Шанхай төрек-татар мөһаҗирләре мине күптән көтәләр икән. Ерак Шәрекъ гәзитәләрендә минем килүем хакында хәбәрләр булганга, болар Аурупадан килгән һәрбер вапур нә кеби каршы алганнар. Хәтта берсе берлә килеп чыгуым мөхәкъкак дип ышанганга, август аенда киләчәк Италия вапурының килүенә бер банкет та хәзерләгән булганнар вә, мин вапурда булмагач, үзара гына мәҗлесләрне уздырганнар. Икенче октябрьдә сәгать өчләр тирәсендә Шанхайның гүмүрек генә килеп кергәндә дә, безне көтәләр иде. Бәхеткә каршы, минем чемоданнарым да вапурдан килеп чыккан икән, бик тиз генә алып тамга түрәсенә күрсәттем дә чыгарга ишек төбенә килдем, анда «Гаяз абзый, хуш килдегез!» дигән тавышны ишеттем. Бу мәрхүм Харбин имамы Гыйниять әфәнденең энесе Кәшшаф әфәнде1 иде. Аның янындагы бер егет тә сәлам бирде, ишектән чыгып өлгерә алмадым, икесе дә килеп күрештеләр. Танымаганым Уфаның Фазлыйәхмәт Мамлиевнең углы Ибраһим әфәнде икән2, ул бу тарафларга чигенгән татар гаскәре берлә әфисәр булып килгән дә, Ерак Шәрекъның төрле тарафында булынып, хәзер Шанхайда йирләшкән икән. Күрешеп, янымда Рәшид әфәнденең3 дә булуын сөйләп, аны табып алыр өчен мин тагы эчкә кереп киттем вә, Рәшид әфәндене кыямәт кеби улаган гүмүрек амбарыннан мең бәла берлә табып, алып чыгып күрештереп, шәһәргә таба киттек. Мин Шанхайда беренче мәртәбә, каршы алучылар безне «Империаль» отеленә китереп төшерделәр. 24 көн юлчылыктан соң аягыбызны исән-сау корыга басканга, без бик сөенгән булганга, бу шатлыкны тутыра төшәр өчен чәй сорадым. Чәйдән соң шәһәрне карарга киттек, берничә һәмшәһри берлә кибетләрдә, урамда күрештек. Шанхай шәһәренең берничә зур урамнарын гиздек. Шәрекъны күрмәгән, белмәгән кешеләргә монда һәрнәрсә яңа, һәрнәрсә Аурупаныкына башка булса да, безгә, Шәрекъ балаларына, дөньяның өченче дәрәҗәдәге зур шәһәре артык искитәрлек күренмәде. Кытай баласы кайный торган бик зур хәрәкәтле, бик чуар киемле кырык корамалы биналы, шактый былчырак, бик тар, бик һавасыз, бик сасы урамнар да бик күп, безнең йөргән йирләребез инглиз һәм француз идарәсендәге мәхәлләләр булса да, аурупалы монда бик аз, аурупалы киемнәрдәге кешеләрнең иң күбесе монда качак ак руслар, дөньяның төрле почмагыннан җыелган, үзен рус дип йөрүче яһүдләр, сабикъ рус тәбәгаләренең саны монда 30 мең чамасында икән. Бу руслар, монда француз вә инглизләр дә полис булып хезмәт итәләр, кечкенә түрәләр булып эшлиләр, төрле кытай, аурупалы магазиннарда хезмәтче, сатучылык итәләр, үзләре кибетләр ачып эш күрәләр.
Кич берлә сәгать 8ләрдә кичке ашка безне мондагы төрек-татар колониясенең күп еллар рәисе булган Сөнгать Дузи әфәнде4 алып китә. Анда без чын мәгънәсендә бер татар гаиләсе эченә килеп керәбез. Безне киң итеп тегелгән итәкле күлмәкле, йон яулыклы карт абыстай, Казанның соңгы мода киемендә яшь ханым каршы алалар, берничә бала да килеп безнең берлә татарча итеп күрешәләр. Диварларында әллә никадәр иске байлык, дәверебездәге киемнәр дә чыгарылган, энҗеле калфаклы абыстайлар берлә кәләпүшле абзыйларның рәсемнәре бар. Тагы илдәш берничә мөсафир килә, без чәйгә тотынабыз, үзебез сөйлибез, үзебез ашыйбыз, үзебез чәй эчәбез, бәрәкәт бирсен, Шанхайда су кытлыгы юк, ашау-эчүгә дә муллык. Совет Русиясендә безнең бу бер чәйдә ашаган ашыбыз, эчкән чәебез, кулланган вареньене азыннан ике йөз кешегә карточка берлә бирергә җитәр иде. Без Аурупадагы мөһаҗирләребезнең хәлен аңлатабыз, алар безгә мондагы Шанхай тирәсендәге төрек-татарларның ни эшләүләрен сөйлиләр, ничек дөнья кичерүләрен аңлаталар.
Элек вә Урта гасырларда безнең бабайлар бөтен Кытай иленә хуҗа булып торган булсалар да, бу Шанхай тирәсендә бик күп мәртәбәләр ат уйнаткан булсалар да, ул татарлардан монда хәзер нам-нишан калмаган, күпчелек кытайлашып киткән булырга кирәк. Бер бүлеге билгеле Байкал буена Сибириягә, Идел буена, Төркестанга күчеп киткәндер; бәлки, мондагы Кытай мөселманнары, Манҗурия мөселманнары дигән халык шуларның калдыкларыдыр. Хәзерге Идел буе татары монда бары ике йөзләп кенә, болар барысы да большевик революциясеннән соң монда сыгынганнар, күпчелеге большевикларга каршы корал берлә сугышкан татар гаскәриләре, татар әфисәрләре. Монда хәзер боларның төрлесе төрле эштә киченеп торалар. Күбрәк өлеше сәүдәгәрләр һәм дә асламчы сәүдәгәрләр. Боларның бик күбесе аркасына күтәргән букча тулы малы берлә Кытайның йөрмәгән йирен калдырмаган. Кытай эчендә болар сатмаган бер төрле товар да калмагандыр дисәк, хата булмас. Болар – кызыл малчы, болар – кырык тартмачы, болар – сәгатьче, болар – кайчы, пычак, йозак сатучы, болар – көмешче. Бала-чаганы шәһәрдә калдыралар да эчке Кытай уртасына кереп китәләр вә анда сату итәләр. Алар йөргән йирдә кытай генералы Фынмы5 падишаһлык итә, әллә генерал Лиҗумы6 хөкем сөрә, әллә иске Кытай падишаһларына сәдакать вә Юми өеме корымаган боларның анда эшләре юк, аз-маз белгән кытай сүзләре берлә сату итә бирәләр. Шуны да игътираф итәргә кирәк: болар һәрбер кергән шәһәрләрендә, авылларында ятар, торыр өчен мөселманнар эзлиләр вә, аны табып алып, аларны да уртак булган исламияттән файдаланып, кунак булалар. Кытай мөселманнарының исламияттән хәбәрләре бик сай булса да, дуңгыз ите ашамый, тырнагын җиткезми торган шул татар мөселманнарны кардәшчә кабул итәләр. Төсенең, йөзенең дә бик якын булуы, бәлки, бу кардәшлеккә сәбәп була торгандыр. Ләкин Идел буе татарлары монда үзен чит хис итми, Шанхай шәһәрендә бу мөһаҗирләр үзләренә «Милли идарә» төзегәннәр. Биш кешенең эш башлавы берлә корылган бу җәмгыятьнең хәзер 150 кадәр әгъзасы бар, үзенең кечкенә генә булса да бүлмәсе бар, үзенең китапханәсе бар. Ул Идел буеның бәйрәмнәрен бергәләп эшли, аның кайгыларын җәмгыять төсендә катышып кайгырта. 1933 ел Тукай вафатының 20 еллыгын бик зур тантана берлә үткәргәннәр. Мәүлүд кичәсен, бәйрәм көннәрен илдәге кеби бәйрәм ясаганнар. Хәзер болар даими музыка, театр түгәрәге ясарга тырышып йөриләр. Боларның бу җәмгыятьләре дини вазифаларны үтәп килә. Араларыннан берсе имамлык вазифасын кыла, үлем-җитем булганда, үзләре җеназа укып, үзләре юып, үзләре мондагы Кытай мөселманнары зияратында дәфен итәләр. Ләкин җомга намазларына, бәйрәм намазларына Шанхайдагы Һиндстан мөселманнарының җамигъсына баралар. Шанхайның үзендә 80 мең кадәр Кытай мөселманнары бар, боларның үз җамигълары, мәдрәсәләре, зияратлары, вакыфлары бар. Читтән килгән һиндлы, гарәп, иран, төрек-татар мөселманнарының да саны берничә мең хисап ителә. Башларында үзләренең җамигълары булган һинд мөселманнары торалар вә бу