Шагыйрь Габделмәҗит Гафуриның бу китабы иң әүвәл «Әхбар» гәзитәсендә фельетон булып басылып, соңыннан китап булып чыкмыштыр. Шуның өчен китапның мәале шактый күп кешегә мәгълүм булса да, мин дә, укучыларны тагы таныштырыр өчен, иң әүвәл китапның мәален сөйләп, соңыннан гына тәнкыйтькә керешмәкче булам.
Галә исемле бер шәкерт, мәдрәсәдә череп, сасып беткәннең соңында, мәдрәсәдә озак ятып, «давность» правосы буенча мулла булу хакына малик булганның соңында, солдатка китә. Солдаттагы тормышы аңарга аз гына да тәэсир итми. Аның дөньяга күз карашы һаман үзгәрми. Ул анда да, үзенең мәдрәсәдәге «Шәмсия»ләрен моталәга кылып, солдат мулласы булып гомерен кичерә.
Соңыннан авылына кайтып, үзенең солдатта күргән михнәтләрен бик тиз онытып, тагы мулла булу уена төшә. һәм дә мулла да була. Авылдагы бер байның Зөһрә исемле кызын алып, ирле-хатынлы булып гомер сөрә башлый. Мәдрәсәдә табигате бозылу сәбәпле, әхлакы бик начар булса да, хатыны Зөһрә бик гакыллы, тәрбияле була. Шуның саясендә боларның тормышлары бик матур ук үтмәсә дә, арада әллә нинди зур тавышлар, низаглар булмый. Алты елдан соң боларның Фатыйма, Зәйнәп исемле ике кызлары, Галиәхмәт исемле угыллары да була. Шуннан соң Зөһрә авырырга тотына. Тагы бер-ике елдан өч яшәрлек Галиәхмәтне, биш яшьлек Зәйнәпне, җиде яшьлек Фатыйманы иренә яхшы тәрбияләргә васыять итеп вафат була. Бераз кайгырганнан соң, табигый, безнең Галә мулла тагы өйләнә. Яшь хатын Зөһрәне һәм дә Галә мулланың Зөһрәгә биргән балаларны «яхшы тәрбия кылырмын» дигән вәгъдәләрен дә оныттыра, ул, яшь хатынның башмакчысы кебек, аның сүзеннән чыга алмый. Балалар аталары, яшь аналары ягыннан аш өе-нә чыгарылалар. Аларның ашау-эчүләре үзгәртелә. Алар өйдә әрәмтамак правосына тора башлыйлар. Яшь хатын Латыйфа балаларны бик кыйный, бер ачуы килгәндә, уклау берлә Зәйнәпнең башын сугып ярып, Зәйнәпне үтерә. Тавышсыз-тынсыз гына Зәйнәпне күмәләр. Латыйфа шул куркудан кулын бераз тыйса да, теленә тагы ирекне киңрәк бирә. Шулай итеп, балаларны нечкә юл берлә җәзалый башлый. Менә сугыш башлана. Галә мулла, мулла булса да, сугышка алына һәм дә простой солдат итеп Маньчжуриягә җибәрелә. Латыйфага бу эш бик авыр була. Ул, үзенең бу кайгысына да сәбәп шул үги балалар кебек итеп уйлап, аларны тагы артыграк көчли башлый. Беркөнне коега суга, үзе чыгарга иренеп, Галиәхмәтне чыгара. Галиәхмәт бик тырышып коедан суны тартса да, аны чиләк җиңеп, ул су берлә коега төшеп китә һәм шунда үлә. Галә мулла сугышта җәрәхәтләнә, сугыш бетмәс борын ук кулы зәгыйфь көенчә авылына кайта. Кайтып кергәнче Галиәхмәтнең үлүен белми. Кайтудан бераз элгәре күрше шәһәр аша больницага озатканда, Латыйфа берлә бабасын күргән булса да, балалар хакында сорарга оныта. Олуг кызы Фатыйманың «Галиәхмәт үлде» диюе аның күзенә яшьләр агыза. Ләкин озак үтми, тагы ул аны да онытып, тагы яшь хатын берлә чәй эчеп, кәеф итә башлый. Хикәя менә шунда беткән кебек була.
Ләкин мөхәррир, китапның шул төшенә җиткәч, бер шәһәрнең номерасында торганда, күрше номерадан бер зәгыйфь кенә тавышлы кыз баланың сөйләвен ишетә. Ул тавыш иясе безнең сәламәт калган актыккы үги баламыз Фатыйма булып чыга. Ул да авырганга күрә, атасы докторга күрсәтер өчен алып килгән, имеш. Шуннан хикәя тагы номерадан Галә мулланың өенә сикерә, Галә мулланың аш өендә беркемсез, Галә мулла ашка йөргәндә, Фатыйманың үлеп ятуыны күрсәтә, шуның берлә хикәя тәмам була.
