Васыятьнамә

(Хәзерге әдәби телгә тәрҗемәсе)

 

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Мин, Мөхәммәдгаяз Исхакый (төрек гражданы булганнан соң – Гаяз Исхакый-Иделле) 1878 елның 23 февралендә Казан губернасы Чистай өязе Кызылъяр волосте Яуширмә авылында имам Гыйләҗетдин Исхакый белән остазбикә Камәрия Исхакыйлардан туганмын. Бер үк ата-анадан туган Гайнелмәрзия, Фәридәбану, Хәлимәбану исемле өч кыз туганым, Әхмәтхәсән исемле бер ир туганым Советлар Русиясендә яшиләр. Никяхлы хатыным Мәрьям Фәтхетдин кызыннан туган Сәгадәт исемле (кияүгә чыкканнан соң профессор Сәгадәт Чагатай) бер кыз балам Төркиядә яши. Болардан башка атам ягыннан да, анам ягыннан да бик күп туганнарым булса да, барысы да Совет Русиясендә калганлыктан, Совет хөкүмәтенең кысрыклавы сәбәпле күптәннән аралашулар өзелгәнлектән, алар арасында шәригать кануннары буенча варислык хакын казанган теләсә кайсы туганымның ничек яшәвеннән хәбәрем юк. Моннан төп варисларым булып, югарыда исемнәре язылган дүрт кардәшем белән кызым Сәгадәт Чагатай билгеләнә алыр. Шәригать кануннары буенча башка хатын белән никяхлы бәйләнешем булмаганга, башка законлы балам да юк. Шуның өчен үлемемнән соң калган бөтен мал-мөлкәтемнең бу варисларым арасында ислам дине кануннарына туры китереп таратылуын васыять итәм. Аерым алганда, 1918 елга караган беркадәр көндәлек дәфтәрләрем (Икенче бөтендөнья сугышы вакытында юкка чыкканнардан башка) бүгенге көндә 37. Дәфтәрләремнең кыйммәте тарихи һәм мәгънәви ягында. Һәм бу дәфтәрләрнең эчтәлеге киләчәктә Идел-Урал төрек-татар мөселманнарының милли хәрәкәтләренең зур әһәмиятен яктыртачак. Бу дәфтәрләремне матди мирасымнан читтә калдырам. Бу дәфтәрләремне саклауны, форсаты чыкканда бастырып чыгаруны фикердәш дусларымнан Анкарада этнография музее мөдире Хәмид Зөбәер Кошай (Анкарада бакчалы өйләр. […] урам. № 1), Анкара институтында чиновник, инженер Камал Локман (Анкарада бакчалы өйләр. […] урам. № 4) бәкләр белән кызым профессор Сәгадәт Чагатайдан торган өч кешенең идарәсенә тапшырам. Болардан берсе вафат булса, калган икесенең профессор Садри Максуди белән берлектә, Идел-Урал милли хәрәкәтенә катнашкан милләтче затлардан берсен сайлауларын васыять итәм. Истәлек дәфтәрләрем, басылып, табыш китерсә, бу акчаның Идел-Урал бәйсезлек хәрәкәтенә бирелүен васыять итәм. Әгәр Раббенең әмере белән Идел-Урал дәүләтебез, рус большевик хөкеменнән котылып, мөстәкыйль бер дәүләткә әйләнсә, дәүләтемдәге Гыйльми академия карамагында булган нәшрияттан килгән табышның милли юлда әсәр биргән кыйммәтле әдипләрне кызыксындыру өчен милли премия сыйфатында бирелүен васыять итәм. Югарыда күрсәтелгән милли варисларымның үлеменнән соң, бу истәлек дәфтәрләремне Идел-Урал мөстәкыйль дәүләте академиясе идарәсенә бирүне, югарыда язганымча, кыйммәтле әдипләрне кызыксындыру премиясенә куллануларын васыять итәм. Төрле вакытларда милли хезмәтләремне тәкъдир иткән милләттәшләрем тарафыннан бүләк ителгән төрле язу әсбапларымны гаиләбездә саклану йә музейга бирү өчен энем Әхмәтхәсәнгә калдырам. Әгәр энем исән булмаса, саклау өчен милли юлда булган ватандашларымның берсенең гаиләсенә, алар да булмасалар, кызым Сәгадәткә (кадерләп саклау өчен) калдырам. «Сәйяр труппа»сының бүләге булган, 1913 елга караган алтын чылбырлы алтын сәгатемне энем Әхмәтхәсәнгә (гаиләдә саклану шарты белән) васыять итәм. Соңгы кулланган авторучкамны Анкарада яшәүче Сания Гыйффәт Кадыйри ханымга, язу пастамны дустым Садри Максуди бәккә, Тампере кызлары бүләге булган кара төстәге пастамны Билал Газиз бәккә, Истанбулда милләттәшләрем бүләк иткән кереш сүзле Коръән Кәримне, гаиләдә саклану шарты белән, кызым Сәгадәткә калдырам. Калган киемнәремне, эчке киемнәремне дәүләтем Идел-Уралдан килгән фәкыйрь мөһаҗирләргә бирүне васыять итәм. Үлемемнән соң акча калган булса, ул акчадан каберем өстенә түбәнчелекле язулы таш куелуны, күмү кирәк-яраклары өчен тотуны, аннан да калса, Рокыя Мөхәммәдиш белән Ибраһим Дәүләтнең углы Надир Дәүләтнең белем алу чыгымнарына тотуны васыять итәм. Әсәрләремне (истәлек дәфтәрләремнән башка) бастырудан килгән акчалар варисларым арасында шәригать кануннары буенча бүленсен. Әгәр энем-сеңелләремнең кайберләре үлгән булса, аларның өлешләре балаларына бирелсен. Әгәр Алманиядәге зарар-зыян эквивалентына азмы-күпме акча түләнсә, бу акчаның өчтән берсе «Бәйсезлек комитеты» шәхсыятенә бирелсен. Төркиядән читтәге варисларымның өлешләре югарыда исемнәре язылган өч васыем тарафыннан хуҗаларына таратылсын. Тиз генә тарату мөмкин булмаса, васыйларым тарафыннан бу өлешләр берәр банкта саклансын.

Үлемем кайда булса да, ислам кануннары буенча җеназа укылып, ислам зиратына күмелсен. Әгәр ватаным руслардан азат ителсә, мәетем туган илемә, тизрәк Казан шәһәренең ислам зиратында, мөмкин булса, Шиһабетдин әл-Мәрҗани, Габделкаюм ән-Насыйри, Һади әфәнде Максуди, Габдулла Тукайларның каберләре янына куелсын. Үлемем кайда булса да, вафатым турында җирле гәзитәләрдә язылсын. Үлемнән 48 сәгать узмыйча, күмү йоласы башкарылмасын.

Бу алты битлек васыятьнамәмне акылым сау, тәнем сәламәт, һичкемнең басымы астында булмаган хәлдә, үз вөҗданымнан илһам алып, үз кулым белән яздым. Һәм моның белән 1950 елның 23 декабрендә язган беренче васыятьнамәмне юкка чыгардым. Бөтен варисларым, дус-ишләремнән шул васыятьнамәмнең үтәлүен үтенәм.

Мөхәммәдгаяз Исхакый-Иделле

22 май, 1953. Истанбул, Бәйуглы,

Иске чәчәкче урамы, 40 нчы йорт, 4 нче фатир

Васыятьнамә

(оригиналдан күчермәсе)

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Мин, Мөхәммәдгаяз Исхакый (төрек тәбәгасы улдыгындан соңра Гаяз Исхакый Иделле1) Казан вилаяте Чистай мөтәсаррифлыгы Кызылъяр нахиясе Яуширмә авылында имам Гыйләҗетдин Исхакый2 илә остазбикә Камәрия Исхакыйлардан3 1878 сәнәсенең 23 шөбатында дөньяйа килмешемдер. Гайне баба, аннәдән Гайнелмәрзия, Фәридәбану, Хәлимәбану исемләрендә өч һәмширәм, Әхмәтхәсән исемендә бер борадәрем4 Совет Русиядә яшәмәкдәдерләр. Мәнкүхәм Мәрьям Фәтхетдин кызындан5 дугмыш Сәгадәт исемендә (әүләндикдән соңра профессор Сәгадәт Чагатай) икән бер кыз чоҗугым Төркиядә яшәмәкдәдер. Бунлара башка кирәк бабам, кирәк аннәм тарафындан пәк чук әкъриба вә тәгаллакатем варса да, бунларың һәпсе Совет Русиядә калдыкларындан, озын мөддәтдән бирле Совет хөкүмәтенең тәзйикы илә мохабәрәм киселдегендән бунлар арасында тикә шәргый вә кануни варислык хакын казанган һәрһанги бер әкърибамың бәрхәят улдыгындан хәбәрем юкдыр. Бундан тулае асыл варисларым югарыда исемләре язылы дүрт кардәшемлә кызым Сәгадәт Чагатайа мөнхәсыйр ула белер. Кирәк шәргый вә кирәк сәвил никяхла һичбер кадынла багланышым улмадыгы кеби, гайре мәшруг чоҗугым да юкдыр. Бинаән галәйһи үлемемдән соң калан бөтен мал-мөлкәтем бу варисларым арасында ислам дине вәрасәт кануннарына муафикъ тарызда тәгъмим иделмәсене васыять идейорум. Шу истисна илә 1918 сәнәсендән игътибарән улуынча, беркадәр яздыгым көнлек хатирә дәфтәрләрем (Икенче җиһан хәрбе дәверендә гаиб уланлара башка) бүгенге көндә 37. Дәфтәрләремең кыйммәте ялгыз тарихи вә мәгънәви улдыгындан. Вә бу дәфтәрләремең мөндәриҗаты истикъбальда Идел-Урал төрек-татар мөселманнарының милли хәрәкәтләренең кәбир шанин айдынлатачак. Маһиятьдә улдыгындан бу дәфтәрләреми матди мирасымың хариҗында быракыйорум. Бу дәфтәрләремең мөхафәзәсени вакыты, форсаты кәлдикдә нәшер иделмәсени кәндүләренә әмният итдекә, фикердәш дустларымдан Анкарада этнографий музәсе мөдире Хәмид Зөбәер Кошай (Анкарада багчалы әүләр. […] сокак. Нумира), Анкара институтында мәэмүр, мөһәндис Камал Локман (Анкарада багчалы әүләр. […] сокак. Нумира 4) бәйләрлә кызым профессор Сәгадәт Чагатайдан мөрәккәб өч затың идарәсенә быракыйорум. Бунлардан […] илә берсе хәятдан чигеләчәк олурса, калан икесенең профессор Садри Максудиның да иштиракь илә Идел-Урал милли хәрәкәтенә иштиракь идән башлы милләтче зәватдан берене интихаб итмәләрене тәүсыя идейорум. Хатирә дәфтәрләрем нәшер иделәрәк кяр гәтирсә, бу параның Идел-Урал истикъляль хәрәкәтенә хәреф иделмәсени васыять идейорум. Әгәр әмере Раббене илә мәмләкәтемез Идел-Урал рус большевик хөкемендән куртуларак мөстәкыйль бер дәүләт хәленә килмеш улса, мәмләкәтемдәге Гыйльми академиянең карамагында бу нәшриятдан гәлән кярың милли юлда әсәр вирән кәнеҗ әдибләре тәшвикъ өчен милли мөкяфәт тарызында вирелмәсени тәүсыя идейорум. Югарыда гөстәрдегем милли васыйларымың вафаты соңында бөтен бу хатирә дәфтәрләремең Идел-Урал мөстәкыйль дәүләтнең академиясенең идарәсенә вирелмәсени исемләрени югарыда яздыгым кеби кәнеҗ әдибләри тәшвикъ мөкяфәтенә кулланмаларыни васыять идейорум. Әнваг тарихларда милли хезмәтләреми тәкъдир идән милләтдәшләрем тарафындан һәдия иделән әнваг язы әсбапларыми, гаиләмездә сакланмасы йә милли музәйа вирелмәсе өчен борадәрем Әхмәтхәсәнә. Әгәр борадәрем бәрхәят улмазса, милли юлдан аерылмайан һәмшәһриләрнең берсенең гаиләсенә мөхафиз итмәк шарты илә унлар да бәрхәят улмазсалар, кызым Сәгадәтә (гайне шәраит дадылында) быракыйорум. Вакыты илә «Сәйяр» труппаның һәдиясе улан кәндемең 1913 сәнәсендән игътибарән ташыдыгым алтын зәнҗирле алтын сәгатемне6 борадәрем Әхмәтхәсәнә (гаиләдә сакланма шартыйлә) васыять идейорум. Соң кулландыгым долмакаләме Анкарада шагыйрә Сания Гыйффәт Кадыйри7 ханыма, язы пастамны аркадашым Садри Максуди бәккә, Тампере кызлары8 һәдиясе кара рәнекле пастамны Билал Газиз бәккә, Истанбулда милләтдәшләрем тарафындан һәдия иделән өн язылы Корьәне Кәрими гаиләдә сакламак шарты илә кызым Сәгадәтә быракыйорум. Калан әлбисәләрем, чамашырларым мәмләкәтем Идел-Уралдан килән фәкыйрь мөһаҗирә вирелмәсени тәүсыя идейорум. Үлдегем вакыт пара калмыш улса, у парадан каберем өстенә мөтәвазигъ бер язылы таш куелмасыни, тәҗһиз вә тәкфин юлларында сарыф иделмәсени, ундан да бакый калурса, Рокыя Мөхәммәдиш вә Ибраһим Дәүләтнең углы Надир Дәүләтнең тәхсил мәсарифенә кулланмасына васыять идейорум. Матбуг вә гайре матбуг әсәрләремнең (хатирә дәфтәрләремдән башка) нәшерендән килән паралар варисларым арасында шәргый хөкемләренә муафыйк рәвешдә вирелсен. Әгәр борадәрем, һәмширәләремең бәгъзеләре вафат итмеш улса, кәндүләренә исабәт идән пай [өлеш] чоҗукларына вирелсен. Әгәр Алманиядәге зарар-зыян мокабиленә азмы-чукмы пара өдәнилсә, бу параның өчдин берсе Идел-Урал истикъляль комитәсенең мөстәдиль шәхсыятенә вирелсен. Төркия хариҗындагы варисларымың хиссалары югарыда исемләре язылы өч васыем тарафындан сахибларына дагытылсын. Чабук дагытмак имкянсез олурса, васыйларым тарафындан бу хиссалар берәр банкада мөхафиз иделсен.

Үлемем нәрәдә олурса олсун, ислам әхвалендә җеназа укылып, ислам мәзаратына дәфен иделсен. Әгәр ватаным руслардан азад иделсә, җәсәдемең бәкъиәсе туган илемә, тизрәк Казан шәһәренең ислам мәзарында, мөмкин олурса, Шиһабетдин әл-Мәрҗани, Габделкаюм ән-Насыйри, Һади әфәнде Максуди, Габдулла Тукайларның каберләренең якынына куелсын. Үлемем нәрәдә улса улсын, вафатым җирле гәзитәләрдә игълан иделсен. Үлемдән 48 сәгать кичәдән дәфен мәрасиме йапылмасын.

Бу алты сәхифәлек васыятьнамәми гакылым салим, вөҗүдем сыйххәтдә улдыгы хәлдә, һичкемең тәзйикы алтында улмадан ялңыз кәндү вөҗданымдан илһам аларак биззат кәндү әлемлә яздым. Вә буныңла 1950 сәнәсе 23 декабрьдә яздыгым беренче васыятьнамәмне ибталь итдем. Бөтен варисларым, васыйларым, дуст-ишләремдән шу васыятьнамәм […] гамәл ителүен риҗа вә истирхам идейорум.

Мөхәммәдгаяз Исхакый-Иделле
1953 сәнә, 22 майыс. Истанбул, Бәйуглы,

Эски чичәкчи сокагы, нумира 40, даирә 4.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Васыятьнамә. 22 май, 1953 ел. Истанбул. Васыятьнамәнең күчермәсе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Кулъязмалар, фәнни һәм архив фонды бүлегендә саклана (135 ф.). Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

1 Төрек тәбәгасе улдыгындан соңра Гаяз Исхакый Иделле – Төркиядә Ататөрек заманында төрекләргә «фамилия» бирү чорында Төркия гражданлыгы алганнан соң, Г. Исхакый үзенең фамилиясенә өстәмә итеп «Иделле» кушаматын өсти. Ул вакытта, мәсәлән, С. Максуди «Арсал», Г. Баттал «Таймас», З. Вәлиди «Тоган» дип тә исемләнеп йөртелә башлыйлар.

2 Имам Гыйләҗетдин Исхакый – Г. Исхакыйның әтисе.

3 Остазбикә Камәрия Исхакый – Г. Исхакыйның әнисе.

4 Гайне баба, аннәдән Гайнелмәрзия, Фәридәбану, Хәлимәбану исемләрендә өч һәмширәм, Әхмәтхәсән исемендә бер борадәрем… – Г. Исхакыйның әтисе белән әнисе 1873 елның 3 августында Мөслим авылында никахлашалар. Аларның 11 балалары туа. Шуларның бишесе – Мөхәммәдгаяз, Гайнелмәрзия, Фәридәбану, Хәлимәбану, Әхмәтхәсән генә исән-сау үсәләр.

5 Мәнкүхәм Мәрьям Фәтхетдин кызы… – Бибимәрьям Фәтхетдин кызы 1884 елның 25 августында Яуширмә авылында туа; 1903 елның 3 ноябрендә (иске стильдә) Г. Исхакый белән никахлашалар, 1908 елның 21 июлендә аерылышалар.

6 …«Сәйяр труппа»ның һәдиясе улан кәндемең 1913 сәнәсендән игътибарән ташыдыгым алтын зәнҗирле алтын сәгатем… – «Сәйяр» труппасы бүләк иткән бу сәгать Төркиядән Казанга кайтартылды (бүгенге көндә Татарстан Республикасының Милли музеенда саклана).

7 Шагыйрә Сания Гыйффәт Кадыйри – Сания Хәбирҗан кызы Кадыйрова (1899–1957). 1913–1918 елларда «Тормыш» газетасындагы шигырьләре белән таныла. Инкыйлаб алды елларында гарәп теле белгече һәм тәрҗемәче, мөгаллим, журналист Закир Кадыйрига кияүгә чыгып, инкыйлабтан соң аның белән бергә чит илгә китә. Башта Голҗә, Хайлар, Пекин шәһәрләрендә (Кытай), Төркиядә, 1936 елдан Хельсинкида (Финляндия) яшиләр. Икенче Бөтендөнья сугышы бетәр алдыннан яңадан Төркиягә киләләр. Сания Гыйффәт чит илдә Г. Исхакый мөхәррирлегендә чыгып килгән «Милли юл», «Яңа милли юл» журналларында языша, шигырьләрен, истәлек язмаларын бастыра. Әдип белән аралашып яши.

8 Тампере кызлары – монда Халидә Вафина күздә тотылган булса кирәк.

                                                                                                                                                                                                                                                    Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
                                                                                                                                                                                                                                                       Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 407-411.