читтән килгән мөселманнар монда, Кытай илендә, бер-беренә тагы якынрак багланалар. Кытай мөселманнары алдында мөселманлыкның шартларыннан берсе – тәмәке тартмау, аракы эчмәүдер. Чит илләрдән килгән халыклар күбрәк дөнья күреп, Аурупа-ның бу начар гадәтләренә аз-маз алышкан булганга, болар Кытаймөселманнары арасында мәкрүһ күренәләр. Аларның мөселманлыкларында шөбһә булмаса да, боларны мөгътәзәлә кеби карыйлар. Шуны да әйтергә кирәк: Кытай мөселманнары арасында да яңалык тарала башлаган, шуның өчен алар арасында татар мөсел- маннары берлә бик теләп танышырга, бергә булырга теләүчеләрнең дә саны көннән-көн күбәя киләдер. Бу эшләрнең һәммәсендә бу тарафларда дини бер мәркәзнең булмавы бик начар тәэсир итәдер. «Милли идарә» безнең хөрмәтебезгә мәҗлес ясый вә бездән төрле йирләргә таралган халкыбызның хәле берлә таныштыруны үтенә. Без дә вазифаларны бүлешеп алып, Рәшид әфәнде ислам дөньясы берлә таныштыра. Мин, төрек дөньясы хакында гомуми бер мәгълүмат биреп, үзебезнең Идел буе мөһаҗирлеге хакында озак туктыйм. Безнең сөйләгәннәребез халыкның дәрден ачса да, сусавын бетерерлек булмаганга, тагы бер мәртәбә мәҗлес ясарга сорыйлар, вә мин дә тагы бер мәртәбә сөйләргә сүз бирәм. Икенче мәҗлесебез дә бик тирән хиссият эчендә үтә. Халык чит илләргә таралган кардәшләренең хәлен бик зур дикъкать берлә тыңлый. Үзенең милли юлының кая таба булырга тиешлеге хакындагы фикерләрне бик сөенеп каршы ала. Монда Идел-Урал истикъляль фикере бик күп эшләгән, халкыбызның күпчелеге чит илләрдә йөреп үзенең илен бик сагынган, үзенең халкын башка халыкларга чагыштырып, татарның көчлелегенә, булдыклылыгына иманы бик зурайган. Һәммәсе дә: «Хәлебез бик авыр булса да, сөяк сындырып йөрүчебез бер дә юк. Русның кенәзләре, графлары йир сораша, Аллага шөкер, халкыбызның йөзенә кара китерерлек эш эшләмибез», – диләр. Шул сөемле сүзләрне ишетеп, сөйкемле илдәшләрдән аерылып, икенче шәһәрләрдәге халкыбызны карарга тагы юлга чыгам.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Вапур нә кеби – пароходны кебек.
Гүмүрек – таможня.
Тамга түрәсенә – таможня чиновнигына.
Һәмшәһри – якташ.
Сабикъ – әүвәлге, элекке.
Рус тәбәгаләренең – рус гражданнарының.
Полис – полиция.
Нам-нишан – монда: абруйлы исем.
Игътираф итәргә – танырга, әйтергә.
Дәфен итәләр – җирлиләр, күмәләр.
Мәкрүһ – начар.
Мөгътәзәлә – монда: чит мәзһәб кешесе.
Дәрден – күңелен.
Хиссият – хис, сиземләү, тоемлау.
«Яңа милли юл» журналының 1934 елгы 1 нче санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Мәкалә ахырында «Шанхай, 12 октябрь» дип куелган. Текст шуннан алынды.
1 Харбин имамы Гыйниять әфәнденең энесе Кәшшаф әфәнде – Гыйниятулла Сәлиәхмәтов (1889 –1926), Харбин мәчете имамы һәм мөдәррисе. Аның бертуган энесе Кәшшаф Сәлиәхмәтов (1892–1963) – Ерак Шәрекъ милли хәрәкәтен әйдәп баручыларның берсе, дин эшлеклесе; 1932 елдан Шанхайда яши, 1934 елда татар җәмгыяте рәисе итеп сайлана, гомеренең 1945 елдан соңгы өлеше Төркиядә үтә.
2 Уфаның Фазлыйәхмәт Мамлиевнең углы Ибраһим әфәнде – Мамлиев Ибраһим Фазлыйәхмәт улы Мамлиев (1904 –1960 елдан соң) җәмәгать эшлеклесе, радиожурналист; 1927 елдан Шанхайда яши. 1928–1933 елларда Шанхай төрек-татар милли-дини җәмгыяте рәисе, «Слова» газетасында эшли. 1935 елда Шанхай шәһәрендә татар телендә киң таралыштагы радио ассоциациясе оештыра. Бу радио тапшыруы көнгә ике мәртәбә: 12 сәгать 20 минуттан 1 сәгать 40 минутка кадәр һәм кичке 7 дән 8 гә кадәр эфирга чыга. Соңыннан АКШка (Сан-Франциско) китеп, рус телендәге радиотапшыруны оештыруга омтылыш ясый. Г.Исхакый телгә алган Ибраһим Мамлиев А.А.Хисаметдинов китабында (Российской эмиграция в Азиатского-Тихоокеанском регионе и Южной Америке. Биобиблиографический словарь. Владивосток : Изд. Дальневосточного университета, 2000) Исмәгыйль (Измаил), атасы Фазлыйәхмәт түгел, ә Әхмәт рәвешендә күрсәтелә. Бу очракта Ерак Шәрекъта яшәүче татарларның тормышларын яхшы белгән Г.Исхакый варианты дөреслеккә туры килә сыман.
3 Рәшид әфәнде – бу урында Г.Исхакый Габдерәшид Ибраһимовны искә ала. Мәкаләдән аңлашылганча, Г.Ибраһимов әдип-публицист белән корабльдә Ерак Шәрекъка килә. Язучы оештыру мәсьәләләре белән Шанхайда кала, ә япон хөкүмәте чакыруы буенча юлга чыккан Г.Ибраһимов Япониягә китә. Архивта сакланган материаллар һәм «Яңа милли юл» журналында басылган чыганаклар Г.Ибраһимовның Токио шәһәренә Г.Исхакыйга караганда бер-ике атна алда килүен раслыйлар.
4 Сөнгать Дузи әфәнде – Сөнгатулла Дузи Шанхай – Идел-Урал төрек-татар мәдәни җәмгыяте әгъзасы, үзәкнең хуҗалык эшләре белән шөгыльләнүчеләрдән.
5 …кытай генералы Фынмы… – Г.Исхакый бу урында Фын Юй-Сянны искә ала кебек. Фын Юй-Сян (1882–1948) – Кытай дәүләте сәяси һәм хәрби эшлеклесе, Гоминьдан хөкүмәтендә демократик франция лидеры, маршал. 1926 –1928 елларда берничә мәртәбә СССРда була. Гоминьдан хөкүмәтендә хәрби министр вазифасын башкара. 1929 –1935 елларда төньякта оппозицион лагерьда, соңыннан Чан Кай-ши хөкүмәтенә кайта, Югары идарә советында әгъза; Гоминьданның күренекле шәхесләренең берсе. Шигырь һәм истәлек китаплары бар. Кара диңгездә «Победа» судносында янгын вакытында үлә. Мәкаләдәге вакыйга аңлашылсын өчен, «Правда» газетасының 1933 елгы саныннан кыска гына мәгълүмат: «Токио 2.08. Еще один японский план захвата Долоннора. …бывший губернатор провинции Жэхэ, фактически сдавший эту провинцию японцев генерал Тан Юй-лин уведомил японское командавание занятии Долоннора (Төньяк Кытайдагы Долон-Нур шәһәре. – Төз.). Одновременно Тан Юй-мин просил разрешения приступить к организации добровольческого отряда с целью «наступления» на войска Фын Юй-Сян».
6 …генерал Ли-Җу… – Г.Исхакый мәкаләсендә искә алынган вакыйгадан күренгәнчә, генерал Ли Цзун-жэнь турында язылган кебек.
Ли Цзун-жэнь (1892–1969) – Кытайның сәяси һәм хәрби эшлеклесе. Кытай революциясе вакытында (1925–1927) Милли революцион армиядә югары дәрәҗәгә күтәрелә. Гоминьдан партиясендә тора, аның Үзәк башкарма комитетына әгъза буларак сайлана. Чан Кай-ши сәясәтен яклый. 1935–1945 елларда японнарга каршы көрәштә Кытай гаскәрләре белән җитәкчелек итә.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 12-16.