Шуның өстенә «Үги балалар»да урыны чыккан бер йирдә безнең татар халкын Русия тормышында үги балалар берлә охшатуын кушсак, китапның бөтен мәале кыскача гына бәян ителгән була. Китапның мәале халкымыз арасында бик шаигь булган үги балаларга илтифат итмәү мәсьәләсе мөляхәзә кылынганга, табигый, бу китапта үги балаларның хәлләре бик начарлыгын мөхәррир әфәнде бик ачык тасвирлар берлә күрсәтергә тиеш иде. Аларның үги аналарының вә тупас аталарының җәбере аркасында, әллә никадәр җисмән генә түгел, рухан да җәза кылынуларын укучының күзеннән яшьләр агызырлык иттереп тасвир итәргә тиеш иде. Мөхәррир әфәнде балаларның кыйналуларын, катыкка буялып, былчыранып гомер кичерүләрен бәян итсә дә, аларның күңел сыныкларын, аларның эчке тормышларын тасвир итмәгәнгә, китап эче куыш агач кебек, тыштан китап булса да, эчтән буш кебек күренә. Шуның өчен укучының китаптан алган тәэсире зәгыйфь кенә булып, аның күңелендә тәмам түгеллек хисе калдыра. Өстән караганда гына китапның бу җитешмәве кечкенә кебек күренсә дә, әдәбиятның мәгънәсен аңлаган кешегә, әдәбиятның хезмәтен ни вә ни юл берлә идекен белгән кешегә бу хата китапның базарын бик төшерәдер. Әдәби тарызда бер вакыйганы тасвирдан язучының максуды — шул вакыйганың иң ямьсез яки иң матур тарафларын чишеп, укучының күңеленә тәэсир итәрлек матур вакыйга булса, аның матурлыгына аны гашыйк итәрлек, ямьсез булса, аның ямьсезлегеннән чырайларын сытып, шул ямьсезлеккә әллә никадәр дошманлык хисе уятырлык иттереп язудыр. Бербер язылган китап никадәр ямьсез йә матур вакыйганы бәян итсә дә, аның язылуы вакыйганың өстке катыннан гына йөресә, вакыйганың рухка тәэсире, күңелнең шул вакыттагы уйлары, кайгылары, хәсрәтләре тасвир ителмәсә, китап, әдәби китап исемен югалтып, простой гына бер хикәя була да каладыр. Шуның өчен мондый әһәмиятле мәсьәләләр хакында китаплар язылганда, шул вакыйганың рухани тарафын тасвир итү вә шул тасвирны матур иттереп укучының күңеленең иң яшерен йирләрен ачарлык иттерү, аның йөрәгендәге иң авырта торган йи-ренә барып бәрелеп, аның бөтен рухын селкетү, аның йоклаган вөҗданын уяту, аның миен хәрәкәткә китереп, аңарда әллә нинди яңгы сөальләр кузгату — әдәби китап берлә простой хикәянең аерыла торган йирләредер. Бу хата, китапның «эч тарафына» әһәмият бирмәенчә, механически гына китап оештырып чыгару — безнең хәзерге әдәбиятымызның иң зур кимчелеге, безнең әдәбиятымызның әлегә әле әдәбият түгел, «хикәяләр» генә идекен күрсәтә торган барометрыдыр. Бу хаталар, бу кимчелекләр үзеннән-үзе генә бетмәгәнгә, боларны бетерер өчен, беренче, боларның хаталыкларыны мөхәррирләр үзләре икърар кылырга тиеш булганга, шундый вакытларда тәнкыйтьнең файдасы бик күп булганга, китапларның бәгъзе тулмаган Мирләрен ачкан өчен мөхәррирләр, әлбәттә, миңа ачуланып, урам эте кебек мина бәйләнмәенчә, минем көзгемә ачуланып, көзгене ватарга тырышмасшшр уе берлә тәнкыйтемдә дәвам итәм, Монарга башка, китапның тышкы тарафыннан караганда да, хаталар юк түгел. Китапның бик күп йирендә бик урынсыз иттереп шигырьләр язылуы, ул шигырьләр кайсыларының (мәсәлән, әүвәлге башның ахырындагы шигырь) мөляхәзә кылына торган мәсьәләгә һич тәгаллекы булмавы китапның төсен ямьсезләтәдер. Китаптан иске «Бүз егет», «Таһир-Зөһрә» исен чыгарадыр.
