торган әдәбиятына үземез белгән, үземез файдалы дип ышанган юлны күрсәтү генә булганга, һәр китап хакындагы тәнкыйтьләр, беркемне дә ригая кылынмаенча, тугрыдан-тугры язылачактыр.
Үзенең китабы хакында сәлбән вә иҗабән тәнкыйть теләгән кеше безнең идарәмезгә дә китапларын җибәрүен үтенәмез.
1907 ел.
Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова