ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИҖАТЫНДА ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ОБРАЗЫ

Габдулла Тукай һәм Гаяз Исхакый шәхесләре ХХ йөз башы татар әдәби-эстетик һәм иҗтимагый-фәлсәфи фикере үсешендә гаять зур урын тота. Аларның иҗаты әдәбият мәйданында үзенчәлекле үрнәк-өлге, әдәби бизмән булып күтәрелеп кенә калмый, шәхесләре татар милләте өчен идеалга, әйдаманга әверелә.

Билгеле булганча, ХХ йөз башында – татарларның милләт буларак оешкан чорында – халыкны туплап, җыйнап торырлык хадимгә, әйдаманга ихтыяҗ барлыкка килә. Г. Исхакый бу күренешне болай аңлата: «Элгәреге заманда бабайларыбызның үзләренең милләтләрен саклар өчен тоткан юллары бер генә булган… Читләрдән килә торган һәртөрле мәдәни, гыйльми, дини, гадәти хәрәкәтләрнең һәммәсен дингә каршы дип сеңдергәннәр. Шуның аркасында безне – Русиянең эчендә калган бер уч Идел буе татарларын руслашудан саклап алып кала алганнар. Бабайларыбызның бу хәрәкәте ул вакытта иң табигый бер хәрәкәт булган» [7: 175–176]. Ләкин XX йөз башында бу юл белән генә үсеп, алгарышка юл алып булмаячагы ачыклана. Агымдагы чорда шушы ихтыяҗны канәгатьләндерү юлында халыкка игелек күрсәтүче, аңа риясыз хезмәт итүче, тормыш ләззәтен татарга хезмәттә күргән, милләт үсеше, «халык бәхете, хаклык өчен көрәшүче, кешенең фикри-рухи азатлыгын таләп итүче» [10: 12] шәхес кирәклеге ачыклана, аның «…халык мәнфәгатьләре өчен иҗтимагый әһәмияте булган эшчәнлеге» [9: 88], бөтен катлаулар бәхетен яклап көрәшүче гуманист булуы әһәмиятле санала. Мондый шәхесне «милләт хадиме», ягъни милләткә хезмәт итүче буларак күтәреп чыгалар.

Аның нигезен И. Гаспралы тәкъдим итә, соңрак бу фикерләр Г. Баруди тарафыннан үстерелә. Аның фикеренчә, «шәхес өчен иң зур бәхет иленә хезмәт итү булса, «милләт хадиме» өчен ул – милләт бәхете өчен көрәшү» [15: 36]. 1907 нче елда Галимҗан Барудиның эшчәнлегенә 25 ел тулуга багышлап язылган «Дамелла Галимҗан әл-Баруди» хезмәтендә Йосыф Акчура бу фикерләрне үстереп алып китә. Иҗтимагый фикер иясе «милләт хадиме»нең төп бурычын «милләтнең диндар, мөтәфәннин, күркәм холыклы, һөнәрле, куәтле булуыннан, вә һичбер җәһәт илә башка милләтләргә әһәмиятсез калмау»да [1: 11] күрә. Аның фикеренчә, «милләт хадиме – милләт су- лышы белән яшәүче рухи юлбашчы, бөтендөнья фикер үсешендәге яңалыкларны үз милләте файдасына хезмәт иттерүче» [1: 11]. Милли идеал мәсьәләсе Габдулла Ту- кайны да битараф калдырмый, шушы мәсьәләне күз уңында тотып, ул «Хиссияте миллия» мәкаләсендә: «…Милләт образауный кешеләргә һәм халык файдасын һәртөр- ле үзенең шәхси мәнафигыннан вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә гаҗиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ», – дип язып чыга [12: 155].

Алга таба әлеге фикерләр Н. Хәлфин, Җ. Вәлиди, Г. Зәбирев хезмәтләрендә тагын да камилләшә, үз иҗтимагый, иҗади эшчәнлеге белән милләт бәхете өчен көрәшү- че патриотик рухлы гуманист шәхес милләт хадиме, идеал, әйдаман буларак тәкъдим ителә. Г. Зәбирев Г. Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр» романына язган рецензиясендә мондый идеалның татар әдәбиятындагы гына түгел, милләт үсешендәге әһәмиятен күрсәтеп: «Милли идеалы булмаган, бу идеал өчен тырышмаган милләтләр үләргә мәхкүмдер. Һәр яшь татарның зиһенендә милли идеал урнашмалы. Бар хәрәкәтендә милли йолдызны алдында тотып, ул йолдызның күрсәткән юлларындан гына йөр- мәле» [5: 313], – дип язып чыга. Күренгәнчә, автор идеалны билгеләүдә милли хисне беренче шарт итеп куя һәм үрнәк шәхес – идеалны татар халкын үстерүдәге, туплау- дагы бер үзәк дип саный. Шул рәвешле, татар иҗтимагый-фәлсәфи, әдәби-эстетик фи- керендә халыкка игелеклелек, милләткә хезмәт итү, милләт бәхетен югары кую кебек сыйфатлар калкытып куела һәм идеалны билгеләүдә төп бизмән ролен үти. Әдипләр «яхшылык һәм матурлыкны, эстетика һәм әхлакны берләштергән» [8: 5] идеал эзли. Халыкка мәхәббәтләре, явызлык, хаксызлыкка каршы нәфрәт белән тулы эшчән- лекләре, гуманистик сыйфатлары аларны шул чор тудырган идеал итеп күтәрүдә нигез итеп алына. Шушы критерийлар яссылыгында ХХ йөз башы татар шигъриятендә Ш. Мәрҗани, Х. Ямашев, Г. Тукай, Г. Исхакый образлары идеал итеп күтәрелә.

Х. Ямашевның үлеме уңае белән язылган, күтәренке романтик пафос белән суга- рылган «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» шигыре Габдулла Тукай иҗатында бу юнәлештәге шигырьләрнең беренчесе булып тора. Шагыйрь халкы һәм туган Ватанына тугрылык- лы хезмәт итеп, шул юлда җанын фида кылган якты шәхес образын тудыра:

Ул көрәште һәм явыз эшкә җәза бирде көлеп,

Үткен акълы шул көрәшкә пакъ көмештән юл булып.

Ул көрәште, язда елмайган кояш төсле бәләнд:

Карны-бозны ул ничек эртә көлеп һәм нур коеп [13: 154].

Тукай үз идеалына халыкка хезмәт итү, үзара дуслык-туганлык, ягъни гумани- стик позициядән якын килеп, әхлакый сыйфатларын югары күтәрә, «заман тудырган халык героеннан» [10: 142] бигрәк, үз аңында формалашкан милли җанлы, күңеле саф, үз идеяләренә тугрылыклы идеалны сурәтли. «Мин Хөсәен мәрхүмне тәкъдир вә ихтирам итәм һәм аны бик сагынам, – дип искә ала Тукай үзе дә Петербургта сәяхәте вакытында. – Мин үзем социалист түгелмен, шуның өчен дә ул мәсләктәге кешеләр хакында артык сүз сөйли алмыйм. Фәкать һәркем үз мәсләген гүзәл аңлап, чыннан халкына, ватанга хезмәт итсен иде» [2: 168]. Моннан тыш, әсәрдә матди байлык, шәхси милекне кире кагып, рухи камиллекне алга куйган толстойчылык мотивлары да үзен сиздерә. Шагыйрь халыкның бәхет-сәгадәт, якты киләчәккә инкыйлабый юл белән түгел, эволюцион, рухи үсеш ярдәмендә барырга тиешлеген билгели һәм идеалны шушы юлда маяк итеп күтәрә, шундый шәхес буларак тәкъдим ителгән Хөсәен Ямашев җирдәге яшәешне үзгәртергә сәләтле әйдаман булып гәүдәләнә [4: 31]. Ша- гыйрь үз халкына бирелеп хезмәт иткән Х. Ямашевны әүлиягә тиңли.

Соңрак Габдулла Тукай Гаяз Исхакыйны милләт хадиме итеп күтәрә. Г. Тукай, го- мумән, гомере буена Г. Исхакый шәхесенә һәм иҗатына сокланып яши, алар һәрдаим бер-берсенә рухи терәк булып торалар. Күрешеп-сөйләшеп, очрашып яшәмәсәләр дә, алар арасында рухи дуслык хөкем сөрә. Тукай вафатыннан соң Исхакый аңа багышлап

«Тукай мәхәббәте» (1914), «Милли фаҗига» (1914), «Тукай мәрхүм» (1915), «Мәрхүм Тукай» (1916) кебек мәкаләләр яза. «Тукай – безнең киләчәктә татар әдәбиятына са- лына торган таза бер нигеземез. Мәрхүм Тукайның милли кыйммәте аның шагыйрь – милли шагыйрь булуындадыр», – дип бәяли ул аны [6: 83]. Миллилекне ул «матбу- гатның куәтен, көчен, ирлеген, балалыгын, пакълеген, пычраклыгын күрсәтә торган үлчәү» дип карый [6: 83]. Һәм әдәби мәйданга шул чорда килеп кергән Г. Тукайны Г. Исхакый халыкны «чит милләтләрнең көчләре тарафыннан йотылмаслык дәрәҗәдә, милли авызларына сыймаслык дәрәҗәдә зур» [7: 178] итәргә омтылган идеал, әйдаман буларак күтәреп чыга.

Г. Тукай да үз иҗат дәверендә Г. Исхакыйга берничә шигырен багышлый. «Кем ул?», «Даһигә» шигырьләрендә дә ул Исхакыйның эшчәнлегенә югары бәя бирә.

«Даһигә» шигырендә шагыйрь «кара төнгә әверелгән татар дөньясын идеал уты белән яктыртырга теләгән» [3: 25] әдипне даһи итеп күтәрә. Г. Исхакыйга багышлап язган

«Мөхәрриргә» шигыре шушы юнәлештә барган эзләнүләренең нәтиҗәсе буларак дө- нья күрә, биредә шагыйрьнең рухи хадим, идеал хакындагы үзенчәлекле, төпле фәлсәфи уй-фикерләре тупланып бирелә. Тукай шигырендә Исхакый «пакь вә чын» сүз иясе, сурәт ясаучы, олы дан иясе, милләтпәрвәр шәхес буларак ачыла. Шигырьдә ча- гылган борчу хисенә «яшь көтү кебек аерылып, карт бүре күк, аерым-аерым оя корган» халыкның «чупансыз», көтүчесез, ягъни җитәкчесез калуы сәбәп булып килә. Тукай Исхакыйны 1905-1907 нче еллардагы инкыйлаб чорында демократик идеаллар белән рухланып йөреп тә, соңыннан шул юлдан читләшеп, үзара ызгышып яшәүгә күчкән «зыялылар» белән каршылыкта сурәтли һәм үз идеяләренә тугрылыклы кал- ган, «бер карашы иң шома ялганчыны сүздән тыйган» әдипне татар халкының рухи юлбашчысы, милли идеалы итеп күтәрә:

«Ул Гомәрдән курка шәйтаннар», дигән төсле рәсүл,
Бер карашың иң шома ялганчыны сүздән тыя… [14: 174]

 

