103. Сәгадәт Чагатайга

1948, 31 март

Сөекле кызым!

Синең мәктүбеңне алуыма биркач көн кичде. Бән дә тәрҗемә бюросына синең тәүсыяң тарызында бер мәктүб күндердем1. 30 сәхифәмне хәзерләмәя башладым. Бетәр-бетмәс күндеререм. Миндә дәгишиклек юк. Искесе кебек яшәп ятам. Садри бәйнең хасталыгы җитди. Хәзер докторлар аяк өсте «зател хаҗ» тәдависез кичергән дә шуның нәтиҗәсендә су туплаган, диләр. Бик озак вакыт хасталыгын тәшхыйс итә алмадылар. Вә шуңардан бик күп форсат качырылды. Хәзер өендә тәдавидә. Иншаллаһ, атлатыр. Муса әфәнде дә хаста. Унарда нәфес тарлыгы артды һәм дә бик зәгыйфьләнде. Өй эчендә дә авыр йөри. Уны да бер хастаханәгәме, санаториумгамы йирләшдерү лязем. Бүген үзен күрергә Әрәнкөйгә барам.

Бу ел 15 апрельдә Габдулла Тукайның үлүенең 35 елы тула. Шул мөнәсәбәт берлә без 17 нисан, җомга иртәсе, бер ядка алу кичәсе ясарга булдык. Шашаалы халык әүендән2 шул көн өчен салон да тәэмин итдек. Йөз-йөз илле һәмшәһри, берникадәр мөсафирларымыз улыр. Син, табигый, килә алмассың. Килсә идең, бөтен һәмшәһриләрне бергә топлу уларак күрердең. Юл да озын. Мәсариф дә күп, вакытың да юк.

Камал Локманның сабикъ малия мөстәшары шимди мәбгус баҗанагының исеме Әсгадь Тәкәл икән. Бәлки, лөзүме булыр. Тәрҗемә эше шулай үз юлында китәр инде. Синдән оялып, фазла карыштырмаслар. Әлегә шуның берлә.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

31 март, 1948. Бәйуглы.

Йосыф Акчураның углының3 Исвичрәдәге адресын әле үгрәнә алмадым. Белеп язармын. Иншаллаһ, фәкать, бәнемчә, ундый таләбәләрнең мәгълүматы сиңа канәгатьләндерерлек тәхсиләт бирә алмас.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

103. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 …синең тәүсыяң тарызында бер мәктүб күндердем. – Әлеге хат китапның … битендә бирелгән.

2 Халык әүе – халыкның аңын арттыру өчен оештырылган, теләсә кемгә керү мөмкинлеге биргән клуб тибындагы дәүләтнеке булмаган оешмалар.

3 Йосыф Акчураның углы – Тогрул булса кирәк.

  Исрар идәчәк улсаңыз – үз сүзегездә тора торган булсагыз.

  Һанги мөддәтдә – кайсы вакытта.

   Галәлгадә – гадәттәгечә.

  Мәнбәгълардан тәдкыйкать ябу – чыганаклардан тикшерү.

  Әразый – җир.

  Җаһил әһалинең – надан кешеләрнең.

  Тәхкыйкатен япмак – тикшереп.

  Бербад – начар.

  Лязем – кирәк.

  Гыйрманәнең бер харитасы – Германиянең бер картасы.

  Тәмас итеп – күрешеп.

  Шөпәләрем – шөбһәләрем.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру