104. Сәгадәт Чагатайга

1948, 6 апрель

Сөекле кызым!

Синең мәктүбеңне алдым. Ул кәгазьне бирүнең лөзүме юк. Мин аны аларга биззат күндердем. Сиңа танышып торыр өчен копиясен генә җибәрдем. Йосыф бәйнең углының адресын күндерәм. Ул хазиран соңларында ундан Италиягә киләчәк икән. Шуңарга мәктүбне хәзер үк язып сорарга кирәк.

Муса әфәндене кичә Һидаять […] хастаханәсенә йирләштерде һәм дә Муса әфәнденең Һиндстандамы, Русиядә үкме алып килгән шикәрләрен хезмәтчегә чәйлек биреп, Муса әфәндегә: «Докторлар кушды, башкача булмый», – дип юдырткан. Юынып чыккач, Муса әфәнде танымаслык дәрәҗәдә үзгәрде, ди. Сыйххәте бер дә шәп түгел. Акрын-акрын гына сүнүгә бара шикелле. Нәфес тарлыгы бик көчле. Хәле бер дә юк. Өй эчендә дә бик авырлык берлә йөри ала. Садри бәй һаман ятакда, хасталыгы тиз үтәчәк түгел. Ләкин хәзер тәһликән атлатды кебек хис ителә. Кәефе бераз яхшырды. Ләкин бик хәлсез төшкән, һәм дә бик йөткерә, вә бик аз йоклый. Ләкин докторлар хәзер хасталыгын белделәр вә тәдавины да ясарга тотындылар. Монда башка зур хәбәрләр юк. Ләбиб бәйләр, Касыйм бәйләр барысы да исән-саулар. Сиңа сәлам сөйлиләр. Май ахырында килү-килмәвең әхвальгә карап йөрер, фазла йоргунлук бирәчәк булса, урыныңда утыруың даха хәерле булыр. Мин искесе кебек яшәп ятам. Берничә көндән бирле һавалар матурланды. Собаны ягудан туктадым. Ләкин әле мин кышкы пальто киям. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

6 апрель, 1948. Бәйуглы.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар

104. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

  Тәһликәне – куркыныч хәлне.

  Йоргунлук – арыганлык.

  Даха – тагын.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру