Гаяз Исхакый белән милләт бер сулышта

5 нче августта Яңа исемнәр проектында катнашучы яшь каләм ияләре Гаяз Исхакыйның туган авылында: Исхакый музеенда, клубта, китапханәдә, авыл мәктәбендә булдылар.

    Аннан Чистай каласына күчеп, Укытучылар йортында, Үзәк-НУР мәчетендә, Камалия үзәгендә, Ислам мәдәнияте үзәгендә булдылар. Чистай шәһәренең һәм авылларының күренекле ул һәм кызлары белән аралаштылар. Мөмкинлектән файдаланып районның Ак калфак оешмасы әгьзаларының аеруча да активлыгын билгеләп үтәм. Республикада дәвам иткән чираттагы Әдәби марафон җиңүчеләре дә Чистай районыннан- шул ук Ак калфак ханымнары !!! Шулар арасыннан да авылдашларым-Яуширмә кызлары Сөбхан Аллаһ, күз тимәсен, терекөмеш кебекләр, чакма ташы кебек, бөтен җиргә өлгерәләр!!! Кая гына булсак та, Казан кунакларын ачык йөз, тәмле итеп пешерелгән сый- хөрмәт бн каршы алдылар, кунак иттеләр.

Якташларым, авылдашларымның уңышлары өчен горурланып, шатланып ксйттым үзем яшәгән Ульян якларына. Әни сүзләре бн әйткәндә: укыган, дөньяда акны- карадан аера белгән, китап сүзләре бн сөйләшкән , дәрәҗәле халык арасында булып, алга таба атларга дәрт- дәрман җыеп кайттым. Мин дә хәзер яшь кеше түгел, яшь каләм ияләре киләләр дигәч, авылдашым Гаяз абзыйның – аны үзе вакытында авылда шулай атаганнар, туганы- Ташкентта 105 яшенә кадәр яшәгән Сөембикә апа Гариф кызының соңгы яктагы тормышын җиткерим лип юлга чыктым. Без Сөембикә апа бн 28 ел аралашып яшәдек. Бу чарада катнашкан яшьләр кайчан да булса, безне Яуширмәдә, Чистайда җыеп, Исхакый нәселе турында сөйләгән иделәр дип, башкаларга җиткерерләр.

Милләтнең шундый асыл затлары- бигрәк тә яшьләре булганда, милләт яши һәм яшәячәк тә, Гаяз Исхакый да безнең бн бер сафта атлавын тою, икеләтә күңелле.
Рәхмәт Сиңа, Халкым!!!

Бу язманың авторы-
Потеева-Фатыхова Наилә-Яуширмәле.

Язылды:. 7нче август, 2025 ел.
Ульян өлкәсе, Чардаклы бистәсе.

Җавап калдыру