ПОЛЬШАДАН КИТҮ

1939 елның 1 сентябрендә, җомга көнне, таң атканда, немецлар Польшага каршы сугыш игълан иттеләр. Бу көндәлек дәфтәремне нәкъ шул көнне яза башладым.

6 сентябрьдә хөкүмәт, «Варшавага алыну куркынычы яный» дип, безне, ягъни «Прометей» лидерларын, башкаладан эвакуацияләү1 турында карар кабул итте. Төнлә сәгать икенче егерме минутта, машиналарга утырып, юлга чыктык. Кая барасыбызны белми идек, һәрхәлдә, безгә «Варшавага янаган куркыныч беткәнгә кадәр тыныч җирдә урнашкан бер утарда» торачагыбызны әйткәннәр иде. Юлга чыгасыбыз бары бер-ике сәгать элек кенә билгеле булганга, әзерлек эшләрен юньләп башкара алмадык, әйберләребез һәм язмаларыбызны шул килеш калдырып китәргә туры килде. Китү хәбәрен алу белән, мин Варшавада яшәгән илдәшләребездән Мөхәммәтҗан Ибраһимны2, башкалада укыган яшьләрдән исә Али (Акыш)3, Габделәхәт Гәниш4, Кәбир Кәмбир (Камбир)ләрне5 өемә чакыртып алдым. Егетләргә өемдә торып торачакларын әйттем, Мөхәммәтҗан әфәндегә берничә ай өчен квартир акчасын, яшьләргә шулай ук берничә ай ашап-эчеп торырга җитәрлек акча бирдем. Өемдә булган бөтен азык-төлек запасын кулланыгыз, дидем.

Бу хәлләрдән әүвәл Румыниянең Кармен Сельви дигән җиренә барып6, диңгездә коенып, бер ай чамасы ял иткән, 23 августка Төркиягә дә билет алган идем. Нәкъ шул көнне, Констанцага баргач, радиодан Советлар белән Германия арасында дуслык килешүе төзелгәнен ишеттем7. Бу хәбәр миңа зур тәэсир ясады, чөнки мин аның, һичшиксез, Польшага каршы юнәлдерелгәнен аңладым. Польша бу көннәрдә дөнья сәясәтенең үзәгенә әйләнәчәген, демократлар бу ике дәүләткә ачыктан-ачык каршы булачакларын, безнең мәңге дошманыбыз булган русларга каршы позициядә торачак дәүләтләр ягына басу милли мәнфәгатьләребезгә туры киләчәген уйладым.

Төркиягә дигән билетымны ташлап, Варшавага кайттым һәм, чыннан да, андагы халыкның дулкынлану һәм киеренкелек эчендә булуын күрдем. Бер атнадан сугыш та башланып китте. Варшавага кайтканнан бирле әле монда, әле тегендә чабып, ыгы-зыгыда булганга күрә, Румыниядән алып кайткан юл чемоданымны да бушатып өлгермәгән идем. Мөхәммәтҗан әфәнденең сүзен тыңлап, анда тагын бер яңа костюмны да тыгып куйдым.

Юллар качаклар белән тулган булу сәбәпле, ул көннәрдә Варшава урамнарында йөрү бик кыен иде. Машинага, арбага утырып яки җәяү башкаладан качып барган халыкның саны бермә-бер артты. Шәһәр читендә исә меңләгән кешеләр, җирдә чокынып, урлар казып яталар иде. Алар безгә һәм башка качакларга: «Кая качасыз? Әйдәгез, илне бергә саклыйк!» – дип кычкырып калдылар.

Варшаваның шәһәр алды бистәләреннән чыгып бетү өчен дүрт-биш сәгать вакыт кирәк булды. Кояш чыкканчы, каладан мөмкин кадәр ераграк китәргә тырыштык, чөнки, кояш чыгу бе­лән, немец очкычлары Варшаваны бомбага тота башлыйлар иде.

Көн тәмам ачылганга кадәр, Брест-Литовск8 юлына чыккан идек. Шәһәрдән 50 – 60 чакрым ераклыкта һавада очкыч күренде. Тиз генә машинадан төшеп, урманга кереп киттек. Машинаны да агачлар арасына яшерделәр. Очкыч якынлашкач, аңа җирдән ата башладылар, ул бомбаларын төшермичә очып китте. Тукталыштан файдаланыйк дидек тә, бакча белән уратып алынган йорт янына барып, хуҗаларыннан сөт белән чәй бирүләрен үтендек. Ул көннәрдә илнең төрле төбәкләрендә немец шымчылары күп иде. Йорт хуҗалары, акцентыбыздан поляк булмавыбызны аңлап, бернәрсә дә бирмәделәр. Бездән шикләнүләрен яшереп тә тормадылар. Иптәшләр янына барып, күңелсез хәлне сөйләп бирдек. Безне озатып барган поляк майоры Домбровский, бер иптәшен ияртеп, әлеге милләттәшләре янына барып, аларга безнең шымчы түгел, ә бәлки төрки журналистлар булуыбызны аңлатканнан соң, хуҗалар безгә сөт, май, яңа аертылган бал һәм пешкән йомырка алып чыгып бирделәр. Шул ризыклар белән тамагыбызны туйдырдык. Ул арада майор, якын-тирәдәге бистәгә барып, безнең өчен торыр урын мәсьәләсен хәл итеп кайтты. Әлбәттә, вакытлыча гына туктап алыр өчен. Төнгә таба безне Брест-Литовскига илттеләр. Шәһәрдә Польша армиясе Генераль штабы җыелышлар үткәрә, хәрби планнар әзерләү белән мәшгуль иде.

Караңгы төшеп беткәндә, безне каланың төрле йортларына­ урнаштырдылар. Әмин бәй Рәсүлзадә9, Мирза Бала10, Али Азәр­тәкин11 һәм мин бер яһүд өенә эләктек. Өй бик чиста иде. Хуҗабикә чәй табыны җәйде, өстәлгә төрле-төрле һәм бик күп микъдарда ризык куйды. Бүлмәдә радионы күргәч, аны тизрәк ачтык һәм иң элек Анкара дулкынын тоттык. Радиодан тавышы таныш булган берәү спорт хәбәрләрен сөйли иде. Тавышыннан аның Варшавадагы Төркиянең элекке консулы Ризван Бора12 икәнен таныдык. Шулай ук соңгы булган сугыш хәбәрләрен дә тыңладык. Болай караганда Польшаның хәле әллә ни начар түгел иде кебек. Без Висла янында зур сугыш бара дип уйлаган идек югыйсә. Төнлә тыныч йокладык. Иртән безне, очрашып сөйләшү өчен, җирле (хәрби) оешмага чакырып алдылар. Анда баргач, әле Варшавада ук танышкан берничә хәрби һәм башка белеш-танышлар белән очраштык, төнне ничек итеп үткәрүләрен сораштык. Җыелышны башлап җибәрер өчен бер-ике иптәшебез җитешми иде. Аларны көтеп утырганда, кинәт сирена чиный башлады. Күп тә үтмәде, утырган бүлмәбезнең бөтен тәрәзәләре челпәрәмә килде, бик якын җирдә бомба шартлаганы ишетелде. Безгә подвалдагы убежищега төшәргә куштылар. Анда төшкән генә идем, эшләпәмнең өске катта калганы исемә төште. Тиз генә мендем дә, бүлмәдән чыкканда, бик каты дөмбердәп, урам як ишеге ачылды, өстемә штукатурка коелып, су түгелде. Киемнәрем пычрак, әмма үзем исән-имин килеш подвалга төшеп җиттем. Шул ук минутта элеккеләрнекеннән дә катырак тавыш белән бик якын тагын бер бомба шартлады, безнең бинабыз тетрәп куйды. Як-ягыма карадым: иптәшләремнең күпчелеге шәһадәт кәлимәсен әйтәләр иде. Полякларның йөзләре ап-ак китән кебек агарды.

Шартлаулар беразга тынып торды. Безне бакчага чыгарып: «Өйләрегезгә кайтыгыз, бүтән җирдә җыелышырсыз», – диделәр. Шәһәрнең берничә җирендә янгын барлыгы күренә иде. Тагын очкычлар килде, тагын бомбалар шартлады. Без туктаган өйнең артына бомба төшкән, шул җирдән су ага башлаган, дип әйттеләр.

Кичке якта, ашап-эчеп, радио тыңлап утырганда, бер офицер килеп керде, безгә әйберләребезне җыеп, көндез җыелган бинага барырга тиешлегебезне әйтте. Безгә искиткеч хөрмәт күрсәткән, тәмле нигъмәтләр белән сыйлаган яһүди гаиләсенә акча бирмәкче идек, алмадылар. Без киткәндә, яһүд ханымы: «Сез дә китәсез инде. Иртәгә безгә ни буласы билгеле түгел», – дип, кулъяулыгы белән күз яшен сөртеп алды.

…Теге бинага барып җиткәч, йөк машиналарына авыр әрҗәләр төягән солдатларны күреп алдык. «Бу әрҗәләрдә нәрсә соң?» – дип сорадык. «Динамит һәм бомбалар», – дип җавапладылар. Кичәге немецлар шәһәрне бомбага тотканда, бинаның өске катында шушы шартлаткычлар сакланган икән. Әгәр дә мәгәр бомбалар безгә тагы илле метр якынрак төшеп шартлаган булса, бу динамит детонация ясап, йорт һавага очасы булган икән, бездән истәлеккә бер бөртек тә каласы булмаган икән… Безне саклаганы өчен Аллаһыга шөкер иттек тә, башка шәһәргә китәргә дип, тимер юл станциясенә юнәлдек. Анда безне: «Менә хәзер поезд килеп җитә», – дип, озак кына көттерделәр. Аннан соң әлеге поездның без станциягә барып җиткәнче үк китеп барганы ачыкланды. Безне янә шәһәргә алып киттеләр. Бераздан, машиналарга утырып, каладан чыктык. Дүрт-биш (көн) анда-монда борылып-сарылып йөргәннең соңында, төн урталарында Львовка барып ирештек13. Безнең майор, алдан барса да, кунар җир таба алмады. Шулай итеп, без урамда калдык, бер мәйданда машиналар эчендә йок­ларга мәҗбүр булдык. Иртәгесе көнне мәктәп интернатына урнаштырдылар.

Шәһәр һаман да немецлар тарафыннан бомбага тотыла иде. Алга таба кая барасыбызны билгеләү өчен, безне мэрия бинасына чакырттылар. Анда барып, хәрби бүлек бүлмәсенә җыелдык, ләкин немец самолётлары очкан һәм аларга аткан зениткалар тавышы сөйләшергә ирек бирмәде. Кайсы якка баруыбызның билгеле түгел икәнлеген әйттеләр дә, без киттек. Вакытыбыз күп иде, шуңа күрә радиолары булган кафеларга кереп, газеталар сатып алып, сугыш хәбәрләре белән таныша тордык. Ашау-эчү мәсьәләсе дә бар иде. Азык-төлек сатылган кибетләргә еш кына баргаларга туры килде.

Бу көннәрдә тәнемә чуаннар да чыкты. Алар авыртып, йөр­гәндә, үзләрен бик сиздерәләр иде. Чуаннар бөтен тәнемә таралмасын дип, мөмкин булган кадәр чуан чыккан урыннарны спирт белән сөртеп, дару кулланырга мәҗбүр идем. Күп вакыт, яраларымны ачып дарулыйм дигәндә генә, бомбардировщиклар очып килә дә, убежищега качарга туры килде.

Бер кичне (айның 12 се яки 13 е булса кирәк) иптәшләр белән сөйләшеп утырганда, бүлмәбезгә теге майор белән бер иптәш атылып диярлек керделәр дә: «Немецлар шәһәрне алалар, инде шәһәрнең яртысы алар кулында! Без китәбез, әйдәгез безнең белән!» – дип, үзләренә иярергә киңәш иттеләр. «Кая?» – дип сорагач, «Белмибез, сөйләшергә вакыт юк, качабыз, хушыгыз», – дип әйттеләр. Аларга бары бер кырымлы егетебез иярде, башкалар барысы да калды.

Димәк, немецлар шәһәрне басып алдылар, без алар кулында. Хәзер нишләргә? Монда ни өчен булуыбызны аңлату мөшкел булачак. Төрле кәгазь, язмалар күп, алар да тикшерү эшен озай­тачагы билгеле. Паспорт һәм иң кирәк кайбер документлардан башка бөтен кәгазьләребезне утка ягарга карар кылдык һәм шулай эшләдек тә. Мин унике-унөч көн язып барган көндәлегемне яндырдым. Аннан соң инде көндәлек алып бара алмадым. Менә хәзер яңадан шул эшне башларга ниятләп торам. Аллаһ Тәгалә хәерле кылсын!

Истанбул, 19 апрель, 1943

 

Ул кадәр күп кәгазь якканга, бүлмәнең миче кызды. Язуларыбыз янып бетеп барганда, кесәләребезне тагын бер кат актарып карап чыктык, дәфтәрләрдәге адресларны да карадык. Менә тиздән немецлар өебезгә килеп тә керерләр инде дип, үлем көт­кән кебек, аларны көтә башладык. Сәгатьләр уза торды, ләкин урамнарда бернинди хәрәкәт сизелмәде. Бары тик ара-тирә ишетелгән мылтык аткан тавышлар һәм ерактагы канонада тынычлыкны боза иде. Озак кына сабырсызланып көттек, инде килүчеләр күренмәгәч, караватларыбызга сузылып яттык. Йокы килмәде, сөйләшеп яттык, аннан соң берәр-берәрләп барыбер ­йокыга талдык.

Көн яктысы күренә генә башлаганда, мин уяндым, торып, балкон ишеген ачтым да анда чыктым. Астагы тар урамда һичбер хәрәкәт юк иде. Күрше йорт алдында берничә хатын үзара сөйләшәләр иде. Башымны бераз гына сузып, зур проспектның бер читен күрә алдым. Немец солдатлары юк иде. Тормыш үз җае белән бара иде булса кирәк. Аска төштем, урамга чыктым. Киң урамның чатына кадәр барып, гайре табигый бернәрсә дә күрмәдем. Тегендә-монда арлы-бирле поляк хәрбиләре йөри иде. Каршыда бер сатучы, кибетен ачып, сәүдә итәргә әзерләнә иде. Ерактан канонада тавышы ишетелә иде. Мәктәп бинасына кайтып, аның мөдирләреннән берсенә туры килдем. «Немец гаскәре кайда соң?» – дип сорагач: «Алар шәһәрдән илле-алтмыш чакрым ераклыкта», – дип җавап кайтарды. Төнлә бер-ике танклары якын күренгән иде, безнекеләр аларны атып эштән чыгарганнар. Бу хәбәр шәһәрдә паника тудырды. Мэр: «Шәһәрне бирмәячәкбез, саклаячакбыз», – дип әйтә, бу хакта белдерү ясады.

Мин тизрәк бүлмәбезгә уздым, иптәшләргә мөдирдән ишет­кәннәрне сөйләп бирдем. Алар торып бастылар, һәммәсе мичкә карап куйдылар. «Кара инде, шайтан алгыры, нинди кирәкле кәгазьләребезне яндырдык бит», – диделәр. Теге безне куркыткан майорны искә төшереп сүктеләр. Чыннан, бу хәл бик үкенечле иде.

Күңелләребез төшенке килеш чәй эчеп алдык, ни эшлик икән дип, киңәш-табыш иттек. Беренче уебыз поляк хөкүмәтенең кунаклары буларак урнашкан бу мәктәп интернатыннан берәр кунакханәгә күчү булды. Шулай итсәк, туган илләренә кайтучы чит ил кешеләре кебек күренер идек. Мәктәп директоры бу фикеребезне хуплады.

Иптәшләр интернаттан ерак булмаган бер отельдә («Бристон империал») бик күп буш номерлар барлыгын сөйләделәр. Без шул кунакханәгә күчтек. Әйберләребезне анда кадәр мәктәп укучылары ташыдылар (директор кушуы буенча). Ашаган-эчкәнебез өчен бер тиен дә алмады. «Немецлар килсә, барыбер складларыбызны талаячак. Тәмле булсын ашыгыз!» – дип озатып калды.

Кунакханә шактый зур, подвал катында зур бер зал бар иде. Элегрәк анда бар булган икән, хәзер исә ашханә һәм убежищега әйләндергәннәр. Отельдә кунак-фәлән калмаган, бары тик барда эшләгән кызлар гына арлы-бирле йөреп тордылар. Барда ризык запаслары шактый иде, димәк, ул яктан мәшәкатебез булмаячак иде.

Моңарчы безне озатып йөргән поляк майоры киткәннән соң, без язмыш ихтыярына калган идек. Янә җыелышып, киләчәгебез хакында фикер алыштык һәм нәтиҗәдә, ничек кенә булса да, тизрәк Румыниягә таба хәрәкәт итәргә кирәк дигән карарга килдек. Ярдәмгә безнең белән бергә Варшавадан чыгып Львовка кадәр килгән украин профессоры, «Прометей» рәисе Смаль-Стоцкийны чакырдык14. (Ул Львовтагы туганнары өендә урнашкан иде.) Лә­кин Смаль-Стоцкий Румыниягә бару фикерен хупламады. «Бары­бер берничә көннән немецлар Львовны алачаклар. Алар белән сөй­ләшербез-киңәшербез. Элеккечә эшебезне дәвам иттерербез», – диде. Иптәшләр (төрек төркеме) бу тәкъдимне кабул итмәде. Поляклардан бу кадәр хөрмәт һәм ярдәм күргәннән соң, шунда ук аларның дошманнары белән хезмәттәшлек итү безгә килешмәс, вөҗданыбыз моны күтәрмәс. Мөмкин булса китик, дидек. Моның шәһәр идарәчеләреннән булышлык итүләрен сорарга кирәк иде. Сәгыйть Шамил15 белән кичә сөйләшкән хәрбиләр янына киттек. Барып җитсәк, ни күз белән күрик: кичә генә умарта кебек гөжләп торган мэрия бинасы буп-буш, швейцары да, башкасы да юк. Икенче катка мендек, берәүне дә күрмәдек, тәсбих төймәләре кебек тезелеп киткән бүлмәләрнең ишекләрен берәм-берәм ачып карадык. Һичкем юк иде. «Кем бар?» – дип кычкырып карадык, җавап булмады. Зуп-зур мэрия бинасы әйтерсең лә киң бер басу: тавыш-тынсыз. Өченче катка да мендек, янә ишекләрне ачып, кеше эзләдек. Озын коридорның теге башында олы гына яшьтәге хезмәтче хатын күренде. Безнең янга бер аягын өстерәбрәк, озак кына килде. «Ни кирәк?» – дип сорагач, максатыбызны аңлаттык. «Мэр да, губернатор да, башка җаваплы чиновниклар да – берсе дә калмады, кичә үк китеп бардылар. Монда миннән башка кеше юк», – диде дә хатын, ике күзеннән җыерчыклы яңаклары буйлап яшь тамчылары тәгәрәп төште. «Шәһәр кемнәр кулында соң?» – дип сорагач: «Гарнизон куманданы кулында», – диде. «Аны каян табыйк? Без бит төрекләр, шәһәрне белмибез», – дигәнгә, бераз торып торырга кушты. Кемнедер чакырды, курьерлык эшләрен башкаручы хезмәткәр күренде, яныбызга килде. Олы хатын аннан безне гарнизон башлыгына алып баруны үтенде.

Бинадан чыкканда, башымнан бер фикер кичте: егерме бер ел элек австриялеләрдән арынып16, поляк мәдәниятенә, поляк идарәсенә хезмәт иткән бу ташпулат әйтерсең, ямансулап, яңа хуҗаларын көтеп тора иде…

Урамга чыктык… Тирә-ягыбызда казармалар, һавада немец очкычлары очып йөри, җирдән аларга поляклар зениткалардан аталар, шул ук вакытта казарма тирәсендә җыелган поляк солдатлары, искитәрлек берни дә юк кебек, көлешеп сөйләшәләр, очкычларның ничә йөз метр ераклыкка очулары турында бәхәсләшәләр. Бомбалар башыбызга хәзер үк төшә башлармы, бераз соңрак төшә башлармы, зениткалар аткан снарядларның ярчыклары кайчан җиргә төшә башлар икән дип уйлап, иман ки­тереп, гарнизон куманданлыгы урнашкан бинага юнәлдек. Ишек төбендәге сакчыларга нинди максат белән килүебез турында­ әйткәч, үзебезнең «төрек журналистлары» икәнлегебезне аңлат­каннан соң, ишекне ачтылар. Бер офицер сержантка: «Майор янына алып бар, үзләре тапмаслар», – дип әмер кылды. Сержант артына иярдек тә, озын коридор буйлап күпмедер баргач, зур гына бер бүлмәгә кердек. Өстәл янында кырык яшьләр чамасындагы майор утыра иде, өстәлдәге ике телефон аппаратының берсе буенча сөйләшә. Сержант аңа сәлам бирде, безнең турыда нидер әйтте. Майор безгә, сөйләшүен өзмичә: «Рәхим итегез!» – диде. Трубкасын колагы янында тоткан килеш, безгә ике урындык бирде. Утырдык. Шул арада икенче телефон шалтырады, майор, гафу үтенеп, аның трубкасын да колагына куйды. Йончыган кыяфәтле иде, күзләреннән инде шактый озак йокламыйча эшләве билгеле иде. Шулай да бөтен хәрәкәтләреннән көчле ихтыярлы, энергияле кеше икәнлеген сиздек. Телефон аша кемгәдер хәрби боерык­лар бирде. Озак сөйләште. Яңадан башка телефоннан шалтырата башласа да, майор аңа игътибар итмәстән торып басты да безгә кулын сузды: «Гафу итегез! Ни йомышыгыз бар?» Мин кыскача гына мәсьәләне аңлатып бирдем, безгә ярдәм итүен үтендем. «Бик кызганыч, әмма кулымда бер транспорт та юк, үз транспортыгыз белән китәргә тырышыгыз. Без шәһәрне яклап сугышачакбыз, сугыш бик каты булачак». Мин: «Шәһәрдән чыкканда безне тоткарламаслармы?» – дип сорагач, «Мин сезгә махсус язу бирермен, үзегезнең кем икәнегезне әйтегез дә», – диде. Мин аңа паспортымны бирдем. «Без – төрек журналистлары, тагы җиде иптәшебез бар, исемнәребез менә болай», – дип сөйли башладым. Янә телефон шалтырады, майор трубканы колагына куйды, кыска-кыска җаваплар бирү рәвешендә сөйләште. Үзе кулына каләм алды. «Төрек язучысы Гаяз Исхакый белән җиде иптәшенең Львовтан китүен һичбер төстә тоткарламаска, мөмкин булган очракта туган илләренә кайтырга, кайту юлының иң җайлысын күрсәтергә, бу хосуста ярдәм итәргә» дигән язу язып, кулын куйды һәм мөһер басты. «Гафу итә күрегез, моннан да артыгын эшли алмыйм», – диде. Кабат урындыгыннан торды, кулыбызны кысты, безне ишеккә кадәр озатты. Без бу хәрбинең мондый авыр вазгыять эчендә дә үзен бик тыныч, чын ирләрчә тотуына, әдәплелеген дә югалтмавына хәйран калдык.

Кунакханәгә кайттык. Безне зарыгып көткән иптәшләребез: «Ни булды? Шәһәрдән чыгып китәргә юл табылдымы?» – дип, беравыздан диярлек сораша башладылар. Без хәлне ничек бар, шулай сөйләп бирдек. Иптәшләребез мөмкин кадәр китү юлын карарга кирәк дигән фикердә булсалар да, нормаль юл белән китү мөмкинлеге юк иде, чөнки шәһәр бомбага тотылганның нәтиҗәсендә тимер юл вокзалы җимерелгән, поездлар йөрми иде. Йөз илле-йөз сиксән чакрым ераклыкта булган Румыния чигенә барырга машина да, ат та юк. Җәяү ничек барып җитмәк кирәк? Аннары, без ул чиккә барып җиткәнчегә кадәр үк немецлар чикне басып алсалар? Бу авырлыктан бары тимер юл транспортын кулланып кына котылырга мөмкин иде. Ул да бит хәзер хәрбиләр контроле астында… Безгә бу кадәр кунакчыллык күрсәткән илтифатлы поляк офицерлары үтенечебезне кире какмаслар иде, әлбәттә, ләкин бит поездларның кайсы җирдән кузгалып китүен белмибез. Моны тикшерү эше артыннан курыкмый-нитми йөри алырлык кешебез дә юк. Миңа чуаннар комачаулый, яшьләрдә исә әллә иптәшлек аңы-тойгысы азракмы, әллә ялкаулык көчлеме, белмәссең. Алар хәзергә-бәзер булып тора, мөстәкыйль хәрәкәт кылмый.

Шулай итеп көн дә узды. Кичкә таба профессор Смаль-Стоцкий яныбызга килде, кабаттан «Монда калсагыз, яхшы булачак» дигән сүзен әйтте.

Иртәгесе көнне иртән кунакханәдә ашату-эчертү туктатылды. Дөрес, иртәнге ашны ашадык, ләкин бүтән ризыкландыру булмаячак, диделәр. Без, шәһәрнең кафеларына кереп, ни тапсак, шуның белән тукландык, күбесенчә сөтле кофе белән чикләнергә мәҗбүр булдык.

Сәгыйть бәй белән бергә төрле сәяхәт бюроларын эзләп йөрдек. Һәммәсе дә бикле иде. Шулай итеп, күңелебезгә хуш килерлек бер хәбәр дә ала алмадык. Бары тик бер кешедән шәһәрнең читендәге бер җирдән ара-тирә поездлар кузгалып киткәнен белдек. Ул урынны төгәл белә алмадык.

Иртәгесе көн иртән отельдәге бер мосафирдан якын гына бер җирдә ашарга-эчәргә мөмкин булуын ишеттек. Иптәшләрдән берәү, шунда барып, безнең өчен аш-су әзерләүләрен үтенде. Аналы-кызлы гаилә икән. Безгә бик тәмле итеп өйлә ашы әзерләделәр. Ашаганнан соң, десерт та булды. Чәй әзерләгәннәрен көтеп утырдык. Тәрәзәдән урам күренә иде. Каршы яктагы зур казарма янында бик күп йөк машиналары җыелган. Солдатлар, нәкъ Брест-Литовскидагы кебек үк, ашыга-ашыга гранат тутырылган әрҗәләрне, тагы бер машинадан канистра-канистра бензин ташыйлар иде. «Урам тар бит, алай-болай шунда бомба төшеп, бензинга ут капса, без нишләрбез икән», – дип уйлап куйдым. Урындыктан торып, төшке аш ашаган бүлмәгә кердем, ишегалдына карадым. Ишегалды киң, артында башка яктагы урамга алып чыга торган тагын бер бакчалы ишегалды. Ике арадагы дивар да әллә ни биек түгел. Куркыныч янаса, шунда качарбыз дигән фикер кичте башымнан. Нәкъ шул минутта сирена улый башлады. Без, аның тавышына ияләшкән булу сәбәпле, артык игътибар итмәдек. Ләкин урамнан бер солдат: «Очкыч монда таба очып килә, подвалга, убежищега качыгыз!» – дип кычкыргач, өстәге катлардан кешеләр йөгерә-йөгерә аска төшә башладылар. Квартир хуҗасы да безгә кулы белән «подвалга, подвалга» дип ишарәләде.

Урамдагы шактый күп халык та безнең йортның подвалына кереп тула башлады, без дә шунда төштек. Бик каты выжылдаган тавыш якынайганнан-якынайды. Һәрберебез бу безгә төшәрме, күрше йортка төшәрме дип уйлагандыр бу мизгелдә. Берничә хатын һуштан яздылар. Берничә секундлык выжылдау тавышы да безгә айларча дәвам иткән кебек тоелды. Шиксез ки, бу минутларда шактый кешенең чәче өлешчә булса да агаргандыр.

Ниһаять, авыр бер нәрсә төшкән тавыш ишетелде, аннан колак ярысын шартлатырлык тавыш белән бомба шартлады. Без сыенган йорт тетрәп куйды, өстебезгә туфрак коелды. Подвалның түшәмендәге лампа чайкала башлады. Менә сүнә-сүнә дип торганда сүнмәде тагы. Янә нидер дөпелдәп килеп төште. Лампаның сүнмәвеннән йортыбызның җимерелмәгәнен аңладык. Тагын бомба төшкәнче көттек. Чыннан да, шартлау һәм җимерелү тавышларын ишеттек, ләкин бу тавышлар ерактанрак килде.

Подвалның һавасы бик бөркүләнде, төрле исләр белән тулды. Әкренләп аннан чыктык. Безнең йортның тәрәзә пыялалары коелганын, урамдагы бер йөк машинасының тулысынча чәрдәкләнеп беткәнен, шул ук вакытта казарма бинасының исән калуын күрдек. Әмма безнең йорт янәшәсендәге биш катлы бина тәмам җимерелгән, җимерекләр, урамны тутырып, юлны каплаган иде. Подвалда яшеренгән кешеләр җимерек астында калганнар иде. Бары утыз сигез сәгатьтән соң гына аларны чыгара алдылар. Бәхеткә каршы, аларга һичнинди зыян тимәгән булган.

Без, башка урам буйлап кунакханәбезгә кайту юлына чыксак та, бераздан бомба очкычлары янә күренеп, кабат ниндидер йортның подвалына кереп сыендык. Берничә кат шулай эшләргә мәҗбүр булганнан соң, ниһаять, отельгә кайтып җиттек. Кунакханәдән ерак булмаган чиркәүнең яртысы бомба төшү аркасында юкка чыккан, каршы яктагы биш катлы йортның шулай ук яртысы пычак белән кисеп аткан кебек иде, тик бер катындагы бүлмәнең бер өлеше исән калып, дивардагы көзге һәм шкафы, берни булмаган кебек, үз урынында торалар иде.

Бомбага тотулар иптәшләрне шактый ук куркытканга күрә, мөмкин кадәр тизрәк китәргә кирәк дип карар бирдек. Тимер юлны эзләп табу өчен бер-ике иптәшне кушсак та, Сәгыйть Шамилдән башкалары бармады. Ул үзе белән бергә (майор биргән) кәгазьне алып китте. Безгә вакытлы тимер юл станциясен табарга кирәк иде. Сәгыйть Шамилне көтеп торган арада, кунакханәнең швейцары янына тимер юл чиновнигы килде. Ул безгә мәрхәмәт фәрештәсе кебек күренде. Аны уратып алып: «Кайдан киләсең, кая барасың, поезд бармы?» – дип сорашырга тотындык. «Бар, ләкин нормаль тәртиптәге түгел, Румыния читендәге станциягә барабыз, анда хәрби поезд бар», – дип җаваплады. «Кайчан китә?» – «Бүген сәгать уннарда урман эченнән бер эшелон кузгалып китәчәк, мин шуңа утырып барам». – «Безне аласыңмы?» – «Алырмын». «Акчасын хәзер үк бирәбез», – диешә-диешә, аңа вәгъдә кылдык. «Мин әлегә өемә кайтам, бер-ике сәгать анда булырмын, боларны шунда калдырам, юынып алам», – диде. Кулында йомырка, икмәк кебек ризык белән тулы кәрзине бар иде. «Мин, кабат монда килә алмасам, телефоннан шалтыратырмын. Сез көндез юлга чыгыгыз, караңгыда хәрбиләр сезне үткәрмәсләр», – диде дә китте. Ул арада арыган-йөдәгән кыяфәтле Сәгыйть Шамил кайтып керде. Ул да әлеге поездлар кузгалып киткән урын турында сөйләде.

Без әйберләребезне җыйдык. Мин тәнемдәге чуаннарны­ сөртеп алып, марля белән бәйләдем. Юлга чыгарга дип әзерлән­дек. Мәктәп укучылары йөкләребезне күтәреп барырга теләк белдерделәр. Балаларны, юлда бер-берсен алмаштыра-алмаштыра барырлык итеп, җитәрлек санда алдык.

Теге тимер юл хезмәткәре һаман күренми иде әле. Көн кичкә авыша башлады. Безне киеренкелек, гасабилык басты. Иптәшләр, һичнинди хәбәр алмастан, китмәскә булдылар. Ниһаять, караңгы да төште, комендант сәгате дә җитте. Кунакханә хезмәткәрләре: «Бу вакытта китә алмассыз инде», – дип безне үгетләсәләр дә, без китү ниятеннән баш тартмыйбыз дидек. Кинәт телефон шалтырады. Без тиз генә юлга чыгарга әзерләндек, бары тик паспортлары да, төрек подданныйлыгын расларлык документлары да булмаган грузин белән Төньяк Кавказлы ике егет, безнең белән барырга кыймыйча, отельдә калдылар.

Урамнарда күп кенә җирдә, дошман танклары үтмәсенгә дип, канаулар казылган, баррикадалар төзелгән иде. Кап-караңгыда әкрен генә, абайлап кына алга атладык. Бер-беребезгә тотынып, тавыш-тыныбызны чыгармый хәрәкәт иттек. Шәһәрнең читенә якынлашкан саен, ныгытмалар, фортификация күбәя барды.

Аерым хәрби берләшмәләр урнашкан ул ныгытмаларда пулемётлар гына түгел, туплар да куелган иде.

Алга барганда, бер-беребезне югалтмас өчен (юлга төшкәч, бер-беребезгә тотынмый бара башладык), ара-тирә сөйләшкәләргә дә туры килде. Берзаман Мирза Баланың сыкранулы тавышы ишетелде: «Аллаһым, мин канауга төштем, уф, аягым! Мине чыгарыгыз, зинһар!» Аны көч-хәл белән чыгардык, янә бер-беребезгә тотындык. Мирза Бала аксый-аксый атлады. Чуаннарым шактый ук сызлау сәбәпле, мин бераз артка калыбрак бардым. Капылт кына поляк телендә «Туктагыз! Кемнәр сез?» дигән тавыш ишетелде. Безнең төркем туктады. Постларда узу өчен кирәкле документ миндә булганга: «Гаяз бәй, Гаяз бәй», – дип, мине чакырдылар. Поляк солдатлары безне урап алганнар иде. Безнекеләр поляк­ларга нидер аңлатырга тырыштылар. Офицер: «Юк, алга таба уза алмассыз, поезд юк, юл юк, килгән җирегезгә кайтыгыз!» – диде. Мин кәгазьне кесәдән чыгарып күрсәтсәм дә, поляк офицеры һаман да үз сүзен кабатлый торды. Без исә кире кайтырга һич теләгебез юклыгын тәкрарладык. Тагын бер офицер яныбызга килде. Монысы югарырак чинда иде булса кирәк, башкалары аңа безнең хакта мәгълүмат бирделәр. Кәгазебезгә карап алды да: «Юл юк бит, алда тагын бер баррикада бар, аннан уза алсагыз, ут сызыгына якынаерсыз, мин сезнең өчен җаваплылыкны өстемә ала алмыйм», – дип кырт кисте. «Җаваплылык безнең өстә, сезгә һичбер шикаятебез булмаячак, рөхсәт бирегез», – дип кабат-кабат әйттек. Офицер: «Ярар алайса, барыгыз, тик теләгән җиргә барыбер барып җитә алмассыз», – диде. Баррикада аша үтеп, алга юнәлдек. Поляклар алдагыларга пароль сүзе әйттеләр, күрәсең, ныгытылган урыннардан узар өчен билгеләнгән пароль иде ул.

Алда-артта, уңда-сулда туп аткан тавышлар ишетелә, немец снарядлары, шартлап, йортларны, диварларны җимерә торды. Снаряд туп көпшәсеннән чыккан мизгелдә, яшен кебек, тирә-юньне яктырта иде. Без дә (бер тапкыр) бу яктыдан файдаланып алдык.

Йөз метрлап алдагы баррикадада поляк солдатларын күрдек. Аннан ничек кенә үтәрбез икән дип уйлап, шикләнеп бардык. Баррикадага барып җитәрәк, андагы бер туптан аттылар, шуның яктысында урамның уртасында тимерчыбык белән киртәләнмәгән тар гына сукмакны күреп алдык. Шул ук мизгелдә поляк офицеры, немец ягыннан очып килгән снарядтан куркып булса кирәк, солдатларына: «Таралыгыз, җиргә ятыгыз!» – дип әмер бирде. Без ул вакытта тар сукмак башына килеп җиткән идек инде, дәр­рәү баррикаданың теге ягына йөгереп тә чыктык. Урман күреп алып, анда кереп киттек. Артыбызда: «Болар кем?» – дип кычкырган тавышлар ишетелде, йөкләребезне күтәреп барган поляк укучы егетләре: «Без фәлән-фәлән мәктәптә укыйбыз, фронтка барабыз», – дип җавап бирделәр. Бераз гына сулу алдык. Поляк егетләре: «Менә шәһәрдән чыктык та инде», – диештеләр. Тирә-ягыбызда каравыл булып торган поляк солдатлары арасыннан барып, әкренләп вакытлы станция хезмәтен үтәгән җиргә ирештек. Урман эчендә иде ул, кечерәк кенә бер алачыгы да бар иде. Якты-фәлән юк, халык бик күп җыелган. Тирә-якта намаз укыр алдыннан була торган тынлык. Без үзебез дә ишле, әйберләребез дә бик күп иде. Нигездә, хәрбиләрдән торган бу халык төркеме эченә кергәч, ул хәрәкәткә килде. Әйберләребезне барлап, төрекчә сөйләшә башлагач, тегеләр безне сарып та алдылар. «Болар – читләр, шымчылар» дигән сүзләр ишетелде. Ул көннәрдә илдә бик күп немец шпионнары булуы сәбәпле, әлбәттә, полякларның бездән шикләнүләре табигый иде. Иптәшләр яңадан: «Гаяз бәй, Гаяз бәй», – дип, мине чакырдылар. Мин, чуаннарым сызлавы һәм талчыгуым сәбәпле, бераз хәл алыйм дип, бер агачка сөялеп утырган идем. Торып, кабат теге кәгазьне чыгардым, әмма караңгыда аның язуын таный алмадылар. Безне туплап, алачыкка кертергә теләделәр, ләкин анда хатын-кызлар һәм бала-чага кереп тулган сәбәпле, бу уйдан сүнделәр. Бары мине керттеләр, кәгазьне укыдылар, тегене-моны сораштылар. «Гафу итәсез, сугыш бит, немец шымчылары бөтен җирдә йөри. Сездән дә шикләндек шуның өчен», – диделәр. Аларга: «Сез хаклы», – дип әйттем. «Кая барасыз?» – дигән сорауга: «Румыния чигендәге Снетиньега поезд йөри, дигәннәр иде, шуңа күрә монда килдек», – дип җавап бирдем. «Бөтен поездлар хәрбиләрне ташыйлар, пассажир алмыйлар. Бераздан санитар поезды киләчәк, сезне мосафир итеп шунда урнаштырырбыз», – дип тынычландырдылар.

Мин билет алырга талпындым, ләкин тимер юл хезмәткәре: «Кирәге бармы икән, поезды хәрби бит аның», – диде. «Бардыр, – дидем. – Хәрби булса да алырмын». Икенче класс билеты бирүен сорадым. «Икенчеме, өченчеме, аермасы юк», – диде хезмәткәр. Өченче класс билеты өчен акча алды, янындагыларга безгә кагылышлы әмерләр бирде. «Бу билет фәлән стансага кадәр генә, аннан соң башка хәрби зона башлана, ул безнең компетенциядә түгел», – диде. Һәммәбезгә дә билетлар алып, поезд көтә башладык. Әллә ни күпме вакытлар узган кебек тоелды. Көндез безнең белән сөйләшкән тимер юлчы да каяндыр килеп чыкты, аңа безне поездга урнаштырырга кушылган икән. Без йөкләребезне күтәреп килгән мәктәп укучыларына, кайтыгыз инде, дисәк тә, алар: «Юк, директорыбыз сезне поездга утыртып озатмыйча кайтмаска кушты», – диделәр.

Ниһаять, бер поезд килде, әмма аның без барасы җиргә бармый икәнлеге ачыкланды. Тагын берсе килеп туктады, халык аңа таба ыргылды. «Моңа ничек утырырбыз икән?» – дип торганда: «Төрек журналистлары, монда килегез!» – дип, кемнәрдер кычкырды.

Вагонга кердек, ул яралылар белән туп-тулы иде. Бер офицер: «Рәхим итегез, урыныбыз аз, ләкин башка чарабыз юк», – диде һәм, бер купедан бөтен мәҗрухларны чыгарып, безне шунда кертеп урнаштырды: «Гафу үтенәм, урын тар, сугыш бит. Моңа риза булыгыз инде». Без, сөенә-сөенә, рәхмәтләр әйтә-әйтә, купега кереп утырдык. Мәктәп укучыларына да рәхмәт укыдык, аларны кире өйләренә җибәрдек.

Хәзер инде эш поездның кузгалып китүендә иде. Ул кузгалмады да кузгалмады. Караңгы купеда кешеләрне шикләндермәс өчен сөйләшми утырдык. Ул арада стансадан илле-алтмыш метр ераклыктагы урында саламмы, әллә чүп-чар өемеме яна башлады. Ялкын куәтләнгәннән-куәтләнә, өскә күтәрелә барды. Вагондагылар: «Менә хәзер бу ялкын урманны яктырта башлар да, немец тупчылары, поездны күреп, безгә ут ачарлар. Диверсантлар эше бу», – диештеләр. Һәммә кешене курку басты, ичмасам, поезд да кузгалмый тик тора иде. Хәзер инде яңадан бомбага тотылырбыз дип, бу поездга утырганыбызга үкенә генә башлаган вакытта, сугыш башланганнан бирле явып та карамаган яңгыр яварга тотынды. Теге янган ут сүнә башлады, бераздан ялкыннары күренмәс хәлгә килде. Без аз гына булса да тынычландык, тик поезд гына һаман китмәде.

Ниһаять, төнге сәгать уникедә кузгалдык. Төрле уйларга чумып, кара төндә караңгы вагонда караңгылык эченнән алга хәрә­кәт иттек. Берничә сәгать узгач, безне бер стансада төшерделәр: «Фәлән стансага барачак башка поездга утырырсыз», – диделәр. Бу юлдан йөрүче поездлар шәһәрара поездлар булганга, кайсының кайсы юнәлешкә йөргәнен белми идек, шуңа күрә әле ары, әле бире йөреп тордык. Бераздан бер хастаханә поездының без барасы җиргә хәрәкәт итәчәген белдек. Янә бер офицерга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Безнең кем икәнлегебезне белгәч, теге поездга урнаштырды, барасы стансаның ерак түгеллеген әйтте. Анда барып җиткәч төштек, әмма ләкин стансаның ике тукталышы бар икән – берсе искесе, икенчесе яңасы. Без ялгыш төшкәнбез. Тиз генә кабат поездга кердек. Ләкин безнең урыннар буш түгел, әйберләребезне куярга да урын калмаган иде инде. Мең бәла белән йөкләребезне вагонның алгы өлешенә куйдык. Үзебез исә бас­кычта урнаштык. Сәгыйть бәй букча-чемоданнарыбызны, төшеп калмасын өчен, юл буе тотыбрак барды. Ахыр чиктә тукталышка җиттек, поезддан төштек. Без төштек, поезд китте, ләкин шул арада әлеге поездның нәкъ менә без теләгән Румыния читендәге Снетиньега17 киткәнен белдек. Бик борчылдык. Без төшкән җир кечерәк кенә бер станса кисәге иде. Львовтан берничә йөз чакрымга ераклашсак та, Румыниягә һаман да әле якынлашмаган идек. Киресенчә, без Русиягә таба барабыз икән. Станса мөдиреннән сорашкач, ул безгә моннан Тарнопольгә18 (безнең максат та шунда бару иде) өсте ачык вагонлы (платформалы) поезд йөргәнен әйтеп бирде. Үзе дә бу платформаларга утырганда ярдәм итеште. Иртән Тарнопольгә барып ирештек, төштән соң Румыниягә таба поезд китәчәген белдек.

Шәһәр бомбага тотылудан шактый дәрәҗәдә зыян күргән, биналарның тәрәзәләре калмаган иде. Румыния консуллыгына барып, визалар алдык һәм Констанцага кадәр поляк акчасына билетлар да алып куйдык. Өйлә вакытыннан соң тревога бирелде, сиреналар бик озак чинады, шуңа күрә поезд да кичкә кадәр кузгалмады, без исә сабырлык белән көттек.

16 сентябрьнең төне иде.

Караңгы төшкәнгә кадәр Тарнопольдә булдык. Шунда кичә без ялгышлык белән төшкән поездның немец очкычлары һөҗүменә дучар булып, пулемёт утына тотылганын һәм бик күп пассажирларның һәлак булганын белдек. Шулай итеп, туп-туры Снетиньега барган поезддан ялгыш төшүебез үзебез өчен файдалы булды, исән калуыбызга бик сөендек.

Төн уртасында поезд белән Тарнопольдән китеп бардык. Рәхәт кенә, мәшәкатьсез генә бардык; кояш чыгып, тирә-якны яктыртты. Тимер юл буенда бик күп чокыр күрдек, бу ни икән дип, тимер юл хезмәткәреннән сорадык. «Болар – алман очкычлары ташлаган бомбалар шартлаганнан калган чокырлар, алар бит күперләрне, юлларны бомбага тоталар. Мондыйлар юл буйларында бик күп, тик әлегә минем бер җимерек күперне дә күргәнем юк», – дип җавап бирде ул.

Без көньякка таба барганга, һавалар җылына башлады, тирә-юнь матур, тып-тыныч, әйтерсең дөньяда сугышның үзе дә юк иде. Яшел урманнар, кырлар күренешенә соклана-соклана, иртә таңда термаль суларга бай Зальчишки дигән җиргә19 җиттек. (Польшаның чиге буенда.) Моннан бер чакрым гына ераклыкта Днестр елгасының башы урнашкан. Биредә һәм тимер юл күпере, һәм автомобиль юлы күпере бар. Бу күперләр Польша белән Румынияне бер-берсенә баглап тора.

Күктә кояш, җирдә яшеллек тантанасы, шуңадыр, күрәсең, без үзебезне сугыштан ерак хис иттек. Унике-унөч көн эзлексез сәфәрдә булып арыганбыз, нервлар киеренкеләнгән, өс-башыбыз пычрак, эчке киемнәрне алыштырган, юынган юк. Бер-ике сәгатьтән Румыниягә поезд кузгалачагын белеп алсак та, китәргә ашыкмадык. Төштән соң тагын бер поезд барлыгын белгәч, йә аңа утырып китәргә, йә булмаса, монда бер-ике көн ял итеп алырга, мунча кереп чыгарга уйладык.

Кофе эчкәннән соң, бер-ике кешебез, бистәгә барып, бер квартир таптылар. Без әйберләребезне шунда алып барган идек, хуҗабикә: «Бу станция хәрби идарә астында, әгәр рөхсәтегез булмаса, монда кала алмассыз, барыгыз, рөхсәтнамә алып килегез», – дип, безне кисәтте. Рөхсәтнең кая барып алынасын да әйтте. Яшьләребез, ул әйткән җиргә барып бер-ике сәгать көтсәләр дә, берәү дә килмәгәч, кире кайттылар. Без борчуга төштек. Югыйсә инде мунчаның кайда икәнлеген сорашып белгән идек, букчаларыбызны әзерләп, анда барырга да җыенган идек. Хуҗабикә безгә күршедә генә хәрби лагерь куманданының штаб-квартирасы булу­ын сөйләп бирде, бәлки, анда бирерләр, диде. Бер-ике кеше анда бардык. Хезмәткәр кемлегебезне, ни өчен бер-ике көн калырга теләвебезне сорады. Без хәлне аңлаттык. Хезмәткәр безгә бик илтифатлы булды: «Сез соңгы сәяси үзгәрешләрне белмисез, ахры. Иртән рус гаскәре, Польша чиген ашып, илгә керде, соңгы телефон сөйләшүләре буенча, руслар бездән дүрт чакрым гына еракта. Хәзер без ни-нәрсәләрне алып китү мөмкин, шуны Румыниягә алып китәбез. Сез дә тизрәк Румыния юлына чыгыгыз, югыйсә руслар кулына төшәрсез». Нинди дә булса транспорт бирүләрен үтендек, моңа каршы ул: «Һичбер мөмкинлегебез юк, ничек булдыра алсагыз, шулай китә күрегез. Ашыга төшегез, һич булмаса, әйберләрегезне ташлап китегез», – дип җавап бирде.

Кайтып, иптәшләргә хәлне аңлатып бирдек. Җәһәт-җәһәт кием-салымнарыбызны чемоданнарга тутырдык. Бер иптәшебез кул арбасы булган малайны табып алып килде. Әйберләребезне шунда төядек, ләкин бәйләп куярга җебебез юк иде. Арбаны тәгәрәтеп алып барганда, ул йөкләр ава да төшә, ава да төшә, интегеп беттек. Арбачы малай да бик кечкенә буйлы, арбаны тарта да алмый. Без күперне мөмкин кадәр тизрәк чыгарга тиеш идек. Сәгыйть Шамил ат урынына арбаның алдына басты, егетләр, чиратлашып капчык-букчаларны тотыбрак барып, алга хәрәкәт иттек. Юл үзе киң булса да, баруы бик авыр булды. Корал һәм сугыш кирәк-яраклары төялгән зур-зур йөк машиналары бер-берсе артыннан тезелеп киткән, аларның янәшәсендә чиге-ахыры булмаган солдат төягән машиналар, рәсми чиновниклар. Боларга төрле арбаларга утырып баручы гади халыкны өстәргә кирәк. Аннан соң әйберләрен кечкенә кул арбаларына төягән башка кешеләр, букчаларын җилкәгә күтәргән хатын-кызлар, бозауларын һәм кәҗәләрен бау белән билләренә тагып тартып баручы авыл кешеләре, кулында һичбер нәрсәсе булмаган җәяүлеләр, кая барганнарын белмәүче аптыраган качаклар – болар барысы да бер юлдан баралар.

Һавада әледән-әле түбән очучы немец очкычлары күренә. Мин тизрәк атларга күпме тырышсам да, тәнемдәге чуаннар ирек бирми, адымнарны тизләтеп булмый.

Мең бәла белән күпергә барып җиттек, тик анда румын сол­датлары халыкны туктата, үткәрми иде. «Хәзер ни эшлибез ин­де, бу кадәр юлны килгәннән соң, руслар кулына төшәбезме ин­де?!» – дип сукрана башладык, ләкин, бәхеткә каршы, юл ачылды. Халык румын ягына агыла башлады. Сәгыйть тә, машиналар арасына кысылып, арбаны урнаштырды. Тик малай: «Мин анда бармыйм, арбаны кире бирегез», – дип үҗәтләнә башлады. Аңа бик күп итеп поляк акчасы (злотый) биреп, арбасын сатып алдык. Сәгыйть арбаны ат урынына тартып, бер егетебез анда төялгән букчаларны, төшеп калмасыннар өчен, арттан кулы белән тотыб­рак барды. Алар, машиналар белән бергә күперне чыгып, Румыния җиренә аяк бастылар, олы юлга кереп киттеләр.

Күпернең бер башына барыбызны да куып китерделәр, анда безнең кебек берничә мең качак тупланган иде. Кечкенә алачык өстендә румын байрагы җилферди иде. Ягъни без хәзер румын җирендә идек инде. Тик менә руслар румын чиген санга сугырлар микән? Без бер-ике тапкыр Сәгыйть әфәнде кереп киткән юлга чыгарга талпынып карасак та, жандармнар җибәрмәде. Каян булса да үтеп чыгып һәм су эчәр урын табып булмасмы дигән максат белән тирә-юньне күзәттем: бөтен җирне жандармнар сарып алган, бу халык арасыннан чыгып иреккә ирешү форсаты юк иде. Поляк самолётлары һавада очып торалар, зур дәрәҗәле офицерларны алып китәләр.

Без зур гына халык төркеме эчендә идек, кешеләр даими хәрәкәтләнәләр иде. Румыннар һичберәүне дә үткәрмәячәкләр дигән хәбәр таралды. Бер якта румыннар поляк солдатларын коралсызландыралар иде. Берничә йөз хәрби очучы, бүлек-бүлек бүленеп, румын офицерларына нидер аңлатып маташалар иде.

Шуннан каяндыр төрле румын чиновниклары килеп чыкты. Алар белән бергә булган сакаллы бер румын, аңа мөрәҗәгать иткән яһүдиләр белән күзен-кашын уйнатып, ришвәт суммасын билгели һәм, паспортларына мөһер сугып, Румыниянең эчкәресенә илтә торган юлга чыгара башлады.

Без паспортларыбыз буенча Төркия тәбәгаләре (подданныйлары) булуыбыз сәбәпле, безгә күрсәтелгән мөгамәлә дә поляк гражданнарына күрсәтелгән мөнәсәбәттән башка булырга тиеш иде. Тиз генә бер чиновник янына барып, аңа вазгыятебезне аңлаттык. Паспортларыбызны алып: «Хәзер, хәзер», – дип, ул чиновник китеп тә барды. Соңыннан аны берничә тапкыр күреп калдык: ул башка кешеләрнең паспортларын мөһерләп йөри, ләкин безнекеләрне кайтарырга ашыкмый иде. Шулай булгач, икенче хезмәткәрне тотып алдык та әхвальне аңа сөйләп карадык. Файдасы булмады.

Ул арада һавада өч-дүрт немец очкычы күренде. Алар, бик түбәнгә төшеп, җирне «кырдырып» диярлек очканга, румын жандармнары һәм граждан хезмәткәрләре, куркып, төрле-төрле якка таралдылар. Кинәт бездән йөз илле метр ераклыктагы күпер янында, бик каты гөрселдәп, бомба шартлады. Жандармнар, хезмәткәрләр, солдатлар бөтенләй качып беттеләр. Карданны кичеп чыгарга форсат туды, ләкин нишлисең, паспортлар кулыбызда түгел бит. Бер баракка йөгереп кердек. Анда, тәрәзә төбендә, берничә мең паспорт өелеп ята иде. Зәңгәр тышлы поляк паспортлары арасында безнең кызыл паспортларны табу безгә җиңел иде, без бер иптәш белән аларны актара да башлаган идек, тик шул вакытта бер хатын-кыз хезмәткәр, артыннан тагын ике ир-ат хезмәткәр килеп чыгып, документларыбызга тиенергә ирек бирмәделәр.

Польша-Румыния чиген чыкканга бер сәгать вакыт узган иде. Совет гаскәре күперне алган иде, ләкин бу якта хәрәкәтләре күренмәде. Икенче яктан, паспортларыбызны һаман да ала алмый идек. Очраган бер румын хезмәткәренә гозеребезне аңлатып бирергә тырышсак та, файдалары тимәде. Чикнең бу ягына чыкканыбызга ике сәгать үткәннән соң да, мәсьәләбез хәл ителмәде. Зальчишки бистәсенә руслар керде дигән хәбәр таралды. Безнең белән бергә Польшадан качкан яһүдләрнең бик күбесе Зальчишкига кайтып киттеләр. Бу якта калганнарның саны да берничә меңнән аз түгел иде, ләкин аларны берәр җиргә урнаштыру мәсьәләсе һичничек чишелми иде. Без бу кадәр озакка сузылган көтеп торудан тәмам алҗыдык, гасабиландык. Ашарыбызга булмагач ачыктык. Калган ипи валчыкларын чәйнәп, чишмәгә барып, су эчтек. Өметебез өзелгәннән-өзелә барды.

Кич тә булды, шунда ачык һавада төн кунарга туры килер, ахры, дип курыктык. Ләкин шул вакытта яныбызга берничә юга­ры рөтбәле (чинлы) офицер килде. Алар паспортлар тупланган баракка керделәр, анда бераз вакыт торганнан соң, без инде ничә мәртәбә мөрәҗәгать итеп караган хезмәткәрләр белән бергә чыктылар. Офицер поляклардан торган төркем-төркем халыкка поляк телендә: «Сезне моннан егерме-утыз чакрымдагы бер җиргә җибәрәбез, анда кемнең Румыния җиренә керергә хокукы бар, шуны тикшерербез», – дип әйтте һәм качакларны әйткән җиргә алып барырга әмер бирде. Мин, җәһәт кенә офицер янына килеп басып, французча: «Без – төрек журналистлары, паспортларыбыз да, визаларыбыз да бар, безгә бу поляк качакларына күрсәтелгән мөгамәлә күрсәтелмәскә тиеш. Үтенәбез: паспортларыбызны,­ тәртибен китереп, безгә кайтарсагыз да безне җибәрсәгез икән», – дидем. Офицер янындагыларга румын телендә нидер сөйләде. Мин, аның икеләнебрәк торуын күргәч, болай дидем: «Әгәр китәргә рөхсәт итмисез икән, Бухаресттагы Төркия илчелеге (вәкиле) белән күрешеп сөйләшергә рөхсәт бирегез». Үзем аңа бер төрек газетасының хәбәрче таныклыгын күрсәттем20. Полковник: «Боларның паспортларын теркәп, китәргә рөхсәт итегез!» – диде. Шуңача сүзебезгә һич дикъкать итмәгән бер хезмәткәр: «Мин бит инде сезгә ничә тапкыр, китегез, дидем, кая, паспортларны бирегез», – дигән булды. Әмин Рәсүлзадә минем яныма килде. «Паспортлар сездә ич», – дидек. Полковник хезмәткәргә эшне тиз тотарга кушты. Без ул хезмәткәрне, кулыннан тотып диярлек: «Әйдә, әйдә», – дип ашыктырып, барак янына алып бардык. Паспортларны бик тиз таптык, әмма теге хезмәткәр янә каядыр качты.

Качакларны (офицер әйткән җиргә) алып китә башладылар. Ул төркемгә Мирза Баланы да кушканнар булса кирәк, ул шулкадәр каты тавыш белән кычкырып җибәрде, әйтерсең авазы бөтен Румыниягә ишетелде. Без, чыгып, Мирзаны яныбызга алып килдек. Хезмәткәр һаман күренмәде дә күренмәде. Аның урынына бер-ике жандарм, килеп, безне куып җибәрергә теләгәннәр иде, без этешеп-төртешеп, кычкырышып, ничек кирәк шулай барактан чыкмадык. Ниһаять, теге хезмәткәр бер кятип (писарь) белән килде, анысы паспортларыбызны теркәде, чикне чыгуыбызны раслаучы тамга басты. Сәгыйть Шамил белән яшь егетләребез биредә булмаганга, аларның паспортларына мөһер басылмый калды. Бу эшебезне төгәлләп, Сәгыйтьләрне эзләргә тотындык. Тирә-юньне күзәтеп йөргәндә, кинәт Сәгыйть үзе каршыбызга килеп чыкты. Алар төрле кешеләр артыннан безгә хәбәр җибәреп караганнар икән, ләкин җавап килмәү сәбәпле, «Әллә бер-бер хәл булдымы икән?» дип борчуга төшкәннәр. Аларны тапканыбызга бик сөендек.

Сәгыйть әфәнде моннан Черновицыга (Буковинаның мәшһүр шәһәре)21 кадәр автобус йөргәнлеген өйрәнеп белгән, шофёрлар белән сөйләшкән, алар безне дә алырга ризалар икән. Иптәшләрне кабат күрү, бу кадәр борчу вә мәшәкать чигүдән соң чагыштырмача булса да иреккә ирешү һәммәбезгә шатлык бирде. Кәефебезне күтәрде. Шул хисләр белән бергә ачлык тойгысы да килде: без көн буе бер валчык ризык капмаган килеш йөргәнбез икән бит. Кечерәк кенә бер поляк кибетенә кердек, анда сөт, икмәк сатып алдык. Кибет хуҗасы, урта яшьләрдәге хатын, аһ-ваһ килеп утырды: «Шулкадәр хезмәт кую, бихисап кеше корбан китү бәрабәренә төзелгән Польша яңадан җимерелде, яңадан юк булды, моңа ничек итеп түзмәк кирәк?!» Без, төрле сүзләр әйтеп, аны юатырга тырышып карасак та, бичара хатын елавыннан туктамады. «Ашаганыбыз-эчкәнебез күпмегә төште? Күпме акча бирик?» – дип сорагач: «Нинди акча ул, ул турыда уйлау вакыты түгел! Ашаганыгыз аш булсын!» – дип, акча алмады. Без барыбер күпмедер акча бирдек үзенә, тик ул аңа орынмады да. «Польша иреккә чыгачак, бу бәла вакытлы гына бер бәла», – дип юатуыбызга каршы хатын: «Тәмле сүзегезгә рәхмәт! Безнең буын өченче тапкыр сугышка керде, инде ниләр генә булып бетәр?» – диде, күз яшьләрен сөртә-сөртә.

Автобус кузгала торган җиргә йөкләребезне илтеп куйдык. Аларның хәрәкәте дә хәрби куманданлык контролендә икән. Румын хәрбие, бәлки, лейтенант дәрәҗәсендә булгандыр ул, безне автобуска кертмәскә тырышты, төгәлрәк әйткәндә, автобуска керү рөхсәтен акчага сатарга ниятләде. Без исә, үзебезне «без – журналистлар» дип танытып, ришвәт бирүдән котылырга гайрәт кылдык. Әле бит ике паспортыбыз мөһер сукмаган килеш, аларны күрсәтми калу кирәк иде. Алты паспорттан икесен алгарак сузып күрсәттек. Визалар да, паспортларыбыз да, мөһер тамгасы да бар, дип сатулаша башладык. «Безгә Төркия илчелеге белән сөйләшергә ирек бирегез», – дигәч, офицер, куркып булса кирәк, автобуска утырырга рөхсәт итте. Кеше белән шыгрым тулы автобуска кысыла-кысыла урнаштык. Букча-чемоданнарыбызны автобусның түбәсенә куйган идек инде.

Автобус кузгалып китте. Безгә искиткеч дустанә мөнәсәбәт күрсәткән, милли мәсьәләләребезгә шулкадәр игътибар биргән, үзебезгә дин, милләт һәм кан ягыннан тугандаш булган дәүләттән золым-җәбер күргән вакытта безгә кочагын киң итеп ачкан Польша артта калды.

Илебездән һәм тугандаш илләрдән куылган без төрек милләтчеләрен «Сезнең һәм безнең азатлыгыбыз өчен!» шигаре астында бергә туплаган Польша җимерелә, яндырыла, канга батырыла, кан җылый иде.

Без, төрек илләренең милләтчеләре, ун-унике еллап элек бу дус илдә төзегән яңа милли оешмаларыбыз, милли азатлык өчен көрәш үзәкләребез дә шулай ук Польша белән бергә ут эчендә кала һәм җимерелә иде!.. Без дә, поляк хәрбиләре һәм зыялылары кебек үк, яшәү һәм эшләү мәркәзебезне ташлап, янә мөһаҗир булып горбәттә яшәүгә, караңгы билгесезлеккә таба юл алдык. Барыбызны да шул уй-фикерләр борчып барды. Һәммәбезнең дә Польша кичергән фаҗига өчен йөрәгебез янды. Үзара сөйләшми генә сәфәр кылдык, күпме араны узганны да сизмәдек.

Кинәт тышта кемнәрдер, кычкырып, автобусны туктаттылар. Бу туктату авыр уйларыбызны юкка чыгарды. Автобусның ишеге ачылды, аңа якын утырган Мирза Балага бер жандарм төшәргә кушты: «Бөтен чит илнекеләр, төшегез!» – дип кычкырдылар. Әкрен генә төштек. Әйберләребезне дә автобусның түбәсеннән өстерәп төшерделәр.

Сәгыйть, арлы-бирле йөренеп, жандармнарның башлыгын эзләде, бер офицердан: «Безне автобустан чыгарырга кем боерык бирде?» – дип сорады. Ахры, теге без кузгалып киткән җирдәге офицерның бездән акча ала алмаганы өчен ачуы чыккан да, күрәсең, бу офицерга (юл инспекторына), телефоннан шалтыратып, безне туктатырга кушкан булгандыр. Без офицерны мәйханәгә алып кердек. Француз телен белә икән, ни өчен безне туктатуын сорагач: «Чит илнекеләргә Румыния җиренә керергә рөхсәт юк», – дип җавап бирде. Без: «Керү визаларыбыз да бар, рөхсәт тә бар, фәлән-фәсмәтән», – дип, аңа сүз яңгыры яудырдык, икенче яктан шәраб тәкъдим иттек. Ул гына да түгел, аның соңыннан элек эчкән шәрабының бурычын түләдек. Офицер йомшарып китте, кире автобуска утырырга рөхсәт бирде. Утырдык та кузгалып киттек.

Барганда шуны уйладык: Польшада шундый фаҗига булганда, аның союздашы һәм күршесе булган Румыния чиновниклары һәм хәрбиләре биш-ун тиенлек мәнфәгатьләре өчен мәзлум милләт кешеләрен төрле кыенлыкларга дучар итәләр. Шулай итеп, бу гамәлләр румын халкы турында тискәре тәэсирләр тууга сәбәп булды.

Без, башка пассажирлар белән полякча һәм французча сөй­ләшеп, румыннарны гаепләдек. Аларның күбесе безгә кушылды. Юлыбыз тагын бераз дәвам иткәннән соң, бер бистәгә барып җиттек, һәм анда безне яңадан туктатып, чит ил кешеләренә автобустан төшәргә әмер ителде. Без, үҗәтләнеп, урыныбызда утыра бирдек. Юлдашларыбыз: «Монда чит илнекеләр юк, бу ни дигән хәл, нигә безне туктатасыз?» – дип кычкырып, үзләре һөҗүмгә күчтеләр. Жандармнар аптырап калды. Шофёрның документын тикшереп караган булдылар, анда да законга хилаф нәрсә тапмадылар, ахры. Бездән дә акча таләп итмәделәр. Тик нигәдер берсе, ачуланып, шофёрга автобустан төшәргә кушты да аны, кыйный-кыйный, каядыр өстери башлады. Пассажирларның иң кыюлары, автобустан төшеп, шофёрны тегенең кулыннан йолкып алдылар. Шулай итеп, без юлыбызны дәвам иттердек.

Төнлә сәгать унбердә, Черновицы шәһәренә кереп, бер кунак­ханә янында туктадык һәм анда урнаштык. Тик менә шофёрга түләргә румын акчасы юк иде. Поляк акчасы эшкә ярамый. Ахыр мин үземдә булган берничә доллар белән һәммәбез өчен юл акчасын түләдем. Кунакханә хезмәткәреннән доллар бәрабәренә күпмедер румын акчасы алдым.

Узган бөтен куркынычлардан сау-сәламәт котылуыбыз хөр­мәтенә шул ук төнне иптәшләремне мәҗлескә дәштем. Аннан соң чуаннарымны яхшылап юдым. Руслар кулына эләкмәү, 17 сентябрь көнен шулай уңышлы уздыру шатлыгы белән йокыга талдым.

 

* * *

Хәзер узылган юлны күздән кичерик.

1939 елның 6 сентябрь төнендә, сәгать уникеләрдә, Варшава­ның Allee Ujazdovskiдан ерак түгел, бер кечерәк урамның башында җыелышып, икенче егерме минутта юлга кузгалдык. Без – азәриләр Әмин бәй Рәсүлзадә, Мирза Бала һәм Али Азәртәкин, Төньяк кавказлы Сәгыйть Шамил, украин Смаль-Стоцкий, грузин Имнаидзе22, Төньяк Кавказ казагы Билатти23, шулай ук Төньяк кавказлы Даут24 исемле егет, кырымлы Әдигә Шинкевич (Кырымал)25 һәм мин Гаяз Исхакый. Безне поляк майоры Домбровский озатып йөрде. Әмин бәй, Мирза Бала, Али Азәртәкин һәм мин бер машинада идек. Башкалар, өчәр, дүртәр булып, бүтән машиналарга урнашканнар иде. Тагы бездән башка ике инглиз журналисты да бар иде. 7 сентябрьдә кичкә таба Бьялоподль исемле шәһәрдә26 туктадык һәм төнне шунда үткәрдек. Майор, Брест-Литовскига барып, безне урнаштырырлык урыннар эзләп йөрде. 8 сентябрьдә кичке караңгыда Брест-Литовскига барып кердек, анда төн кундык. Сентябрьнең 10 ында, машиналарга утырып, башта Ковель27, аннан Лодак шәһәренә28 җиттек. Анда берничә төрек кафесы табып ашап-эчтек. Инде аннан Дубнога29 барып, бер кичне анда кундык. Безне казармада урнаштырдылар. Дубнодан чыгып китеп, иртәнге унбердә Бродыга30 җитеп, анда ашап алдык. Сентябрьнең 12 сендә төнге сәгать икеләр тирәсендә Львов шәһәренә барып кердек. 13 ендә (озатып баручы) безне калдырып китте.

15 сентябрьдә төнге сәгать унберләрдә Львовтан кузгалып китеп, Румыния чигендәге Снетинье шәһәренә юнәлдек. Башта Брезага31, аннан соң Тарнопольгә килдек. 16 сентябрьдә көн буена шунда булдык. 17 сентябрьдә иртәнге җиде-сигезләрдә Зальчишкига – Польша-Румыния чиге өстендә диярлек урнашкан шәһәрчеккә барып җиттек. Көндез сәгать уникедә, Днестр аркылы салынган күпердән җәяү үтеп, Румыния җиренә кердек. Көч-хәл белән төнге унберләр тирәсендә Черновицыга барып егылдык. 18 сентябрьдә төшкә таба барыбыз да йокыдан тордык. Тегене-моны капкаладык та Варшавадагы Төркия илчелегенең монда килеп урнашканын белеп алганнан соң, шунда киттек. Илче Җамал Хөсни бәй32, консул Вахит бәй33, хәрби атташе Нәҗати бәй34 белән сөйләштек, Истанбулга барырга катгый нияттә булуыбызны белдердек. Алар да, юлда төрле мәшәкатьләр күреп, бездән бары бер көн әүвәл машиналары белән Польшадан чыгып китә алганнар икән.

Мин, даруханәгә кереп, чуаннарымны дәвалаттым, яңа дарулар алдым. Кичен китәсе поезд белән кайсыбыз Бухарестка, кайсыбыз Констанцага барырга булдык. Юлда поезддан бер төшеп, бер менеп йөрергә туры килгәнлектән, бавылымның (букчамның) сабы (җебе) купкан иде, шуңа күрә аны күтәреп йөрү кыенлашты. Сәгыйть әфәнде, миңа ярдәм итү өчен, кунакханәнең хезмәтчесенә йөз лея (вак акча юк иде) бирде. Тегесе алды да юкка чыкты. Отель хуҗасына мөрәҗәгать иткәч, анысы: «Юк, ул безнең хезмәткәр түгел», – диеп, каракны яклый башлады.

Моңа Сәгыйть бәйнең ачуы чыкты. Ул, полициягә хәлне аңлатып, чарасын күрүләрен үтенгән иде, полицейскилар һич тә булышлык итмәделәр. Ягъни акчасыз да, сапсыз (җепсез) да калдык. Инде китәргә вакыт җиткәндә генә, Сәгыйть белән чыгып, биш-ун лейга бер озын гына җеп алдык. Сәгыйть аны юл букчама ныклы итеп бәйләп куйды.

Әйберләребезне машинага төягәндә, бая Сәгыйть мөрәҗәгать иткән полицайлар килеп чыкты. Йөз леябызны алып качкан каракны тапмаганнар, билгеле, ләкин берсе: «Мин сезнең өчен эшләдем, шулкадәр көч түктем, шуның әҗерен бирмәссезме икән?» – дип, безгә бәйләнде. Бу сүзләрне ишеткәч, Сәгыйть әфәнденең күзләре шар булды, мин түзмичә көлә башладым. Карак, кунакханә хуҗасы һәм полицайдан торган бу өчлек Румыния идарәсенең символы иде. Башыбызда «Болар бу ил белән ничек итеп идарә итәләр икән?» дигән сорау ирексездән туды. Мин полицайга ун лея бирдем, ул, башлыгын күтәреп, бик төче итеп рәхмәтен белдерде. «Тагы шулай рәхим итегез! Бу юлы бары йөз леягыз урланды бит, киләчәктә, иншаллаһ, сезне катырак итеп зурларбыз, хөрмәт күрсәтербез», – дигән кебек булды.

Юлга кузгалганчы, Истанбулга (сугыш афәтеннән) исән-сау котылуыбызны белдереп, телеграмма суктык. Төн буе поезд белән барып, иртәнге якта Констанцага барып җиттек. Әмин бәй Бухарестка китте. Барыбыз да бер кунакханәгә кереп урнаштык. «Әмәл» журналының төп авторы мөстәҗиб Фазыл бәй35 безгә күп ярдәм итте. Констанцага берничә көн тору өчен рөхсәт ки­рәк иде, ул аны юнәтте. Польшадан без алып килгән берничә йөз злотыйны, хөкүмәт банкына барып, ничек кирәк шулай әйбәт курс белән алыштырды. Эчке киеме булмаганнарга аны алырга ярдәм итте.

Без Төркия консуллыгын зиярәт иттек. Мирза Баланың (һәрвакыттагыча) акчасы булмау сәбәпле, аңа бушлай пароход билеты алып бирүләрен үтенсәк тә, аны булдыра алмадылар. Хәлбуки төрек хөкүмәте безнең кебек качак Төркия гражданнарын туган илгә кайтару өчен махсус акча җибәргәнен ишеткән идек. Консул хәтта паспортларыбызга виза кую өчен дә акчабызны алды. Мирза Баланың акчасы юк иде, аңа виза бирмәделәр.

