СОҢГЫ ВАЗГЫЯТЬТӘ ЯҢА ВАЗИФАЛАРЫБЫЗ

Дәүләт коруда милләт принцибының гамиле мотлак булып өлгерү чаклары кырык формадан төзелгән Совет Русия[се]нең бик зәгыйфь көннәренә тугры килүе Русиянең харитасын үзгәртү мәсьәләсен гамәли рәвештә мәйданга куйды. Русиянең ничек булынуы, аерым өлкәләрдән нинди мәмләкәтләр төзелүе көннең мәсьәләсе арасына кертелеп, Аурупа матбугатының көн дә яза торган, гәзитәчеләренең көн дә яңадан-яңа мәгълүматны таратып тора торган модалы мәсьәләсе булып китте.

Бу хәл Русиядән аерылырга ният иткән вә бу юлда хәрәкәт иткән милләтләр арасында сөенечле зур бер һәйҗан уяткан кеби, Русиянең империализмасын алып баруны үзләренең максатлары иткән, кирәк Совет Русиясе руслыгында, кирәк большевиктан качып мөһаҗәрәткә чыккан руслык арасында зур куркыныч – паника уятты. Русия империясенең сүтелү, җимерелү куркусы, русларның совет илендәгеләре берлә мөһаҗирләре арасында озын сөргән фиркачелек гаугаларын читтә калдырып торып, империянең берлеген, бүленмәвен саклау хисе янына туплаучы бер көч булды. Моны һәрбер җирдәге руслыкның милли аңлысы үзенчә тормышка татбикъ итәргә кереште.

Совет Русиясе, үзенең дәүләт сәясәтен большевизмның элекке дәвереннән аз-маз калган бәйнәлмиләлчелектән тәмамән арчып, аны чын руслык нигезенә күчерергә кереште. Русиянең истилячы сугышларында роль уйнаган рус генералларын бу көн милли каһарманнар итеп күрсәтергә тырышылуы, Беренче Пётр кеби падишаһларына яңадан һәйкәлләр куелып, совет матбугатында, радиосында, туктамаенча, Ватан хәмияте, Ватанчылык хисен шештерергә тырышылуы – моның ачык дәлиледер. Рус мөһаҗирлеге дә үзенчә бу мәсьәләгә катышты. Аларның Милюков, Керенский, генерал Деникиннарның кечкенә груплары ачыктан-ачык советларның бу сәясәтләренә иштиракь итүләрен1, советларның золымыннан милләтен коткарыр өчен берәр җирдә хәрәкәт башланса, үзләренең золымчы большевиклар берлә бергә булуларын мәгърузәләрендә, мәкаләләрендә ачык игълан иттеләр.

Ләкин русчылыкның мәмләкәт эчендә калган күпчелегенең большевизмнан туюы бугазына җиткәнгә, ул, бозгынчылык эш­ләп, читтән большевизмга уралган зарбәне сабырсызлык берлә көтәргә тотынды. Рус мөһаҗәрәтенең күпчелеге, мәмләкәт, мил­ләт фикерләрен башына да кертмәенчә, тагы ялланып хезмәт итәргә базар ачылды дип, кайда күп бирәләр икән дип эзләнеп, берәмләп, гөруһлап сатылырга кереште. Вә һәрбер төрле Русия­нең бүленүе үзенә файдалы булган мәмләкәтләргә акча бәрабә­ренә үзенең көчен тәкъдим итте. Ерак Шәрекъта егерме ел буе әле бер кытай генералына, әле икенчесенә русларның ялланып хезмәт итүе бераз икенче төстә булса да, мәгънә ягыннан бер үк рәвештә Аурупада бер көн татбикъ ителеп ятадыр. Бу вакыйгалар, русларның дәүләтчелек хисләре бик сай икәнен бөтен кызыксынганнарга ачык күрсәтеп, Русиянең берлеген саклауның имкянсезлегенә дәлил булып киләдер. Русиядән аерылачак ха­лыкларда туган өмид тә үзенең гәүдәләнү дәверен кичерәдер. Ләкин болар төрле халыкта төрлечәдер.

Аурупа матбугаты иң беренче дәрәҗәгә Украинаның аерылып чыгуын, мөстәкыйль бер дәүләт төзүен мәйданга атты. Украинага бик күп язулар тәхсыйс итте. Украинаның аерылачак милләтләрнең беренчесе ителеп мәйданга атылуында, кайбер табигый сәбәпләргә башка, халыкның христиан булып, Аурупаның христиан культурына якын торуы да аз роль уйнамады. Украина мәсьәләсенең куелышы да бераз сонгый төскә керде. Бу көн бер карыш җиргә малик булмаган Украина милләте бердән үк бөтен украиналыларны бергә туплаган «Олуг Украина» төзү шигаре астында сәясәт мәйданына сугылды. Вә моның берлә мәсьәлә Русияне бүлү чигеннән чыгып, Украина дәүләте кору мәсьәләсе мөрәккәбләштерелде.

Украиналыларның йөзгә сиксәне совет илендә, йөзгә уналтысы Ләһстанда, йөзгә дүртесе Руманиядә яшидер. Моның табигый хәле украиналыларның бөтен милли көчләрен ана йорт булган, йөзгә сиксәне утырган Совет Украинасын коткарырга сарыф ителергә тиеш иде. Вә бу эштә күршеләренең сәяси вазгыятьләреннән истифадә итеп, Украинаның истикълялен үз дәүләтчелеге ноктасыннан файдалы хисап иткәннәр берлә аңлашу төсендә алып барырга кирәк иде. Ләкин Совет Русиясендә милли мөҗадәләләренең авырлыгы, билгакес, Ләһстандагы матбугат, җәмгыятьләр хөррияте, сәяси хәрәкәтне алып баруның изне гамьлеге Украина милләтчеләренең бер өлешен бу «Олуг Украина»ны Ләһстаннан, Руманиядән башлау юлына чәверде. Украина өчен Русияне бүлү йиренә кечкенә генә бик зур гайрәт берлә рус җәбереннән котылган Ләһстанны бүлү төсенә кертелә башланды. Украинаның милли тартыш тарихы, йә руслар берлә бергә булып, ләһләргә каршы, яисә, ләһләр берлә бергә булып, русларга каршы төсендә тәкрарланып килгәнгә, бу Ләһстанга каршы агым үзеннән-үзе русофиллеккә таба сугылып китте. Үзеннән-үзе Советларга интрига йөртергә, болганчык суда балык тотарга имкян тудырды. Русияне бүлү мәсьәләсен Русиянең хөдудыннан читкә чыгарып, киң бер рәвешкә мөрәккәб бер мәсьәлә хәленә сугыла белүенә сәбәбият бирде.

Инде беренче өмид берлә бергә туган «олуглык» хастасы украиналыларда да кичеп барадыр. Кызу башлы, тәҗрибәсез хыялпәрвәр яшьлекнең уенчыклыгыннан чыгып, тәҗрибәле Украина милләтчеләренең гаклы сәлим берлә объектив шәраэть эчендә алып барулары дәверенә керәдер. Бу икенче һәм дә мөһим адымны атлауда Алмания берлә Ләһстанның аңлашмасының2 да роле кечкенә түгелдер.

Без украиналы җәбһәдәшләребезне Балкан славянлыгында туган «Олуглык» (Олуг Сербстан, Олуг Болгарстан, Олуг Каратаг) хасталыгыннан тиздән савыгып, объектив шәраиткә уйчын рәвештә Русияне бүлешүдә үзләренең вазифаларында күрәсебез киләдер. Русиядән аерылып, Азәрбайҗан, Шимали Кавказ, Төркестан, Идел-Урал, Кырым дәүләтләре исеменнән мөстәкыйль милли хәятка омтылган халыкларның, Аурупа үлчәвенчә, икенчесе – без төрекләрдер. Бу милләтнең балалары утырган җирләре төрле булу ягыннан, идарәсе уңай булсын өчен, руслар тарафыннан төрле кабилә […]* азәриләр, һәрберләре аерылып йөртелсә дә, бу халык тел, милли культур, дин җәһәтеннән бердер. Боларның культур сәвияләре аз-маз фиркале булган кеби, күршеләренең тәэсиреннән кергән вак-төяк йогышлары да (йогымталары) башка-башка төсле күренсә дә, тарзы хәят, рух игътибары берлә һәммәсендә бер төреклек рухы хакимдер. Эчке тойгысы берлә болар – бер-берсе берлә тәмамән багланган бер бабаның балаларыдыр.

Большевик инкыйлабы боларның һәммәсендә, руслыктан аерылудан башка үзлеген саклап яшәргә имкян юк, дигән фикерне йирләштереп, һәммә кабиләләрне истикъляль сафына бастырганга, бу төрек милләтенең киләчәккә омтылышы да, гая максаты да бердер; барачак юл, табыначак кыйбла да бердер. Моның шулай бер милли көч икәнен бездән артыграк милли дошманнарыбыз руслар да белгәнгә, шул берлек көчен карар өчен, бу бер халыкның баласын идарә эшләрендә генә түгел, культур сахәсендә дә аерыр өчен сонгый тәдбирләр ясаулары (аерым әлифба, аерым фәнни истилахлар, аеруча ана телен бозулар) – Русиянең берлеге өчен бу төрек милләтенең никадәр куркынычлы бер гонсыр икәнен күрсәтә торган аяклы дәлилдер.

Шулай булгач, «ник соң безнең һәрьяктан хәзерләнеп беткән милли истикъляль мәсьәләбез икенче дәрәҗәгә куеладыр?» дигән сөаль килү ихтималы бардыр. Моның иң зур сәбәбе Русиядә яшәүче безнең төрекләрнең милли истикъляль хәрәкәтләренең Русия инкыйлабыннан соң гына Аурупа сәяси мәйданына атылуы булса, икенчесе дә – безне яхшырак белә торган, безнең максатларыбызны таный торган мөселман дәүләтләренең бу эшләрдән читтә кала килүләредер. Үзебезнең мөһаҗәрәтнең дә җитәрлек дәрәҗәдә активчылык күрсәтә белмәвенең дә гаебе юк түгелдер.

Ләкин асыл мәсьәлә бу көн беренче, икенче дәрәҗәгә куелуда түгелдер. Асыл нокта һәм дә мәсьәләне чынлап хәл итүче гамәл вакыты килгәндә, безнең үзебезнең байрагыбыз әтрафында көчле булуыбыздадыр. Бу хакта без, милләтчеләр, никадәр милли берлегебезне сакларга тырышсак, дошманнарыбыз да безнең арабызга төрле-төрле фикер аермалары, кабилә башкалыклары кеби нәрсәләр катыштырып, безнең милли көчебезне ярырга тырышачактыр. Бу хакта русларның тарихи тәҗрибәләре бик зурдыр. Без төрек балаларының зәгыйфь нокталарын белүләре дә бик көчледер. Бу алдату, ялган вәгъдәләр берлә кандыру русларда сәяси ысул җиренә кереп җитеп, эшләнеп беткән тарихи бер корал хәлендәдер.

Мәсәлән, Наполеон сугышлары вакытында генерал Кутузов3 рус гаскәренең баш команданы итеп тәгъйин ителгәч, «Наполеонны җиңәрсез бит инде?» – дигән бер сөальгә каршы Кутузов: «Наполеонны җиңүен җиңә алмабыз, әмма аны алдата алырбыз!» – дип җавап биргән вә бөтен сәясәтен шул алдатуга корган, һәм дә, Наполеонны алдатып, Русияне ташлап китәргә мәҗбүр иткән.

Руслар да, мәмләкәтләренең бүленүе мәсьәләсе якынайган­ саен, шул алдату юлына сабалар вә безгә әллә никадәр зарар итә баралар. Ерак Шәрекътагы русларның японнарны алдату сәясәтләре, без Идел-Урал төрекләренә нигә мал булганын­ үзебез генә беләбез, японнар да, хисапны тәмамлаганда, рус­ларның бу алдатуларының үзләренә күпмегә төшкәнен күрә­чәкләрдер. Төркиядә, Иранда, Әфганстанда кызыл русларның бу милләттәшләребез, диндәшләребезне безнең хисапка алдату­ларының бөтен төрек-мөселман мөһаҗәрәтенә генә түгел, бу дәүләтләрнең үзләренә дә никадәр зарар китергәнен күреп тормыйбызмы? Шулай булгач, Русия бүленеп, аерым мөстәкыйль төрек милли дәүләтләре кору эше якынлашу нисбәтендә рус­ларның безнең арабызда төрле-төрле алдатулары, интригалары күбәячәктер. Арабыздагы иманы зәгыйфьләрне сүз берлә, уй берлә, акча берлә, марихә берлә аулау киң юлга куелачактыр.

Соңгы айларда анда-монда акча уеннарының төрек истикъ­ляльче җәбһәсенә дә ишетелә башлавы – шул җимерүче, ватучы, алдатучы дошман көченең хәрәкәткә килүенең беренче га­ләмәтедер. Болар, безнең тәҗрибәле, дөнья күргән сәясиләребез өчен куркынычлы булмаса да, модага ияреп истикъляльче булган, «гомер ике килми» дигән фикердәге сәяси пешмәгән яшьләребез өчен фәлякәтле булачактыр вә безне иң кирәк көннәрдә эчебездән черетә беләчәктер. Шуны күздә тотып, киләчәктәге руслыкның, агының, кызылының истикъляль сафының алдатучы төсендә һөҗүменә каршы тәдбир алу – бөтен төрек җәбһәсенең уртак бурычыдыр, вә моны кичекдермәенчә, уртак көчләр берлә эшләү – көннең фарызыдыр.

Моның беренче шарты – идеоложе төзелүебезне һичбер төрле көчкә нинди сылтау берлә дә сүтәргә ирек бирмәведер. Ташкын судан атларны йөздереп, йөкне өстерәтеп чыгарганда, атларны тугарып җигәргә керешү йөкнең суга батып китүе берлә бетәчәк булган кеби, тарихи, милли тартыш көннәрендә дә милли йөкне тәҗрибәсез яшьләргә йөкләү уены да милли йөкнең фәлякәте берлә тәмам булачактыр. Шуңарга күрә: «Хатын, төлке тоттым, малахайны утка як», – дип гамәл итмәенчә, бабаларыбыздан калган малахаебыз берлә, илебездән алып чыккан мәдәниятебез, гореф-гадәтебез берлә илгә кайтырга тырышырга тиештер, Русия талчугыннан алынган төрле модалы комсомол киемнәре, Аурупаның талчукларыннан тупланган иске-москылардан безнең малахаебыз халкыбыз өчен дә сөемлерәктер, җәгърафи вазгыятебез өчен дә, башыбыз туңмасын өчен дә кирәклерәктер. Икенче – уртак көч берлә кардәшчә мөрәккәбә юлларын тапмактыр. Бу безгә кардәш күршеләребезнең хаттел-хәрәкәләрен тәгъкыйб итешергә имкян биреп, һәммәбезне яңа-яңа хаталарга керүдән саклаячактыр вә берлегебезне мөхафәзә итә беләчәктер.

Без, Идел-Урал төрек-татарлары, руслар берлә гасырлар буе милли тартыш алып барып, русның хәйләсен, алдатуын күреп чыныгып беткәнгә, без үз халкыбызда мондый алдатулар булыр дип курыкмыйбыз. Без, вакытында Хаҗи Теләши авантю­расын4, Баязитовның «Сыйрател-мөстәкыйм» уенчыгын5, мө­һаҗәрәттәге Корбангалиевнең әкәмәтләрен күреп6, җимереп чыкканга, мондый эшләрдән үз хисабыбызга куркынмыйбыз, ләкин күршеләребезнең дә мондый уеннарга ирек бирүләренең зарары һәммәбез өчен уртак булачагыннан алардан да дикъкатьле булуларын риҗа итәбез.

Без, төрек культур берлеге өчен бик күп корбан биргән Идел-Урал төрекләре, милләттәшләребезнең кайсы өлкәләре өчен булса да (Кырым, Кавказ, Төркестан, Себер, Төркия) яңа корбаннарны бирүдән һичбер тартынмасак та, русларның алдатуларының һичбер төслесенә уенчык булырга разый түгелбез вә моңа кардәшләребезнең мәгъруз булуларын да һичбер тәхәммел ит­мәячәкбез.

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Гамиле мотлак – абсолют фактор.

Харитасын – картасын.

Һәйҗан – аптырау, дулкынлану.

Татбикъ итәргә – яраклаштырырга.

Истилячы – басып алу.

Хәмияте – сакчысы.

Иштиракъ итүләрен – теләктәшлек белдерүләрен.

Мәгърузәләрендә – чыгышларында.

Зарбәне – зыянны.

Гөруһлап – төркемләп.

Имкянсезлегенә – мөмкин булмавына.

Тәхсыйс итте – җибәрелде, күндерелде.

Сонгый – ясалма.

Малик – ия, хуҗа.

Шигаре – өндәве, лозунгы.

Мөрәккәбләштерелде – катлаулы төс алды.

Истифадә итеп – файдаланып.

Истикълялен – бәйсезлеген, мөстәкыйльлеген.

Мөҗадәләләренең – бәхәсләренең.

Билгакес – киресенчә.

Хөррияте – иреклеге, азатлыгы.

Изне гамьлеге – рөхсәт ителгәнлеге.

Хөдудыннан – чигеннән.

* Журналның күчермәсендәге бу урында бер юл киселеп калган.

Мөрәккәб – кергән.

Гакълы сәлим – аек акыл.

Шәраит – шартлар.

Уйчын рәвештә – туры китереп.

Сәвияләре – дәрәҗәләре.

Тарзы хәят – тормыш рәвеше.

Хакимдер – өстендер.

Истиклъляль – бәйсезлек, иреклелек.

Гая максаты – төп максаты.

Сахәсендә – өлкәсендә.

Тәдбирләр – чаралар.

Истилахлар – терминнар.

Гонсыр – элемент.

Кандыру – ышандырырга тырышу.

Тәгъйин ителгәч – билгеләнгәч.

Марихә – шатлык.

Фәлякәтле – фаҗигале.

Идеоложе – идеология.

Мөрәккәбә – катышкан.

Хаттел-хәрәкәләрен – төп юнәлешләрен.

Тәгъкыйб итешергә – кичектерелүенә.

Мөхафәзә итә – саклый.

Сыйрател мөстәкыйм – туры юл.

Мәгъруз – каршы.

Тәхәммел – түзү, чыдау.

 

Соңгы вазгыятьтә яңа вазифаларыбыз. «Яңа милли юл» журналының 1939 елгы 2 нче (февраль) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Аларның Милюков, Керенский, генерал Деникиннарның кечкенә груплары ачыктан-ачык советларның бу сәясәтләренә иштиракь итүләрен… – патша Россиясенең әлеге күренекле шәхесләре мөһаҗирлектә яшәгәндә, большевиклар партиясе алып барган сәяси уеннарны төрлечә кабул итү сәбәпле, алар арасында фикер каршылыкларына да китерә. Франциядә мөһаҗирлектә яшәгән Милюков, Керенский һәм генерал Деникин үзләре нәшер иткән рус матбугатында басылган язмаларында совет дәүләтендә барган сәяси үзгәрешләргә һәм мәсьәләләргә, күп очракларда үз мәнфәгатьләренә яраклаштырып, аңлатма бирәләр, болар мөһаҗирлек матбугатында бәхәсләргә дә юл ача. Бу көрәш Икенче бөтендөнья сугышы башланганга кадәр дәвам итә.

2Алмания берлә Ләһстанның аңлашмасының… – Германия белән Польша арасындагы бәхәсләрне тыныч юл белән хәл итү буенча төзелгән килешүгә 1934 елның 26 гыйнварында Берлин шәһәрендә кул куела.

3Наполеон сугышлары вакытында генерал Кутузов… – Наполеон Бонапарт (1769 –1821) җитәкчелегендә француз гаскәрләренә каршы Ватан сугышында Михаил Илларионович Голенищев -Кутузов (1745 –1813) рус гаскәренең башкомандующие итеп билгеләнә.

4 Хаҗи Теләши авантюрасы – Г. Исхакый бу урында М. Хаҗи Теләши бе­лән Дума депутаты, андагы Мөселман фракциясе әгъзасы Датиев мөхәррирле­гендә басылган «В мире мусульманства» дигән газетаның төрек-татарларына, мөселман дөньясына каршы алып барган сәясәтләрен күз алдында тота. Хаҗи Теләши турында әлегә тулы мәгълүмат юк.

5Баязитовның «Сыйрател-мөстәкыйм» уенчыгын… – Мөхәммәдсафа Гатаулла улы Баязитов (1887 –1937 елдан соң), дин, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, нашир. 1914 елда генерал Шәех Али белән берлектә «Сыйрател-мөстәкыйм» («Туры юл») исемендәге Бөтенроссия мөселманнары берлеге оештыралар. Г. Исхакыйның әлеге оешманы кискен тәнкыйтьләгән мәкаләләре бар.

6 …мөһаҗәрәттәге Корбангалиевнең әкәмәтләрен күреп… – Мөхәммәд­габделхәй Корбангалиев (1892 –1972), дин эшлеклесе, Ерак Шәрекъ дини һәм милли хәрәкәтендә актив катнаша. «Япон мөхбире» (соңрак «Яңа япон мөхбире») нашире һәм мөхәррире. «Яңа милли юл» журналы һәм «Милли байрак» газетасында басылган мәкаләләрдән күренгәнчә, М. Корбангалиев Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татар мәдәни җәмгыятенә үзенең гамәлләре белән шактый зарар салган. Бу хакта тулырак мәгълүматны Г. Исхакыйның Ерак Шәрекътагы милли хәрәкәтнең барлыкка килүе һәм аларның эшчәнлеген яктырткан мәкаләләреннән, шулай ук «Әсәрләр»нең 11 нче томына язган искәрмә һәм аңлатмалардан алырга мөмкин.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 13 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 18.

 

 

 

 

 

 

 

Җавап калдыру