БӨЕК ОСТАЗ ИСМӘГЫЙЛЬ БӘК

Каберенең өстеннән рәхмәт фәрештәсе канатын күтәрергә өлгереп җитмәгән олуг бер остазның эшләре, кылганнары хакында язу язуы никадәр авыр икәнен кем белми? Бөтен әтрафта күз яшьләре кипмәс борын, бөтен тирә-юньнең аһы-зары, кайгысы, хәсрәте эчендә олуг остазның олуглыгын җентекләү никадәр көч икәнен кем хис итми? Ләкин остазга каршы булган иксез-чиксез ихтирам, остазга каршы бөтен милләттә туган сөю, пәйгамбәрләр, әүлиялар дәрәҗәсенә күтәреп сөю тойгысы көчләнә-көчләнә дә аның олуглыгы, аның бөеклеге хакында язарга мәҗбүр итә.

Әйе, Исмәгыйль бәк олуг иде. Аның эшләгән эшләре, аның кылган хезмәтләре дә олугдыр. Аның чәчкән орлыкларыннан үсәчәк җимешләре дә зурдыр. Аның утырткан гөлләреннән атылып чыккан чәчәкләре дә матурдыр, гүзәлдер. Аның нигезен салган бинасы сагламдыр, тазадыр.

Аның иткән хезмәтләре, аның башлап юл биреп җибәргән эшләре шулкадәр күп, шулкадәр төрледер ки, алар хакында вакыты берлән җилд-җилд китаплар язылса да, аларның кыйммәтләре үлчәнеп бетәчәк түгелдер. Русия мөселманнарындагы нинди генә мәдәни, милли, мәгънәви бер хәрәкәтне алмамыз, аның башында торучысы, аны иң әүвәл башлап, борып җибәрүчесе Исмәгыйль бәктер. Мәктәпләр мәсьәләсе, төрле төстәге төрле җәмгыятьләр ясау эше, тел төзәтү, әдәбият мәйданга чыгару, хатын-кызның хакын ачыктан-ачык мөхакәмәгә кую вә башкаларның — һәммәсенең Замирлары Исмәгыйль бәккә кайтадыр, бөтенләенең тарихы Исмәгыйль бәктән башланып китәдер. Шуларның һәммәсе дә төрле төстәге төрле җепләр берлән Исмәгыйль бәккә барып бәйләнәдер. Төрле юллар берлән шуларның һәммәсе Исмәгыйльнең зур йөрәгеннән елы алып, кайнар каныннан җан алып үсәдер, зураядыр, олыгаядыр. Ләкин Исмәгыйль бәкнең олуглыгы, Исмәгыйль бәкнең иң олуг эше шул йөзләп җәмгыятькә ата булу, меңләп мәктәпләргә мәгънәви хәлфә булу, меңәрләп-меңәрләп чыга торган китаплар, гәзитәләр, журналларга юлбашчы булуда гына түгелдер. Аның иң зур хезмәте, иң олуг эше төрле йирдә, төрле төстә таркауланып […] азрак ерактанрак алыйм. Исмәгыйль бәк үсеп җитеп, егет булган вакытта, Русия мөселманнарының тормышында очыннан чыга алмаслык башбаштаклык хөкем сөрә иде.

Йөзәр-меңәр елдан бирле халыкның башчысы булып килгән голяма сыйныф, вакыт-заманга муафикъ гыйлеме, белеме булмаганга, халыкның тезгенен кулыннан ычкындырган, мәгънәви бөлгән иде. Халыкка юлбашчы вазифасын үти алырлык көче-куәте бар укыган халкымыз, ул заманның мирзалары үзләренең милләтләреннән качып, халыктан ераклашканнар, халыкка каршы үзләренең бурычларыны түләмәенчә, милли җинаять ясаганнар иде. Халык, караңгы юлга китереп ыргытылган кебек, юлбашчысыз, шәмсез, фонарьсыз кая барырга белми, бер урында тыпырчына, мәгънәсез хәрәкәтләр ясый, карлыгач йөреше берлән алга, артка таба хәрәкәтләнә иде. Хәрәкәте зурайган саен, аның мәгънәсезлеге сизелә бара, хәрәкәте күбәйгән саен, аның көче бетә бара, тугры юлга чыгуына өмиде кими бара иде. Бертөрлесе, шул башбаштаклыктан котылыр өчен, Төркиягә күчүне димли, бертөрлесе, иске тормышны кайтарып, тыныч-тыныч йоклар өчен, рус халкы аша килә торган бөтен мәдәни, милли хәрәкәтләргә сугыш ачарга куша иде. Русча укыганнары, мирзалары руслаша бара, формальный татарлык вә мөселманлыктан чыкмаса да, рухан, мәгънәви халыктан читәя бара иде. Менә шул вакытта Исмәгыйль бәк — аз-маз рус тәрбиясе күргән, Париж, Истанбулда мәгълүмат җыйган, әфкяр кайнаткан Исмәгыйль бәк — Русия исламнарының тор-мышына бер күз бакышысы ясады.

Аның үткен күзләре таулар, елгаларны үтә торган, вакыт-заманнын ашасыннан үтеп чыга торган бакышы берлән Русия исламнарының тормышын ваклыкларына кадәр берлән күрде. Кая таба барса, ни юлга барып чыгачагын, кайсы тарафка йөрсә, нинди куркынычларга очраячагын бердән сизеп алды. Халыкның көче, хасталыгы ни тарафыннан төзәлүе, дәвалануы ни төстә икәнен зур йөрәге берлән тойды. Шул бакыштан сон аның чыгарган фикере, иң дөресте, аңарга шул вакытта бирелгән илһам «бу халыкның яшәеше, бу халыкның киләчәктәге сәгадәте өчен милли мәдәниятне сипләргә тиештер» дигән казыя булды. Ул, шул лозунгны үзенең бөтен тормышының идеалы итеп алып, шул лозунгны үзенең ачылып килә торган байрагына язды. Вә шул лозунгны эшкә чыгарыр өчен, шуны тудырыр өчен арымаган-талмаган хезмәткә кереште.

Милли мәдәниятне сипләр өчен, милли тормыштан, иске Шәрекътән килгән, вакыт үтә-үтә, үтә череп беткән, чүпкә әйләнгән кайрыларны ыргытып ташларга кирәк иде. Искедәге черегән баганалар урынына янгы, нык терәүләр куярга тиеш иде.

Исмәгыйль бәк баягы кебек бакышы берлән төрек-татар милләтен сипли торган көчләренең Гаребтә икәнен сизде. Ул «Гаребкә таба!» дип, яңгы бер илһам алды. Яңгы бер әмер бирде. Ләкин йөзәр-меңәр ел килгән гадәтләр, фикерләрне алыштырырга тиз генә мөмкин булмаганга, йөзәр менәр елдан бирле Гареб мәдәниятенә каршы көфер дигән сүз берлән генә тәгъбир итәргә өйрәнгән бер халыкка Гареб мәдәниятен аңлату көннәр, еллар эше генә булмаганга, ул шул мәсьәләдә туктады вә шул йирне аңлатыр өчен, көченең иң зур бүлеген, гайрәтенең иң күбен шуңарга сарыф итге. Шул фикерне аңлатыр өчен, зур бер мөнбәргә ихтыяҗ барлыгын сизде. Шуның өчен ул, гәзитә ясауга бөтен көчен борып, «Тәрҗеман»ны мәйданга чыгарды.

Биек мөнбәргә менеп басып, «әс-сәлате хәйре мин ән-нәүм» әмерен ишеткәч тә, ул, шул илһамны тутырыр өчен авызы ачса да, уяныр-уянмас каберендә тыпырчына торган Русия буена җәелгән егерме миллионлы халыкны күргәч тә, аларның төрле шивәдә сөйләгән сүзләрен ишеткәч тә, ул нинди телдә сөйләргә аптырап калды.

Ул шулкадәр күп, зур халыкның мәһабәте алдында үзенең моңлы Багъчасараенда анасыннан ишеткән Кырым шивәсен бик кечкенә, бик аз күрде. Илһам аңарга гомуми бер тел дигән фикерне салды. Ул, тәкъдирнең кушуына буйсынып, бөтен төрек-татар аңлый торган дип уйлаган бер телдә язарга кереште, үзенең баягы фикерен халык арасында аңлатыр өчен язарга, сөйләргә кереште.

Беренче номер гәзитә чыгарулары, гәзитәнең дәвамы арый белмәгән бу каһарманга иске куәтләрнең никадәр көчле икәнен хис иттерде. Ул, үзенең фикеренә иптәшләр табар өчен, үзенең авыр йөген тартышучылар эзләр өчен, русча укыганнар, мирзалар арасында кыдырмалар ясады. Татарның аңлы хисап ителгән һәр бүлегенә килеп, сугыльш-кагылып карады, көлү, мыскыл итү, ачыктан-ачык дошманлык белән каршы алуга бер хис тә таба алмады.

Исмәгыйль бәк үзенең үткен бакышы белән черегән, беткән, халкьша җинаять иткән мирзалардан мәгънә чыкмаячагын сизенеп, күзен мәдрәсәләргә борды. Бөлгән бай йортындагы кебек тавыш, низаг белән эштән чыгып ята торган мәдрәсәләргә, туларның шәкертләренә таба йөзен чәверде. Ул әллә нинди, әйтеп булмый торган бер юл берлә, үзе мирза булса да, үзе мирзалар кебек тәрбиягә кергән булса да, үзенең халыкка хезмәт дигән уе белән шул шәкертләргә, хәзер дә үзен кяфергә саный торган мәдрәсәләр, муллаларга якынрак икәнен, икесенең дә юллары аерым-аерым булса да, барачак йирләре бер икәнен сизенде. Бөтен көчен-куәтен мәктәп ислях итәргә куйды. Ибтидаи мәктәпләрне ислях итү уены фәгыйлияте белән мәйданга ташлады вә тиз заманда шул фикер янында әлеге мәдрәсәләр, муллалар, шәкертләрдән үзенә иптәшләр, фикердәшләр табып алды.

Мәктәпләр исляхы искиткеч бер куәт белән Идел буенда вә Кырымда тарала башлады. Вә шул фикерне таратыр өчен Әхмәт бай, Гани бай кебек файдалы байлар, Һади Максуди, Галимҗан әл-Баруди, Габдулла Буби кебек тырыш, уңган педагоглар, мөгаллимнәр җитеште. Үзеннән-үзе үсеп, мәктәп мәсьәләсеннән мәдрәсәгә күчелде. «Хөсәения»ләр, «Галия»ләр, «Мөхәммәдия»ләр, Буби мәдрәсәләре дөньяга чыкты.

Төрек-татар тормышын сипләүдә Исмәгыйль бәк мәктәп, матбугатка башка, яңгы гамил эзләргә кереште. Ул мәктәп никадәр яхшы булса булсын, никадәр күп мәгълүмат бирсә бирсен, яңгы буынның без теләгәнчә үсүе өчен гаиләнең нык, мәдәни таза булуы кирәклеге фикеренә килде вә, шундый нык, мәдәни гаилә ясар өчен, аналарның урыннары хөрмәтле булуны лязем тапканга, Шәрекъ халкындагы хатын-кызга карашны үзгәртүне, хатын-кызны ябуны-бетерүне беренче дәрәҗә фарыз тапты. Вә үзенең мөнбәреннән хатын-кызның ачылуы, тәрбияле булуы хакында беренче сүзне әйтте. Әйтеп кенә калмады, шул мәсьәләгә мәктәп-мәдрәсә мәсьәләсеннән дә зур әһәмият биреп, шул фикерне таратырга кереште. Аның «Дарер рәхәт мөселманнары»ндагы хатыннарның хәлләре, аның хатыннар өлкәсендәге хәзерге хатын-кызымызның хәленнән көлүләре белән үк шул фикерне әллә никадәр таратты. Ул шул фикергә иярер җаннар туарга мәйдан, йир хәзерләде.

Исмәгыйль бәкнең хатын-кызга кеше иттереп каравының, хатын-кызга каршы ихтирам бәйләвенең, бәлки, шәхси сәбәпләре дә юк түгелдер. Зур милли эшләргә керешкәндә, бөтен Русиянең эченнән үзенә иптәш бер ир таба алмаган Исмәгыйль бәкнең ялгыз каләмене мәһәр итеп килгән Зөһрә ханымның каһарманлыгы, аның арымыйча-талмыйча Исмәгыйль бәк белән эшләве дә сәбәп булгандыр. Ләкин ни булса да булсын, Исмәгыйль бәк бу көнге көндә иң күп таралган хатын-кыз яклаучылары арасында беренче булды вә шул зур эштә беренче ташны ул салды.

Бу көнге көндә шималь төрекләре әдәбиятының иң нык бер нигезе салынган хатын-кызга хак бирү ноктасын иң әүвәл Исмәгыйль бәк куйды. Бу көнге Идел буеның матбугатында, әдәбиятында исем тоткан әдипләр, шагыйрьләрнең хатын-кызга ихтирам белән каравына иң беренче остаз Исмәгыйль бәк булды. Ул гына да түгел, бөтен галәме исламда иң зур бәхәсләргә, моназарәләргә сәбәп була торган хатын-кыз мәсьәләсен мәйданга ташлауда беренчелек Исмәгыйль бәктә булды.

Вакыт үтте, заман кичте, мәктәпләр тәрәкъкый итте. Мәдрәсәләр эшләтелде. Укучы күбәйде. Гәзитә сәхифәләре кыска булып китте, Исмәгыйль бәк китаплар нәшеренә кереште.

Уку-укыту, гыйлем, мәгариф базарга чыкты, Исмәгыйль бәкнең сүзе Русия исламнарының тормышыңда зур бер гамил булды.

Аның әйткән сүзе, язган эше иярченнәр тудыра башлады. Төрле йирдә язучылар чыкты. Болар һәммәсе дә исемнәре, иярләре белән аерым булса да, Исмәгыйль бәккә эштә, уйда баш-ка-башка кебек булсалар да — һәммәсе дә аның ачкан йирен бизәкләргә, чәчәкләргә генә тотындылар. Аның биргән фикерен тәфсилләргә, аның аткан сүзләрен тормышка татбикъ итәргә генә керештеләр.

Исмәгыйль бәк тагы Русия исламнарының тәшәббесләренә бер бакыш ясады. Төрле йирдә төрле көчләр туганын, аларны бертөрле юлга салып барыр өчен җәмгыятьләр кирәклеген хис итте. Җәмгыяте хәйрияләр ясарга дигән әмерне бирде. Берничә ел үтте. Русиянең мөселман тора торган бөтен шәһәрләрендә җәмгыяте хәйрияләр ясалып, фәкыйрьләр, ятимнәрнең тәрбиясенә, укытуына керешедде. Алар аз күрелгән иярләрдә шул бабаның тәүсыясе буенча «Тәрәкъкыюне ислам» вә «Нәшере мәгариф» җәмгыятьләре мәйданга китерелде. 1904-5 елларның хәрәкәте вакытында Исмәгыйль бәк үзенең хезмәтенең җимешләрен күзе берлән күрде. Хөррият манифестыннан соң бөтен төрек-татар дөньясы хәрәкәткә килде, бер «Тәрҗеман» йиренә утыздан артык гәзитә-журнал мәйданга чыкты. Бер «Тәрҗеман» фикере урынына кырык төрле яңгы уйлар, яңгы фикерләр, мәсләкләр мәйданга атылды. Мәдәни хәрәкәтне башлап кына килә торган халкымызны тарихи, мәдәни сабый көенчә сәяси роль уйнарга кушты. Исмәгыйль бәк, «Тәрҗеман» баба сыйфаты берлән, элгәреге кебек, бөтен халыкны бер юлдан алып бару уена тотынды.

Әфкярдагы тузынкылыкны күреп, мәсләктәге аермаларны сизеп, Исмәгыйль бәк тиз сәяси рольне ташлады. Ул бөтен Русия мөселманына каршы сәяси юлда уңга таба, шуннан узылмасын, дигән мәшрутият чиген сызды да яңгыдан үзенең мәдәни хезмәтенә кереште.

Инде Исмәгыйль бәк безнең арамызда юк. Ул дарер рәхәткә китте, ләкин аның чәчкән орлыклары, утырткан чәчәкләре, ашлаган җимешләре бөтен Русия буена таралып калды. Бөтен Русия мөселманнары арасында ялтырап чәчәкләнергә булып, мөлдерәп җимеш үстерергә булып калды. Меңнәр, миллионнар шәкертләре аның башлаган эшен алып барырга, аның тудырган эшләрен үстерергә булып аны озатты. Егьлый-егьлый аңарга һәүл намазы укыды. Шундый зур бер бабасы булганга, шундый зур бер каһарманы булганга, һавалана-һавалана зыярәтгән кайтып, аның калдырган мирасыны үстерергә, зурайтырга, бастырырга, бизәтергә, матурлатырга тотынды. Шул бабадан калган зур иман берлән, шул милли, мәдәни эшнең ахырына барып чыгачагына ышанып, бил баглап кереште, һәр хәрәкәтендә шул каһарман бабасын үрнәк итеп тотарга, шул җанлы иманнан ясалган бабасының сызган юлыннан аерылмаска булып тотынды.

Исмәгыйль бәк үлде.

«Тәрҗеман» бабаның рухы бөтен татар хәрәкәтен дә сөрергә булып туды.

1914 ел

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

 

Bir cevap yazın