Публицистика

(1915-1916)

                                                                                                                                                            КАЗЫЙЛЫК

           Хәсәнгата казый истигъфа итү белән яңгы казый мәсьәләсе туды. Кеше төсле, адәм рәтенә керерлек урыннарымыз бик аз булганга, алты мең мәхәлләнең имамнары өчен зурайганда, шул өч казыйның урынын тоту ихтималы гына булганга, казый булырга теләүчеләремез аз булганы юктыр.

           Элгәреге заманда казыйлар Казан губернасы муллаларыннан сайланганда, бу безнең өчен зур бер мәсьәлә булып, партияләр тартыша-тартыша торган бер мәсьәлә була иде. Хәзер инде мөфти тәкъдим итеп, министр тасдыйк итү юлы кертелгәч, казыйлыкка бюрократлык исе кертелде, вә казый булу өчен түрә булуда кирәк булган сүз үткәрү, ярау, күңел тулуга зур урын бирелде. Элгәредән казыйларымыз искиткеч булган иде, дия алмыймыз. Халкымыз арасында аларның ришвәтне ничек алулары хикәя булып сөйләнеп йөри, ләкин шул казыйлар голямамызның вәкиле иде. Аның берсе бер нәүбәттә начар булса, шуның урынына яхшыны да сайларга мөмкин иде. Хәзер казый мәсьәләсе тәмам мөфти хәзрәтнең теләве, яратуына тапшырылганга, аның хәрәкәтенә салават әйтеп тора алмый торган казыйларның озак яшәмәүләре күренгәләп торды. Хәзер инде менә тагы шул бу казыйлык урыны буш, имеш. Аның урынына кем чакырылуы матбугатта языла, телләрдә сөйләнә башланды. Сөйләнми хәле юк, бу мәсьәлә – безнең өчен бик зур мәсьәләдер. Казыйларымызның, үзләре кем булса да, урыннары бик олугдыр. Аларның халкымызның рухани тормышына итәчәк тәэсирләре дә шул нисбәттә олугдыр. Шуның өчен шул олуг урынга инсафлы галим, иң тугрысы, иманлы казыйның чакырылуы бик теләнәчәк эштер. Ләкин бит тәҗрибәләремездә инсафлы, ышанычлы, иманлы галимнәремез дә казыйлыкта булгаладылар. Алардан да артык зур хезмәт чыкмады. Күтәрелгән үзгәреш ясалмады.

           Чөнки идарәи руханияләремездә эшләр хәзерге юлда барганда […]

           Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Истигъфа итү – хезмәтеннән азат ителү.

Тасдыйк итү – раслау.

Салават – мактау догасы.

           Казыйлык. «Ил» газетасының 1915 елгы 7 гыйнвар (58 нче) санында «Гаяз» имзасы белән, ахыры (якынча өчтән бер өлеше) кыскартылып (ак урын калдырылып) басылган. Текст шуннан алынды.

           «Ил» газетасы 1913 елның 22 октябреннән – Петербургта, 1914 елның ноябреннән 1915 елның мартына кадәр Мәскәүдә чыккан; нашире һәм мөхәррире – Гаяз Исхакый үзе.

           Мәкалә Хәсәнгата Габәшинең (1863–1933) Диния нәзарәтендәге (Уфада урнашкан Оренбург Мәхкәмәи шәргыядәге) казыйлык вазифасыннан китүе уңае белән язылган. «Вакыт» газетасы фикеренчә, Х.Габәши яхшы казый булган, гаиләдә рәсемгә, музыкага да каршы түгел, хиҗаб (мөселман хатын-кызларының йөзләрен каплап йөрүе) мәсьәләсе белән шөгыльләнмәгән. Ул казыйлык вазифасын 1912 елдан бирле үтәгән була. Бераздан аның урынына казый булып Благовещенск имамы Салихҗан Урманов сайлап куела.

                                                                                                                                                                                                                                                      Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
                                                                                                                                                                                                                                                         Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 5. 

                                                                                                                                               МӘҮЛЕД БӘЙРӘМЕ

           Элгәреге заманда безнең Русия мөселманнары . авылларында яшәгәне дә, шәһәрдә гомерен кичерә торганнары да – үзләренә аерым мәхәлләләр, аерым урамнар ясап, үз гадәтләре, үз юлларына бөркәнеп, сакланып гомер үткәргәндә, безнең халкымыз өчен динен, милләтен югалту куркусы юк иде. Аның тирә-юне, аның кардәш-кабиләсе эчендәге гадәте-горефе надан гына мөселманны үз динендә, үз гадәтендә саклап килергә җитә иде. Шуның өчен ул вакыттагы агайларның наданы да динендә бик ихласлы, бик нык булып, чит халык арасында да үзенең динен саклый ала, үзенең җәмгыятен югалтмый иде. Шуның өстенә чит халык берлән катнашып йөрүләр ул вакытта сату-алу, дөнья кирәге өчен генә булганга, гаилә тормышымыз бөтенләй башка халыкларның гаилә тормышы берлән берегеп, бергәләнеп бармаганга, динемездәге ныклыгымызны югалтырга, милли хәмиятемезне азайтырга урын да юк иде. Ләкин хәзерге хәлдә эшләр башкарды. Мөселманнар, бөтен Русия буена җәелеп, зур шәһәрләрдә генә түгел, кечкенә-кечкенә авылларга кадәр мөселман гаиләләре сатучы, алучы булып таралдылар. Шәһәрдә яши торганнарында, хосусән Петроград, Мәскәү, Варшау кебек зур шәһәрләрдә, төрлесе шәһәрнең төрле почмагында яшәргә мәҗбүр булдылар. Шул таркаулык балаларга вә аларның дини, милли тәрбияләренә бик зур тәэсир итәчәк яңгы бер гамил булып алдымызга килеп басты. Шәһәр балалары хәзер теле чыккач та, үзе кебек татар мөселман балалары берлән бергәләшеп ат-ат, куян куыш уеннары уйный алмый. Татар-мөселман баласы, хәзер гарәфә, кадер кичләрендә әнисенең чабуына тотынып, мулла абзыйларга китап ишетергә, вәгазь тыңларга бара алмый. Татар-мөселман баласы хәзер зур чалмалы, мәһабәт кыяфәтле мулла абзыйны еш-еш өендә күрә алмый. Ул гына да түгел, зур шәһәрләрдәге мөселман баласы бик озакка кадәр азан тавышын ишетә алмый. Менә шулай баланың күңелендә динлелек вә мөселманлык матур мәнзарәләр берлән мәңгелеккә китмәслек булып ныгып калачак вакытында да ул мескин тирә-юнендә шул матур мәнзарәләрне таба алмый, дини матур бәйрәмнәр, гадәтләр күрә алмый. Ул гына да түгел, ул тирә-юнендәге башка халык бәйрәмнәрендә аларның балаларының матур киенүләрен, тәмле әйберләр берлән сыйлануларын күреп, аларның бәйрәмнәре аның күңелендә матур хис калдыра, баладагы иярченлек хисе берлән ул диндә башка балаларның дини гадәтләренә, дини горефләренә иярә башлый. Шулай итеп, аның күңелендә элгәреге әтисе-бабасындагы ныклык кими. Ул дин эшләренә илтифатсыз була. Вә җае тугры килде исә, төрле-төрле гөнаһлы эшләргә чумудан да курыкмый, шуның өчен киләчәк буынны чын мөселман, саф татар иттереп тәрбия итү авырая, зурая, аның өчен тырышырга тырмашырга, әллә никадәр гайрәт сарыф итәргә мәҗбүрият туа. Мәктәп-мәдрәсәләремезнең вазифалары намазның фарызларын, сөннәтләрен өйрәтүдән узып китеп, мәктәптә балага дини рух, милли хис кертү дигән бер бурыч, зур бурыч йөкләнә. Менә шуны сизеп алып, хәзер дә яхшы мөгаллимнәремез дини бәйрәмнәремездә, олуг кешеләремезнең үлгән вә туган көннәрендә балалар кичәсе ясый башладылар1 вә шул матур, күркәм ясалган кичәләрдә балаларның күңелендә матур эз, күркәм хис калдырыр өчен берни дә аямадылар. Казанда башланган бу матур эш хәзер бөтен Русиягә җәелде. Русиянең шәһәрләрендә, авылларында Мәүлед бәйрәмнәрендә, Тукай мәрхүм үлгәнгә ел тулган көннәрдә балалар кичәсе ясау бер сөннәт хәленә керде. Казанда былтыр балалар җыеп, (сыеп) җитмәгәнгә, шул бәйрәмне ике көнгә сузарга булдылар. Петербургта былтыр халыкның күплегеннән урын җитмәгәнгә, баланың анасыннан яки хатын кардәшеннән башка берәүгә дә керергә рөхсәт ителмәде. Без Мәскәү кебек мөселман халкының таркау яши торган бер йирендә балаларга шундый матур дини, милли хисне чарлый торган бәйрәм башка йирләргә караганда дүрт-биш мәртәбә артык кирәк булса да, моңганчыга кадәр шул яхшы эш эшләнмәенчә килгән вә шуның хакында, шөбһәсез, үсеп килә торган таркау, фәкыйрь мөселман балаларының бик күбесе дини бер бәйрәм күрүдән вә шуның берлән дин хисен күңеленең иң тирән йирендә саклаудан мәхрүм ителгән. Менә, Аллага шөкер, Мәскәүнең «Хатын-кыз җәмгыяте хәйриясе» шул изге эшкә кереште. 14 гыйнварда, Мәүледен-нәби көнендә балалар өчен (пәйгамбәрләремезнең туган кичәсе 13 гыйнвардыр) әдәби кичә ясарга тотынды2. Бу хәерле эшне кулына алганы өчен вә балаларга дини тәрбия кертүдә юлбашчылык иткәне өчен, «Хатын-кыз җәмгыяте хәйриясе»нә рәхмәтләр укымый хәлемез юктыр.

           Хатыннарымызның үзләренең вазифалары арасында балалар тәрбиясенә зур урын биреп эшкә башлаулары бик хәерле фал булачагында шөбһәмез юктыр. Шул өстләренә алган эшне матур иттереп булдырып чыгаруны бөтен күңелемез берлән телимез. Ләкин үз тарафымыздан берничә сүз кушмакчы буламыз. Кичә Татарский мәктәбендә ясалса да, кичәгә Мещанский мәктәбе балалары да чакырылсын иде. Һәм дә мәктәп күрүдән мәхрүм булган мөселман баласына кичәнең ишеге ачык ителсен иде вә аларның да боек, мескин тормышларында шул газиз көн аллы-гөлле матур, якты хис калдырсын иде.

           Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Милли хәмиятемезне – миллилегебезне саклауны.

Гамил – фактор, сәбәп.

Сөннәт – гадәт.

           Мәүлед бәйрәме. «Ил» газетасының 1915 елгы 9 гыйнвар (59 нчы) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1915 елда Мәүлед (Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне) 13 гыйнварга туры килгән. 14 гыйнварда исә Мәскәүнең Татарский мәсҗедендә ястү намазыннан соң мәүлед укылган, имам Габдулла Шәмсетдинов сөйләгән, Әсәдуллаев мәктәбе шәкертләре гарәпчә мәдехләр, санәләр әйткәннәр.

Хатимә Нәзифә язуына караганда («Ил», 1915 ел, 18 гыйнвар), Мәскәүдә беренче мәртәбә уздырылган балалар кичәсендә 250 бала булып, анда, аерым алганда, ир һәм кыз балалар Г.Тукайның «Бәйрәм бүген!», «Фатима берлә Сандугач», «Бала белән Күбәләк», «Аучы белән Куян», «Эт белән Шәкерт» исемле әсәрләрен укыганнар, мөгаллим Миргаяз әфәнде скрипкада уйнаган.

1 …балалар кичәсе ясый башладылар… . шундый балалар кичәсе, мәсәлән, Мәүлед уңае белән Казанда «Шәрекъ клубы» залында 1914 елның 25 һәм 27 гыйнварларында (ике көн) үткәрелгән. 1915 елдагысы 14 гыйнварда булган.

2 «Хатын-кыз җәмгыяте хәйриясе» … әдәби кичә ясарга тотынды. . «Ил» газетасында (8 гыйнвар, 58 нче сан) Илһамиянең «Балалар кичәсенә дәгъвәт» исемле язмасы басылган. Анда балалар кичәләренең әһәмияте ассызыклап әйтелә.

Аерым алганда: «Һәркем бу кичәгә үзенең баласын җибәреп, бердән, үземезнең шундый зур булган бәйрәмемез берлән таныштырырга, икенчедән, баласының күңелен ачып гомерендә онытылмаслык бер күңелле хатирә калдырырга тырышса иде», . диелә.

                                                                                                                                                                                                                                                     Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
                                                                                                                                                                                                                                                              Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 6-7.

                                                                                                                         «СӘЙЯР» ТРУППАСЫ ХАКЫНДА

           «Сәйяр» труппасы таралуы хакында гәзитәләрдә шактый хәбәрләр булгалады. Бу күңелсез хәбәр дөрест булса, һәммәмезнең кәефен китәрәчәк бер эш иде. Ләкин төбе «Сәйяр» труппага бигүк дуст булмаган кешеләр тарафыннан чыгарылган вә кечкенә бер эшне зур ителеп, тау кадәре күрсәтелгәне идарәмезгә ачык мәгълүмдер. «Сәйяр» труппаның таралуына дәлил иттереп Җәлал Байкин1 дигән кешенең вә аның берлән бергә хатыны Сара ханымның2 да Әстерханга китүләре күрсәтеләдер. Җәлал әфәнденең урыны «Сәйяр» труппада шактый әһәмиятсез булганга вә ул һичбер вакыт эшкә ашарлык бер роль дә уйный алырлык булмаганга, аның чыгуы һичбер төрле әһәмиятне хаиз түгелдер.

           Сара ханым үткән ел гына «Сәйяр» труппага килеп кергән булса да, шактый тәрәкъкый итеп, ачылып килә торган бер ханымызның «Сәйяр» труппасыннан чыгуы, үзенең тәрәкъкыйсы өчен зарарлы булса да, «Сәйяр» труппасының игътибарына тәэсир итәр дәрәҗәдә түгелдер. Шөбһәсез, шул таркауланып йөри торган артист вә артисткаларымызның берләнә төшеп, бер труппа ясый алсалар да, театрымызның тәрәкъкыйсенә зур хезмәт булыр иде. Ләкин безнең татарның табигатендәге башбаштаклык йөз тәңкә акчасы булган бер приказчикны хуҗасына рәкыйб иттереп, хуҗа иттереп чыгарганы кебек, артистларымызның да бер-ике, өч рольне шактыйрак уйный башлады исә, «Габдулла Кариев булдым инде» дигән фикергә китерсә, гаҗәп түгелдер. Ләкин әфкяре гомумиямез, матбугатымыз, шул ярылу, шул бүленүнең бик ямьсез эш икәнен белеп, вак-төяк, театрны мыскыллап йөрүче артистларга ярдәмдә булмаска тиештер вә шуның берлән үзенең ныклыгын көчләп булса да шул башбаштаклык ясаучы артистларымызга тыңлатырга тиештер. Халкымыз һәр сәхнәдә чыккан бер кешене артист дип каршы алганга, эшкә иренгән бик күп кешеләр «артистмыз» дип мәйданга атылдылар вә әллә никадәр исемнәрдә «труппалар» тәэсис ителделәр3. Боларның труппалары күп вакытта үзеннән һәм үзеннән авылдаш Әхми абзыйның малае берлән па-роходта очраган бер асрау кыздан гыйбарәт булса да, оятсызлыкларының иге-чиге булмаган бу якуннар Петербург, Мәскәүләрне дә былчыратуга кадәр килеп җиттеләр. Халыкның шуларга каты торып, шул утын авызларны сәхнәдән куып чыгармаулары аркасында үзләрен чынлап артист дип уйлый башладылар. Халкымызның бик күбесе «йә инде, мескин, расхудлары бардыр, барыйк инде» дип кызганып сәдака бирүләре – шулар батырайтты… Кәсеп җиңел булганга, әллә никадәр иярченнәр чыкты. Укымаган шәкерт, эш яратмаган приказчик, эш юктан «милләт хадиме» булып йөри торган кызыл авызлар театрга ябыштылар. Шулар менә чын артистларымызга зарар итәләр. Шулар менә, безнең театрымызның кыйммәтен төшенергә хезмәт итеп, милли җинаять ясыйлар. Шулар менә рус халкын, укыган зыялыларымызны театрдан биздерәләр. Аларга ярдәм нинди генә юлда булса да булсын, бу көнге көндә милли дошманга ярдәмдер. Аларны күтәрешү, аларны култыклашу . милли театрымызның тамырын кисүдер вә милли җинаятьтер.

           Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Әһәмиятне хаиз – әһәмияткә ия.

Рәкыйб – көндәш.

Әфкяре гомумиямез – гомуми фикеребез.

Тәэсис ителделәр –  оештырылдылар.

Якуннар – барлык (кешеләр).

           «Сәйяр» труппасы хакында. «Ил» газетасының 1915 елгы 9 гыйнвар (59 нчы) санында имзасыз басылган. Текст шуннан алынды.

           Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Казанның «Шәрекъ клубы»нда эшләп килгән «Сәйяр» труппасы бинасыз кала: бина хәрби лазаретка әйләндерелә. Тамак авыруы көчәюе сәбәпле, Габдулла Кариев да труппада уйнауны киметә, репертуар мәсьәләсе дә читенләшә, кайбер артистлар труппадан китә башлыйлар. Труппа яшәешендә килеп туган мондый авыр хәлләр турында вакытлы матбугат битләрендә дә хәбәрләр күренә. Әмма «Сәйяр» барыбер таркалмый, аның Габдулла Кариев җитәкчелегендәге изге эшчәнлеге 1918 елга кадәр дәвам итә.      

1 Җәлал Байкин (1886–1954 елларда яшәгән) – соңыннан да артист, режиссер буларак сәхнә эшчәнлеген дәвам итте, Әстерханда татар театрын оештыручыларның берсе булды.

2 Сара ханым –  Сара Байкина (1895–1972), актриса, РСФСРның атказанган артисткасы.

3 …әллә никадәр исемнәрдә «труппалар» тәэсис ителделәр. –  Мәсәлән, 1912 елда Уфада беренче татар артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская – «Нур» труппасын, 1914 елда Әстерханда Зәйни Солтанов «Татар артистларының драма ширкәте» дип аталган труппа төзи. Бу елларда татарлар яшәгән күп төбәкләрдә драма әсәрләрен сәхнәгә кую ешаеп китә.

                                                                                                                                                                                                                                                    Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
                                                                                                                                                                                                                                                             Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 8-9

                                                                                                                                               БЕЗНЕҢ ХӘЛЛӘР

           Сугыш1 Русиянең бөтен халкының әһәмиятене үзенә боруы табигый булган кебек, шул ук Русиянең гражданнары булган без Русия мөселманнарының да шул гомум агышның тәэсиренә бирелүе табигый иде. Шуның өчен, сугыш башлану берлән, бөтен милли, мәдәни, дини мәсьәләләремез онытылды, онытылмаса да, алар бик еракка, тавыш-тыны чыкмый торган күңел сандыкларына бикләтелде. Бөтен дикъкатемез сугышка китте. Бөтен вөҗүдемез, бер зур колак киселеп, сугыш мәйданыннан килә торган хәбәрләрне тыңларга тотынды. Бөтен көчемез, куәтемез сугыш эшләре берлән шөгыльләнергә кереште. Матбугатымыз сугышны язарга, аның вакыйгаларын иҗекләргә бирелде. Халык хезмәт-челәремез сугыш тудырган мәсьәләләр берлән уграшырга, бөтенбашка эшләрен онытып, шуңа гына көче-куәте берлән чумды. Ярлыларга иганә җыю, күлмәк-ыштан тегү, тәмәке туплау, кием салым хәзерләү, флаг сату, кызыл тәре сату бөтен барлыгымызны томалады. Һәр йирдә лазарет, тегү урыннары ачылды. Боларның кирәклеген инкяр кыла торган һичбер кеше булмавы да табигыйдер2. […] ыштан тегү никадәр кирәк булса да, флаг сатып, кием җыеп ярдәм итү никадәр лязем булса да, шул эшләрне безнең иң алда тора торган халык хезмәтчеләремез эшләве табигыйме? Гәзитәләремез нишли? Сугыш берлән мәшгуль. Әдәбиятымыз нишли? Сугыш берлән мәшгуль. Җәмәгать хадимнәремез нишли? Сугыш берлән мәшгуль. Депутатларымыз нишли? Сугыш берлән мәшгуль.

Соң, башка кирәкләремезне башкалар эшлиме? Хәер, юк, алар тора. Башка шундый вазифамызга3 […]

           Менә тагы Дума ачылыр көннәр җитә4. Анда безнең әйтәчәк бер сүземез, көтәчәк хезмәтемез юкмы? Уйларга, төшенергә вакыты килмәдеме?5 […]

           Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Уграшу – шөгелләнү.

Безнең хәлләр (Сугыш Русиянең бөтен…). «Ил» газетасының 1915 елгы 11 гыйнвар (60 нчы) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Сугыш – сүз 1914 елның 1 августында (яңа стиль белән) башланып киткән Беренче бөтендөнья сугышы турында бара. Надир Дәүләт язуына караганда (Русия татарларының милли көрәш тарихы (1905–1917). . Казан: «Милли китап», 1998. – 192 б.), сугыш елларында бер миллионнан артык русияле мөселман сугышка алынган, аларның яртысы исә татар һәм башкортлардан булган.

2 …булмавы да табигыйдер. – Моннан соң шактый урын буш калдырылган.

3 Башка шундый вазифамызга… – моннан соң газетада 20 юл чамасы урын ак калган (текст кыскартылган).

4 Дума ачылыр көннәр җитә. – Россиянең IV Дәүләт Думасы үз эшен 1915 елның 27 гыйнварында яңарткан.

5 …төшенергә вакыты килмәдеме? – Газетада моннан соң 10 юл чамасы урын буш калган (текст кыскартылган).

                                                                                                                                                                                                                                                 Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
                                                                                                                                                                                                                                                               Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 9

                                                                                                                   * * * (МӘСКӘҮ КЕБЕК МӨСЕЛМАНЫ…)

           Мәскәү кебек мөселманы төрле йирдән җыелган зур шәһәрдә сезнең язган уңгайсызлыклар булуы табигыйдер. Безнең мөселман халкы кунак сөючән булса да, кунакны хөрмәт итүчән булганга, чакырмаенча килгән кунакка хөрмәтем җитмәс дип куркучан буладыр. Тагы шуның өстенә хатыннарымыз өйне һәрвакыт җыеп торырга өйрәнмәгәнгә, чакырмаган кунак килеп чыкса, хатыннарда «гаебем ачылды» дип курку, кәефе китү хисен тудырадыр. Шул иренә, углына тәэсир итеп, кунакка салкынча йөз күрсәтеләдер. Кунак чакырганда дуст-иш килгән булып, әллә никадәр чыгым ясарга тиеш булганга, чакырылу, кунаклар азаюы да табигыйдер. Шуның өчен дуст-иш үзара сөйләшеп, киңәшеп, атнаның бер буш көненә әле берсенә, әле берсенә баруны гадәт итәргә вә мөмкин кадәр тәкәллефсезчә сыйлашырга тиештер. Шундый мәҗлесләрдә сүз тапмаенча, ашап-эчеп утыруны гына бетерер өчен вә мәҗлескә дустларча сөйләшүне кертер өчен элгәре якынрак, танышрак гаиләләрдән башларга тиештер. Ирләр андый- мондый кирәкмәгән нәрсәләр эчеп, алмашып китмәсен өчен вә мәҗлесләрдә ямьсез сүзләр сөйләмәсен өчен, хатыннар да бергә булырга тиештер. Безнең халыкның мәҗлестә тупас сүз сөйләве, тәмсез телле булуы хатыннарымызның мәҗлесләремезгә катыш мауларыннандыр.

           Бу мәҗлесләр бара-тора зурайса, киңәйсә, Мәскәүдәге «Шәрекъ клубы»ның1 нигезе булырга тиештер. Мәҗлестә музыка уйный белүченең булуы, әлбәттә, мәҗлескә матурлык өстенә матурлык кына бирәчәктер.

           Эштән арып кайткан егетләргә килсәк, аларның буш вакытларында күңел ачарга теләүләре бик табигыйдер. Һәр яшьнең үзенә күрә теләве, үзенә күрә кирәге була. Балага уенчык уйнау, чабу, йөгерү һава кебек кирәкледер. Вә баланың үсүе, баланың бөтен яктан ныгаюы өчен ляземдер. Сигез-тукызлык яшьлек баланы уйнатмаудан баланың тәрбиясенә, әхвале рухиясенә, сәламәтлегенә зарар гына булган кебек, егерме биш яшьлек егетне, намаз гына уку, тәсбих тартып зекердә утыр, дип көчләү дә шулкадәр зарарлы булып чыгачактыр. Шундый кысынкы гаиләләрнең балаларындагы төрле-төрле табигатькә бик тирес гөнаһларга чумуы, егетләрнең егетлекләрен онытып, хатын-кыз табигате алып, вак-чыл, гайбәтчән булулары моңгарга җитәрлек дәлилдер.

           Шуның өчен яшь егетләрнең күңел ачарга, эштән калган вакытларын ямьлек иттереп үткәрергә теләүләренә картларның гөнаһлы эш, бозыклык дип караулары тугры түгелдер. Баланың уен төшенүе, балача булуы никадәр табигый булса, картларның намазда, тәсбихта гомерләрен үткәрүләре никадәр урынлы булса, яшьләр күңел ачарга теләүләре дә шулкадәр урынлы, шулкадәр табигыйдер.

           Моңгарга каршы килү ага торган суга каршы килү булганга, кирәкмәгән юлга китүдән башка нәтиҗә бирәчәк түгелдер. Асыл мәсьәлә яшьләргә күңел ачачак урынны ямьле генә, матур гына иттерү, яшь егетләрнең дини вә милли тәрбияләренә зарар итмәс- лек вә сәламәтлекләрен бозмаслык юлда ясаудыр.

           Башка мәдәни халыкларда яшьләрнең үзләренә махсус клублар була. Алар анда тән тәрбиясе өчен гимнастика берлә шөгыль ләнәләр. Аның кыйраәтханәсендә үзләре сөйгән гәзитә вә журналларны укыйлар. Зуррак бәйрәмнәрдә кешеләр чакырып дәресләр ясаталар. Музыка, тансы кичәләре ясыйлар. Безнең бит андый урыннарымыз юк. Юк кына түгел, әле ясалуы да бик ерак төсле күренә. Мөселман егетләре, мөселман приказчиклары күбрәк йирләрдә бер-бер мөселман хәрчәүнәсендә берәр бүлмә тотып җыелучан була. Шундый бер-бергә гомер үткәрүчән була. Шунда аларның уйный белә торганнары уйныйлар, сөйлиләр, көләләр. Яшьләрчә кичне үткәрәләр. Ләкин безнең Мәскәүдә андый йир булмаганга, тагы шул үзара җыелышып, әле берсенең өендә, әле берсенең өендә мәҗлесләр генә каладыр.

           Тагы егетләр тәрбиясе өчен, аларның кеше алдында үзләрен- үзләре тота белергә өйрәнүләре өчен егетләрнең гаилә эчләренә кабул ителүе дә тиештер. Алар анда үзләренең яшьтәшләре берлән бернәрсә хакында сөйләсәләр, көлсәләр, зурлардан әдәп-инсаф та өйрәнәчәкләрдер вә мәҗлестәге хатын-кыздан тартынырга, йомшак сүзгә, нәзакәткә өйрәнәчәкләрдер. Хәзерге хәлдә егетләремезне шулай Аллага тапшырып калдыру һич ярый торган бер эш түгелдер. Картлар, әтиләр, никадәр, зекердә утыр, тәсбих тарт, дисә дә, алар аны булдыра алмаячаклардыр. Билгакес, аларда ачу килү уянып, шул газиз вакытларын юк эшләр артыннан йөрергә сарыф итәчәкләрдер вә киләчәктә бик ямьсез нәтиҗәләр күрсәтәчәкләрдер.

           Гомумән, бай балаларымызның эшсез булуы, «тифкеч» булуының сәбәпләре – аның яшь вакытында гөнаһсыз, матур күңел ача торган уеннар таба алмавыдыр. Күңел ачу яшьләр өчен һава кебек кирәкледер. Аның гөнаһсызы, матуры булмаса, алар аның гөнаһлысы, былчырагы артыннан китүләре ап-ачык мәгълүмдер. Хосусән зур шәһәрләрдә марҗа артыннан чабу, атасының бөтен тапканын өч тиенлек марҗага бетерү . яшьләрнең тәрбиясенә, аларның күңел ачачак йирләренә әһәмият бирмәүдән килгән милли зур гөнаһымыздыр. Шуның өчен Мәскәү кебек мөселманның таркау йирендә, Мәскәү кебек өйләнмәгән егетләрнең күп йирендә шуларга муафикъ гөнаһсыз күңел ачу урыны ясау Мәскәү мөселманнарына ваҗибтыр вә фарыздыр.

           Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Тирес – тискәре, начар.

Билгакес – киресенчә.

*** (Мәскәү кебек мөселманы…). «Ил» газетасының 1915 елгы 16 гыйнвар (62 нче) санында имзасыз гына басылган. Текст шуннан алынды.

           Бу мәкалә «Мәскәүле Гъ.Къ» имзасы белән шул ук санда чыккан түбәндәге хатка (мөрәҗәгатькә) «Ил»нең (газета редакциясенең) җавабы рәвешендә язылган:

           «Хөрмәтле Гаяз әфәнде!

           Түбәндәге сөальләремә могтәбәр «Ил» гәзитәсенең бер почмагында җавап бирүеңезне үтенәм.

           Безнең Мәскәүдә шактый күп кенә мөселман агай-эне торадыр. Боларның шактый зур кыйсеме гаилә белән торучы булсалар да, арада өйләнмәгән егетләремез күбрәктер. Менә шул гаилә берлән торганнарында бер-берсенә барып килеп йөрү гадәте бик аз булса да, егетләр өчен барачак-киләчәк һичбер урын юктыр. Безнең мөселманнарда чакырмаенча килү-китү гадәте юк. Берсе-берсе барса, өй хуҗасы куркып киткән төсле була. Кәефе бозыла, эч пошканнан күңел ачарга барган булсаң, тагы кәефең китеп тиз-тиз качасың. Хосусән яшьләремез – өйләнмәгән егетләремезнең хәле бик мөшкел була. Үземезнең мөселман арасында борын төртәчәк бер урын таба алмыйлар. Көн буе сату итеп, өйгә кайтып аш ашагач та, бер-ике сәгать буш вакыт кала. Шуларны егетләр ничек үткәрсеннәр, картлар «намазда зикер тәсбихтә торсыннар» диләр. Ләкин егетләр ни өчендер шуны булдыра алмыйлар. Һәм дә бик күп вакытта эч пошканнан буш вакытларын ресторанларда үткәрәләр, биллиардлар, карталар уйнап, башларын зәһәрлиләр.

           Безнең шул тормышымыз яхшымы? Шулай баруымыз табигыйме? Әллә моны төзәтергә тиешме? Һәм дә ничек?»

1 Мәскәүдәге «Шәрекъ клубы»ның… –  андый исемдәге клубның Мәскәүдәачылуы турында мәгълүматлар табылмады. 1907 елдан Казанда «Шәрекъ клубы» эшли.

                                                                                                                                                                                                                                               Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
                                                                                                                                                                                                                                                    Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 10-11.

                                                                                                                                       МӘСКӘҮ, 18 ГЫЙНВАР

           Әллә нинди бер мөхәррир: «Бәйрәмнәр – милләтләрнең көзгеседер», – дигән. Көзгедә кешенең бөтен сыйфаты, сыны, торышы күренгән кебек, бәйрәмнәрдә дә бөтен милләтнең, халыкның тормышы-кыйланышының шәүләсе күзгә күренә, ингыйкяс итә. Мәскәүдә үткәрелгән Мәүлед бәйрәмемез Мәскәү мөселманнарының көзгедәге шәүләләрене күз алдымызга китереп бастырды. Халыкның, милләтнең тормышы төрле-төрле булганга, әлбәттә, аның шәүләсе дә, аның көзгедә ингыйкясы да бертөрле генә, бер- төсле генә булмый. Аның төрле сыйныфы, төрле бүлеге төрлечә күренә вә җыенын җыеп куюдан Мәскәүнең бөтен мөселманының кыяфәтен, дине вә милли кыяфәтен күз алдымызга бастыра. Бабайлар: «Авызың чалыш булса, көзгегә үпкәләмә», – дигәннәр. Көзгенең хасияте бит чалыш авызны төзәтү түгел, барны барча, бары берлән бергәләп җыеп күрсәтү. Мәскәү көзгесендә дә күзгә ташлана торган берничә авызы чалышларын язмаенча китәргә мөмкин түгелдер.

           Бәйрәм мәсҗедләрдә Мәүледен-нәби уку берлән башланды. Мин барган Татарский мәсҗедендә халык шактый күп булса да, Мәскәүнең алдынгы сыйныфы . аңлы бае, фикерле сәүдәгәре, яшь приказчигы, түрәсе, мирзасы юк иде. Икенче мәхәлләнең имамын бу халык байкот астында тотканга, анда да алар бармаганнар иде. Соң, болар шул газиз вакытларда, Мәскәүнең уртасында җәнабе пәйгамбәргә сыгынып, догаларын, ялварышларны күккә ашырганда кайдалар иде?

           Бу кыйсем халык Мәскәүнең мәктәбен, мәдрәсәсен, мәсҗеден, «Җәмгыяте хәйрия»сен алып баручы булганга, Мәскәүнең алга, артка баруы бу сыйныф халыкның тормышы, бәхете, сәүдәсе берлән баглы булганга, боларның мәсҗедләренең берсендә хазир булмаулары, була алмаулары күңелсез бер сызык сыза, бөтен бәйрәмгә тулмаганлык, китеклек куша иде. Бу кимчелекнең сәбәбе ни булса булсын, бу Мәскәүнең авызының чалыш йире иде.

           Икенче көнне Мещанский мәхәлләсендә вә Ерзиннарның мәктәбендә1 хатыннар өчен ясалган Мәүледен-нәбине укулар вә кич берлән Әсәдуллаев мәктәбендә2 балалар кичәсе ясаулар Мәскәү мөселманнарының йөзләрен агартачак вакытлар булды. Хатыннар шул олуг бәйрәмдә үзләренең рухларын дини хис берлән яңарта алдылар. Алар шул көндә олуг пәйгамбәремезнең җәнабенә башларын иеп сыгына белделәр. Балалар шул көндә тагы зуррак бәйрәм итә алдылар. Алар шул көннең хөрмәтендә гомерләренә күрмәгән балалар кичәсене күрделәр. Шул газиз көннең хөрмәтенә аларның бае, ярлысы, зирәге, аңгырасы бергә-бергә бертигез булдылар. Бергә шигырьләр әйттеләр, бергә мөнәҗәтлар укыдылар. Бергә сөенделәр, шатландылар. Бу мәнзарә Мәскәүдәге Мәүлед бәйрәменең иң матур, иң күңелле мәнзарәсене тәшкил итә иде. Димәк, Мәскәүнең картлары мәсҗедләрдә булындылар, даимән зикер, салават берлән бәйрәмгә кушылдылар. Мәскәүнең хатыннары мәктәпләргә җыелдылар, алар да Мәүледен-нәби тың- ладылар, укыдылар. Балалар гөрләп-шаулап бәйрәм иттеләр. Урта халык, сәүдәгәр сыйныфы нишләде?

           Болар кая бәйрәм итте, ничек бәйрәмгә кушылды? Бәлки, хосусый өйләрдә Мәүледне каршы алу булгандыр. Бәлки, бер-бер хосусый өйдә Мәүлед укылгандыр. Хәер, улсы да булмады. Хосусый бер өйдә бәйрәм каршылау булса да, монда да җыелган халык студент, курсистка, мөгаллимә, мөгаллим иде. Башка ике сәүдәгәр булса да, болар да иттифакый гына тугры килгән иде. Димәк, шул көндә Мәскәү мөселманнарының иң эшлекле, иң зур бер сыйныфы үги бала кебек читтә калган иде. Дөрест, бу читтә калуның сәбәпләре юк түгел. Болар һәммәсе дә мулла сайлау мәсьәләсенең озаюы, сузылуының нәтиҗәләре. Болар һәммәсе дә муллалар берлә мәхәллә арасында аңлашылмауның тудырган җимешләре иде. Ләкин тәмсез җимешләре иде. Мәскәүнең «Җәмгыяте хәйрия»се дә бәйрәмдә үзен матур иттереп күрсәтә алмады. Бәлки, ул, хатын-кыз җәмгыяте балалар кичәсе ясагач та, вазифамыз бетте дип белгәндер, бәлки, башкачадыр. Аны тикшерү безнең эшемез түгел, ләкин «Җәмгыяте хәйрия» үзенең әгъзаларына кечкенә генә бер Мәүлед көне ясаган булса, догага мохтаҗ шул елда, шул көндә бик күп агай-энемезгә дини хиснең артуына, күңелләр йомшаруына зур хезмәт эшләгән булыр иде. Монда да ни булса да булды, шул китеклек хисе калды.

           Менә болар барысы да – бәйрәм көзгесенең күрсәткән авыз чалышлыкларымыздыр. Иншалла, бу чалышлыклар безнең туганнан килгән кимчелекемез түгелдер. Иншалла, бу чалышлыклар кичә «тирес яткан»нан килгән чалышлык кына булып, көн үтү, вакыт кичү берлән төзәлә торган вакытлы хасталык кынадыр. Иншалла, болай түгеллеген без киләсе елга исбат та итә алырмыз, иншалла. Ләкин бу елгы авыз чалышлыкымызны көзге яныннан үткәндә дә күрмәенчә китә алмыймыз. «Авызың чалыш булгач, көзгегә үпкәләмә» дигән сүз дөрест булса да, шул көзгегә үпкәләми дә булдыра алмыймыз.

           Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Мөхәррир – монда: язучы.

Ингыйкяс итә – чагыла.

Хазир – шушы вакыт.

Мәскәү, 18 гыйнвар. «Ил» газетасының 1915 елгы 19 гыйнвар (63 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Ерзиннар мәктәбе . Мәскәү сәүдәгәре һәм эшмәкәре Салих Йосыф улы Ерзинның (1833–1911) уллары белән берлектәге фирмасы ефәк тукыма һәм мамык белән сәүдә иткән, алар мәдәни эшләргә дә актив катнашканнар.

2 Әсәдуллаев мәктәбе – Мәскәү эшмәкәре Әсәдуллаев акчасына салынган мәктәп.

                                                                                                                                                                                                                                                  Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
                                                                                                                                                                                                                                                      Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 12-13.

                                                                                                                                          ДУМА АЧЫЛДЫ

           Сугыш башлангач та, патша хәзрәтләренең әмере буенча июль числосында1 Дума, җыелып, хөкүмәтнең керткән бөтен ляихәләрен кабул итеп, бер генә мәртәбә мәҗлес ясап, 27 гыйнварга кадәр ябылган иде. Шул билгеләнгән көн җитә башлагач, Думаның комиссияләре эшкә тотындылар. Хосусән бюджет комиссиясе 1915 елгы бөтен росписен карап, Думаның мәҗлесенә хазир итеп куйды. Бюджет комиссияләре элгәреге елларда иң әһәмиятле комиссия булса да, алдан һәрвакытта министрлар вә аларның иптәшләре хазир булып, үз министрлыгы керткән ляихәләрен бәян итү, аларны мөдафәга итү гадәт булып киткән булса да, бу ел комиссиянең эше бигрәк зур булды, һәр көнне бөтен фракция- ләрнең кешеләре тәдкыйкларын сөйләделәр. Һәр көн төрле-төрле министрлар җаваплар бирделәр, бәяннар ясадылар. Вә һәр мәсьәлә хакында мәгълүм бер фикергә киленеп, бюджетны хәзерләп җиткерделәр.

           Думаның бу җыелышы да дүрт-биш көн генә дәвам итәчәк булганга, мәҗлестә фәлсәфә сатып утырырга вакыт булмаячак, шуның өчен һәр партия үзенең әйтеп калачак сүзен әйтер өчен фракцияләрнең вәкилләре берлән Дума президиумы арасында килешү булды вә һәр фракция бер-ике генә хатиб чыгарырга разый булды.

           Алты айлык Думасыз торган чакта, Русия тормышында, әлбәттә, әйтеләчәк бик күп сүз җыелгандыр. Сөйләнәчәк, хөкүмәтнең дикъкатен җәлеп иттерәчәк бик күп яңгы эшләр тугандыр. Шөбһәсез, кыска-кыска гына булса да, Дума әгъзалары боларга тиеп-тиеп китәрләр вә хөкүмәт әрбабының дикъкатен җәлеп итәрләр. Кичерә торган айларымыз, көннәремез фәүкылгадә айлар, көннәр булганга, шөбһәсез, хөкүмәтнең дә халык вәкиллә- ре берлән сөйләшәчәк, киңәш итешәчәк мәсьәләләре күбәйгәндер.

           Сугыш тудырган кирәк-яраклары бик күп булганга, хөкүмәтнең дә халык вәкилләре берлән бергә-бергә эшли торган эшләренең исәбе-саны бик арткандыр.

           Безнең мөселман депутатларымыз, моңганчы кадәр комиссия мәҗлесләрендә сөйләгәннәре мәгълүм булмаса да, әлбәттә, эшкә катышканнардыр. Алар да, әлбәттә, шул тансык мәҗлескә үзләренең милләтенең, сайлаган милләтенең теләгәнен әйтергә омтылып тора торганнардыр.

           Безнең үземезгә генә [караган], безнең мөселман булуымызан гына килгән мәсьәләләр дә иксез-чиксез күптер.

           Боларның йөздән берсе, шөбһәсез, сугыш сафларына җитәрлек дәрәҗәдә имамнар күндерү вә мөселман гаскәрен башка гаскәрдән аерым күмү, юллар өчен тикшерү2 […] барысы да сугыш тудырган мәсьәләләр булганга, шөбһәсез, шул кыска мәҗлесләрдә каралырга вә хөкүмәткә шуларның әһәмиятләрен аңлатырга тиештер. Моннан да әһәмият ягыннан ким түгел – тагы яралы гаскәрләремезгә ярдәмне бер кулга, бер идарәгә китерү өчен бер җәмгыять, бер организация булдырырга тырышу вә шул организацияне мөселманлыкка тирес галәмәтләрдән саф итеп мәйданга чыгарырга иҗтиһад итүдер. Болар менә һәммәсе дә сугыш тудырган мәсьәләләр булганга вә болар аркасында, кирәк, хөкүмәткә вә кирәк, сугыштан зарарланганнарга, файдадан башка бер нәтиҗә булмаячак булганга, шуларны аңлату, урынында сөйләү – мөселман депутатларымызның вазифасы, ватаны, мәмләкәте, халкы алдындагы бурычыдыр.

           Менә шуның өчен депутатларымыз, саннары никадәр аз булса да3, үзләре егерме биш-утыз миллион халыкның вәкилләре икәнен онытмаенча хөкүмәт әрбабы вә Дума алдында шул мәсьәләләрне күрсәтсәләр, бик зур хезмәт иткән булырлар вә вазифаларыны үтәгән булырлар иде.

           Сугышның күтәргән мәсьәләләренең икенчесе, безнең өчен шулай ук әһәмиятлесе . соңгы сугыш берлән бергә мәйданга килгән үз арамыздан инсафсыз адәмнәремезнең хөкүмәт алдында, ышанычлы халкымыз алдында игътибарлы кешеләремезне хөкүмәткә ят күрсәтер өчен бөтен милләт өстенә тап ябуларыдыр. Казанда мондый инсафсызлар шул дәрәҗә күбәйгән ки, Казанның гомерендә сәясәт берлән уграшмаган уңган сәүдәгәреннән Садыйк Галикәев, Сөләйман Аитов, Мөхәммәтҗан Кәримовларда вә үзенең иске фикерлелеге берлән мәшһүр Исмәгыйль Үтәмешевта ясалган тентүләр4 инсафсыз доносчыларның ни дәрәҗәдә ялганчы икәнен күрсәтергә җитәчәктер. Бу мәсьәләдә, халкымыз арасыннан чыккан чүп-чарның сүзенә карап шундый игътибарлы сәүдәгәрләремезне борчу һәм дә ифтиралар берлән борчу, шөбһәсез, сугыш тудырган мәсьәлә булганга, депутатларымызның хөкүмәт әрбабы алдында шул эшнең асылын ачулары ляземдер.

           Әдәпсез кешеләрнең «төреккә акча җыя» дигән сүзен хәзер бер кәсеп итеп, сату-алудагы конкурентлардан котылыр өчен яисә башка берәр төрле үч алу өчен коралланган доносларының хакыйкатене ачу ватан вә милләт файдасы ягыннан да фарыздыр. Югыйсә бу әдәпсез, инсафсыз адәмчекләр хөкүмәт берлән халкымыз арасында аңлашылмауларга сәбәп булу ихтималы булганга, никадәр элек аларның пәрдәләре ачылса, шулкадәр файдалы булачактыр.

           Менә шул кечкенә-кечкенә эшләрне депутатларымыздан көтеп каламыз. Вә алар шул фәүкылгадә бервакытта үзләренең бурычларын үти алсалар иде, дип догада буламыз. Вакыт әһәмиятле икәнен аңлаган депутатларымыз, иншалла, шул әһәмиятле вакытны тудырган мәсьәләләре дә шул дәрәҗә зур, шул дәрәҗә кирәкле икәнен хәтерләреннән чыгармаенча, вазифаларының башында булырлар. Ватан, милләт алардан шуны көтә.

           Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Ляихәләрен – проектларын.

Росписен – монда: бюджеттагы акча бүленешен (бүленешнең проектын).

Хазир итеп – әзерләп.

Мөдафәга итү – яклау.

Тәдкыйкларын – җентекләп өйрәнү нәтиҗәләрен.

Хатиб – оратор.

Фәүкылгадә – гадәттән тыш.

Ифтиралар – яла ягулар.

Дума ачылды. «Ил» газетасының 1915 елгы 28 гыйнвар (67 нче) санында «Гаяз « имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

           «Ил» газетасының өч көн алда – 25 гыйнварда чыккан 66 нчы санында «Гаяз»ның «Отпавшийлар» исемле мәкаләсе басыласы булган (газетаның «эчтәлеге»ндә мәкаләнең исеме аталса да, ул урнаштырыласы урын цензура таләбе белән ак килеш калган, әмма имзасы сакланган).

1 …июль числосында… . 1914 елның июле турында сүз бара.

2 …юллар өчен тикшерү… . моннан соң 3 юл чамасы урында текст басылмаган (ак килеш калдырылган).

3 …депутатларымыз, саннары никадәр аз булса да… – IV Дәүләт Думасына мөселманнардан 7 кеше сайланган була.

4 Садыйк Галикәев, Сөләйман Аитов, Мөхәммәтҗан Кәримовларда… Исмәгыйль Үтәмишевтә ясалган тентүләр… – биредә сүз завод хуҗасы, сәүдәгәр һәм җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәтсадыйк Галикәев (1847.1919), сәүдәгәр һәм эшмәкәр Сөләйман Аитов (1862.1922), Казанда китап сату фирмасы һәм кинематографы хуҗаларыннан Мөхәммәтҗан Кәримов һәм сәүдәгәр ИсмәгыйльҮтәмишевләр турында бара.

                                                                                                                                                                                                                                                   Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
                                                                                                                                                                                                                                                      Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 14-16.           

                                                                                                                                   КАРС МӨСЕЛМАННАРЫ

           Карс тирәләрендә сугыш астында калган мөселман халкының хәле ни дәрәҗә авыр икәнлеге берничә мәртәбә гәзитәмездә язылган Карс губернаторының рәсми кәгазьләреннән мәгълүмдер.

           Карс вилаятендәге мөселманнар сугыш астында калганга, боларның бик күбесенең өйләре, йортлары сугыштагы мәҗбүрият берлән ватылачагы табигый иде. Мондый вакыйга Польшада да булды. Киләчәк дошман гаскәренә сыгыначак урын калмасын өчен, чыккан йирдәге өйләр, биналарны вату бу сугышта гадәт хөкеменә керде. Шуның өчен бөтен Польшада, Галициядә әллә никадәр авыллар, шәһәрләр җимерелеп беткән кебек, сугыш астындагы Карс вилаятендәге авылларның да җимерелүе вә ватылуы ышанмаслык эш түгелдер. Ләкин бу сафта сугышка башка халыклар арасында да дошманлык булганга, мөселман халкыннан үч алу нияте берлән гөнаһсыз мөселманнарның үтерелүләре, йирле халыкның кораллы төркемнәре мөселман авылларын талаулары Карс губернаторының рәсми приказлары берлән мәгълүмдер. Менә шул хәлләр Кавказда, хосусән Карс, Батум вилаятьләрендә меңнәр, ун меңнәр мөселман гаиләләрен йортсыз-йирсез калдырды. Меңнәр, ун меңнәр балаларны атасыз-анасыз, арка таяначак ярдәмчесез калдырды. Шуның аркасында шул йирдәге мөселманнарда ачлык-мохтаҗлык чигенә җитте. Без дә гәзитәмездә шул мескиннәргә ярдәм тиешлеге хакында өч-дүрт номердан бирле яза килсәк тә, Казан, Оренбург гәзитәләре шуларга озын-озын мәкаләләр багышласалар да, мәгаттәәссеф, безнең Идел буе мөселманнарыннан шул ерактагы туган кардәшләренә, ерактагы бәхетсез мөселман агай-энеләренә ярдәм кулы сузылганы күрелмәде, ишетелмәде. Мәгаттәәссеф, бу көнгә кадәр Мәскәүдә шул хакта бертөрле дә тәшәббес булмады. Бәлки, халыкның бер кыйсеме хөкүмәткә хилаф эш булмасын дип шөб һәләнгәннәрдер. Бәлки, бер кыйсеме арамыздагы иксез-чиксез әдәпсез доносчыларга тагы бер доноска материал бирү булмасын дип курыкканнардыр. Бу мәсьәлә Русиянең эчендәге, Русиянең үз тәбәгасы Русиянең шул зур сугышына ярты миллионнан артык гаскәре берлән кушылган Русия мөселманнары хакында булганга, һичбер куркынылачак урын юктыр. Болар һәммәсе дә законлы эшләр вә хөкүмәтнең үзенең зур түрәләренең (Карс губернаторының мөселманнарга телеграмнары) үтенүе буенча башланган эшләр. Аңгарга башка Кавказ мөселманнарыннан, бакулы, ганҗәле, иранлы мөселманнар, Тифлискә һәйәтләр күндереп, рәсми тарызда ярдәм җыярга рөхсәт тә алганнардыр. Бакуның «Җәмгыяте хәйрия»сендә иганә дәфтәре дә ачып эшкә керешкәннәрдер. Шуның өчен бу изге эштә һәр мөселман шәһәрнең мөмкин кадәр ярдәмгә килүе тиеш булган кебек, мөселманнарның «Җәмгыяте хәйрия»ләренең дә сәерче булып калмаулары ляземдер. Әлбәттә, һәр йирдә дә мөселман үзенең кардәшләре алдындагы шул бурычын үтәүдән тартынмаган кебек, һәр йирдәге мөселман җәмәгать хадимнәре дә шәһәрләрдәге, авыллардагы «Җәмгыяте хәйрия»ләре дә шул изге эшкә ярдәмгә катыштырырга тырышачактыр. Бу шулай булырга тиештер. Һәм шулай булачактыр. Ләкин кирәк, җәмгыятьләрнең мәҗлесләреннән шул мәсьәләне үткәрер өчен, кирәк, акча җыеп җибәрер өчен шактый вакыт үтәчәк булганга, без үз тарафымыздан Петроградтагы бөтен «Җәмгыяте хәйрия»ләр җыелышының сайлап калдырган комитетына шул мәсьәләдә зур бер бурыч йөкләмәкче буламыз. Комитетның кулында шактый гына зур акчалар булырга кирәк. Хәзердә кулында булмаса да, ышанычлы кулларда булырга кирәк. Шул суммадан комитет, үзеннән-үзе генә хәл итеп, биш-ун мең сум гына ярдәм ясаса, бик урынлы бер эш эшләгән булыр иде, вә бөтен мөселман дөньясы матбугаты рәхмәт укып каршы алыр иде. Комитетның кулындагы акчалар Карс вилаятендәге зарарланганнар өчен җыелмаган булса да, шул сәдаканы бирүчеләр, иншалла, шул хәерле юлга тотуга ачуланмаслар вә эч күңелләреннән рәхмәт тә укырлар иде. Шуның өчен Петроградтагы комитеттан шул мәсьәләгә әһәмият берлән карап, шул эштә халыкның теләве берлән бергә-бергә булуларын бик үтенер идек.

           Мәскәүгә килсәк, Мәскәү кебек ике «Җәмгыяте хәйрия»се, Мәскәү кебек берничә йөз яшь сәүдәгәре, Мәскәү кебек берничә йөз мөселман студенты, курсисткасы булган шәһәргә шул ачы күз яше алдында тик яту, шул ачлык-ялангачлык мәнзарәсе алдында сәерче булып тору . кичерелмәслек гөнаһтыр. Шуның өчен бөтен Мәскәү мөселманнарының тизрәк шәфкать кулын сузуларын көтәмез. Вә тизрәк шул мескиннәргә . бер локмә кабарга мохтаҗ булган мәзлум мөселманнарга ярдәмгә йитешерләр дип өмид итәмез вә бу изге эштә Мәскәүнең ханымнары да үзләренең хезмәтләрен, гайрәтләрен кызганмаслар дип ышанамыз. Вә шуларның йимешләрен күрүне ашыгып көтәмез.

           Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Тәшәббес – инициатива.

Мәгаттәәссеф – кызганычка каршы.

Хилаф – каршы.

Тәбәгасы – подданные.

Һәйәт – комиссия.

Тарызда – рәвештә.

Карс мөселманнары. «Ил» газетасының 1915 елгы 4 февраль (69 нчы) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Язмада Кавказ таулары артындагы Карс төбәге мөселманнары турында сүз бара. XVI гасырдан башлап – Госманлы дәүләте (Төркия), 1878 елдан Россия составында була. Беренче бөтендөнья сугышы вакытындагы Төркия һәм Россия арасындагы канлы бәрелешләрдән монда яшәүче халыклар, аеруча мөселманнар, күп җәфа күрәләр. Мөселманнар яшәгән урынчылыкның губернаторы, ярдәм итүне үтенеп, Россия мөселманнарына мөрәҗәгать иткән дә була. (Газетада Карс губернаторының Мәскәү мөселманнарыннан («Баку мөселман җәмгыяте хәйриясе» рәисе дә) Мирза Әсәдуллаевка сугыштан зарар күргән, мохтаҗ мөселманнарга ярдәм күрсәтергә өндәгән телеграмма җибәрүе язылган.)

           Карс өлкәсе 1918 елда Төркиягә кайтарыла.

                                                                                                                                                                                                                                                    Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
                                                                                                                                                                                                                                                         Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 16-18.

                                                                                                                                           БЕЗНЕҢ ХӘЛЛӘР

           Тарих көпчәгенең әйләнүе алдымызда нинди генә мәсьәлә ачмасын, тормышымызның барышы алдымызда нинди генә милли, дини, мәдәни сөальләр куймасын, һәммәсенең дә җавабы берзамиргә кайта. Һәммәсенең дә милли бертөсле булып каплана.

Матбугатымыз, халкымыз алдында җәмгыятьләр съезды ясау мәсьәләсе килеп басты. Матбугат язды, халык укыды. Гакыллы башлар гакыл сатты. Шуннан соң һәммәсе дә үзенең вазифасын үтәде кебек хис итте дә башка эшкә тотынды. Матбугатка яңгы мәсьәләләр туды, укучыга яңгы сүзләр табылды, фәлсәфә сатып, сагыз чәйнәп йөрүчеләргә яңгы фаразлар башка килде. Җәмгыятьләрнең ясаган комитеты да зур лазарет ясарга карар чыгарды.

           Шул озын хезмәттән соң бар да арыды да хәл җыярга тотынды. Татар тарихы тагы кечкенә генә иттереп көпчәген селкетте. Тагы берәр дини мәсьәлә . казыйлык мәсьәләсе туды. Тагы язылды, тагы укылды, тагы сөйләнде, тагы тыныш куелды, тагы «хәл җыю» башланды…

           Татар тарихының тагы бер бите ачылды, канлы күз яшьле бер мәнзарә күренде. Русиянең бер читендәге туганнарымыз, кардәшләремез, диндәшләремез ач-ялангач, йортсыз-йирсез, мәзлум көенчә күз алдымызга басты. Тагы язарга керештек, тагы сөйләргә тотындык, тагы фәлсәфә чәйнәшергә башладык. Менә озакламас тагы шул куркынычлы мәнзарәне онытырмыз, тагы яңгы бер мәсьәлә туганча хәл җыярмыз. Тагы яңгы эш килеп чыккач та, «менә шул инде иң әһәмиятле мәсьәлә» дигән кебек каршы алырмыз. Тагы сагыз чәйнәрмез-чәйнәрмез дә, эчемез пошар да, туярмыз да ташлармыз. Тагы яңгы мәсьәләне, яңгы бер эшне көтәргә тотынырмыз. Тагы аңгарга ябырылып, бөтен көчемез, куәтемез берлән ябышырмыз да тагы ашап туйган үрдәк кебек яныннан борылып китәрмез. «Җәмгыяте хәйрия»ләр киңәшенең юлда калуы, казыйлык мәсьәләсенең бер нәтиҗәгә ирешмәенчә туктавы1, Карс мөселманнары хәленең бертөрле адәм гакыллы юлга куела алмавы2 – болар барысы да иттифакый гына бер эшләр түгел. Мәгаттәәссеф, болар менә шулай тугры килгәндә, менә шулай уңмаенча калган гына түгел. Болар – безнең бөтен эшемез, бөтен хәлемезнең килеше барышыннан туган табигый бетешләремез, бөтен уемыз, бөтен төшенчәмез, бөтен мантыйкымызның тудырган нәтиҗәләре, бөтен тирә-юнемездәге эшләремез, кыланышларымызның үстергән йимешләре. Шуның өчен бу бәхетсезлекләрдә бер тарафтан караганда беркем дә гаепле түгел. Җәмәгать хадиме булган кеше гаепле түгел, чөнки аны мохите тиен кебек – бер агач башыннан икенче агач башына сикереп йөри торган иттереп тәрбия иткән; матбугат гаепле түгел, чөнки аны укучылар көннән-көн яңгы мәсьәләләр чыгарып торырга, яңгы ласкутлар сатарга мәҗбүр иткән, иске сагызны әле авызның бер ягына, әле бер ягына әйләндереп чәйнәргә өйрәнгән.

           Укучы, уйлаучы, әфкяре гомумия гаепле түгел, чөнки аны милләт хадимнәремез, матбугатымыз эшкә җитди иттереп, эш итепкарарга өйрәтмәгән. Ул укучы алдында хәлфә, йитәкче була алмаган гына түгел, ул аның кәефен китәрер өчен, аның хөббе нәфесен кытыклар өчен клоунлык вазифасын иткән…

           Беркемдә, бернидә гаеп юк. Һәммәсе үз урынында, үз вазифасында.

           Икенче яктан караганда, һәммәсе гаепле: җәмәгать хадимнәре, матбугат, әфкяре гомумия, халык – һәммәсе гаепле һәм дә һичбер төрле кичерерлек түгел дәрәҗәдә гаепле. Җәмәгать хадимнәре үзләре үзләренең дәрәҗәләрен белмәгән өчен, үзләренең халык алдына куя торган мәсьәләләрен җитди иттереп аңлап бетмәенчә, үзләренең нишләргә теләгәннәрен күреп җитмәенчә эш башлаганнары өчен, үзләренең кая таба бара торган, кайдан килә торган юлларын белмәгән өчен гаепле. Үзләренең иптәшләре, юлдашлары кемнәр икәнен аера алмаган өчен уңга, сулга борылганда чикләре кая икәнен кистерә алмаган өчен, үзләренең дөрест дигәннәрендә нык торырлык иманнары булмаган өчен гаепле. Алар мәсләкләре юклыкта гаепле. Матбугат үзенең вазифасы йитәкче булуда икәнен белмәгән өчен, үзенең бурычы халыкның алдыннан мәдәният нуры күрсәтеп бару икәнен белмәгән өчен, үзенең бурычы җил кайдан килсә, шунда аумаенча, туп-тугры иттереп алган кыйбланамәсе берлән бармаган өчен гаепле.Үзенең гайбәтче карчык түгел икәнен аңламаенча, үзенең эшсезләрне җуатыр өчен уенчык түгел икәнен аңламавы өчен гаепле, төпсезлектә, мәсләксезлектә гаепле.

