«Таң» гәзитәсе мәйданга чыкканда, Русиянең татар матбугатында тугры сүз сөйләү, һәрнәрсәне боргаламыйча, исеме берлән, яхшыны яхшы дип, начарны начар дип әйтү һич юк иде.
Язучылары, язылучылары, һәммәсе кода-кодагый булганга, халыкка бик тугры бернәрсә тугрысыннан язарга кирәк булса да, мондый мөхәррирләр, шул эшкә үзләренең карендәш-кабиләләре яисә дуст-ишләренең катышыны мөляхәзә кылып, аларның бу сүзгә ничек карауларына таба мәкаләне үзгәртерләр иде.
Шул сәбәптән мондый мөхәррирләр, мондый язучылар, мондый гәзитәчеләр «Таң»нан «байлар тарилкәсе ялаучылар» исемен алдылар.
Шуның өчен байлар тарилкәсе ялаучы мөхәррирләр «Таң» язучыларыны төрле ялган ифтиралар берлән халык күзенә ямьсез күрсәтмәкче булдылар. Аларның личный тормышларына катышып, әллә никадәр провокаторлык иттеләр.
«Таң» язучылары без дә, сезнең кебек, вөҗдан, инсаф, кешелеклелекне — һәммәсен читкә ыргытып ташлап, сезнең личный тормышыңыздан яза башласак, дөньяда кеше күзенә күре-нерлекеңезне калдырмас идек.
Ләкин безгә дошман — сезнең үзеңез, сезнең шәхси каба-хәтлекеңез булмаенча, сезнең гомуми эшкә итә торган начар тәэсиреңез, сезнең икейөзлелекеңез берлән, дин буявына буялып, эшче һәм авыл халкыны алдавыңыздыр.
Без социалистларның мәсләкләренең әсасында хөррияте шәхсия (автономия личности) булганга, без, үземезнең мәсләкемезгә мохаләфәт итеп, сезнең ваклыкыңызга карап, үземезне ваклатыр хәлемез юктыр.
Без сезнең бөтен куәтеңез, бөтен көчеңез берлән безгә таш-лануыңызда да бер дә сезнең шәхесеңезне гаепләмимез.
Байлар тарилкәсе ялаучы мөхәррирләр булганга, сез һәрвакытта кешене байлар гына дип уйлаганга, әлбәттә, сез фәкыйрь һәм эшче халыкка хезмәт итәргә тотынган, аларны байлар җәбереннән, сезнең кебек ялганчы язучылар тозагыннан коткарырга теләүче «Таң» вә аның язучыларына дошман булачаксыз аларны бетерер өчен үзеңезнең кулыңызда булган бар куәтне сарыф кылачакыңыз.
Без «Вакыт»ның, «Таң»га дошманлык итеп, «Таң» язучылары өстеннән жандармнарга мөрәҗәгать кылуында да, аларны халык күзенә динсез итеп күрсәтергә теләвендә дә байлар сыйныфы берлән эшчеләр сыйныфының тартышуын, җиңешүен күрәмез. Без бу тартышулардан бер дә курык.уыймыз, без бу тартышуларга бик ачык күз берлән карап, татар буржуазиясенең эшче һәм авыл халкының гәзитәсе «Таң»га ителгән шул һөҗүменә татар байларының вә байлар тарилкәсе ялаучыларның татар эшчеләре, татар авыл халкына, татар укыган кешеләренә һөҗүмнәре дип карыймыз һәм дә, кулымыздагы коралларымызны хәзерләп, татар буржуазиясенә каршы ачык тартышуымызда һәрвакыт дәвам итөмез. «Тартышуда гына табарсың иш үчеңнең хакыңны» дигән сүзгә ышанганга, аткан укымыз урынына тиеп, буржуазиянең саклаучысы «вакытчы»ларпын шул котыруына бик шатланып, тартышуның билфигыль мойданга чыгуын күрәмез. Менә шундый каләм-сүз сугышлары берлән эшче һәм авыл халкы үзенең дустлары кем, дошманнары кем идекен аңлаячактыр. Менә шул сүзләр-язулар хакында вөҗданлы хакыйкатьпәрвәр кешеләр «дөрест хезмәт» ничек иконлсген беләчәктер. Без моңганчы татарларның язучыларын, милләтчеләрен, татарларның дин саклаучылары булган булып икейөзлеләрен сүктек һәм моннан соң да сүгәчәкмез.
Сезне сүгүемез, сезнең кебек язучыларны сүгүемез, алар бер тартышуымыз эшче халкыны сезнең алдавыңыздан коткарыр өчен булганга, «Таң», боларга үзенең вазифаи мөкаддәсәсе дим карап, шул юлда дәвам итәчәктер. Дошман сыйныфтан килгон һәртөрле провокаторлык, шпионлык, ялганчылык ук-лнрына үзенең йөрәгеннән чыккан сүзләр берлән җавап бирә-м»к, эшче авыл халкын үзенең дошманнары берлән ачык тартышуга өйрәтәчәктер. Сез, надан халыкны үз ягыңызга аударыр өчен, үзеңезне бик динле итеп күрсәтеп, социализмны дингә мохалиф бернәрсә кебек күрсәтмәкче буласыз. Сатлык N чучылар! Надан мөхәррирләр! Социалистларның ни теләгән-нәрсәне аз гына белсәңез дә, аз гына ишетсәңез дә, оятыңыз булса, ул сүзләрне язмас идеңез. Без, социалистлар, эшнең гомуми, һәркемгә лөзүме һәм дөньяның байлыгыннан файдалану тигеч булуын требовать иткән кебек, милләткә вә дингә тәмам иркенлек булуын требовать итәмез. Шул иркенлек өчен канна-рымызны түгәмез. Шуның өчен сезнең иптәшләреңез — жан-дармнар, полицияләр, хулиганнар кулы астында изеләмез. Сезнең доносыңыз берлә төрмәләрдә черимез, Себерләргә китәмез.
Сез шул бөтен халыкның иркенчелеген үзенең флагына язган бер гәзитә берлән үзеңезнең корсагыңызны саклар өчен сугыш ачасыз. Сез, шул гәзитәне мәйданнан бетерер өчен, аның язучыларына Себерләр, каторгаларда черерлек иттереп донослар ясыйсыз. Сез эшче халыкның иреге өчен тартыша-тырыша торган егетләремезне үзеңезнең иптәшләреңез — жандармнар кулына бирмәкче буласыз. Шулмы сезнең мөселманлыкыңыз? Шулмы сезнең милләт сөюеңез? Шулмы сезнең мәсләкеңез? Гәзитәңездә «Ислам вә социализм» дигән мәкалә язган булып, үзегезнең чикмәнеңезнең чабуын ямар өчен, җиңен кисеп аласыз. сатлык мөхәррирләрнең иң ышанычлы саналган ислам калканы астына керәсез. «Ислам социализмга мохалиф, имеш, һәм дә бервакытны Аурупада социализм кереп туфан кадәр каннар түгелүгә сәбәп булачак», имеш.
Бу нинди наданлык, бу нинди мантыйксызлык? Үзеңез мәкаләңезнең башында «инсаннар тугмышта мөсави улгач та. рәхәт вә мәшәкатьне тигез күрергә тиештер, диләр, эштә шул социализмдыр» дисез, шул инсаннарның тигез, рәхәт күрүләре, тигез эшләүләре аркасында әллә никадәр туфан кебек каннар түгеләчәк, имеш. Әй, Фатих Кәримовның типографиясендәге эшчеләр! Сез, үзеңезнең идеалыңызны социализм ясап, үзе-ңезнең хуҗаңызның кәефен җибәреп, үзенеңнең хәлеңезне яхшыртырга тырышмаңыз, һаман уналтышар сәгать эшләп кол булып торыңыз, чөнки, социализм булса, бик күп каннар түгелү ихтималы бар икән.
Аның соңында Аурупада социализм тәрәкъкый итсә дә, безнең әһле ислам арасында, әгәр динне белеп тотсалар, хакыйкый социализм керүдән һич хәвеф юк, имеш! Синең бу сүзеңнән әтәчләр көләр ләбаса! Син социализмны мөселманнардан куркып торырга әллә аны чиркәүдәге святой вода дип белдеңме? Синең бу сүзең кебек көлке нәрсә дөньяда шул, синең җавап таба алмагач, шпион булуың гына булса булыр. Социа-лизм — капитализмның баласыдыр. Капитализм һичбер дингә, милләткә «вакытчы»ларның рөхсәтенә, мактавына, яманлавына карамаеңча, халык арасына кергән кебек, аның нәтиҗәсе булган социализмда һичбер дин, милләт аермасына карау ихтималы юктыр. Шуның хилафына «ислам үзе социализм, үзе демократизм» дисез. Сез, бу сүзләрне мәгънәсен белмичә, тутый кебек истигъмаль кыласыз булырга кирәк. Шулай булмаганда, берсе артлы ике җөмлә берсен-берсе монакыз булмас иде. Иә, әйт инде, ислам социализмы демократизмга бина кылынганмы? Алай булса, исламны ригая кылганда, хакыйкый социализм ничек мөселманнарга керми? Әллә ислам социализмга мохалифмы, алай булса, ул ничек социализм демократизмга бина кылынган? Син үзең соң социализм бәласеннән халыкны коткарып, туфан кадәр каннар түгелүдән коткарырга тырышучы хакыйкый мөселман, исламны ригая кылып, эшчеләрең берлән үз араңдагы низагыны ник бетермисең, ник алар, ахмаклар, синең ислам сакчысының кәефен калдырып, синең корсагың өчен уналтышар сәгать эшләмиләр? Ник исламның әсасындагы мөсавәтне ригая кылмыйча, эшчеләрне «сволочь» дип сүгүдән бушамыйсың? Ислам, фәкыйрьләр берлән байлар арасында мөнәсәбәтләрне бик яхшы хисаплап, экономный вә социальный моеьөлөләрне бик яхшы хәл кылмыштыр. Алай булгач, ничек, синең әйтүеңчә, Мисыр, һиндстан мөселманнары арасында социализм фикере начар рәвештә тәэсир итмештер? Синең күзең юнган, кулың ни язганны күзең күрми, колагың ишетми булырга кирәк. Жандармский правлениегә донос ясауда теләсәң мичек язарга яраса да, гәзитәгә социалистларны бетерер өчен и нан мәкаләне укыбрак карарга кирәк.
«Таң»ның әдибенә «Вакыт»ның мәгънәсезлегеннән көлүе-ио исерек татар кебек, әдәп-инсаф кагыйдәләрен читкә ыргытылуы, шпионлык кылганның соңында язучыларның мәсләксез, мичһобсез, эшсезлекләрен китереп чыгарасың. Менә син үзеңнең календарь артыннан җыйган мәгълүматың берлә ватып ташларга теләгән социализм — «таңчы»ларның мәсләгедер. Тагы ярма тегермәнеңне ходка җибәреп, безнең исемнән крәстияннәргә йөзәр мең дисәтинә йир бирергә вәгъдә кыласың, эшче-приказчикларга эш вакытларыны алты сәгатькә калдырырга сүз бирәсең, бу сүзләрне үзеңнең дустларың жандармнар, хулиганнар, шпионнарга сөйлим дип игәсең.
Ялганчы, сатлык мөхәррир! Кая күрдең син бу сүзләрне, нинди социалисттан син бу тавышларны ишеттең? Сезнең бу сүз-дөреңез — черносотенный прокламацияләр сүзе! Карт бюрократлар, үзләренең дошманнары, халык файдасы өчен тырышкам социалистларны җиңәр өчен, шундый ялганнар тараталар, син дә, үзеңнең дошманнарың — татар социалистларын җиңәр ичон, туларның юлы берлән барып, элгәре алдап, динле бул-гнн булып күренеп, аннан ары шпионлык итә башладыңмы? Кая синең оятың, кая синең кешелеген? Ахырдан, бөтен мөселман ааьиыннан дигән булып, үзеңнең «кара йөзеңне» тагы милләт буявына да буяп, тел сакчысы булып та күренергә телисең, Ильминскийга барып җитәсең. Синең бу сүзләреңне Русиянең чер-мосотенный гәзитәләре һәр көнне язалар. Бу сүзләрне, һәркөн черносотенный прокламацияләрдә меңәр-меңәр басып, надан халык арасына таратып, погромнар ясарга мәйдан ачарга тырышалар. Халыкның дустларын үзенә ямьсез күрсәтеп, меңәр-меңәр кешеләрнең каны түгелүенә сәбәп булалар. Син дә ап-ачык шул юлга кердеңме? Синең эшлеклелекең, мәзһәбле-исксц, мәсләклелекең шулмы?
Бу эш сезнен эшләр, бу сезнең вазифаңыз, бу эшне сездән башка татар арасында эшләүчеләр, бу вазифаларны ифа кылучылар юктыр. Сез хәзер авылларда йөреп, авыл халкына йир һәм ирек фикерен аңлатырга тиеш. Сез эшчеләр берлән сөйләшеп, аңлашып, аларны безнең флагымызның астында хәрәкәт итәргә чакырырга тиеш. «Таң» гәзитәсен үз гәзитәңез дип хисаплап, аны халыкка укырга, халыкка аңлатырга тиеш.
Аны халык арасында таратып, халык арасында социализм фикеренең таралуына сәбәп булырга тиеш.
Уяныңыз, туганнар, үзеңезнең вазифаңызны эшли башлаңыз!
1906 ел
Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова