АНТАЛИЯДӘ ХӘТЕР КӨНЕ УЗДЫ

27 октябрьдә Анталиянең тарихи үзәгендә татарлар Хәтер көненә җыелды. Җыен Коръән ашы форматында оештырылган иде. Кичәне “Азатлык” Татар яшьләре берлеге һәм Төркия Татарлары җәмгыяте үткәрде. Чара, 1552 елда Казан ханлыгының батырларча яклаган бабаларыбызны, тарихи вакыйгаларны искә алу һәм татар халкының рухи бердәмлеген ныгыту максатыннан уздырылды. Очрашуда 70 ләп кеше катнашты, татарлардан тыш кардәш төрки халыклар вәкилләре – казах, кыргыз, үзбәк, уйгыр һәм төрекләр дә килгән иде.

Чара башында җыелучылар изге Коръән аятьләре укып, 1552 елдан алып бүгенге көнгә кадәр татарларның милли азатлык, дин һәм милли хокуклар өчен көрәшкән милләттәшләрне искә алдылар. Аерым алганда, Сөембикә, Батырша, Гаяз Исхакыйлар телгә алынды. Коръән ашы шулай ук бер ел элек фаҗигале рәвештә вафат булган “Азатлык” Татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамов рухына багышланды. Оештыручылар, катнашучылар һәм төрек халкы вәкилләре чыгыш ясап, татар халкының рухи һәм мәдәни мирасын саклауның әһәмиятен ассызыклады. Хәтер көне – тарихи хәтерне яңартып, милли гореф-гадәтләрне саклап калу өчен төп чараларның берсе.

Милли җыенда татар халкының тарихи сугышчыларын данлап, аларның батырлыкларын искә төшерүче чыгышлар, шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Хәтер көне кысаларында шулай ук мәдәни чаралар, фольклор чыгышлары һәм милли ризыклар тәкъдим ителде.

Анталиядә Хәтер көнен оештыручы, “Азатлык” Татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллинның милли көрәшкә багышланган чыгышы аеруча зур урын алды.

Нәбиуллин чыгышында Хәтер көненең милли мәнфәгатьләрне һәм татар халкының тарихи гаделсезлекләрен онытмаска чакыруын ассызыклады: “Безнең халкыбыз үзенең дәүләтчелеген югалтты, әмма рухын югалтмады. Татар халкы тарихта күп тапкыр басымга дучар ителде, ләкин үз азатлыгы өчен көрәшне туктатмады. Хәтер көне безгә шул көрәшне дәвам итәргә кирәклеген искәртә. Бу – дәүләтчелегебезне кайтару, мәдәни үзбилгеләнешебезне саклап калу һәм милли үзаңыбызны ныгыту көне. Хәтер көнен үз Ватаныбызда, башкалабыз Казанда хәтта дога кылып искә алуны да тыйдылар. 2021 елдан де-факто Хәтер көнен үткәрү тыелган. Быел исә “Азатлык” Татар яшьләре берлеге активистлары Сөембикә манарасы янында җыелып, 1552 елда Ватаныбызны яклаганнар рухына дога кылырга теләде. Тик катнашырга теләүчеләр куып таратылды, куркытылды, кулга алынды. Бу бит котычкыч җәмәгать. Димәк, Ватаныбызда тарихи хәтерне сакларга, Хәтер көнен үткәрергә бирмәгәч, без бу көнне чит илләрдә яшәтергә тиеш. Бүген тарихта беренче тапкыр без зур итеп Анталиядә Хәтер көнен үткәрәбез, бердәмлегебезне һәм тарихи хәтеребезне саклыйбыз, бу мөһим көнне яшәтәбез”, – дип сөйләде ул.

Нәбиуллин татар яшьләрен милли үзаңны сакларга һәм үзенең тарихи хәтерен онытмаска өндәде:

“Хәтер көне – ул хәтта хәзерге чорда да, үз иреген дәгъва итүче милләт буларак, көрәшкә өнди. Татар халкы – үз тарихыннан көч алган һәм аны сакларга ант иткән халык. Безнең милли хәрәкәтебез, үз дәүләтебезне яңадан кайтару юлында, бу чараларны яшь буынга үтемле итеп җиткерергә тиеш. Хәтер көне – бары тик тарихи вакыйгаларны гына искә алу түгел, бүгенге көндә татарларның иң мөһим мәсьәләләрен телгә китерү, сөйләшү, актуальләштерү, аларга игътибар җәлеп итү көне дә булып тора. Без бүген кыерсытылган татар халкының хокуклары турында да сөйләргә тиеш: татарның милли мәгариф системасы юк ителде, мәктәпләр ябылды, татар теленең дәүләт теле статусы кәгазьдә генә калып бара, милли университет юк. Конфуцийларга һәм әллә кемнәргә һәйкәлләр куеп яталар, 1552 елда Ватаныбызны саклаган бабаларыбызга да, Исхакый һәм Олуг Мөхәммәдләргә дә һәйкәлләр юк. Татарның бүген хәле – коточкыч авыр, без болар турында чаң сугарга тиеш”, – дип билгеләп үтте ул.

“Безнең максатыбыз – татарларның бердәмлеге. Быел беренче тапкыр Анталиядә Хәтер көнен үткәрәбез. Бу бик мөһим һәм кирәкле адым. Хәтер көнен олылап үткәрү – безнең бурычыбыз. Шулай ук кичәбездә бөекләребез Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Дәрдемәнд, Мөхлисә Бубыйларны һәм бер ел элек вафат булган “Азатлык” активисты Батырхан Әгъзамовны да искә алабыз. Рухлары шат, урыннары җәннәттә булсын! Безнең милләтебезгә берләшү нокталары булдыру мөһим. Менә мондый җыеннар, Хәтер көне безнең йөрәкләрне рухландыра, халкыбызда бердәмлек рухы тудыруга сәбәпче була ала. Бөек Гаяз Исхакый безне татарларны берләштерергә чакырды. Кайда гына яшәсәк тә, татарларыбызны җыярга тырышыйк, берләштерик, хәлебездән килгәнен эшлик,” – дип тәмамлады сүзен Наил Нәбиуллин.

Җыен Анталиянең матур һәм якты биналарының берсендә, шәһәрнең тарихи үзәгендә үтте. Мәҗлестә катнашучыларны оештыручылар үзләре әзерләгән токмачлы аш, өчпочмаклар, чәк-чәк, төрле тәм-томнар, җиләк-җимеш һәм мәтрүшкәле чәй белән сыйладылар, һәр катнашучыга татар байраклары бүләк иттеләр. Анталиядәге Татар китапханәсе һәм рәссам Гөлчәчәк Хисмәтованың рәсемнәре күргәзмәсе дә оештырылды.

Җыен Туган тел җыры белән тәмамланды.

Җавап калдыру