           Әфкяре гомумия үзенең бурычы җәмәгать хадимнәренең вә матбугатның алып бара торган эшендә койрык булып, аны боручы икәнен белмәүдә, яхшы берлән начарны, файдалы берлән зарарлыны аерырлык дәрәҗәгә җитмәүдә гаепле.

           Әфкяре гомумия шарлатан берлән чын хезмәтчене, лыгырдау берлән чын сүзне, җил иләү берлән чын эшне аермауда гаепле.

           Халык шул эшләргә тамга сала белмәүдә үзенең вөҗдан тавышын шул кешеләргә тәэсир иттерә алмауда гаепле.

           Менә шуның өчен, менә шул бөтен иҗтимагый, мәдәни, милли, дини гамилләремез һәммәсе дә зәһәрләнгән өчен, без нинди генә эш башласак та очлый алмыймыз. Нинди генә фикерне мәйданга суксак та, аның бисмиллясыннан үтә алмыймыз. Нинди генә план корсак та, шуның нигезен корыр өчен иске бинаны ватудан уза алмыймыз. Һәм дә уза да алмаячакмыз… Шуның өчен киләчәктә тарих көпчәкләре әйләнгәндә тагы шул лыгырдап калмас өчен, тагы шул тиен кебек бер мәсьәләдән сикереп, икенчесенә кунып йөремәс өчен бөтен мәдәни, милли хәрәкәтнең үзәген пакьләргә, сафларга тиештер.

           Бөтен мәдәни эшләремезнең нигезен үзгәртеп, төплелек, җитдилек, мәсләклелек ташларына бинаны куярга тиештер. Һәм дә һичбер вакыт әрәм итмәенчә эшләргә тиештер. Юл бер генәдер. Юл шул гынадыр. Шуннан башка юл да юктыр. Шуннан башка эш тә мөмкин түгелдер. Шуның өчен тарихның зур имтиханнары алдында торганымызны хәтерләп, тарихның алдында бер милләт булып яшәргә хакымыз бармы-юкмы, имтиханына керергә вакыт җитәчәкен уйлап, тәһарәткә керешергә тиештер. Тәяммем берлән башларга ярамаганын белеп, алдан тәһарәтләнергә, казасы, кәффарәте булмаячагын аңлап, вакытында акланырга, пакьләнергә тиештер.

           Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Замиргә – нәрсәгә.

Хөббе нәфес – мин-минлек.

Безнең хәлләр (Тарих көпчәгенең әйләнүе…). «Ил» газетасының 1915 елгы 6 февраль (70 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 …казыйлык мәсьәләсенең бер нәтиҗәгә ирешмәенчә туктавы… – казый булып Благовещенск имамы Салихҗан Урманов сайлап куелуны Гаяз Исхакый хупламаган булса кирәк. («Казыйлык мәсьәләсе» исемле мәкаләгә язылган аңлатма һәм искәрмәләрне карагыз.)

2 …Карс мөселманнары хәленең бертөрле адәм гакыллы юлга куела алмавы… – Россиянең төрле җирләрендә халыктан, аерым алганда мөселманнардан, акча җыю, җибәрү кебек гамәлләр ясалса да (берара «Ил» газетасының үзендә дә кемнең, кайда күпме акча тапшыруы турында хәбәрләр дә басылган1) , бу эш киң масштабта алып барылмаган, билгеле.

1 Мәсәлән, Мәскәүдән Хөсәен Ширинский – 25 сум, Габдулла Такташев – 20 сум, Сафа Виргазов – 2 сум. Шакир Акбулатов, Габдулла Йунысов, Кәрим Әхмәдуллиннар берәр сум биргәннәр.

                                                                                                                                                                                                                                                      Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
                                                                                                                                                                                                                                                          Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 18-20.

                                                                                                                                             МӘСКӘҮ, 8 ФЕВРАЛЬ

           Бүген Мәскәү «Җәмгыяте хәйрия»сенең еллык җыелышы булачактыр. Бүгенге мәҗлестә Мәскәү «Җәмгыяте хәйрия»сенең идарәсе (правлениесе) үткән елда булган эшләр хакында үзен сайлаган кешеләр алдында хисап тотачак, бу көн «Җәмгыяте хәйрия»нең әгъзалары киләчәк ел өчен нинди изге эшләр эшләү тиешлеге хакында бер-берсе берлән сөйләшәчәк, бер-берсе берлән киңәш итешәчәктер. Бүген Мәскәү мөселман «Җәмгыяте хәйрия»сенең әгъзалары киләчәк елда эшләнеләчәк вә эшләнергә тиеш булган изге эшләрен берәм-берәм санап, шуларны тотарга идарәгә әмер бирәчәктер. Бу көн үк шул әгъзалар үзләре теләгән хәер эшләрне эшләр өчен, кемнең кулыннан киләчәген төшенеп, шул җәмәгать бурычын үтәр өчен идарәгә алты әгъза да сайлаячактыр. Киләсе елда «Җәмгыяте хәйрия»нең эшләячәк эшләре һәммәсе дә бу көнге җыелышның карары берлән генә эшләнәчәк булганга, бу көнге җыелышымызның «Җәмгыяте хәйрия»нең эшләве-эшләмәве, файдалы юлдан баруы-бармавы өчен бик зур әһәмияте бар. «Җәмгыяте хәйрия»нең киләчәк елдагы бөтен эшләре өчен мәсьүл бу көнге җыелыштагы әгъзалар булганга, алар алдында бик зур җәмәгать бурычы торадыр. Изгелек җәмгыятенең бөтен эше изгелек юлында булган кебек, анда хезмәт итүчеләр дә һәммәсе дә савап өчен генә эшләгәнгә, идарә әгъзаларымызны сайлаганда, мөмкин кадәр шул савапны күбрәк итәргә тырышучыларга вә үземезнең мөселман җәмәгатемезгә күбрәк ярдәмгә ашыгырга торучыларга күзне сала төшәргә тиештер. Җәмәгать хезмәтене фи сәбил Алла армый-талмый эшләргә хәзерләрне сай- ларга тиештер. Шөбһәсез, сайлау вакытында һәр әгъза үзенең вөҗданы алдында мәсьүл икәнен хәтереннән чыгармаенча, кодалык-кодагыйлык, дустлыкны, дошманлыкны онытып, җәмәгать хезмәте ягыннан гына карап шарга сузылырга тиештер. Иншалла, «Җәмгыяте хәйрия» әгъзалары кирәк, шул киләсе елның эшләячәк эшләрен уйлашканда вә кирәк, шул эшләрне эшләп дөньяга чыгаручыларны сайлаганда, үзләренең аңлы, белемле икәнлекләрен вә җәмәгать эшенең кая таба барырга тиеш икәнен күреп торганнарны күрсәтерләр.

           Мәскәү «Җәмгыяте хәйрия»сенең башлануына шактый күп вакыт үткән булса да, әле бит җәмгыятьнең эшкә башлавы бик яңгыдыр. Шуның өчен аның бу көнгә кадәр иткән хезмәтләре никадәр кирәкле вә зур булса, киләчәктәге хезмәтләре тагы киңрәк, тагы зуррак булуы тиештер. Бу көнге көндә «Җәмгыяте хәйрия» бер мәктәп, бер кыйраәтханә, бер лазарет тәрбия итеп килә. Ул Мәскәүдәге фәкыйрь мөселманнарның күмелүләренә, аларның көн кичерүләренә зур ярдәм итә. Болар һәммәсе дә бик зур һәм дә бик кирәкле эшләрдер. Үлгән фәкыйрь мөселманны күмү бөтен Мәскәү мөселманы өстенә фарыз булган кебек, фәкыйрь картлар, карчыкларга ярдәм итү дә – боларның буры- чыдыр. Болар һәммәсе дә изге эшләр, саваплы эшләрдер. Ләкин киләчәк елның эшләре эчендә без үз тарафымыздан тагы да саваплы эшләрне күбәйтүне мәслихәт табамыз.

           Мәскәүдә егерме-утыз мең мөселман бар. Мәскәү зур булганга, болар шәһәрнең төрле почмагына таралганнар. Боларның фәкыйрьрәкләре, көнлек хезмәт берлән яши торганнары балаларын-чагаларын ерак йирләргә мәктәпкә җибәреп йөртә алмыйлар, киемнәре булмый. Вагон вә трамвайга акчалары җитми, шуның өчен бу мөселман балаларының бик күбесе үзенең укый торган газиз бала вакытыны урамда уздыра. Дин, диният, әдәп вә инсаф өйрәнә алмый. Русларның урам малайлары берлән бергә булып, алардан үрнәк алып, бозылып чыга. Болар бер генә, ун гына булмаганга, боларның саннары көннән-көн артып торганга, «Җәмгыяте хәйрия» эшче мөселманнар күп йирләргә кечкенә-кечкенә генә мәктәпләр ачса иде. Безнең мөселман агай-эне никадәр фәкыйрь булса да, баласын-чагасын укытырга омтылып торганга, шөбһәсез, «Җәмгыяте хәйрия»гә шул тирәдәге йирле мөселманнар һәрвакыт ярдәмгә килер иде. Вә «Җәмгыяте хәйрия» кечкенә-кечкенә генә сумалар берлән елына өч-дүрт йөз сум акча чыгарып, йөзәр мөселман баласыны дини әдәп өйрәтеп, бик зур хезмәт иткән булыр иде. «Җәмгыяте хәйрия»нең ачылуыннан максуд мөселман халкының мәгънәви ихтыяҗларына ярдәмгә йитешү булганга, җәмгыять әгъзалары шул изге эшкә чын ихласлары берлән тырышсалар иде.

           Икенче теләвемез – «Җәмгыяте хәйрия»нең үткән елгы мәҗлесендә һөнәр мәктәбе ачу хакында бер карар чыгарылган вә шуңгарга каратып шактый зур гына сума да билгеләнгән икән. «Җәмгыяте хәйрия»нең идарәсе, сугыш булу сәбәпле, шул карарны дөньяга тудыра алмады вә шуның өчен шул суманы җәмгыятьнең фәүкылгадә җыелышында пансион ачарга тотарга рөхсәт бирде. Мәскәү кебек эшче мөселман күп йирдә мөселман балаларының һөнәргә өйрәнүе, өйрәтелүе, шөбһәсез, бик кирәкле эштер. Саваплы булуга башка бөтен мөселман халкы өчен файдалыдыр. Шуның өчен җәмгыять шул һөнәр мәктәбе мәсьәләсен дә яңадан кабартып, шуны эшләүне дә ашыктырса иде.

           Өченче – җәмгыятьнең чыгышлары арасында укучыларымызга (ибтидаи мәктәпләрдәге фәкыйрь балаларга башка) ярдәм маддәсе бөтенләй юк. Бәлки, Мәскәүдә укый торган төрле мәктәпләрдәге мөселман шәкертләремез, мөселман студентлар, курсисткалары бик байлардыр, һичбер төрле ярдәмгә мохтаҗ түгелдер, алай булса, шатланудан бүтән эш калмый. Фәкать мохтаҗларына бирмәү гадәт ителгән булса, шөбһәсез, «Җәмгыяте хәйрия»нең зур кимчелегедер. Мәскәү кебек тормыш кыйммәт шәһәрдә урта сыйныф халыктан чыккан шул укучыларымыз ярдәмгә мохтаҗ булулары бик табигыйдер.

           Петроград «Җәмгыяте хәйрия»се шул укучыларның уку хакын түләүгә һәр елны берничә мең сум акча сарыф итә. Оренбургта укучыларга «Ярдәм җәмгыяте» дигән аерым бер җәмгыять эш күрә. Бөтен шәһәрләрнең «Җәмгыяте хәйрия»ләре шул юлда бик күп мәсъраф тота. Мәскәүнең генә шуннан аерылып калуы, шөбһәсез, гайре табигый бер эш булганга, төзәтелергә, ислях ителергә тиештер.

           Ахырдан, җәмгыятьнең әгъзалары шул мәҗлестәге сүзләр, планнарга өстән генә карамаенча, шуларны тикшерүне үзләренең милли бурычы санап һәрбер эшкә тавыш биргәндә, аңлап бирергә тырышса, вә бер фикергә кушылганда, каршы торганда, вөҗданнарының кушуына карап кына хәрәкәт итсәләр иде. Мәскәү өчен шул зур эштә, әлбәттә, Мәскәүнең могтәбәр мөселманнары барысы да хәзер булырлар дип ышанганга, аларны «килсәңез лә» дип чакырып торуны үзләре өчен түбәнчелеккә санаганга, шул могтәбәр әфәнделәрдән чын ихлас берлән эшләүләрен генә үтенәмез.

           Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Тәяммем – (су булмаганда) кулларны туфракка сугып тәһарәт алу.

Кәффарәте булмаячагын – гөнаһтан арыныр өчен кылынган эш булмаячагын.

Фисәбил Алла – Алла юлында (түләүсез).

Кыйраәтханә – уку залы.

Мәсъраф – чыгым.

Мәскәү, 8 февраль. «Ил» газетасының 1915 елгы 8 февраль (71 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

                                                                                                                                                                                                                                                     Чыганак: Исхакый Г.  Әсәрләр. 7 том. – Казан:
                                                                                                                                                                                                                                                         Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 20-22.

                                                                                                               МӨСЕЛМАННАРНЫҢ ХӘЛЕ ВӘ ДЕПУТАТЛАРЫМЫЗ

           Петроград гәзитәләрендә Кавказның грузин депутатларыннан Чихәнкилинең1 хәрбия министры2 берлән Кавказдагы сугыштан җәберләнгән мөселманнар хакында мөзакәрә итүе язылды. Бу көнге «Русское слово»дан шул ук грузин депутат әфәнденең шул ук мөселманнарның җәберләнүе хакында баш министр Горемыкин3 җәнаблары берлән мосахәбәсе, баш министрның шул эшкә дикъкать берлән карап, Чихәнкили җәнабларына шул мөселманнарның җәберләнүе хакында гаскәри мәэмүрләргә аерым доклад ясавын тәүсыя иткәне гәзитәмезнең хәбәр кыйсемендә бар4. Хәрбия министры да шул эшкә дикъкать итәчәген вә үзенең кул астындагы түрәләренә көчләүләргә юл калдырмау хакында әмер бирәчәген сөйләгән. Кирәк, хәрбия министрыбызның вә кирәк, баш министр Горемыкин җәнабларының шул мескин мөселманнарның хәлләренә дикъкать итүләре, әлбәттә, нәтиҗәсез калмаячактыр. Кавказда сугыш астындагы йирләрдә мөселманнарны көчләүне бетерәчәктер. Ләкин мәсьәләнең икенче бер тарафы бар. Ник шул мөселманнарның җәберләнүе хакында Чихәнкили министрларга барып, шул мөселманнарны яклап йөри? Ник шул эшне безнең Петроградтагы мөселман депутатларымыз эшләми? Ник шул йитмеш-сиксән авыл мөселманнарының зарларын алар ишетеп, хөкүмәт даирәләренә йиткезми?

           Әллә шул мәгълүматны безнең мөселман депутатлары җыя алмаганнар да, депутат Чихәнкили генә җыя алганмы? Мәгаттәәссеф итә аламыз, Кавказ мөселманнарының зарарлануы хакында мәгълүматлары бар кешеләр элгәре Петроградта мөселман депутатларына мөрәҗәгать иткәннәр, алардан җүнле сүз, өмидле эш күрмәгәч, Чихәнкилигә киткәннәр. Чихәнкили безнең мөселман депутатларымыздан мөселманракмы, ул әллә безнең мөселман депутатлардан инсанлыракмы? Анысы безгә мәгълүм түгел. Ләкин бөтен Русия мөселманнары Чихәнкили җәнабларының шул хезмәтенә чын күңелдән рәхмәт әйтәчәктер, әйтергә тиештер.

           Бу бер мәсьәлә. Икенче бер мәсьәлә: Батумда мөселманнар Грузия экзархына мөрәҗәгать итеп, үзләренә химая итүләрен телиләр… (Гәзитәмезнең 71 нче номерында хәбәр кыйсемендә бар5.) Аның олуг дәрәҗәсенә сыгыналар. Экзарх җәнаблары да  кабул итә. Мөселманнарны химаясенә ала. Соң, грузиннарга караганда биш мәртәбә артык булган Кавказ мөселманы мөфтисе шәйхелисламы юкмыни? Ник ул мөселманнар, үзләренең рухани башлыкларыннан баш тартып, грузин экзархына сыгыналар?

           Ник Кавказ мөселманнарының начар хәлләрене хөкүмәт даирәләренә белгертергә теләгән кешеләр, безнең үз депутатларымыздан, үз җир мөселманнарымыздан читкә китеп, грузин депутатыннан үтенәләр? Боларның арасында гам бер сәбәп юкмы? Булса, ул кая?

           Бу бит беренче мәсьәлә түгел. Үткән елны бөтен фракцияне читтә калдырып, Дагъстан мөселманнары националист Ковалевскийга мөрәҗәгать иткәннәр6 вә ул аларның хакларын сакларга тырышкан өчен, шул мескин мөселманнар рус депутатына үзләре алдында иң кыйммәтле булган Коръән газыймны бүләк итеп биргәннәр иде.

           Бу ел шул Карс мәсьәләсе әллә кайчан язылса да, «Вольный экономический общество»да7 шул хакта тагы ук рус депутаты Соколов җәнаблары бик озын доклад укыса да, ник соң безнекеләр шуңгарга әһәмият бирмәгәннәр иде. Хәзер ник бирмиләр? Моның җавабы кайда? Кемдә?

           Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Мосахәбә – сөйләшү.

Мәэмүрләргә – чиновникларга.

Тәүсыя иткәне – тәкъдим иткәне, киңәш иткәне.

Мәгаттәәссеф итә – үкенә.

Мөселманнарның хәле вә депутатларымыз. «Ил» газетасының 1915 елгы 11 февраль (72 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Чихәнкили – Аркадий Иванович Чкенкели (1874–1959), Карс, Батуми төбәкләреннән, Сухуми округыннан IV Дәүләт Думасы депутаты, социалист, грузиннарның демократик хәрәкәте лидерларыннан, 1921 елдан соң эмиграциядә яшәгән.

2 Хәрбия министры – 1915 елда Россиянең хәрбия министры вазифасын В.А.Сухомлинов үтәгән.

3 Горемыкин – Иван Логинович Горемыкин (1839–1917), Россиянең дәүләт эшлеклесе, 1906 елның апрелендә Министрлар Советы Рәисе.

4 …тәүсыя иткәне гәзитәмезнең хәбәр кыйсемендә бар. – «Ил» газетасының шул ук санында басылган «Кавказда мөселманнарның хәле» исемле хәбәрдә «Дума әгъзасы Чихәнкили Министрлар башлыгы Горемыкинны зиярәт итеп, аның белән Кавказдагы зарарланган мөселманнар турысында күп сөйләшеп утырды. Горемыкин Чихәнкилинең заявлениесен тыңлаганның соңында, аңа Кавказ мөселманнары хакында олуг гаскәри мәэмүрләргә доклад ясавын тәүсыя кылган» диелә.

5 Гәзитәбезнең 71 нче номерында хәбәр кыйсемендә бар. – «Ил» газетасының бу санында Батумидан китерелгән хәбәрдә мондагы бөтен мөселманнар исеменнән Грузия экзархына (баш рухани) вәкилләр килеп, үзләренең дин ягыннан кардәшләре . мөселман аҗарлар һәм көрдләрнең кылган эшләренә ачынып, аңардан Россиягә тугрылыклы булуларын олы чиновникларга ирештерү- ен үтенүләре әйтелә. Экзарх, мөселманнарны бик мәрхәмәтле сурәттә гафу итеп, аларның бу сүзләрен Россияне Кавказдагы наместнигына белдерәчәген вәгъдә итә. Әлеге вәкилләр солдатларга өләшү өчен экзархка күп бүләкләр дә тапшырганнар.

6 Дагъстан мөселманнары националист Ковалевскийга мөрәҗәгать иткәннәр… – сүз ике томлы «Кавказ» һәм «Русский национализм и национальное воспитание в России» кебек китаплар авторы профессор П.И.Ковалевский турында бара булса кирәк.

7 «Вольный экономический общество» – 1765 елда императрица Екатерина II хуплавы белән оештырылган «Вольное экономическое общество» («Ирекле икътисади җәмгыять») турында сүз бара. Соңгы елларда ул Россиядә яңадан эшли башлады.

                                                                                                                                                                                                                                                   Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
                                                                                                                                                                                                                                                      Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 23-24.