БӨЕК ЮЛБАШЧЫБЫЗ ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫҢ ВАФАТЫНА 70 ЕЛ

      Бүген, 22 июль – Татар халкының бөек юлбашчысы, милләт атасы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте җитәкчесе, язучы, драматург, нәшир, мөхәррир, журналист, публицист Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел.

         Атабыз 1954 нче елның 22 июль көнендә, Ватаныбыздан еракта, мөһәҗирлектә Әнкарада күзләрен мәңгегә йомды, һәм Истанбулда, Әдернекапы зиратында, көрәштәше һәм дусты Йосыф Акчурага якын бер урында җирләнде.

Бу авыр югалту йөрәкләрне әле дә әрнетә һәм татар күңелендә ачык яра булып тора. Бөек юлбашчыбыз Гаяз Исхакый вафатының 70 еллыгын да үзенә күрә дулкынлану белән каршы алабыз, чөнки Исхакый исемен милләтебезгә кайтару, исемен үз Ватанында яшәртү өчен шактый күп ният вә планнарыбыз бар.

Юлбашчыбыз үзенең бөтен аңлы гомерен милләт мәнфәгатьләрен кайгыртуга, аның иминлеге һәм якты киләчәге өчен көрәшүгә багышлаган. Гаяз Исхакый вафаты алдыннан язылган мәгънәви васыятендә дә милли идея нигезендә дөньяга сибелгән милләттәшләрен берләштерү белән үстерүне киләчәк буыннарга иң мөһим милли бурыч итеп калдыра. Бу бурычны гамәлгә ашыру хәзер, ХХI гасыр башында бөтентатар эшенә әверелде. Һичшиксез, Гаяз Исхакый иҗаты, көрәше һәм хыяллары безнең өчен рухи көч чыганагы булып тора.

Гаяз Исхакый – татар милләтендә феномен ул. Бар гомерен фәкать азатлык һәм татар милләтенә хезмәт итүгә багышланган бу бөек шәхес безгә бай мирасын калдырды. Көрәшче әдип төрле җирләргә таралган татарны берләштерергә һәм шул нигездә гасырлар дәвамында инкыйразга дучар булып килгән милләтебезне әлеге афәттән коткарып калырга тырыша, моның өчен күпме көч һәм хезмәт куя. Бүгенге көндә аның эшләре, заманында әйтелгән фикерләре вә сүзләре шактый актуаль булып тора.

Юлбашчыбызның вафатыннан соң, аның кызы Сәгадәт шундый сүзләр язып калдырган:

“Үз гомерендә сәламәтлегенә беркайчан да зарланма­ган мәрхүм әтием соңгы авыруын да батырларча, хәтта башкаларга үрнәк булырдай үтә бер сабырлык һәм тәвәккәллек белән кабул итте. Әти авыртуга беркайчан да зарланмады. Гомере буенча Идел-Урал идеясе белән яшәде. Көннең ун-унбиш сәгатен дәүләт (Идел-Урал) эшләренә багышлый иде. Ул яшь вакытында урта гасырдан калган иң вәхши, сөрсеп беткән сәяси тәртипне юк итү өчен көчен кызганмаган кебек, яңа заманның реакцион сәясәтенә каршы да соңгы сулышына кадәр көрәште. Аның өчен милләткә хезмәт итү тормышының чыганагы иде. Идел-Урал хәрәкәте бары тик аның рухыннан, аның эшчәнлегеннән илһам алып, эшне дәвам иттерә алыр.”

Гаяз абый башлаган эшчәнлекне, аның идея вә хыяллары юлында булырга тырышабыз, ул куйган максатлар безне рухландыра, һәм без дә Гаяз абыйның шәхесенә, исеменә лаеклы була алырбыз, дип өметләнәбез!

Шагыйрь Сәгыйть Рәмиев белән нәшир Габдрахман Хөсәенов 1907 елда Г. Исхакыйның «Зиндан» әсәренә язылган кереш мәкаләдә болай диләр:

«Гаяз әфәнде кебек сирәк бер әдипнең, Гаяз әфәнде кебек сирәк бер мөхәррирнең һәм Гаяз әфәнде кебек сирәк бер кешенең һәрвакыт бар булып торуы безнең татар халкы өчен минут саен кирәк… Яшә, халык! Яшә, Гаяз әфәнде!».

«Азатлык» Татар яшьләре берлеге рәисе, «Төрки караш» газетасының нәшире һәм баш мөхәррире, Гаяз Исхакый порталының баш мөхәррире

Наил НӘБИУЛЛИН

Җавап калдыру