Элек сүз

1918 елның апрелендә большевик хөкүмәтенең декреты белән бөтен Идел-Урал өлкәсендәге милли матбугат бетерелгән вә барысының да матбагалары таланып алынган иде. Шул елның август вә сентябрь айларында Учредительный собрания тарафдарлары Казанны алгач, Казан вә Өфедә берничә гәзитә чыккан булса да1, болар да 1919 елга хәтле дә дәвам итә алмаган вә большевикның тагын килүе берлә ябылганнар иде.

Милли Идарә Себергә күчәргә тиешле булгач2 вә Себердә хәреф табылмаячагы билгеле булганлыгын белеп, аз булса да үземез берлә хәрефләр алып барган идек. Шулар берлә Кызылъяр шәһәрендә «Маяк» исемендә бер гәзитә чыгарган идек3. Без анда булган мөддәттә бу гәзитә дәвам итеп килсә дә, без китәр-китмәс большевикның һөҗүме алдыннан ул да ябылырга мәҗбүр булган иде. Бу гәзитә милли матбугатның соңгысы дисәк, хата итмәгән булырмыз. Буннан соң Әкъсаи Шәрекъта бер гәзитә чыгарырга чәбәләнеп йөрсәк тә, хәрефләр булмаганга вә тизлек берлә бер яктан хәрефләр китертергә дә мөмкин булмаганга муафикъ була алмаган идек.

Без Аурупага һиҗрәт иткәннән соң4, Харбин шәһәрендә таш басма берлә «Ерак Шәрекъ» исемендә айлык бер мәҗмуга5 чыгып маташса да, берничә заманнан соң ул да яши алмай югалып киткән иде.

Аурупага барып, бераз баш-күз булгач та, Аурупаның хөрмәтеннән файдаланып, үземезнең милли фикерләремезне язар өчен тагы да шул матбугат мәсьәләсенә тотындык. Төрле мәшәкатьләрдән соңра, Финляндия төрек-татарларының бәгъзе берләренең матди ярдәмнәре булачагына катгый сүзләр алынган булса да, арага кергән төрле-төрле фетнәчеләрнең котыртуы берлә, бу сүз биргәннәрнең бик азы гына вәгъдәсендә тора алган иде. Ул вакытлар Германиядә бәһалелек башланганга, кулымыздагы ярдәмнәр берлә генә эшкә тотынырга бер дә юлы табылмады. Шулай итеп, тагы муафикъ була алмадык. Аннан соң башка йирләрдә дә төрле тәшәббесләр ясап карадык. Төркиядә дә бер җиңеллек таба алмадык. Шул сәбәпле, безнең мөһаҗирләремез арасында шактый күп гәзитәчеләр вә язучылар булганы хәлдә, үз фикер вә төшенчәләремезне милләттәшләремезгә сөйли торган бер үз гәзитәмез була алмады. Милләтемез өчен мөһим саналган мәсьәләләрдә фикерләремезне төрле телдә вә төрле группаларның мәҗмугаларында язарга вә бик күп мәсьәләләрдә язарга бер юлын таба алмыйча дәшми калырга да мәҗбүр булдык.

Бу гайре табигый хәл, бөтен милләтчеләремезнең эчен пошырган кебек, үзенең вазифасы үз халкына язып аңлату дип ышанган милли мөхәррирләрнең йөрәген бик яндыра килде. Ләкин мадди имкяннең юклыгы, мөһаҗирләремезнең таркаулыгы вә аз-маз хәлле милләттәшләремезнең милли шөгурдан, ягъни милли барлыгын вә минлеген белүдән мәхрүм вә җаһил булуы һәрвакыт бу эшкә киртә булды да торды. Шулай итеп, бик күп әйтәсе сүзләремезне вакытында әйтә алмыйча вә язарга тиешле фикерләремезне яза алмаенча эчемездән янып-көеп утырдык.