Мөхәррир әфәнденең шагыйрь икәнен белсәм дә, аның шигырьләренең шактый матур булуына ышансам да, үзенең куәи шигъриясе берлә урынлы-урынсыз уйнавына, кирәкмәгән йирдә шигырьләр кыстыруына кимчелек дип караудан башка исем таба алмыйм. Бу шигырьләр бәгъзе вакытта моназарәнең дә төсен бозалар; аңардан алына торган тәэсирнең дә азаюына сәбәп булалар. Тормышның да мантыйкына каршы килеп, эчне пошыралар (мәсәлән, Зөһрә үлгәндә әйтелгән шигырь). Тагы ун-унбер яшьлек Фатыйманың авызыннан шигырь сөйләтү һәм дә әдәби бер телдә сөйләтү, табигый, мөхәррирнең шагыйрьлегенә бик зур дәлил булса да, мөхәррирнең тормышны белмәвенә дә шулкадәр зур дәлилдер. Анасыз үскән, катык ашап, уклау берлә кыйналып тәрбия кылынган Фатыйманың — Латыйфаның үги баласының моңлануы, ерлавы гаҗәп булмаса да, аның ерларының әдәби мәгънәле булуы гаҗәптер. Шәкертчә әйткәндә, мөхальдер. Безнең халыкның мондый балалары, аталарыннан, аналарыннан тәрбия күрмәгәнгә, матур китаплар, матур шигырьләр укып, шигырьнең нәрсә икәнен аз гына да белә алмаганга, үзләренең моңнарын асрауларыннан ишеткән «Ай бәгърем» элекке ерлары берлә яисә әбиләреннән ишеткән солдат бәетләре берлә генә үтиләр, шуларны гына ерлый алалар. Бик күпкә китсә, «Мөхәммәдия», «Әхмәдия» китапларыннан берәр мисрагъ ятлап, шуны авызларында әвәләндерәләр. Шуларга үзләренең кайгыларын кертеп бетермәкче булалар. Бәгъзе шигырьләр үзләренең мәгънәләре берлән дә дөрест түгел.
Мәсәлән (39 б.):
Сезне киттеләр алып,
Агач табутка салып.
Ничек сабыр итөрмез,
Безләр бу йирдө калып.
Шигыренең әүвәлге бүлеге мәгънә җәһәтеннән дөрест түгел. Шигырьлеге дә бик шөбһәледер, чөнки бездә җеназаны табутка салып алып китмиләр, җеназаны кабыкка салып кына алып китәләр. Бундай шигырьләр кысылмаган булса иде, шөбһәсез, китапның кыйммәте азаймаячак, бәлки китапның моназарәләре ким булмаячак иде. Шуның өчен бу шигырьләр гәзи-тәләрдә басарга яисә шигырь мәҗмугаларында язарга яраса да, «Үги балалар»га кертелүе, минемчә, бик урынсыздыр, китапның бәһасен киметәдер. Моңарга башка өч яшьлек Галиәхмәтнең үлем, тормыш хакында «фәлсәфә сатуы» да бер дә табигый түгел, бер дә күңел ышанырлык түгелдер. Тормышта өч яшьлек балалар фәлсәфәдән битәр уен берлә мәшгуль булганга, тормышның көзгесе булган әдәбиятта да өч яшьлек балаларны философ иттереп тасвир кылынмаска тиештер.
Иң соңыннан мөхәррирнең Фатыйма берлән очрашуы китапның төсен бөтенләй боза. Китапны 1908 елдагы татар әдәбиятыннан битәр, аны иске замана хикәяләренә охшатып, китапның тәмен җибәрә. Укучының күңелендә әллә нинди мөхәррирдән наразыйлык хисе уяндыра, вакыйган, ни өчен бу очрашу кирәк булды икән? Ни өчен мөхәррир мондый тормышта бик аз тугры килә торган хыялларга мөрәҗәгатькә мәҗбүр бул-ды икән?
Минемчә, бу очрашу, мотлакан, мөхәррирнең әсәрен чынлап уйлап бетермәвеннән генә килгән бер хатадыр.
Шул әйтелгән хаталар булмаса иде, мөхәррир әфәнде юл арасында милләт кайгысын бик күп кайгыртмаса иде, бу китап бик матур әдәби бер әсәр булыр иде. Шулай да китапның яхшы тарафлары да юк түгел. Теле бик үк матур булмаса да, бик тупас та түгелгә күрә, укылуы өчен бик зур гайрәт сарыф кылырга мәҗбүр булынмый. Укып чыккач та, күңелдә мөкәммәл хиссият уянмаса да, үги балалар хакында кешенең димагсы азрак хәрәкәткә килә. Тормышның шул золымына азрак ачуны китерә. Әгәр мөхәррир әфәнде гомум әдәбият берлә таныша төшсә, рус, ятрак мөхәррирләреннән бер-берсен үзенә остаз итеп, шуның юлы берлә бара башласа, вә әсәрләренең теленә әһәмият биреп, фикеренең мантыйкый агуына тырышса, шөбһәсез, моннан соңгы китаплары әдәбият ноктаи нәзарыннан китап була-чаклардыр. Шуның өчен, әгәр мөхәррир әфәнде шигырьгә башка китаплар язып хезмәт итәргә уйласа, үзенең шул кимчелекләрен тутырыр өчен, рус әдәбияты берлә чынлабрак танышуын тәүсыя итеп, мәкаләмне кыскартамын.
1908 ел.
Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова