Рус гәзитәләренең һәммәсе дә Толстой хакында, аның сиксән яшьлек бәйрәме хакында мәкаләләр язалар. Толстойның сиксән яшь тулган көнен бөтен дөньяның бер әдәби бәйрәме ясау хакында фикерләр бәян кылалар. Бәйрәмнең ничек ясалырга тиешлеген сөйлиләр, язалар.
Петербург, Мәскәү вә башка зур шәһәрләрдә Толстой бәйрәме комитетлары ясала, бәйрәмнең программалары корыла. Чит мәмләкәтләр дә тик ятмыйлар, алар да Толстойны беләләр, алар да Толстойның дөньяда бик сирәк тора торган кешеләр җөмләсеннән идекен, үзенең каләме берлә бәни бәшәргә зур хезмәт иттекен хәтерләреннән чыгармаенча, Толстойның бәйрәмен бөтендөнья бәйрәме ясарга тырышалар. Аурупаның бик күп шәһәрләрендә, хосусән Америкада, Толстойның бәйрәменә бик чын күз берлә карап, бәйрәм өчен анда да комитетлар ясыйлар, бәйрәм өчен хәзерләнәләр. Бәйрәмнең ничек ясалуы хакында әлегә кадәр ачык мәгълүмат булмаса да, бәйрәм өчен проектлар күптән гәзитәләрдә бихаккый бәхәс кылына. Шул проектлар да төрле яктан мөляхәзә кылына. Бәгъзе кешеләр Толстойның мөхәррирлек хакын сатып алып, шул көннең хөрмәтенә Толстойның мөхәррирлек правосын бөтен бәни бәшәргә бүләк итмәкче булалар, ягъни Толстоиньвд үзеннән дә, аның варисларыннан да сорамаенча, Толстойның әсәрләрен теләсә кемгә бастырырга ярый торган итмәкче булалар. Буның саясендә Толстойның әсәрләре өчен мөхәррирлек гонорары түләргә тиеш булмаганга, аның әсәрләре очсыз сатылып, халык арасында күп таралырга сәбәп булыр. Шуның аркасында Толстойнын фикри әдәбиясе берлә танышу җиңел юл дип уйлыйлар. Бәгъзеләре шул көн хөрмәтенә Толстой исеме берлә аталган ибтидаи мәктәпләр ачуны мәслихәт күрәләр. Гыйлем тарату, балалар укытуда бик күп гайрәт кылган графның бәйрәмендә мәктәпләр хәзерләргә кирәк, шул көннең хөрмәтенә әллә никадәр балаларга мәктәпләр ишеге ачарга кирәк, диләр. Бәгъзеләре, Толстой әсәрләренең барысын да бергә җыеп бастырып, очсыз бәһадән саттырырга кирәк, шулай итеп аның фикеренең киңрәк таралуына хезмәт итәргә кирәк, диләр. Ләкин Толстойның әсәрләренең бик күбесенә Русиядә басылырга, сатылырга рөхсәт бирелмәгәнгә, бу фикер мәйданга чыгарылмас, диләр. Тагы моңарга башка әллә никадәр проектлар тәкъдим итәләр. Озак үтмәс, бу проектлар гәзитә битләрендә дә мөляхәзә кылынып беткәч, Толстой бәйрәменең комитетлары, мәҗлесләренә күчеп, бәйрәмнең ачык программасы да игълан кылыныр. Вакыты җиткәч, бәйрәм ясалыр. Ләкин безнең гәзитә укучылары-мыз, безнең мескин, һәрнәрсәдән мәхрүм татар балаларымыз, бу бәйрәмнең программасын мөляхәзәдән элек, Толстой кем соң, дигән сөальне бирәчәкләрдер. Аның әдәбият галәменнән бик ерак башы Толстойны әллә нинди бер зур генералдыр, фәләндер, дип, генераллар арасыннан эзли башлаячактыр.
Вакыйгда шулкадәр бөтен Русия, бөтен Аурупа, Америка хәтле бөтен галәме сиксән яшен бәйрәм итәргә хәзерләнә торган Толстой кем? Ул генералмы, әллә ул, Порт-Артур сугышында бик егетлек күрсәтеп, медальләр, орденнар алган бер каһарманмы? Юк, түгел, Толстой — япон сугышына бару, ул сугышка баручыларның да, сугышчыларның да дошманы. Ул сугышны нинди генә булса «үтерешү генә» дип карап, сугыш фикере берлә сугыш кылучыдыр. Соң, алай булгач, ул әллә министр-фәләнме? Юк, түгел! Толстой министрлар, губернатор вә һәртөрле чиннар, чиновниклар, мәхкәмәләрне бәшәр сәгадәте, рәхәте өчен зарар итүчеләр, бәни бәшөрне алга баруыннан тотып торучылар дип уйлап, алар берлән дә каләме, фикере берлә кешене — «личность»ның хөррияте өчен тырышучыдыр. Алай булгач, Толстой әллә руханилар башлыгы митрополит фәләнме? Юк, түгел (Толстой христиан диненең официальный гадәтләрен, гыйбадәтләрен инкяр кылучы, шуңарга мәҗүсилек дип караучы, шуның берлә тартышучы, рәсми христианлыктан чыгарылып, дәһри исеме бирелмеш бер кешедер)! Соң, алай булгач, Толстой кем? Әллә бик зур баймы? Юк, түгел. Толстой — милекне яратмый торган вә мөлкәткә урлау дип карый торган бер кешедер. Алай булгач, Толстой кем соң?
Толстой — баш берлә уйлый торган, уйлаганын беркемнән до курыкмый, бик матур иттереп яза торган бер мөхәррир. Толстой — дин мәсьәләсендә рәсми христиан мәзһәбенә, әхлак мәсьәләсендә казенный әхлакка, мещан әхлакына, социальный жономия мәсьәләләрендә иске фикерләргә каршы килә торган бер философтыр. Толстой — әдәбият галәмендә, рус әдәбиятында көндәше бик аз күренә торган бер художниктыр. Менә бу көннәрдә бөтен мәдәни галәм шул христианлыктан чыккан, дәһри дип игълан кылынган Толстойның бәйрәмене итәргә хәзерләнәләр. Аның язган әсәрләренең кыйммәтене аңлаганлык-ларыны, аның өйрәткән идеясене тәкъдир иткәнлекләрене, аның одөбият галәмендә тудырган матур, мәгънәле әсәрләрен оныт-маганлыкларыны белдерергә, шул әсәрләр, шул фикерләрнең тууы шатлыгына бәйрәм ясарга хәзерләнәләр. Соң, Толстой шундый бөтен дөнья бәйрәм итәрлек мөхәррирме? Әйе, Толстой кебек письменосец, дөрест теле, татлы тасвиры, матур мисалы, мәгънәле, әхлаклы нәрсәләр язучы, түгел рус мөхәррирләре арасында, Аурупа мөхәррирләре арасында да бик аздыр. Аның «Война и мир» («Сугыш һәм солых»)’, «Анна Каренина», «Воскресение»се бөтендөнья әдәбиятында беренче дәрәҗәдә булдыгы кебек, бөтен мәдәни халыкның телләренә тәрҗемә кылынмыштыр. Толстой үзенең бу әсәрләре берлә бөтен дөньяга каршы үзенең художниклыгын, үзенең чын әдиплеген исбат итмештер.
Моңарга башка христианство хакында, фәлсәфә хакында вә башка мәсьәләләр хакында әллә никадәр китаплары, рисаләлә-ре бардыр. Ләкин безнең татар галәме Толстойны беләме? Безнең татар әдәбияты Толстой берлә танышмы? Әйе, беләдер. Ләкин безнең Толстойны белүемездә үземезгә бер төрле — «татарча» булганга, шөбһәсез, чын Толстойны без белмимез. Бервакытны Толстой рәсми христианлыктан чыгарылгач, безнең татарлар, Толстой мөселман булган икән, дип йөргәннәр иде. Әлбәттә, бу сүзне дә хәрчәүнәдән хәрчәүнәгә сөйләп, бик кабартып, бик күп кешегә Толстойны танытканнар. Күп кешегә Толстойның әсәрләрен укырга да сәбәп булганнар иде дә, Толстой мөселман булганы юкка, болай тану — шөбһәсез, безнең наданлыгымыз. Аның кем идекене белмәвемездән генә килгәнгә, буңарга белү диярлек түгел иде. Әдәбият галәмемез Толстойны алай да белми иде. Әдәбиятымыз арасында Толстой бөтенләй үк юк булмаса да, аның әсәрләренең тәрҗемәсе бик аз булганга, болар Толстой берлә танышырга җитәрлек түгелдер. Бу тәрҗемә Толстойның кечкенә әсәрләре булганга, Толстой фәлсәфәсе хакында, әлбәттә, ачык бер фикер алырлык түгелләрдер. Толстойның әсәрләреннән «Суратская кофейная» дигән бер кечкенә әсәрен иң әүвәл 1900 елларда Мәхмүт әфәнде Алмаев тәрҗемә кылган булса да, үткән елны Хөсәен әфәнде Әбзәров та шуны тәрҗемә иткән булса да, икесенец дә тәрҗемәләре әлегә кадәре матбугат мәйданына куелганы юктыр. Аннан башка «Беренче аракы ясаучы» дигән пьесасын Садри әфәнде Максудов тәрҗемә кылган булса да, ул да цензор рөхсәт бирмәгәнгә басыла алмаган иде. Мин школада вакытта школа ип-тәшләремнән бер егет берлә Фуад әфәнде Туктаров «Карма» дигән әсәрен тәрҗемә кылганнар иде, һәм дә минем тәрҗемәм — Гогольнең әсәрләреннән «Борынгы алпавытлар» берлә бергә бастырырга миңа тапшырганнар иде. Ул вакытларда китап бастырулар бик авыр булганга, мин үзем бастыра алмасам да, бераз еллар үткәч, «Әлгасрел җәдид» журналында басылган иде. Тагы шул арада кем тарафыннандыр тәрҗемә кылынып, «Алла белә, тиз әйтми» исемле бер хикәясе басылып таратылды. Моннан кала безнең татар әдәбиятымызда Толстойның бер әсәре дә юктыр. Аның кемлеге хакында да, аның фикере, фәлсәфәсе хакында да бер рисалә дә юктыр. Шулай булгач, без, татарлар, үземезнең ватанымызның иң зур мөхәррирен, иң зур әдибен иң аз белүчеләр, аның хезмәтен иң аз тәкъдир кылучылар булып каламыз. Шулай булса да безнең халык, безнең әдәбият галәмемез Толстойның бу бәйрәменә кушылырга телиме? Кушылырга теләсә, ничек бәйрәм итмәкче була? Моңганчы укыган гәзитәләремә карап хөкем иткәндә, аларның шул мәсьәлә хакында бер сүз язмауларын хәтергә китергәндә, әлбәттә, юк, без бәйрәмгә кушылмыймыз, кушылырга теләмимез, дип җавап бирергә тугры килә. Ләкин бу җавап тугры булса да, мин бу җавапны бирмәскә телим һәм дә үз тарафымнан без Толстой бәйрәменә кушылырга, аның бәйрәмен бәйрәм итәргә тиеш, димәкче булам. Соң, без ничек бәйрәм итәргә тиеш?
Бу мәсьәләгә ап-ачык җавап бирә алмасам да, хәзердән Толстойның безнең халыкка файдалы әсәрен тәрҗемә кылырга тотынырга тиеш, вә мөмкин кадәр бәйрәм көне — августка кадәр тәрҗемәне бастырырга тырышырга тиеш, димәкче булам. Тагы шуның өстенә шул тәрҗемә кылучылар, бастырырга хәзер-ләнүчеләр, Петербургтагы «Комитет почина» исемле Толстой бәйрәменең баш комитетына мөрәҗәгать кылырга тиеш дип беләм. Әгәр тәрҗемәдән соң бастыручылар табылмаса, шөбһә юк, комитет үз акчасына да бастырып таратыр иде, дип уйлыйм. Шулай булгач, эш нидә кала? Эш тәрҗемәчеләрдә кала. Безнең татар язучылары арасында тәрҗемәчеләр бармы? Әлбәттә, бар. Араларында бик начарлары бик күп булган кебек, бик оста тәрҗемә кылучылары да юк түгел. Менә шундый яхшы тәрҗемә кыла белүчеләр, Толстойның фикерен файдалы дип ышанучылар шул эшкә тотынырга тиештер. Шулай итеп, юбилейга ка-дәр берничә әсәрен тәрҗемә кылып, таратып, халкымызны чынлап Толстой берлә таныштырырга хезмәт итәргә тиештер. Менә шул көндә безнең татар балаларының Толстойның китапларын укулары, аның фикерләре берлә фикерләнүләре безнең Толстой бәйрәмемез булыр, безнең Толстойның сиксән еллык юбилейсенә кушылуымыз булыр.
1908 ел