Истанбулга килгәч тә әле, аны пароходтан чыгарту үзе бер мәшәкать булды. Аңа: «Йә виза акчасын түләячәксең, йә пароходтан чыгармаячакбыз», – дип әйтеп искәртеп куйдылар. Ярый әле безне каршы алырга килгәннәр, төрле язулар язып, Мирза Балага пароходтан төшәргә булыштылар. Әмма соңра аны, тагын берничә полициягә чакыртып, шактый интектерделәр.

Сентябрьнең 26 сында булса кирәк, исән-сау Истанбулга аяк бастык.

 

* * *

Польша юлларында йөргән вакытта күпне күрергә туры килде. Язасы сүзебез күп булса да, аларның шактые өчен газеталарда урын табылмады. Иптәшләр миңа: «Бурсага китеп, беразга күздән югалып тор», – дисәләр дә, Истанбулда калдым.

Үземдә булган поляк злотыйлары Төркиядә эшкә ярамаганлыктан, күп зарар күрдем. Бөтен әйберләрем, кием-салымна­рым – Варшавада, «Милли юл» матбагасы Берлинда калды. Нәкъ 1918 елда булган кебек үк булды: ул вакытта да мин квартирамны, әйберләремне һәм басмаханәмне Мәскәүдә ташлап киткән идем. Ул вакыт үлемнән калып, шулай ук елларча яклап килгән милли идеологиямне большевик башбаштакларына хур иттермәс өчен шулай эшләргә туры килгән иде. Бу юлы исә немецларның бераз Аурупа төсмере кергән, национал-социализм дигән яңа исем кушылган большевизмыннан качтым. Бу ике агым арасында, бәлки, аз гына аерма бардыр барын. Ләкин без, төрек милләтчеләре, аларның халкыбызның милли хокукларын эзләргә һәм якларга теләгән хәрәкәткә каршы алып барган көрәшләренең методларында һичбер аерма күрмибез. Икесе дә безгә – төрекчеләргә – кан дошманнары булып торалар. Икесе дә безгә каршы аяусыз һәм варварларча сугыш алып барырга әзерләр. Моның мәгънәсен, сәбәпләрен аңлау, бигрәк тә ахмакларга аңлату ансат түгел. Бу – хакыйкый хәл.

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Польшадан китү. Төркиядә чыгучы «Әмәл» журналында 1984 елның 141–149 нчы саннарында төрек телендә басылган. Мәкалә-истәлекне Татарстан Республикасы Милли архивында сакланган Гали Акыш фондыннан (Р – 5086) төзүче-автор табып алды, һәм ул беренче тапкыр Гаяз Исхакый» («Гаяз Исхакый : тарихи-документаль җыентык / төз.авт. : С. Рәхимов, З. Мөхәммәтшин, А. Заһидуллин. – Казан : Җыен, 2011) җыентыгында басылды. Мәкаләне татар теленә Р. Кадыйров тәрҗемә итте. Язылу вакыты чама белән 1943 –1944 елларга карый. Имза куелмаган. Текст җыентыктан алынды.

1 …«Прометей» лидерларын, башкаладан эвакуацияләү… – «Прометей» җәмгыяте 1925 елда Париж шәһәрендә төзелә. 1928 елда Варшава шәһәрендә дә «Прометей» җәмгыятенең клубы оештырыла. Германия гаскәрләре Польша җирләренә басып керү белән, Польша хөкүмәте карары буенча, «Прометей» җәмгыяте әгъзаларын тынычрак урынга күчерү каралган.

2 Мөхәммәтҗан Ибраһим – бу шәхес хакында Сәгадәт Чагатай истә­лекләрендә кыска гына мәгълүмат бар. Истәлектә аның урта хәлле һәм сәүдә белән шөгыльләнүе, Г. Исхакыйны хөрмәт иткән якын дусты булуы әйтелә. Әдип-публицистның 1940 елның 8 гыйнварында Гали Акышка язган хатында аның сугыш барган көннәрдә Польшада булуы ачыклана.

3 Али (Акыш) – Али (Алиулла) Хисаметдин улы Агишев (1918 – 2011), җәмәгать эшлеклесе, публицист.

4 Габделәхәт Гәниш – Габделәхәт Гәниш (Гали Акыш истәлегендә – Әхәт Гәниш), 1936 –1938 елларда Гали Акыш белән Каһирәдә әл-Әзһар мәдрәсәсендә укый. 1938 елда Г. Исхакый чакыруы буенча Варшавага килә. Шул вакыттан ­башлап ул мөһаҗирлектәге төрек-татар милли хәрәкәтендә актив катнаша. 1940 елдан Төркиядә яшәгән.

5 Кәбир Кәмбир (Камбир) – Кәбир Канбир (1915 –1975), мөһаҗирлектә яшәгән, төрек-татар милли хәрәкәтендә катнашкан, укытучы.

6Румыниянең Кармен Сельви дигән җиренә барып… – Кармен-Сильва – Румыниянең көньяк-көнбатышында урнашкан шәһәр.

7 …Советлар белән Германия арасында дуслык килешүе төзелгәнен ишеттем. – 1939 елның 23 августында «бер-берсенә һөҗүм итмәү» турында совет-герман килешүе имзалана.

8 Брест-Литовск – Белоруссия Республикасындагы Брест шәһәре. Бу шәһәр 1921 елга кадәр – Брест-Литовск, 1939 елга кадәр Польша территориясендә Брест-над-Бугом исемендә була.

9 Әмин бәй Рәсүлзадә – Мәхммәд Әмин ахунд хаҗи мулла Галиәхбәр уг­лы Рәсүлзадә (1884 –1955), азәрбайҗан дәүләте, сәяси һәм җәмәгать эшлеклесе, публицист, драматург.

10 Мирза Бала – Мирза Бала Мөхәммәдзадә (1898 –1959), азәрбайҗан сәяси эшлеклесе, журналисты.

11 Али Азәртәкин – Г. Исхакый искә алган Али Азәртәкин турында әлегә мәгълүмат табылмады.

12 …Төркиянең элекке консулы Ризван Бора… – бу шәхес турында әлегә мәгълүмат табылмады.

13 …Львовка барып ирештек. – 1918 елда Польша үзенең мөстәкыйльлеген алганнан соң, Львов шәһәре Польша дәүләтендә кала. Бу шәһәрне 1939 елның сентябрь аенда совет гаскәрләре басып алгач, Украина дәүләте составына кертелә.

14 …украин профессоры, «Прометей» рәисе Смаль-Стоцкийны чакырдык. – Роман Степанович Смаль-Стоцкий (1893 –1969), украин сәяси эшлеклесе, тел галиме. 1926 –1939 елларда «Прометей» клубының алыштыргысыз рәисе.

15 Сәгыйть Шамил – Сәгыйд Шамил (1901–1981), Шәех Шамилнең өченче улы Мәхмәдкамил пашаның улы. «Прометей» хәрәкәтендә актив катнаша, Г. Исхакыйның дусты.

16 …егерме бер ел элек австриялеләрдән арынып… – Польшаның көньяк территориясе 1918 елга кадәр Австро-Венгрия империясе составында була. Сен-Жермен (1919) килешүеннән соң империя таралгач, поляклар күпләп яшәгән өлкәләр Польша дәүләтенә кушыла.

17 …Румыния читендәге Снетиньега… – Г. Исхакый бу урында бүгенге ­Украина дәүләтенең Ивано-Франковский өлкәсендәге Снятын шәһәрен күз уңында тота кебек. Бу шәһәр 1939 елга кадәр Румыния дәүләтенә кергән.

18 Тарнополь – Тернополь (1944 елга кадәр Тарнополь). Украина Респуб­ликасының Тернополь өлкәснең үзәге. Тарихта 1540 елдан мәгълүм.

19 …Зальчишки дигән җиргә… – Залещики – Украина Республикасы Тернополь өлкәсенең Залещики районы үзәге.

20 …төрек газетасының хәбәрче таныклыгын күрсәттем. – Г. Исхакый 1925 –1926 елларда Төркиянең әйдәп барган газеталарыннан берсе «Җөмһүрият» газетасында мәкаләләр яза. Ул, кайда гына булмасын, үзен һәрвакыт «Җөмһүрият» газетасы хәбәрчесе итеп таныштыра.

21 …Черновицыга (Буковинаның мәшһүр шәһәре)… – Украина Республика­сының Черновиц өлкәсенең үзәге, 1944 елга кадәр – Черновцы.

22 грузин Имнаидзе  – Г. Исхакый искә алган Имнаидзе турында әлегә мәгълүмат табылмады.

23 Төньяк Кавказ казагы Билатти – бу шәхес турында әлегә тулы мәгълүмат табылмады.

24 Төньяк кавказлы Даут – бу шәхес турында әлегә тулы мәгълүмат табылмады.

25 …кырымлы Әдигә Шинкевич (Кырымал)… – Мостафа Әдигә Кырымал (Шинкевич) (1911–1980), кырым-татар җәмәгать эшлеклесе.

26 …Бьялоподль исемле шәһәрдә… – Бяла-подляска шәһәре Көнчыгыш Польша җиренә урнашкан. Бялаподлеский воеводасының административ үзәге.

27 Ковель – Украина Республикасының Волынский өлкәсенең Кавель райо­ны үзәге.

28Лодак шәһәренә… – Г. Исхакый мәкаләсендә хата китүе ихтимал. Әлегә бу шәһәр турында мәгълүмат табылмады.

29 Дубно – Украина Республикасы Ревенский өлкәсендәге шәһәр.

30 Броды – Украина Республикасы Львов өлкәсенең Брода районы үзәге.

31 Брезага – Берёза (белорус телендә – Бяроза) – Белоруссия Республикасы Брест өлкәсенең Берёза районы үзәге.

32 Илче Җамал Хөсни бәй – бу шәхес турында әлегә мәгълүмат табылмады.

33 консул Вахит бәй – Г. Исхакый бу урында Төркиянең Германиядәге консулы булып торган дипломат Вахит Басмаҗыны күз уңында тота.

34 хәрби атташе Нәҗати бәй – бу шәхес турында әлегә мәгълүмат табылмады.

35 «Әмәл» журналының төп авторы мөстәҗиб Фазыл бәй… – мөһаҗир­лектәге Кырым татарларының «Әмәл» журналы 1930 елның февраленнән чыга башлый. Журналның мөхәррире – Җәгъфәр Сәедәхмәд (1880 –1960). ­Әлегә мөстәҗиб Фазыл турында тулы мәгълүмат юк.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 13 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 221.

Җавап калдыру