Истанбулда бик күп язылачак нәрсәләр бар. Истанбул хакында бик күп сөйләнәчәк сүзләр бар. Безнең гәзитә укучыларымызга бик күп гыйбрәт алырлык вакыйгалар, яшьләремезгә баш ватып уйларлык эшләр бар. Ләкин болар шулкадәр күп, болар янына килгәч, зур кибеткә кереп, кечкенә генә бер әйбер алырга теләгән кешенең әйбер күплегеннән күзе тонган кебек, боларның да күплегеннән баш тонып, кайсы мәсьәлә әүвәлге, кайсы икенчелеге хакында аптырап каласың. Нәрсә хакында языйм? Төрекләрнең идарәи мәшрутиясе хакындамы? Мәктәпләрен төзәтү, мәдрәсәләрен рәткә кертү хакындамы? Әдәбиятлары хакындамы? Әллә бөтен гәзитәләр шәм яндырып кычкырыша торган «Тел мәсьәләсе» хакындамы? Боларның кайсысы беренче, кайсысы икенче, мин монда Истанбулда күзем тонган кеше, белә алмыйм. Шуның өчен мин, боларны барысын да башка вакытка калдырып, барымызга да иң якын, барымызга да бик җиңел аңлашыла торган үземезнең татар мәсьәләмез, үземезнең Истанбулдагы укучы татар егетләремез хакында язмакчы булам. Кара диңгезнең теге тарафында (әлбәттә, укучы күз карашыннан) яши торган, укый торган яшьләремезнең кайгыларын сезгә сөйләмәкче булам. Аларның шатлыкларын сезнең берлән бүлешмәкче булам.
Мондагы шәкертләр, һәммәсе дә азмы-күпме вакыт үткәннән соң, тагы Русиягә кайтып, үзләренең халкы арасында хезмәт итәчәк егетләр булганга, әлбәттә, аларны онытмау, анарны хәтердән чыгармау безнең гәзитә укучы фикерлеләремезгә фарыз дәрәҗәсендәге эштер. Ләкин шулай булса да бу вакытка кадәр боларны безнең белүемез бик аз иде. Истанбулда шәкерт бармы-юкмы мәсьәләсе ике ятып бер төшемезгә кереп чыкмый иде.
Былтыр Төркиянең идарәсе үзгәргәннең соңында Истанбулдан монда «Русия таләбәсенең җәмгыяте» ачылды дип язулар алсак та, моңарга да һич илтифат итмәгән идек. Бу язуга да шул соң вакытларда бик күп тарала торган бер кәгазь кисәге — тугрысы бөтен кешене туйдырып бетергән «… вәли»нең игъланы дип кенә караган идек. Ләкин бу кәгазь буш кәгазь түгел, игълан «…вәли»нең язылмаган, басылмаган китапны игълан итүе кебек түгел, әллә нинди авырлыклар үтеп, әллә нинди киртәләр кичеп, Истанбулга укырга дип җыелган безнең яшь егет-ләремезнең чын күңелләреннән чыккан белдергечләре (игъланнары), үзләренең бик ихлас берлә ясаган беренче җәмгыятьләренең беренче эше икән.
Истанбулга килгәч тә, мин баягы әйткән мәсьәләләр арасына чумсам да, шул бетмәгән-төкәнмәгән эшләр берлә күмелсәм дә, төрекләрнең шул мәсьәләләре мине үз эчләренә алып, минем дә башымны ватсалар да, үземезнең татар мәсьәләмез — татар шәкертләре мәсьәләсе, билгеле, тагы күңелгә якынрак тоелды, тагы күңелнең елырак почмагына кереп утырды. Килгәннең икенче көнне үк мин татар шәкертләремез берлә таныша, белешә башладым. Бик тиз араларына кереп китеп, аларның кайгыларына, шатлыкларына катыша башладым.
Берсе Сибириянең иң ерак шәһәреннән атасыннан качып килгән. Берсе Әстерханның иң тирес, иң тупас бер баен, Истанбулга ишан хәзрәткә зиярәткә барам, дип алдап килгән. Берсе, татар галәменең былчырак тормышыннан, шул тормышка батудан куркып, акчасыз-нисез Истанбулга килгән. Егетләр арасында кайгы-хәсрәт бик күп булырга кирәк булса да, шатлык дигән нәрсә кунакка кереп чыкмаска тиеш кебек күренсә дә, мин боларда шатлыкны төрекләрдән күп күрдем, төрекләр берлә сөйләшеп, орышып, кычкырышып арыганның соңында боларның Шатлыкларыннан азрак урларга болар янына баруны да гадәт иттем.
