КОМИНТЕРННЫ БЕТЕРҮНЕҢ МӘГЪНӘСЕ

Матбугатыбызда басылган һәм басыла торган Өченче Интер­националның бетерелүе хакында1 язылган күп кенә мәкаләләрне укыганда, мөхәррирләребезнең күбесе бу карарның бары тик формаль ягын җентекләп тикшерүләрен күрәбез. Хәлбуки моның практик мәгънәсен ачык һәм чын итеп тәкъдир итә алу өчен, хәзер Сталин карары белән туктатылуын2, бу оешманың һәрнәрсәдән элек соңгы еллардагы эшчәнлеген белү кирәк.

«Сугыш вазгыяте Коминтернның эшчәнлеген көчәйтә», – дигән Мәскәү коментаторлары һич тә чын дөреслекне яшермиләр. Бу оешманың мәркәзи комитеты Көнбатыш һәм Урта Аурупадагы үз үзәкләре белән сугыш чиген үтеп, бәйләнеш тәэмин итүдә чыннан да зур авырлыкларга очрадылар. Бу ситуация советларның сугыш башлавыннан элек хис ителә һәм советларны Коминтернның күп кенә үзәкләрен таратырга мәҗбүр иткән иде. Совет хөкүмәтенең бу карары Кремль кулындагы сәяси бер коралы буларак кулланылган Өченче Интернационал Башкарма комитетының инде файдасын күрмәячәген һәм кыйммәте төшүе билгеле булуындадыр. Моннан башка сугышның башлануы төрле илләрдә коммунистик партияләр үзләренең нәрсә икәнлекләрен ачык итеп күрсәттеләр. Шулай итеп, инглиз һәм француз коммунистлары алманнарның Русиягә каршы һөҗүмгә күчкән вакытка чаклы, гитлеризм белән сугышкан демократлары импералистик сәясәт алып баруны гаепләп, аларның хәрби көчләренең методик бер сурәттә туктатуны дучар итәргә тырышалар иде.

Болар һәркайсы бер елдан бирле инде Өченче Интернацио­налның мәгънәсен чикләделәр. Әгъзаларның бер өлеше читтәге коммунист фиркасе вәкилләреннән торган бу комитет инде бер ел элек Мәскәүдән ераклаштырылган һәм Уфада урнаштырылган3. Хакыйкатьтә исә читтәге коммунистлар фиркасенең эшчәнлегендә юл күрсәтү һәм күзәтү тора-бара ачык бер сурәттә совет Эчке эшләр комиссарлыгының кулына күчә иде. Уфада изоляцияләнгән Коминтерн, үзе читтәгеләр белән мөнәсәбәтләрен җайлау өчен һәр кирәкле гамәли мөмкинлекләрен булдыра алмаса да, күп кенә Көнбатыш һәм Көнчыгыш Аурупа дәүләтләрендә соңгы вакытларда коммунист оешмаларның санын арттырды. Бу дәүләтләрдән Франция, Юнанстан, Польша һәм Югославияне истә тоту урынлы булыр. Югарыда күрсәтелгән оешмалар кирәк булган күрсәтмәләр, корал һәм матди ихтыяҗлары бу җирләргә төшерелгән совет гаскәри парашютчылары, ягъни турыдан-туры Совет хөкүмәтенең агентлары тарафыннан тәэмин ителә.

Совет хөкүмәте Коминтернның никадәр эшчәнлеген туктатса да, фәкать төрле илләрдәге коммунист фиркаләрен тартырга чакырмый, монда да Совет хөкүмәтенең шул рәвешле аларның эшчәнлеген шәхсән үзе идарә итәчәге мәгънәсе аңлашыла иде. Шулай да, төрле илләрдәге коммунист фиркаләренә бәйле булмаган антифашист, сәяси тоткыннарга ярдәм һәм башкалар… кебек, Аурупада коммунистик оешмалар юк иде. Коммунистик оешмалар шул ук вакытта үз кешеләрен социаль оешмаларга кертергә тырышалар иде. Хәтта ике тапкыр эшче фиркасе коммунистларның үз оешмаларын социаль хезмәткәрләр берлеге белән берләштерү теләкләренә кискен каршы чыктылар. Бу көннәрдә Америкадан килгән хәбәрләргә караганда, Берләшкән Америка коммунистлар фиркасенең генераль сәркәтибе Браудерил4 ителәчәк коммунист әгъзалары белән бергә эшләү өчен демократик оешманы тәкъдим иттеләр.

Менә монда да коммунист агентларының демократчылар арасында кушылуының максаты күренә.

Күренә ки, Совет хөкүмәте, Коминтернның бетерелүенә карамастан, читтәге коммунист эшчәнлегенә бик кирәкле бөтен материалларны янә үз кулына алуын дәвам итә.

Бу вазгыятьтә Коминтернның бетерелүе файдалы бер әй­бер, союзникларга каршы бер үткән эш итеп уйланылмас һәм Кремльнең читтәге бөтен коммунист эшчәнлегеннән ваз кичүе кабул ителә алмый.

Бу да, шөбһәсез, Коминтернның бетерелүе пропаганда ягыннан бертөрле фидакярлек булып күренә, монда да һәркемнән әүвәл янә Русия файдаланачак. Шулай Союз өлкәләрендә бу карарын уяттырган тәэсире, Мәскәүнең зур ярдәм итә алуы кәефен төшерәчәк. Союзниклар исә моннан пропаганда рәвешендә баш тартачаклар. Шул рәвешле коммунист һәлакәтеннән курыккан милләтләрдә алман пропагандасы көрәшне җиңелләштерәчәк.

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Коминтернны бетерүнең мәгънәсе. Татарстан Республикасының Милли архивында (2461 ф., 1 тасв., 21 эш бер.) саклана. Төрек теленнән тәрҗемәне Г. Хаҗиева башкарды. Мәкалә төгәлләнмәгән. Текст архивтан алынды.

1 …Өченче Интернационалның бетерелүе хакында…– Г. Исхакый бу урында 1919 –1943 елларда эшләгән Коминтернны күз алдында тота.

2Сталин карары белән туктатылуын… – Г. Исхакый язганча, Коминтерн (Коммунистик Интернационал) 1943 елның 15 маенда Сталинның күрсәтмәсе белән туктатыла. Ул бу ниятен аның генераль секретаре Г. Дмитров белән очрашу вакытында җиткерә. Коминтерн бетерүнең төп нигезе итеп Икенче бөтендөнья сугышы барганда сәяси вазгыятьнең кискен үзгәрүе карала.

3бу комитет инде бер ел элек Мәскәүдән ераклаштырылган һәм Уфада урнаштырылган. – Әдип-публицист язганча, 1941 елда Коминтернның үзәге Уфа шәһәренә күчерелә.

4 …Америка коммунистлар фиркасенең генераль сәркәтибе Браудерил… – Г. Исхакый бу урында Америка сәясәтчесе, коммунист, 1930 – 1948 елларда АКШ коммунистлар партиясе генераль сәркатибе Эрл Браудерны (1891–1973) истә тота кебек.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 13 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 167.

Җавап калдыру