1. Фатих Кәримигә

1902, 26 июнь

Хөрмәтле Фатих әфәнде!1

Пәдәреңезнең  2 вафатыны Уфада ишедеп, бәк мәхзүн улдым . Бәк бөек хәсрәтдер, борадәрем . Ләкин ни япымлы ! Кайчан буласы мәгълүм улмаса да, булуы мөхәкъкак  бер каза улдыгы өчен, никадәр агыр улса да сабыр идеп, үз-үзеңезне юандыруыңызны үтенәмен.

Һәрвакыт болытның ахыры ачык көн улдыгы кеби, һәр хәсрәтнең дә соңы – сәгадәтдер. Иншаллаһ. Җәнабе Хак үзеңезгә сәламәтлек вә бу кайгыларны онытдырырлык рәхәтләр бирсен. Көнләр, вакытлар кичәр, иншаллаһ, сезнең дә кайгы вә хәсрәтләреңез бетәр.

Сезне хакыйкый сөюче вә чын кызганучы

Мөхәммәд әл-Исхакый.

26 июнь, 1902. Шунгак күл.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Фатих Кәримигә. Хат Мөхәммәдфатих әл-Кәриминең «Мәрхүм Гыйльман ахун» (Оренбург, 1904, 91 б.) дигән китабында басылган. Текст шуннан алынды.

1 Фатих әфәнде – Фатих Гыйльман улы Кәрими (1870–1937), язучы, нашир, журналист. 1901 елны атасының басмаханәсен мирас итеп алып, «Нәшрияте Кәрими» исеме астында әдәби, этнографик китаплар нәшер итә. Бу нәшрият 1901–1917 елларда Оренбург губернасында иң күп китап басу урынына әйләнә. 1906–1918 елларда Оренбургта чыккан «Вакыт» газетасында баш мөхәррир булып эшли. Репрессия корбаны.

2 Пәдәреңез – Фатих Кәриминең атасы Гыйльман ахун турында сүз бара.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 9.

Җавап калдыру