Менә әле генә берничә мөхәррир, бөтен авырлыкларга күкрәк киереп, шушы мәҗмуганы чыгарырга муафикъ булдык. Бу зәхмәтне үземез өчен түгел, бәлки милли матбугатымызның терелүе исеменә эшләгәнгә, бу вазифаның безгә төшүенә без сөенәмез генә…

Бу мәҗмуганы бер үземезнең шәхси малымыз итмәенчә, бөтен тугры сүзләргә вә милли фикерләргә ачып, язарга сусаган язучыларымызның вә бөтен милләтнең малы итәмез. Милли байракка садикъ калган вә шул ук руслыкның кызылга әйләнүе булган большевиклык берлә килешмәгән вә килешергә нияте булмаган һәр язучыга мәҗмугамызның сәхифәләрен ачык кыламыз. Ялгыз бер шарт берлә: «Вак-төяк кабиләчелек, шәһәрчелек вә гайбәтчелек кебек вак агымнарга мәҗмугамызда урын булмаячактыр».

Без Идел-Урал буенда вә Кырымдагы төрек-татарларның милли байрак тирәсендә берләшүләренә хезмәт итәчәкмез. Шулай ук мәмләкәт тышында төрле йирләргә сибелгән вә төрле мәдәниятләрнең тәэсире астында калган мөһаҗирләремезне, бигрәк тә Аурупаның төрле шәһәрләрендә укуда булган яшьләремезне милли рухымыз берлә сугарып берләштерергә тырышачакмыз. Шушы юлда кулдан килгән һичбер хезмәтне дә кызганмаячакмыз.

Бу зур милли эш һәммәмезнең мөштәрәк эше булганга, бу юлда бөтен милли групларның вә бөтен милләттәшләрнең безгә ярдәм итүләре, безнең берлә бергә шул авыр йөкне өстерәшүләре ляземдер.

Милләтемезнең бөтен зыялысына вә шөгурлысына фарыз кифая булган шул авыр эшне муенымызга алып, һәммә мөһаҗир милләтчеләрнең өстеннән милли фарызны төшергән булсак та, аны үземез генә тартып алып барырга көчемез, куәтемез йитмәячәктер. Чөнки чит мәмләкәттә мәҗмуга чыгару Казанда вә Мәскәүдә чыгару кебек җиңел түгелдер. Аның чыгышы вә мәшәкате дүрт-биш мәртәбә авыррактыр. Бигрәк тә таратылуы уйлап бетерә алмаслык дәрәҗәдә уңгайсыздыр.

Шулай ук читтә чыга торган бер мәҗмуганың мәгънәви мәсьүлияте дә башкарак вә мәсьәләләре дә илдә чыга торганнан кат-кат артыграк вә авыррактыр. Бигрәк тә соңгы көннәр безгә әллә нинди көтелмәгән милли мәсьәләләр мәйданга куячактыр. Чөнки без хәзер большевик Русиясенең җимерелүе дәверендәмез. Без икенче зур бер инкыйлаб алдында торамыз. Ләкин беренче инкыйлаб берлә бу икенче арасында күп аерма бар. Беренче инкыйлаб һәркем тарафыннан көтелгән вә бик күп еллардан бирле аны каршы алырга халык хәзерләнгән иде. Бик күп фирка вә партияләр үзләренең юлларын вә программаларын сызган вә билгеләнгән иде. Мәхкүм милләтләрнең күбесе үзләренең кыйблаларын таныганнар иде.

Хәзер эш алай түгел. Ул мәмләкәттә бу көн иске падишаһлар заманындагы чаклы да хөррият юк. Анда большевик булмаган һичбер кемгә, һичбер гөруһка җыйналып сөйләшергә иркенлек юк. Анда большевик такмазасыннан башка бернәрсә дә язарга рөхсәт юк. Большевик тоткан юлдан башка бер юлның барлыгын исбат итү түгел, төшенү вә уйлау гына да сөрелү вә үтерелү берлә җәза кылына торган зур гөнаһтыр. Шуңа күрә хәзер ул мәмләкәт эчендә һичбер төрле мәсләки җәрәяннар, фиркаи хәяты вә сәяси бер тормыш юктыр. Анда рус булмаган милләтләрнең (яһүдидән башкасының) хәлләре бик авыр. Анда әллә нинди әфәләм төрле исемнәрдә мөстәкыйль, мохтар, ярты мохтар җөмһүриятләр игълан ителгән булса да, болар барысы да «ләфзане гамәле кәрд», алдашмалар гынадыр, һичбер милләтнең үзенең теләгенең йөз дә берсен генә дә канәгатьләндерәчәк дәрәҗәдә түгелдер.

Иң начары: бу милли җөмһүриятләр, милли агымнарны буар вә милли барлыкларны изәр өчен генә эшләнгән берәр тозак вә капкан гынадыр. Шуңа күрә рус булмаган милләтләр арасында ризасызлык вә ачу, бик зур булган булса да, бер юлын табып, агым хәленә керә алмый торадыр. Кызыл руслык тарафыннан һавасыз бер мохиттә томаланып калган бер хәлдәдер.

Мөһаҗирлектәге рус партияләре кырыгы кырыкка ярылгандыр. Һичберсенең киләчәктә эшкә яраячак сызган юлы юктыр. Мөһаҗирлектәге рус булмаган милләтләрнең эшләре тагы да «яхшырактыр». Бу милләтләрнең Русия эчендә яшәүчеләренең русларның агына да, карасына да, кызылына да ышанулары калмаган кебек, мөһаҗирлектә дә ул инану тәмамән беткәндер. Яһүди вә әрмәниләрдән башка, рус булмаган милләтләрнең һичберсе мөһаҗир оешмаларында руслар берлә катнашмаган кебек, мәмләкәт эшләре вә милли мәсьәләләрнең дә руслар берлә бергә хәл кылынуына инанмыйлар.

Большевик инкыйлабыннан килеп чыккан бу төсле фикер үзгәрешләре гайре рус милләтләренең иң зур казанычыдыр. Бу казаныч аларның киләчәк хәрәкәтләрендә дә Тимерказык йолдызлары булачактыр. Шуңа күрә, большевиклыктагы киләчәк алмашынуларда һәрбер гайре рус милләт аерым хәрәкәт иткән кебек, безнең төрек-татарлар да үз башларына хәрәкәт итәчәкләрдер. Шуның өчен бу икенче инкыйлабта милли ясалышларның вазифа вә бурычлары зур вә мәшәкате күп булачактыр.

Чөнки шуны яхшы белергә кирәк ки, большевик егылу берлә бөтен Русиядә анархия башлаячактыр. Бу дәвердә русларның кырык төрле партияләре бер-берсе берлә сугышачак, кырылышачаклар вә шул үз гаугаларына башка милләтләрне дә катыштырырга тырышачаклардыр.

Менә шул фәлякәттән үз милләтләрен коткарыр өчен, бөтен гайре рус милләтләр үзләренең милли тәшкиләтләрен ныгыта вә зурайталар. Үз эшләрен рус эшләре берлә катыштырмас өчен, алар берлә бәйләнгән бөтен йепләрне кисәләр. Безгә дә шушы юлдан башка тарикы сәламәт юктыр. Безнең өчен табигый юл шул гына юлдыр.

Шуның өчен безгә, кирәк мәмләкәтнең эчендә вә кирәк тышында булсын, бөтен милләттәшләремезгә шул фикерне бик нык аңлап эшләргә вә хәрәкәт итәргә тиештер. Киләчәктә рус базарының малы гына булып калмас вә үземезне аерым бер урын вә кыйммәттә тота белер өчен хәзердән үк үземезнең тәшкиләтемезне ныгытырга тиешлемез. Менә бу мәҗмуга шул фикергә хезмәт итәчәктер. Шул юлда яшьләремезгә юлбашчылыгы итәргә вә милли байрак астында бөтен аңлы милләтчеләрне җыйнарга тырышачактыр. Башлау – бездән, кушылу, читтән генә карап тору, җигелеп чыгу – сездән вә ярдәм – Аллаһыдан!..

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 

Элек сүз. «Милли юл» журналының 1928 елгы 1 нче (23 декабрь) санында («Иҗтимагый кыйсем»ендә) «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Мәкаләне Әнвәр Хәйри, хәзерге татар язуында әзерләп, «Мирас» журналының 1992 елгы 2 нче санында нәшер итте. Текст «Милли юл»дан алынды.

«Милли юл» (1930 ел башыннан – «Яңа милли юл») – 1928 елның декабреннән 1939 елгача Берлинда, Варшавада татар телендә чыгарылган журнал (баштагы саннарында «унбиш көндә чыга торган сәяси, әдәби, иҗтимагый, гыйльми, милли вә икътисади мәҗмугадыр»); нашире һәм редакторы – Гаяз Исхакый.

1Учредительный собрания тарафдарлары Казанны алгач, Казан вә Өфедә берничә гәзитә чыккан булса да… – 1918 елның августында «Алтай» (мөхәррире – Габделбари Баттал) һәм «Корылтай» (мөхәррире – Фуад Туктаров) газеталары яңадан чыга башлаган була.

2 Милли Идарә Себергә күчәргә тиешле булгач… – эшчәнлеген Уфада алып барган Милли Идарәне 1918 елның апрелендә большевиклар куып тараталар. 1918 елның август башында Казанны чехлар алгач, бер төркем әгъзалары аның эшен торгызырга тырышалар. Ләкин тиздән Казан кабат большевиклар кулына күчә. Милли Идарә әгъзалары башта Самарага, аннары Уфага күчәләр. Кызыллар Уфага якынайгач, алар Себергә (Кызылъяр шәһәренә) киләләр. Милли Идарә 1919 елның апрелендә исә акларның басымы астында эшен туктатырга тиеш булган.

3Кызылъяр шәһәрендә «Маяк» исемендә бер гәзитә чыгарган идек. – Бу «сәяси, әдәби вә милли төрек-татар гәзитәсе» Кызылъяр (Петропавловск) шәһәрендә 1918 елның 7 декабреннән 1919 елның 2 апреленә кадәр чыккан (30 сан); 1–19 нчы саннарының мөхәррире – Каюм Мостакаев, калганнарының – Габделбари Баттал. Нашире Мостафа Төмәнев булган.

4 Без Аурупага һиҗрәт иткәннән соң… – Милли Идарә сайлаган солых һәйәте әгъзаларыннан Гаяз Исхакый һәм Фуад Туктаровлар, озын юллар үтеп, 1920 елның апрелендә Парижга барып җитәләр, һәм Садри Максуди җитәкчелегендәге әлеге солых һәйәте Версаль конгрессында катнаша.

5«Ерак Шәрекъ» исемендә айлык бер мәҗмуга… – бу исемдәге журнал 1920–1922 елларда Харбин шәһәрендә Г. Әхмәди, Хөсәен Габдүш, Рәшит Рәхмәти редакциясендә чыккан (31 сан).

 

Әкъсаи Шәрекъта – Ерак Көнчыгышта.

Муафикъ була – уңышка ирешә.

Тәшәббесләр – омтылышлар, инициативалар.

Шөгурдан – акыл белән тыюдан; аңнан.

Җаһил – надан.

Зәхмәтне – хезмәтне.

Садикъ – дус, тугры.

Мөштәрәк – күмәк, уртак.

Шөгурлысына – аңлы затларына.

Фарыз кифая – тиешле бурыч.

Мәсьүлияте – җаваплылыгы.

Мәхкүм – изелгән.

Мәсләки җәрәяннар – фикри юнәлештәге агымнар.

Фиркаи хәяты – партияләр яшәеше.

«Ләфзане гамәле кәрд» – «телдә генә булган».

Казанычыдыр – казанышыдыр.

Фәлякәттән – бәладән, бәхетсезлектән.

Тарикы сәламәт – сәламәт юл.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 5-8.

 

Җавап калдыру