Татар зыялылары һәм Садри Максуди

1920 елларда яшь Төркия Җөмһүрияте үзенең мәдәниятен, мәгарифен үстерү өчен кирәкле булган белемле кадрларга мохтаҗлык кичерә. Шул вакытта, татар мөһаҗирләре Төркия мәгарифендә, мәдәниятендә, икътисадында һәм сәясәтендә зур интеллектуаль һәм әйдәп баручы көчкә әйләнә. Й. Акчура, С. Максуди, Ә. Нимәт Курат, Р. Рәхмәти Арат, Х. Зөбәер Кошай, Ә. Тимер – тарих, хокук, тел, археология профессорлары; И. Вәли, Л. Каран, И. Зыя Терегул – докторлар; К. Локман – инженер, энергетика министры, К. Байчин, Һ. Яшен, К. Канбир – педагоглар; Ш. Алтан – доктор, генерал. Болар һәммәсе – күренекле шәхесләр.

Төркиядә Садри Максуди татар җәмәгатьчелеге белән гел элемтәдә тора. Европада тормышын җайларга мәҗбүр булган Максудиның Берлин, Париждагы өйләренең ишекләре Русиядән килгән һәр мөселманга ачык була. Төркиягә килеп урнашкач, татарлар белән элемтәләре тагын да ныгый. Фуад Туктар, Габдулла Баттал-Таймас, Муса Бигиев (Истанбулда яшәп алган арада еш күрешәләр), яшьрәк буын вәкилләреннән Рәшит Рәхмәти Арат, Әкъдәс Нимәт Курат, Әхмәт Тимер, Хөсәен Зөбәер Кошай һ.б. татар мөһаҗирләре аларның гаиләсе белән дустанә аралаша. Ә иң якын кешеләре, сердәшләре Йосыф Акчура һәм Гаяз Исхакый була.

Йосыф Акчура белән эчкерсез дуслыгы Парижда укыганда башланып аның үлеменә кадәр дәвам итә. «Милли идеаллар белән янган бөек милләтче, милли даһи. Бер идеалга – миллият тойгысына, төркилек, төрки бердәмлек идеясенә хезмәт иттек», – дип яза Максуди Й. Акчура турында «Дустым Йосыф Акчура» дигән мәкаләсендә.

 
 
Йосыф Акчура, Фото:  https://ru.pinterest.com/
 

Гаяз Исхакый белән алар еш күрешеп, хатлар алышып, хәбәрләшеп торалар. Мәсәлән, Исхакый үзенең кызы Сәгадәт Чагатайга язган хатларында һәрвакыт Максудилар гаиләсенең сәламен җиткерә һәм аларның яңалыкларын да кыскача бәян итә:

«…Камилә ханым синдән мәктүб алып сөенгән. Җавап язачагым дип, миндән адресыңны яздырып алды. Садри бәй, инде адрес язылды, бер мәктүб язучыны гына табарга калды, дип шака итде. Камилә ханым, язам, язам, үзем язам, дип, бик ихласлы җавап бирде. Бакалым. Син дөнгәнче яза алырмы. Аягы һаман бәрбад. Бераз һава йылынса, йә Бурсага, йә Яловага барырга тора. Садри бәй ийиләшде. Ләкин куәт юк дип зарлана…» (14 апрель 1949).
 
 
Гаяз Исхакый һәм Әхмәтгәрәй Хәсәнов. Фото: https://ru.pinterest.com
 

Кызына язылган тагын бер җылы хаттан өзек:

«Садри бәй монда булганга, һәфтәдә бер-ике көн аларга барып, Камилә ханымның тәмле ашын ашап, Садри бәй берлә сөйләшеп, күңелемне ачып киләм» (13 декабрь 1953).

Төркиядә яшәгән татарларның бер-берсенә ярдәм итү хисе бик тирән була. Бу җылы сүз җиткерүдә, таяныч күрсәтүдә, мөмкин кадәр ярдәм кулы сузуда, киңәш бирүдә чагыла. Татар җәмәгатьчелегенең аксакалына тиң Йосыф Акчураның Рәшит Рәхмәти Аратка язган хатында шундый теләктәшлек аермачык:

 
 
Рәшит Рәхмәти Арат. Фото: https://ru.wikipedia.org
 
«Глубокоуважаемый эфендим. Вовремя получил ваше заказное письмо. Я несколько дней назад разговаривал с министром, чтобы получить однозначный ответ.
Прежде всего, я виделся с бывшим министром. Он полностью одобрил то, что вы написали. Я попросил все эти слова передать новому министру. Во вторник мы с двумя министрами собрались в Меджлисе. Решит Галип бей [министр образования Турции (1932–1933) ] объяснил вашу ситуацию Хикмет бею [Юсуф Хикмет Баюр, министр образования Турции (1933–1934)]. Выяснилось, что в этот же день до нас министру об этом рассказал Садри бей [Садри Максуди]. Хикмет бей сообщил, что обещанные Министерством 220 лир будут полностью выплачены, и что вы получите звание профессора, вслед я спросил Хикмет бея: «Могу я написать Рахмати бею, о чем мы сейчас говорили?». Он позволил мне написать. В данном случае это означает, что вопрос решен в вашу пользу. Бывший министр Решит бей сказал о вас много хорошего: он в подробностях рассказал о благоприятных отзывах, которые получил от ваших учителей в Германии и Турецкой студенческой инспекции.
Есть одна старая восточная притча, наверняка вы ее слышали. Аллах, раздавая людям зависть, большую ее часть отдал ученым. Он забыл, что среди ученых зависть встречается чаще всего. Разделяя зависть между собой, наибольший кусок отхватили восточные ученые. Следующий большой кусок достался ученым из нашего университета. Отныне так, это невозможно исправить в ближайшее время. Но у меня есть мнение, когда человек хорошо учится, является искренним и честным, он, наконец, разрывает все сети зависти и интриг, которые плетутся из паучьей нити и которые, как правило, являются уделом слабых, не снисходя до них. Я испытал это на собственном опыте. Смею порекомендовать вам тот же метод, полагаясь на свой возраст.
Если все же возникнут проблемы, напишите мне и Садри [Максуди]. Мы постараемся сделать все возможное, чтобы помочь. Выражаю свое уважение и любовь, желаю вам здоровья и успешной работы» (30.11.1933).

Дәвамы булачак.

Миләүшә Гайнанова

 

Чыганак: https://dzen.ru/a/Zd27Etgebnj0PFCL

Җавап калдыру