ТУКАЙ — МӘКТӘПТӘ

Безнең яңгы борнап килә торган яшь буынымызны үстерер өчен дә, яшь буынымызны үземез теләгән рәвештә тәрбия итәр өчен дә, яшь буынымызны киләчәктәге тарихи вазифаларны үтәрлек иттереп олуглатыр өчен дә мәктәпләремездә әдәбиятка әһәмият бирергә мәҗбүрмез. Әдәбият аркасында без балала-рымызның күңелләрен нечкәртәмез, әдәбият аркасында балаларны уйларга, төшенергә, кеше хәленә, кеше кайгысыны үз кайгысы иттереп уйлатырга өйрәтәмез. Әдәбият аркасында балада тәнкыйть хисен үткерлимез, чарлыйбыз. Әдәбият аркасында баланың күңелендәге матурлыкка маилны куәтләндерәмез, баланы рухан баетамыз, йөрәгендә яшеренеп бөтен ямьле орлыкларны борнатамыз, җитештерәмез. Балага рухани бер тормыш бирәмез. Ул гына да түгел, әдәбият ашасыннан, милли әдәбият ашасыннан балага үз рухымызны, милли рухымызны сеңдерәмез. Кабер ташына кадәр аннан купмаслык иттереп, аның күңеленә милли рухның иң кирәкләрене кадаклыймыз, аны мәңгегә татар итеп куямыз. Әдәбиятка сарылуга хәзерге замана-мызда — мәктәпләремез яңгы гына урынлашып килгән заманда — тормышымызда, китешемездә, мәгълүм бер тарызда тәрбия юллары эшләнеп бетмәгән заманда бик зур мәҗбүрият бардыр. Аннан башка һичбер эш эшли алмыймыз. Әдәбияттан башка милли бер нигез дә кора алмыймыз.

Ләкин мәктәптә әдәбиятны өйрәтер өчен, мәктәптә балаларның күңелендә әдәбияттан тәмне татый алырлык итә белер өчен башлаучыда баланың милли рухына, баланың балалыгына муафикъ әсәрләрдән башларга тиешлемез. Мондый әсәрләр, һич шөбһәсез, хөрмәтле шагыйремез Габдулла Тукай әкиятләредер.

Аның иске хикәяләремезне шигырь берлән сөйләгән «Шүрәлеле, «Алтын тарагы», «Мияубикә»се, үзенең мәүзугы ягыннан балага бик аңлаешлы булган кебек, андагы мәнзарәләр ягыннан да тәмам баланың үз дөньясыдыр. Бала шуларны сөя-сөя укыганда, үзе дә сизмәенчә калып, хыял дәрьясына бата вә үзенең хыялы белән шуның төсле хикәяләр төшенергә тотына, шуларны эшләргә, ясарга башлый. Бу хыял эшләве бара-тора балада тудыру, үзеннән-үзе тудыру куәсенең үсүенең башы була вә балага тудыруның беренче орлыгыны ыргыта, бу матур шигырьләр, баланың хыялыны киңәйтеп кенә калмаенча, аңарга әллә никадәр матур җөмләләр ясап бирәләр, сүзләрнең төрлеләнгәнене күрсәтеп, телене баеталар, башындагы уйны, фикерне чыгарып әйтергә хәзер корал булалар.

Баланың аңлавы үсә төшкәч тә, мөгаллим-мөгаллимәләр әдәбият дәресләрендә тагы югарырак атлый алалар, алар хәзер уку вә шигырьдәге матурлыкны аңларга өйрәнгән балаларны тагы берничә баскыч югары күтәрә алалар. Алар, баланы иске хыял хикәяләреннән алып чыгып, Тукай шигыре буенча табигатьтә гиздерәләр. Балага язын-көзен, авылын, шәһәрен белдерәләр, аларның аермаларын шәһәрнең гыйбарәләре белән баланың күңеленә беркетәләр.

Русчадан тәрҗемә басняларыны, әхлакый шигырьләрене дә аз-аз гына иттереп балаларга бирә алалар. Соңгы елларда балаларның хисләренә сыярлык иттереп Габдулла Тукаевның тәрҗемәи хәле белән таныштыра алалар. Аның, ятим баланың, кулдан-кулга күчеп йөргән бер баланың ничек иттереп олуг бер шагыйрь булып, бөтен халыкның күңелендә хөрмәтле урын тотуының сәбәпләрен белдерәләр. Вә балаларга Тукайның гали фикердәге чын шигырьләрене укыталар, аңлаталар.

Мәктәп бетереп, дөньяга чыкканда, аның күңелендә Тукай дигән бер кешегә зур бер ихтирамны төяп чыгарган кебек, аның башына Тукайдан әллә никадәр шигырьләр тутырып чыгаралар.

Кыскасы гына, бала мәктәптә вакытта беренче сыйныфтан башлап ахырына кадәр Тукайдан аерылмаска кирәк.Тормышка кереп, беренче моңлы көйне җырлаганда, ул Тукайның «Сөялгәнсең баганага», «Ишеттем мин берәү җырлый»лары, «Азан»нары вә башкалары белән үзләшергә кирәк. Ул тормышның әчесене-төчесене татыгында, Тукайның бетмәс-төкәнмәс шигырьләреннән күңел азыгы алырга кирәк. Мәктәптә бала Тукай берлән үсәргә тиеш, Тукай берлән егет булып мәйданга чыгарга тиеш. Тукай берлән:

Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә, Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә, —

дип, батырча тормышның тартышуына атылырга кирәк.

Хасыйль, Тукай — яңгы буынның үзенә-үзе аңлавында, үзенә-үзе дөньяга каршы карауны ясавында, үзенең тирә-юненә тануында беренче роль тотачак шагыйремез, әдибемез, мөхәр-риремездер.

Аның биргән җимешләре берлән файдалана алу, аның биргән җимешләрене мөмкин кадәр киң иттереп тарату — мәктәпләрнең вазифасы, мөгаллим вә мөгаллимәләрнең бурычыдыр.

Тукай халык шагыйре булып туды, халык шагыйре булып үсте, Тукай халык шагыйре булып авыллардагы картлар, яшьләрнең күңелендә сакланырга тиештер. Тукай, һичбер вакыт үлмәенчә, буыннан буынга күчеп, баладан балага мирас булып калырга тиештер. Тукай, һичбер вакыт безнең күңелемездән чыкмаенча, безнең хәсрәтемез белән кайгырып, безнең шатлыгымыз белән сөенеп, безнең белән бергә, безнең мәдәниятемез, әдәбиятымыз белән бергә барырга тиештер.Чөнки ул безнең шигыремезнең беренче нигез салучысыдыр. Чөнки ул:

Теләү бетте хәзер миндә Теләү сонра теләкләрне, —

дип, халыкның башы белән беренче ерлаучымыздыр.

Чөнки ул, безнең халыкның һавалылыгы белән беренче мәртәбә һаваланып:

Баш имә, зур син6 — Бу әдна җанлылар дөньясына! Падишаһ син! Бик кирәксә, баш исен дөнья сиңа, —

дип, беренче дөньяга төкерүчебездер.

Чөнки ул:

И туган тел, и матур тел, Әткәм, әнкәмнен теле, —

дип, телемезгә, әдәбиятымызга беренче өмид биргән шагыйре-мездер. Чөнки ул безнең Тукаемыздыр.

1914 ел

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

 

 

 

Җавап калдыру