МӘДӘНИ БУРЫЧЛАР

Мәдәни халыкларда, яшь буынның вазифасы никадәр мөкатдәс икәнлеге аңланган милләтләрдә укучы яшьләргә әллә никадәр әһәмият бирәләр. Анарның уку вакытларында ач-мохтаҗ булмаулары өчен ярдәм җәмгыятьләре ясыйлар. Аларның тормышларын җиңеләйтер өчен махсус өйләр, фатирлар, пансионнар, ашханәләр хәзерлиләр. Аларның матди вә мәгънәви үсүләре өчен, аларның рухаи вә җисмәи таза булулары өчен бик зур гайрәт сарыф итәләр.

Бездә әле уку яңгы гына башланганга, укучы егетләремез, кызларымызның киләчәк өчен никадәр кирәк бер гонсырымыз икәнлеге тәкъдир итеп бетерерлек вакыт булмаганга, ул яшүсмерләремез үз ихтыярларында калдырылалар. Аларның аңына әһәмият бирелми, аларның мохтаҗына дуст күзе берлә каралмый. Аларга шәфкатьле куллар сузылмый. Аларның тормышлары мәгънәле, тулы иттерелүенә һичбер төрле адым атылмый. Алар үзләренең шатлыкларын да, кайгыларын да читтә калдыралар.

Ләкин шул бер уч укучы кызларымыз, егетләремезне елытырлык кына, шуларның матди вә мәгънәви җитешмәгән йирләрен тутырышырлык кына бездә көч юкмыни?

Русиянең бөтен әтрафына җәелгән миллионлы-миллионлы халык үзенең тырыш, сөйкемле, сөекле яшүсмерләрен үзенең култык астына алырлык кадәр генә дә булдыклылык күрсәтә алмыймыни?

Мәгаттәәссеф, күрсәтә алмады. Зур шәһәрләрдә әллә никадәр мөселман гаиләсе русча вә фән укытучы мөгаллим-мөгалиммәгә мохтаҗ булганда, шул шәһәрдәге дүрт-биш мөселман студентымыз эшсезлектән, акчасызлыктан йөди, йончый. Бөтен Русиягә таралган мөселман фамилияләре балаларына тәрбия бирер, укытыр өчен дөньяның төрле почмакларыннан төр ле халыкның хатынын, кызын чакырганда, укыган кызларымыч буш тора, үзенең белемен, тәрбиясен тормышка татбикъ итә алмый.

Кыскасы гына, бер тарафта балаларын тәрбия итәргә, укытырга мохтаж дәүләтле халкымыз аптыраганнан әллә нинди шөбһәле руслар, марҗаларга балаларын тәрбиягә бирә.

Икенче тарафта укыган, тәрбия күргән, укытырга, тәрбия итәргә хәзер торган егетләремез, кызларымыз урын юкка эшсез тора.

Бу гайре табигый эшнен сәбәпләре дә табигый түгел, аңлашылмаулардыр.

Хәлле, баласын укытырга мохтаж кешеләремез, укыган егетләремез, кызларымызга мөселман, татар булганга: «Әй, безнең татардан булмый ла», — дип, кул селкәләр дә башка халыкның калдыгы-постыгына балаларын тагилыралар.

Укыганнарымыз: «Әй, безнең татар бае кешемени ул? Аңарга аңлата аласыңмы? Анда синең хөррияте шәхсияң, сыең, хөрмәтең ригая ителә аламыни?» — диләр дә шөбһәләнеп калалар.

Шул аңлашылмауларны бетерер өчен, шул ике — бер-берсенә мохтаҗ халкымызны берсе-берсе берлә таныштырыр өчен, үз тарафымыздан васиталык итәргә тиеш, дип беләмез вә шуның өчен балаларын җәйләрдә укыттырырга мохтаҗ аталар-аналар мөгаллим, мөгаллимә алганда, Петербург, Мәскәү, Харьков, Киев вә башка шәһәрләрдә шактый күп мөселман студентлары, курсисткалары бар икәнен хәтерләреннән чыгармауларын үтенәмез.

Укыган егет, кызларымыздан да Русиянең бөтен почмагында аларның мәгънәви хезмәтләренә сусаган әллә никадәр гаиләләрнең аптырап торганын хәтерләп, җәйләрен эштә үткәрә торганнарының мөселман гаиләсе эченә баруны тәрҗих итүләрен көтеп торамыз.

«Ил» үз тарафыннан шул мәсьәләдә бөтен хезмәтне эшләргә хәзердер. Шуның өчен мөгаллим, мөгаллимәгә мохтаҗ гаиләләрдән, шартларын күрсәтеп, идарәгә мөрәҗәгатьләрен вә укытучыларымызның шундый хезмәткә хәзерләренең дә нинди гаиләләргә барырга теләүләрен вә нинди шартлар астында торырга хәзерлекләрен белдерүләрен үтенәдер.

«Ил» шул милли, мәдәни эштә кулыннан килгән кадәре хезмәтен кызганмаячактыр.

1914 ел

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

 

Җавап калдыру