УНБЕРЕНЧЕ ЕЛЫБЫЗ

Бу саныбыз берлә «Милли юл» мәҗмугабыз үзенең унберенче яшенә аяк басадыр. Моннан элекке елларда үзенең мөкаддәс милли вазифасы дип танылган Идел-Урал истикъляль фикерене киләчәк елда да үзенең барлыгының үзәге итеп алып, аны ак-пакь юлдан китәргә* ният итәдер. Мөһаҗәрәттә моннан ун ел элек мәйданга килгән «Милли юл» – фикере, төшенчәсе, дөньяга карашы, игътибары берлә илебездә яшәп килгән милли матбугатның дәвамы гынадыр. Ул илсезлектә үсеп, зураеп, бүген аның яшенә Аурупа матбугат галәме, 1928 дә туды, бүген ун яшенә басты, дип тамга сукса да, чынлап караганда, аның тууы да, үсүе дә мон­нан күп электер (1905 елда). Аның яше дә ун гына түгелдер. Аның туган иленнән, үзенең суыннан, туфрагыннан аерылып, чит илләрдә яшәвенең генә, аның тормышының яңа бертөрле инкишафының гына унъеллыгы дигән сүздер. Бу унъеллык «Милли юл» мәҗмугасы илебездә шактый гына хөр көенчә яши белгән, 1918 елга кадәр булып үткән милләтче матбугатыбыз берлә фикер, төшенчә, өслүб игътибары берлә тәмамән бердер. Киләчәк тарихчыларыбыз да, илебездә дәвам итеп килә торган большевик баскынлыгы астында милли көчен сонгый рәвештә югатдырылган, милли төсен чит бер бозык буяуга буяган бүгенге совет төрек-татар матбугатын уртадан кисеп ташлап, ул дәверне фит­рәт дәвере дип кенә карап, безне бергә баглаячаклардыр. «Милли юл»ны илебездәге милли матбугат инкишафының бер дәвере ге­нә итеп карап, бер гөл буларак бакачаклардыр. Милли матбугатыбыз илебездә халкыбыздан гына көч алып вазифасын үтәп килгән кеби, «Милли юл» да монда – мөһаҗәрәттә дә – шул ганганәгә садыйк булып барадыр. Үзенең Идел-Урал төрек мөһаҗәрәте берлә мөддәтән, мәгънән бик нык багланып, мөһаҗәрәтебезнең авыр тормышының мәгънәви гәүдәләнүе төсендә мөһаҗәрәттәге бөтен авырлыкларны, гайре табигыйлекләрне бергә татып, бергә җәфа чигеп, бергә өмидләнеп, бергә-бергә егыла-тора яшәп ки­ләдер. «Милли юл» да, мөһаҗәрәттәге халкыбыз кеби, үзенең аерым бер милләт булып яшәү хакыны, үзенең кояш астындагы урынын билгеләүне төрмәгә әверелгән илебездә яшәүче мил­ләттәшләребезнең бүгенге икмәк-тоз, ялангач тәнене эретерлек чүпрәк-чапрак теләкләре берлә чикләмәенчә, үзенең таләпләрене гәүдәләштерүдә милли тарихына да таянадыр, үзенең киләчәктә яшәячәк буынының теләкләрене дә күз уңында тотадыр. Вә боларның барысын бергә җыеп, шуны юлын күрсәтүче бер Тимерказык йолдызы итеп карап барадыр.

Менә шулай итеп, илебездәге милли матбугатыбызның дәвамы булып чыккан «Милли юл» – халкыбызны киләчәктә илле-көнле, сулы, туфраклы, үз ихтыярына үзе хуҗа булырга илтүче «Милли юл» – бөтен милли төшенчәләребездә дә дустлык, хөрмәт эчендә яшәп киләдер. Авыр милли тартышы берлә һәрбер аклык, пакьлек сөюче яшьләребез уңында үзенең милли байрагын мөкаддәс бер кыйбла итеп танытып киләдер. Халкыбызның сөюе, кадәри тарихи дошманнарыбыз русларның һәрбер төркемендә «Милли юл»га зур дошман итеп карауга сәбәп булды. «Милли юл»га һәрбер төрле зарар итү, аяк чалуда болар һәрбер төрле пылчырак юллардан да чирканмадылар вә чирканмыйлар. Вә матбугат кануннарыны аз гына булса да безгә каршы ригая итүне дә кирәкле тапмыйлар. Большевик матбугатының меңнәрчә мәкаләләрендә безгә сөйләмәгән төһмәтне калдырмаулары, милли юлчыларны совет укучысы алдында әле дөнья буржуазиясенең хисабына вә аның файдасына чалыша торган итеп күрсәтергә теләүләре, әле инглиз, француз байларының байлыклары артсын өчен тырыша торган итеп чыгарырга тырышулары, әле Алмания, Италия, Ләһстан фашистларының эшләре уңлык алсын өчен тирләп-пешеп эшләүчеләр итеп танытырга омтылулары, әле ислам дөньясының кара, мөтәгассыйб хезмәтчеләре, киң төрек дөньясының, хосусән Яңа Төркиянең төрекчелек омтылышларының агентлары итеп Гази пашадан1 биззат әмер алып эшләп йөрүчеләр дип язулары – моның ачык дәлилләредер. Мөһаҗәрәттәге русларның демократ дигән Милюков, Керенский матбугатының2 безне пантуранчы, пантюркист, панисламчы итеп күрсәтергә омтылулары, Ерак Шәрекътагы кара руслык матбугатының безнең милли тартышыбызны, безнең милли оешмаларыбызны рус большевикларының эшләре итеп күрсәтеп, японнарны игъфаль итәргә тырышулары безгә руслыкның агы, кызылы, карасының дошманлыгы ни дәрәҗәдә тирән вә төрле икәнен күрсәтеп торадыр. Безнең төрек милләтенең аерым бер кабиләсе булып, аерым мөстәкыйль бер ил корып яшәргә омтылуыбыз русларга шулкадәр ошамый ки, алар без «милли юл»чыларга, соңгы елларда «милли байрак»чыларны да кушып, каршы көрәштә һәрбер юлны җаиз күрәләр, һәрбер төрле пылчыраклыктан ваз кичә алмыйлар. Моның берлә алар безнең милләтче, истикъляльче җәбһәбез русларга ошамау, русларның фирка програмларындагы вәгъдәләрнең һичберсенә инанмау хисен куәтләндерәләр вә без Идел-Урал төрекләре берлә русларның һичбер фиркаләре арасында аңлашу булу ихтималыны тәмамән юк итәләр. Шуның ингыйкяс буларак халкыбызда, кирәк илебездә булсын, кирәк мөһаҗәрәттә булсын, үзенең милли максатларын вөҗүдкә чыгаруда үз-үзеннән генә көч табу теләген куәтләндерәдер. Вә хәрәкәтебезнең, көннән-көн халкыбызның киң катлавының эше булып барадыр. Зәгыйфь матди көчләребез берлә, бик чикле мәгънәви куәтләребез берлә Ерак Шәрекъта ясадыгыбыз корылтайлар3, Финляндиядә, Ләһстанда ясадыгыбыз төрле мәҗлесләр, боларның гәүдәләнеп милли бер аппарат хәлләренә килүләре – безне вә безнең берлә бергә һәрбер милләтчене сөендерәчәк иҗаби эшләребездер. Юлыбыз халкыбыз берлә бергә булганга, без Аурупаның искелек базарыннан яисә большевикларның озын тәҗрибәләрендә юкка чыккан шигарьләре артыннан барып, «инкыйлабчы», «фәләнче» дип төрле-төрле мәгънәсез лыгырдамаларны һичбер вакыт алга сөрмәдек, сөрмәячәкбез, билгакес, халкыбызның күңелендә сакланып яткан үзенең милли хәзинәсене ачып, аннан ни тапсак – шуны мөкаддәс санап, шуны маягыбыз иттек. Халкыбыз милләтче булганга, ислам динен үзенең милли дине дип таныганга, халкыбызның культур корылышында ислам мәдәнияте, ислам әхлагы бик зур роль уйнаганга, без яңа мода мәфтүннәренә ошамасак та, бөтен тәшкиләтебезне милли-дини нигездә кордык вә матбугатыбызда да милли тәрбиябезне шул юлда алып бардык. Моны илебездә дә электә шулай алып килгән идек, бүген дә анда безнең фикердәшләребез шул юлдан алып баралар, монда, мөһаҗәрәттә дә, шул юлдан язмадык, язмаячакбыз. Без – динле милләтчеләрбез, халыкчыларбыз, шул ук халыкчылыгыбыз безнең илебездә калган милләтчеләребезне киң төрекчелек юлына да төртеп керткәндер.

Безнең Идел-Урал төрекләренең катышуы берлә Советлар­да туган төрек берлеге фикере (солтангалиевчелек, Вәли Ибраһи­мовичлык, пантуранистлык мәхкәмәләре4) шул халыкчылыкның совет шәраэтында да дәвамына башка нәрсә түгелдер. Мөһаҗә­рәттә дә безнең милләтчеләребез, һәртөрле кабилә шовинизмасыннан югары торып, киң төрекчелек юлыннан һичбер җирдә аерылмауларын без халыкчылыкның чын мәгънәсен аңлаудан гына дип тәфсир итәбез вә бу юлда шулай ук киләчәктә дә барырга уйлыйбыз.

Менә бу сөйләгәннәрнең күбесенең гәүдәләнеп дуст-дош­манга күренерлек дәрәҗәгә җитүе «Милли юл»ның унъеллык яшәеше әтрафында мәйданга килгәндер, вә «Милли юл»ның да боларның үсүләрендә аз-маз хезмәте дә, шөбһәсез, тигәндер. Шуның өчен, унберенче елга аяк басканда, артыбызга әйләнеп карасак, унъеллык чалышмабыз җимешсез калмаганына шаһид булабыз. Идел-Урал истикъляль фикеребез бу ун елда гәүдәләнеп җитте. Һәрбер җирдә үзенең оешмаларын корып өлгерде, дус­тына, дошманына үзен танытты. Бәйнәлмиләл сахәдә сикъләт изафәсесе шактый күтәренке бер милли мәүҗүдиять булып өл­герде. Идел-Урал истикъляль фикеренең хәятта җирләшүе өчен Идел-Урал төрегенең культур истикъляле үсүе, ныгаюының бе­ренче шарт дип ышанганга, культур истикълялебезнең саклануында халкыбызның, кирәк рус культуры, кирәк мөһаҗәрәтебез арасында яшәдеге, төрле халыкларның культуры эчендә эреп кит­мәвенә зур дикъкать итте, барлыгызның бу кадерле кальгасене­ саклап килде. Мөһаҗәрәтебезнең һәр җирдәге мәхәллә тәшки­ләтләре, мәктәп челтәрләре, төрле-төрле яшьләр түгәрәкләребез, театр-музыка оешмаларыбыз, мөһаҗәрәттә яшәтә белдегебез, милли сәхнәләребез5 – бу барлыгыбызның иң зур коралларыдыр. Бу юлда да «Милли юл»ның азмыдыр, күпмедер хезмәте юк түгелдер. «Милли юл»ның Ерак Шәрекътагы дәвамы булган «Милли байрак»ның6 Ерак Шәрекътагы хезмәте бу сахәдә фәүкылгадә зурдыр. «Милли юл» яшьлегебезне большевизм хас­талыгыннан тәмамән саклап калырга муафикъ булды. Безнең Идел-Урал төрекләре арасында шул ун ел эчендә большевизан бер кәгазь парчасының чыгарга имкян таба алмавы да – «Милли юл»ның бөтен милли аланнарын тулы көенчә тотуыннан килгән эштер. Яшьлегебез, картларыбызның акча яратучылары арасында күп халыкларда бик ешлап күренгән «кызыл сатучылар» ГПУ агентлары кылмаулары, кыла алмаулары да мөһаҗәрәтебездәге әхлакый тәмизлеккә мәдьюн булса, «Милли юл»ның да бу эштә биәман көрәшәчәге дә аз роль уйнамагандыр. Мөһаҗәрәтебез­нең йөзен бөтен яшәдеге илләрдә пакь, тәмиз иттереп танытырга сәбәп булган бу факт – рус халкы череп ятканда, зур бер казанчыдыр.

Менә, унберенче елга аяк басканда, без артыбызда, милли йөгебездә азмы-күпме милли казанышларыбызны күрәбез. «Милли юл»ның хезмәтләре сәмәрәсез булмаганын хис итеп сөенәбез, ләкин әле шул унъеллык авыр эшебезне бәйрәм итәргә хәзерләнмибез. «Милли юл»ның күтәргән истикъляль байрагы бик зур булганга, аның эшләргә теләгән вә аз-маз эшләгән эшләре бүгенге мөһаҗәрәтебез өчен генә булмаенча, киң катлау халкыбызның бәхете, сәгадәте өчен булганга, «Милли юл»ның хезмәтенә бәһа кую – шул ук халкыбызның киң катлавының эшедер. Шуның өчен без бу бәйрәмне илебездә итәргә калдырабыз вә киләчәк өчен кирәкле булган эшләребезнең якын барачак юлының сызыгын гына сызарга уйлыйбыз.

«Милли юл»ның киләчәктә эшләячәк милли сахәсе вә барачак юлы гайне иске булачактыр. «Милли юл» башта ук куе милләтчелек байрагы астында чыкканга, әүвәлге елларда дөнья мәфкүрәсенә хаким булган марксизм-интернационализм күзлеге аркылы караучылар безгә, вакыты кичкән, дәвере үткән бер эшне эшләргә телиләр, дип, өстән карадылар. Милләтләрнең якын киләчәктә барачак юллары интернационализм дигән фикерне алга сөреп, безнең милли истикъляль дәгъвабызны эрергә, бетәргә мәхкүм булган кышкы карны яз көне саклау кеби уйладылар вә безнең Русиядән аерылып, аерым милли, сәяси, икътисади тормыш берлә яшәргә омтылуыбызны реакцион бер хәрәкәт санап, безнең яшьлегебезне «инсаният наменә» шундый «начар» эштән кичәргә дә дәгъвәт иттеләр. Хосусән Аурупаның әфкяре гомумиясенең барышына матбугатның тамга сугуында зур роль уйнаган вә бу агымнарның гизли тәшкиләтләре булган масон ложалары7, Совет Русиясен бүлеп, аерым милли дәүләтләр төзергә омтылуыбызны «инсаният өчен гөнаһлы», фашизмга гына файдалы бер эш дип карап, төрле-төрле яшерен юллар берлә безнең эшебезгә аяк чалдылар, алга атлаячак адымнарыбызга киртә куйдылар. Бу йөздән бик хаклы булган милли таләпләребезгә башка, большевикларның вәхшичә итеп милли культурабызны җимерүләре, телебезне юк итәргә тырышулары, халкыбызны динсезләндереп, интернационализм пәрдәсе астында руслашты­руларына каршы шикаятьләребез, протестларыбыз да һичбер тәэ­сирсез кала иде. Җәмгыяте әкъвам8 кеби милләтләрнең хокукыны мөхафәзә шигаре берлә дөньяга туган мөәссәсәләрдә дә хаклы таләпләребез һичбер төрле хөсне ингыйкяс таба алмый иде.

«Милли юл»ның унберенче яшенә аяк басу көннәре менә Аурупада бу ялган зиһниятнең тәмамән банкрот булган көннәренә тәсадеф итәдер. Интернационализм, марксизм мәфкүрәсе һәр җирдә үзенең элекке замандагы беренче милләт кәмангылыгы милләтчелеккә ташлап китәргә мәҗбүр булган чакларына тугры киләдер. Вә бу хөсне тәсадеф киләчәктә безнең таләпләребезнең тулы аңлануына сәбәп булачактыр, милли дәгъвабызның инкишафына имкян тудырачактыр. Бу – безнең киләчәгебез өчен үзеннән-үзе дә хәерле фалдыр.

Бүгенге көндә Аурупада алманнарның тәэсирләре аркасында хаким булган милләтчелек мәфкүрәсе инде үсеп җитеп, зур сәяси куәт булып өлгереп, алман милләтенең балаларын бер байрак ас­тына туплап та өлгерде, Ләһстан, Маҗарстанда бик зур көч хәленә килеп җитеп, иң зур сәяси гамәл булып килеп басты. Иске интернационализм нигезендә корылган сонгый Чехословакия дәүләтен сүтүдә иң зур гамәл булган бу мәфкүрә инде, Ингелтерә, Франсә кеби, Аурупаның иң зур дәүләтләрен дә үзенең куәте алдында баш идерде вә милләт мәсьәләсен киң рәвештә, дөнья күләмендә бәйнәлмиләл сәхнәгә ачык итеп куйдырды. Актив милләтчелек сәясәтене алып баручы милләтләр (ләһләр, алманнар, маҗарлар) инде бу мәфкүрәнең җимешен дә күрделәр. Озак үтмәячәк, безнең кеби рус тоткынлыгында яшәргә мәҗбүр булган милләтләрнең дә вазифалары мәйданга куелачактыр, аларның да, нинди рәвештә булса да, бу милләтләрнең файдасына хәле көннең мәсьәләсе булып, үсеп, өстәл өстенә салыначактыр. Кан-яшь ашамый яисә дипломат юллары берләме, Русиядәге милләтләрнең истикъляле мәсьәләсе якын киләчәк елларда катгый бер адым атлаячактыр. Аурупаның зур, иң көчле милләтләре: алманнар, италияннар, ләһ­ләр, маҗарлар шул мәзлум милләтләрнең хакыны тану тарафында булганга, безнең кардәшләребез Төркиядә көннән-көн больше­виклардан озаклашып килгәнгә9, озакмы, тизме руслыкның истиля иткән илләреннән куылу хәрәкәте җанлы сәхифәгә керәчәктер.

Ләкин бу бөек эштә, милли мәсьәләбез үзебез теләгән рәвеш­тә хәл ителүе өчен, халкыбызның милли теләкләрен үзебез формула итәргә тиешбез. Милләтебезнең тарихи хокукыятене җирләштерүдә үзебезнең актив милли көчләребез беренче сафта булырга тиештер, шуңарга күрә «Милли юл»ның унберенче яше актив милли көчебезне үзенең байрагы әтрафына күпләп туплау вә сәяси тартышуыбызны активлаштыру төсендә булырга тиештер. «Милли юл»ның бөтен фикердәшләре, аның бөтен гаскәрләре, бик якын көннәрдә алларына килеп басачак милли дәгъвабызны вөҗүдкә ашыруның билфигыль авырлыгы үз җилкәләренә төшәчәкне аңлап, шул тарихи көнгә халкыбызның үлем-яшәү хакыны билгеләү көненә хәзер булырга тиешләр вә, шул мөкаддәс эштә һәрбер төрле матди, мәгънәви фидакярлекне күз уңында тотып, милләтнең беренче чакыруына: «Мин бар, мин синең хакың, намусыңны җаным-каным берлә саклыйм, булдыра алмасам, җаным-канымны фида итеп, милләтем юлында шәһид булам!» – дип җавап бирергә тиештер. Әгәр без, үзебезнең тарихыбызда хисабы-саны булмаган каһарманлык мисалларыннан гайрәт алып, вакытында милли саф башында була алсак, бөтен төрек илләре берлә бергә Идел-Урал төреге үзенең хөрриятенә кавышачактыр, үзенең иленә, суына үзе хуҗа булачактыр.

Бүгенге дөньяның барышы Советларның фәүкылгадә зә­гыйфь вакытларына тугры килгәнгә, большевикларның икътисад вә сәясәт ягыннан гына түгел, дәүләтчәнлек багымнан да тәмамән банкрот булган көннәренә тәсадеф иткәнгә, безнең милли байрагыбыз әтрафында иманлы актив милләтчеләребез хатере саялыр кадәр тупландымы: большевиклык, руслык, бүген никадәр зур төсле күренсә күренсен, язгы кар кеби эреп бетәчәктер вә безнең милләтебезнең хаклы барлык дәгъваларына каршы җиңелүдән башка юлы калмаячактыр. Бүген унберенче яшенә аяк баскан «Милли юл»ны милли байрагыбызның астында туган илебезгә, үзебез хуҗа булган йортыбызга китерергә имкян туачактыр. Без шул көннең якынлыгын хис итеп, яңа дәрд, яңа көч берлә киләчәк елның тартышу сафына керәбез вә, һәрбер иманлы милләтчене бу авыр тартышта саф башыннан аерылмауны таләп итеп, зур өмид берлә алга атлыйбыз, Сөембикәнең мөкаддәс манарасын кыйблабыз итеп, илгә таба илтәчәк яңа мәрхәләбезгә керәбез. Туган илебезне әле томан каплаган булса да, илнең исе инде борынга бәрелә, Иделнең шаулавы инде колакка кагыла, кортылышның татлы моңы сыкраган күңелне өмидләндерә, ил таңының шәфәгы ачыла.

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

* Чыганакта: итәргә

Инкишафының – мәйданга чыгуының, яшәвенең.

Сонгый рәвештә – ясалма рәвештә.

Фитрәт дәвере – ике дәвер арасында үткән вакыт.

Ганганәгә садыйк – традицияләргә тугры.

Кадәри тарихи – тарихи кыйммәте.

Ригая итүне – хөрмәт итүне.

Төһмәтне – яла ягуны, гаеп тагуны.

Чалыша торган – тырыша торган.

Мөтәгассыйб – фанатик, иске фикерле.

Биззат – үзе.

Игъфаль итәргә – алдарга.

Җаиз – яраклы.

Ингыйкяс – чагылышы.

Вөҗүдкә чыгаруда – барлыкка китерүдә.

Иҗаби – уңай, уңышлы.

Шигарьләре – лозунглары.

Билгакес – киресенчә.

Мәфтүннәренә – модага иярүчеләргә.

Шәраэтында – шартларында.

Сахәдә – ачык мәйданда.

Сикъләт изафәсесе – бу урында «моның әһәмияте арту» мәгънәсендә.

Мәүҗүдиять – барлык, бар булу, фактор.

Фәүкылгадә – гадәттән тыш.

Әхлакый тәмизлеккә мәдьюн булса – әхлакый чистарынуга бурычлы булса.

Биәман – тутаусыз.

Сәмәрәсез – нәтиҗәсез, җимешсез.

Мәфкүрәсенә – идеясенә, фикеренә.

Мәхкүм булган – хөкем ителгән.

Дәгъвәт иттеләр – өндәделәр, чакырдылар.

Әфкяре гомумиясенең – җәмәгатьчелек фикеренең.

Җәмгыяте әкъвам – Милләтләр лигасы.

Мөхафәзә шигаре – яклау, саклау лозунгы.

Мөәссәсәләрдә – оешмаларда.

Зиһниятнең – фикернең.

Тәсадеф итәдер – туры киләдер.

Кәманчылыгы –скрипачылыгы.

Мәзлум – изелгән, җәберләнгән.

Озаклашып – ераклашып.

Истиля иткән – басып алган.

Билфигыль – чынлыкта, чынлап.

Хатере саялыр – хөрмәтләнер.

Мәрхәләбезгә – тукталышыбызга.

 

Унберенче елыбыз. «Яңа милли юл» журналының 1939 елгы 1 нче (гыйнвар) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Гази паша – сугышта җиңеп чыгучы. Дине, иманы өчен көрәшүче. Төркия­дә бу титул сугышларда көчле оештыру сәләтенә ия һәм үзләренең хәрби талантлары белән аерылып торган танылган хәрби начальникларга бирелгән. Бу урында Г. Исхакый Төркия Республикасының беренче президенты Мостафа Кәмал Ататөрекне истә тота.

2…Милюков, Керенский матбугатының… – Г. Исхакый мөһаҗирлектәге әйдәп баручы рус матбугаты мөхәррире, патша Россиясе сәяси эшлеклесе, тарихчы һәм публицист Павел Николаевич Милюков (1859 –1943) тарафыннан оештырылып, 1921–1940 елларда Париж шәһәрендә нәшер ителгән «Последние новости» һәм патша Россиясе сәяси эшлеклесе, юрист Александр Фёдорович Керенский (1881–1970) мөхәррирлегендә 1922 –1932 елларда Парижда дөнья күргән «Дни» газеталарын искә ала.

3Ерак Шәрекъта ясадыгыбыз корылтайлар… – Ерак Шәрекъта Г. Исха­кый катнашлыгында һәм җитәкчелегендә Идел-Урал төрек-татар мәдәни җәм­гыятенең ике корылтае уздырыла. Беренчесе – 1934 елның 9 –12 май көннәрендә Кобе шәһәрендә Япония һәм Кореядә яшәүче төрек-татарларының корылтае, икенчесе исә – Ерак Шәрекъның дүрт мәмләкәтенә таралып яшәгән төрек-татарларның гомуми корылтае. Әлеге корылтай 1935 елның 4 –14 февралендә Мукден шәһәрендә уза.

4 (…солтангалиевчелек, Вәли Ибраһимовичлык, пантуранистлык мәхкәмә­ләре)... – XX гасырның 20 нче елларында, совет идарәчеләре арасында барган оппозицияләр көрәше вакытында, төрки халыкларда, шул исәптән татар халкында да, милли бәйсезлек идеясенә тугры калган зыялыларга каршы «пантуранизм» идеясе, татар-башкорт сәяси көрәшендә ясалма рәвештә уйлап табылган «солтангалиевчелек» агымнары барлыкка килә. «Солтангалиевчелек» төшенчәсе беренче тапкыр 1923 елның 9 –12 июнь көннәрендә узган РКП Үзәк Комитетының дүртенче утырышында искә алына. «Солтангалиевчелек» төшенчәсе белән янәшәдә пантуранизм да тарих мәйданына шул чорда килә. «Пантуранизм» төшенчәсе киңрәк мәгънәне эченә ала. Бу – төрек халыкларын бер дәүләткә берләштерүне максат итеп куйган сәяси идеология. Һәр ике идеянең максаты бер: төрки халыкларының милли бәйсезлеген торгызу. 20 нче еллар башында башланган әлеге фикер киң таралыш тапса да, 30 нчы еллар башында милли җитәкчеләрне, сәяси идеологларны кулга алу, төрмәләргә утырту, күбесенең гомерләре өзелү белән тәмамлана. Бер-бер артлы узган хөкем утырышлары шуны раслый. Г. Исхакый искә алган «Вәли Ибраһимовичлык» турында әлегә мәгълүмат очрамады.

5яшьләр түгәрәкләребез, театр-музыка оешмаларыбыз, мөһаҗәрәттә яшәтә белдегебез, милли сәхнәләребез… – Европа һәм Ерак Шәрекъ дәүләтләре­нә сибелеп яшәгән төрек-татарлар Г. Тукайның вафаты уңае белән төрле кичә­ләр оештыралар, спектакльләр куялар. Г. Исхакыйның «Җан Баевич», «Зөләйха» пьесалары сәхнәгә менә. Шулай ук музыкаль кичәләр дә уздыралар. Әлеге әсәр­ләр мөһаҗирлектә нәшер ителгән «Яңа милли юл» журналы (Берлин,1928 –1939) һәм «Милли байрак» газетасында (Мукден, 1935 –1945) һәрдаим яктыртылып килә.

6 «Милли юл»ның Ерак Шәрекътагы дәвамы булган «Милли байрак»ның… – мәгълүм булганча, «Милли юл» журналы 1928 елның декабрендә Берлинда басыла башлый. 1930 елдан «Яңа милли юл» дип үзгәртелә. Г. Исхакыйның Ерак Шәрекъка сәфәре вакытында бу дәүләтләрдә яшәгән төрек-татарлар арасында да «Идел-Урал төрек-татар мәдәни җәмгыяте» оештырыла. 1935 елның 4 –14 февралендә булып узган аның гомуми корылтае карары нигезендә Манҗу-Тиго хөкүмәтенең 16 октябрендә бирелгән рөхсәте белән 1935 елның ноябрендә атналык «Милли байрак» газетасы нәшер ителә башлый.

7…бу агымнарның… масон ложалары… – масон – XVIII гасырда барлык­ка килгән этник хәрәкәт. Европа дәүләтләрендә төзелгән әлеге хәрәкәт яшерен оешма булып исәпләнгән. Масоннар хәрәкәте үз эчендә ложаларга бүленгән. ­Масон ложалары исә күпкә иртәрәк, ягъни XVII гасырда Англиядә дөньяга килеп, Англиянең берләштерелгән Бөек Ложасы исеме белән йөртелгән. Россиядә дә киң таралыш алган бу хәрәкәт 1917 елгы октябрь инкыйлабыннан соң нык күзәтү астына алына. Шуңа карамастан XX гасырның 20 –30 нчы елларында Европа дәүләтләрендә масонлык хәрәкәте эчке һәм тышкы сәясәттә мөһим роль уйнавын дәвам итә.

8 Җәмгыяте әкъвам – бу урында Версаль тынычлык килешүе нигезендә барлыкка килгән Милләтләр лигасы истә тотыла. Әлеге килешүгә 1919 елның 28 июнендә Парижның Версаль сараенда имза куела.

9 …Төркиядә көннән-көн большевиклардан озаклашып килгәнгә… – 1920 – 1922 елларда Англия һәм Грециянең хәрби интервенциясенә каршы Мос­тафа Кәмал җитәкчелегендә Төркия Милләт Мәҗлесе тарафдарларының милли азатлык көрәше була. Төрекләргә яшь Совет республикасы матди яктан да һәм корал белән дә һәрдаим ярдәм итә. Ике дәүләт арасында 30 нчы елларның урталарына кадәр икътисади һәм мәдәни багланышлар дәвам итә. 30 нчы елларның ахырында Төркиянең икътисади кыйбласы Көнбатышка борыла, аерым алганда, Англия һәм Германия ярдәменә таяна башлый. СССРның үзәк матбугат органнары Төркиянең әлеге адымын тәнкыйть утына тотып киләләр.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 13 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 5.

 

 

 

 

 

Җавап калдыру