Әнә шулай Тукай татар халкының язмышын рухи идеаллар белән бәйли, татар халкының бәхетен бердәмлектә күрә, бәхеткә ирешү өчен бердәм яшәргә тиешлеген ассызыклый, моның өчен халыкны җыеп, туплап торучы, киләчәген билгеләүче иде- алы, рухи җитәкчесе булырга тиешлеген ассызыклый. Мондый шәхес итеп ул Г. Ис- хакыйны күтәрә. Шагыйрь әдипне Мөхәммәд Пәйгамбәрнең варисы Гомәргә тиңли. Гомәр Мөхәммәд Пәйгамбәр вафатыннан соң Гарәп хәлифәтенең чикләрен киңәйтү, халыкны туплау өчен күп хезмәт куйган шәхес буларак билгеле. Шагыйрь Г. Исхакый шәхесендә менә шушы сыйфатларны күрә, милли рухлы иҗаты, әдәби сүз шуңа ирешүдә төп корал итеп күзаллана [11: 215].

Шул рәвешле, татар әдәбияты тамырдан үзгәргән: Шәрыктан Гаребкә, дини- мәгърифәтчел рухтан – җәдитчелеккә, традицион халык мәдәниятеннән югары мәдәнияткә борылган вакытта әдәбиятта яңа идеал – әдип, замандаш милләт хадиме об- разы пәйда була. Габдулла Тукай иҗатында да бу мәсьәләнең күтәрелүе үзенчәлекле күренеш итеп бәяләнергә хаклы. Гаяз Исхакый образын изге китаплардагы пәйгам- бәрләр баскычына кую аша ул әдәбиятның иҗтимагый дәрәҗәсен күтәрә, Исхакый шәхесен татар халкы өчен маяк, идеал, әйдаман буларак билгели.

 

Авторлар:

Н.М. Юсупова, А.Ф. Юсупов

Казан федераль университеты (Казан)

ӘДӘБИЯТ

  1. Акчура Й. Дамелла Галимҗан әл-Баруди. – Казан: «Иман», – 76 б.
  2. Әхмәтҗанов Ш. Искә төшерү // Тукай турында хатирәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., – Б. 164–170.
  3. Ганиева Р.К. Исхакый иҗаты // Мирас. – – № 5. – Б. 63–78.
  4. Гафиятуллина Н.М. ХХ гасыр татар шигъриятендә Тукай. – Казан: Матбугат йорты, – 152 б.
  5. Зәбирев Г. «Яшь йөрәкләр» китабы мөнәсәбәте илә // Шура. – – №10. – Б. 312–313.
  6. Исхакый Г. Тукай мәхәббәте // Мирас. – – №4. – Б. 82–84.
  7. Исхакый Г. Яшь көчләрнең бурычы // Мәйдан. – – № 8. – Б. 173–180.
  8. Кадыров О. Л.Н. Толстой сквозь призму татарской мысли. – Наб. Челны, – 110 с.
  9. Камал Т. Идеал һәм инкыйлаб. – Казан: Татар. кит. нәшр., – 96 б.
  10. Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. Т. 3: XX гасыр башы. – Казан: Татар. кит. нәшр., – 599 б.
  11. Татар әдәбияты тарихы: 8 томда. Т. 4: XX гасыр башы. – Казан: Татар. кит. нәшр., – 533 б.
  12. Тукай Г. Хиссияте миллия // Тукай Г. Әсәрләр: 4 томда. Т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – Б. 154–158.
  13. Тукай Г. Хөрмәтле Хөсәен ядкяре // Тукай Г. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., – Б. 154.
  14. Тукай Г. Мөхәрриргә // Тукай Г. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., – Б. 174.
  15. Хабутдинов А. Татарское общественно-политическое движение в досоветский период: 1900– 1918 гг. Ч. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1997. – 62 с.

Чыганак: Татароведение в ситуации смены парадигм: теория, методология, практика, материалы международного научно- практического семинара, посвященного 145-летию со дня рождения классика татарской литературы Гаяза Исхаки / сост. Л.Р. Надыршина. – Казань: ИЯЛИ, 2023

79-81 бит.

Җавап калдыру