Дөрест, болар ярлылар, болар акчасызлар, болар төрек укучылары кебек «шик» киенмәгәннәр. Төрек укучылары кебек боларның алдында әллә ничәшәр йөз тәңкә айлык алу, әллә нинди бай кызларга өйләнеп, бот күтәреп ашап яту да күренми, ләкин болар һәрвакыт шатлар, болар һәрвакыт ачыклар, һәрвакыт үзләреннән-үзләре ризалар. Чөнки болар барысы да идея кешеләре, барысы да киләчәктә кайтып халыкка хезмәт итү фикере берлә яшиләр. Халыкка хезмәт итү уеның шатлыгы берлә исереп, үзләренең хәзерге ачлыкларыны, киемнәре начарлыкларын, киләчәктәге авырлыкларын — барысын да оныталар. Шул идея берлә шатланышып, шул идеягә хезмәткә хәзерләнеп торалар.
Шуның өчен болар арасында мин әллә нинди бер күңел елы-лыгы тоям, болар арасында үземне-үзем үз күрәм. Болар берлән бергә боларның планнарыны, хезмәт итәргә уйлаган юлларын тикшерәм. Алар кебек мин дә шатланышам. Бер-ике елдан халкымыз арасына шулкадәр дәртле яшьләрнең кайтып, эшкә башлау уе берлә мин дә сөенәм. Сөенмәслек тә түгел, Истанбул кебек ялкаулыкның иң кадерле йирендә, аяк бөкләп бер эш эшләмәенчә зураеп утыру бик зур эш хисап кылынган шул шәһәрдә, Русиянең бөтен тарафыннан җыелган фәкыйрь, ярлы шәкертләрнең тырышып-тырмашып укып ятулары һәм дә, үзләре кебек ярлы, качкын иптәшләренә ярдәм итәр өчен, җәмгыятьләр ясаулары кемне дә шатландырырлык эш түгелме?
«Таш астында яшен асрый» торган бу егетләрнең егетлекләре гыйбрәтле, искитәрлек түгелме?
Чын да искитәрлек. Хөррият игълан кылынгач та, бөтен төрек мәмләкәтендә беренче уларак, болар җәмгыять ачканнар. Бөтен төрек хөррият исе берлә исереп йөргәндә, болар хөрриятне аңлап, аңардан файдаланыр өчен, җыен татар шәкертене бер йиргә җыярга тотынганнар. Җәмгыятьне алып барыр өчен, һәрберсеннән атнасына дүртәр тиен акча җыешып, бер ел эчендә җәмгыятьләрен аякка бастырганнар. Нә Русиядәге татарлардан, нә Истанбулдагы татарлардан бер тиенлек файда күрмәсәләр дә, үзләренең гайрәтләре, тырышлыклары аркасында төпле, нигезле бер җәмгыять мәйданга китергәннәр.
Ел буена, һәр атна саен бер мәртәбә җыелышып, әллә никадәр үзләренең мәсьәләләрен тикшерешеп торырга арымаган кебек, Истанбулга укырга дип килгән бер егетне дә читкә какмаганнар, һәммәсен дә мәктәпләргә урнаштырганнар, алар өчен тырышып йөреп, Мәгариф нәзарәтенә кадәре барып, инәлеп, һәммәсен мәктәпкә керткәннәр. Моңа башка әллә ничә мәртәбә, Истанбулның иң зур галимнәрен җыеп, тел хакында, төрек тарихы хакында, Русия төрекләренең тормышлары хакында конферанслар бирдергәннәр.
Шуның өстенә, әлбәттә, һәммәсе дә үзенең укый торган мәктәбендә укуында да дәвам иткән. Мин килгәндә, боларның иң зур эшләре урын мәсьәләсе иде. Җыелыр өчен бер каһвәханәдә урын алып торсалар да, үзләренә үзләре ышанычлары бик шәп булганга, үзләренә фатир алып, җәмгыять өчен аерым өй тоту һәм дә шунда китапханә ачу фикере бик кызу мәсьәләләрдән иде.
Монда Исхак Апанаев дигән бер Казан баеның бер вәкыф өе булганга, ул өйдә хәзер «Казан тәкиясе» исеме берлә бер татар номерларга кеше йибәреп, үзенең файдасына акча җыеп торганга, билгеле татар шәкертләре, бу «тәкия»дә безем халкымыз ул татар абзыйныкыннан күп, без монда укырга килгән, безгә бирелергә тиеш, дип «Казан тәкиясе»нең васыйларына мөрәҗәгать итсәләр дә, Истанбул татар байларыннан Исмәгыйль Хаҗи Абдюшев дигән кеше безнең татар шәкертләрен, чалма, чапан киеп, тәсбих тартып йөрмәгәнгә яратмавыннан, ул мәсьәлә аларның зарарына хәл ителгән.
Шуның соңында болар үзләре өй тоту фикерен мәйданга чыгарырга тотындылар. Мең бәла, миллион мәшәкатьләр чигеп, йөз дә биш лирага (тукыз йөз сумга) бик зур бер пашаның өен фатирга алдылар.
Җәмгыять өчен җыелырга бер зур зал, китапханә өчен бер бүлмә генә кирәк булганга, калган ундүрт бүлмәсен болар үзара иптәшләренә фатирга биреп, утыздан артык татар шәкерте, аерым-аерым бүлмәләргә бүленеп, бер өйдә тора башладылар.
Истанбулда бүлмә мәсьәләсе — бик авыр мәсьәлә. Анда рәтле бүлмә табу һич мөмкин түгел. Акчасы аз безнең шәкертләр шуның өчен бу начар бүлмәдә эштән чыгалар иде. Шуның өчен болар фатир алу берлә, бик күп шәкерткә бик яхшы бүлмәләр биреп, авыр тормышны тагы бераз җиңеләйттеләр.
Истанбулда шактый күп татарлар булганга, боларның шактый байлары да булганга, бәгъзе кешеләр, бәлки, яңлышлык берлә, шул татар байлары ярдәм итә дип уйлый торганнардыр. Татар байлары, түгел ярдәм итәргә, аларга әллә никадәр зарар итәләр.
Чистайның Әхмәт хаҗи чыгып, татар исемен былчыратып, «шәригать эстәрез» дип йөреде. Исмәгыйль хаҗи шәкертләрнең исеменә Русиядә җыелып йибәрелгән акчаны «ул сезгә түгел» дип бирми тотып, мазаларын китәрде, Кәрим хәзрәт балаларыннан Гали әфәнде дигәне, шәкертләр фатир тотканда, шәкертләр үзләренең банкадагы акчаларының чекларын биреп куйсалар да, кәфил булмас өчен, элгәре авырган булды, аннары качты.
Менә шул авырлыкларга да карамаенча, шәкертләр һаман алга таба баралар. Өйләре булгач, акыртын гына китапханә ясарга тотындылар. Бөтен гәзитәләрдән бушлай йибәрүләрене үтенсәләр дә, бу вакытка кадәр җавап биргән гәзитә, китап йибәргән кешеләр булмады. Бөтен тирә-якта бер дусты булмаган, арка таяначак бер куәте булмаган шул шәкертләрнең җәмгыятьләр ясап, бер-беренә ярдәм итешеп, үзләренең тормышларын рәткә салып ятулары егетлек түгелме?!
Эш моның берлә генә дә бетми, бу шәкертләр үзләренең укыган мәктәпләренең һәммәсендә дә иң тырышучысы, иң белүчесе, иң фикерлесе хисап ителәләр, һәм дә мәктәп мәсьәләләрендә, начар мөгаллимне чыгарып, элгәре шпион булган мөдирне чабаталап чыгаруда беренче сафта йөриләр. Шуның өчен мин шул үзенең халкына файда итәр өчен, ерак йирләргә китеп, тырышып-тырмашып укучы егетләремезне онытмаска кирәк иде вә боларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә тиеш иде дип уйлыйм.
Хәзерге көндә Истанбулның төрле мәктәпләрендә шулкадәр татар егете бар: дарелфөнүндә (университетта) ундүрт кеше, дарелмөгаллиминдә уналты кеше, игъдади мәктәпләрдә егерме кеше, Солтаниядә дүрт кеше, дарешшифакәдә өч кеше, рөшдияләрдә ун кеше.
Хөррият булу сәбәпле, бу шәкертләрнең саны көннән-көн артасы билгеле. Мәсәлән, бу ел былтыргыга караганда әллә никадәр арткан. Шуның өчен бу кешеләрдән киләчәктә файдалану уемыз булса, билгеле, хәзер дә аларны исемездән чыгармаска тиеш. Булдыра алган кадәр атарга ярдәмдә булырга тиеш.
Истанбул, 28 сентябрь, 1909 ел.
Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова