АУРУПАДА ГОМУМИ ВАЗГЫЯТЬ

Аурупаның гомуми барышына кош бакышыннан күз ташланылса, шөбһәсез, беренче күзгә бәрелә торган нәрсә Җәмгыяте әкъвамның1 фикеренең үзенең банкротлыгы булачактыр. Дөнья сугышындагы милләтләрнең бер-берсенә каршы кылган төрле начарлыкларын оныттырыр өчен, дөнья йөзендәге дәүләтләрнең, аерым-аерым кешеләренең бер-берсенә каршы рәва күргән вәхшилекләрен яшерер өчен, милләтләренең мәңге дустлыгы, дәүләтләрнең мәңгелек солыхы кеби матур фикер янында бер барлык ясарга мәҗбүрият туган иде, вә бу фикер дөнья яратылганнан бирле адәм балаларының гомуми бер омтылышлары булганга, сугыштан, кан түгүдән арыган киң дөнья халкы моны зур сөенечлек берлә каршы алган, бәхет кошын таптым дигән кеби, шул бәйнәлмиләл мөәссәсәгә зур өмид баглаган иде. Вә һәрбер милли хокукы аяк астына тапталган милләтләр мәгънән шуның ярдәменә сыгынган вә аны инсаниятнең вөҗдани мәхкәмәсе кеби карап, үзенең дәрденә чара араган иде. Беренче дәвердәге Җәмгыяте әкъвамның архивы күздән кичерелсә, ул вакытларда әле инсани фикерләргә һәр җирдә ышаныч бик зур икәнлегенә бик күп дәлилләр күреләчәктер. Аның бу бәйнәлмиләл гаяле дәвере бик тиз кичте. Җиңүче милләтләр Җәмгыяте әкъвамны үзләренең максатына гына хезмәт иттерүче бер корал иттерергә карар иттеләр вә, шул юлдан хәрәкәт итеп, Дөнья сугышыннан соңгы һәрбер көчләнеп эшләнгән могаһәдәләрне саклавын Җәмгыяте әкъвамның беренче бурычы итеп куйдылар. Моның берлә бөтен җиңелгән милләтләр, җәберләнгән халыкларның ышанычларын бетерсәләр дә, бу вакытларда әле Җәмгыяте әкъвамның адреслары ара-сында Франсәнең хариҗия назыйры мосье Бриан2 ялганчылык даһисы хөкем сөргән һәрбер ялганны, һәрбер хафасызлыкны бик матур сүзләр берлә сөйләп, бик матур буяулар берлә буяп күрсәтә алганга, шул сүзләр мөшавәрәсе берлә киң катлау халыктан Җәмгыяте әкъвамның эч йөзен саклап булган иде, вә бу бәйнәлмиләл мөраилык мөәссәсәсенә каршы мәхдүд даирәләрендә булса да бер гыйбадәтханә каралган кебек карауны дәвам иттереп килә алган иде. Бриан шул мөәссәсә янында җиңелгән сафтан үзенә каршы буй үлчәшерлек зур бер […]* алганын хариҗия назыйры Шатрит […]** очратып алганга, бу ике партнер өчен дә бәйнәлмиләл уенының шундый матур төстә дәвамы кирәк булганга, бу ике даһи артистлар бу сүзләрдән күпертелгән фикерләрдән ясалган Локарно кебек могаһәдәләр дә ясаганнар, Аурупа берлеге, гомуми коралсызлану кебек матур уенчыкларны да Җәмгыяте әкъвам тарафыннан тәгәрәткәннәр вә Женеваның мәҗлесләренә Ирландиядәге мәшһүр ат ярышлары кебек ригаятьле бер төс бирә алганнар иде. Уйнаячак тарихи рольләре тәмам булып, бу ике артист сәхнәдән чигенүләргә өлгермәделәр, Җәмгыяте әкъвамның өченче пәрдәсе ачылды, һәм дә һич тә бер көтелмәгән вакытта иске кирмәннәр корып, кибеп бетеп, яңа кирмәннәр, яңа буяулар сөртелмәгән чакта, пәрдә ачылды, дөньяның беренче дәрәҗәдә сәяси артистларның рольләрендә провинциянең гимназияләрендә тарих, әдәбият мөгаллиме булачак, бер чиркәүдә дьякон була беләчәк Макдональдларның уеннары берлә башланды вә сәхнәнең артындагы бөтен шәрәлек, бөтен ялган бердән һәркемнең күзенә ташланды. Җәмгыяте әкъвамның әхлакый ифлясы тәмам булды. Ләкин ул әле инерция куәте берлә яшәп килде. Үзен саклар өчен берсеннән-берсе мәгънәсез тәдбирләр алды, мораэлеккә тагы нык ябышты. Шул саядә ул Алманиянең үз арасыннан чыгып китүенә сәбәпче булды. Ул Ерак Шәрекъның солыхын саклауда иң зур роль уйнаучы Японияне дә үз янында саклый алмады. Ул ярминкәгә килгән кечкенә театр труппасы кебек, базардан, талчуктан яңа уенчылар эзләргә тотынды. Ул Җәмгыяте әкъвам төзегәннән бирле аның фикеренә каршы хәрәкәт итеп килгән, үзенең фикри агымы берлә Җәмгыяте әкъвамга хилаф булган Совет хөкүмәтен әгъзалыкка чакырды. Аурупаның сәяси талчугында иске мал сатып алып йөрүче совет вәкиле карт яһүди Валлах Литвинов3 исеме мөстәгаре берлә сәхнәгә чыгарды. Бу палачның* кызыл бүрене акка буяп чыгуы, мәмләкәттәге милләтләрне яшькә, канга коендырган бу палачның кызыл кафтанын яшелгә буяп, милләтләр арасында солых булсын дип мәйданга атылуы инсаният, әхлак кагыйдәләренә ышанган бөтен агымнар тарафыннан Җәмгыяте әкъвамның бөтен барлыгына үлем хөкеме кеби каршы алынды. Вә Җәмгыяте әкъвам мәгънән тәмам үлде… Вә моның үлүен инде яшерергә һичбер төрле пәрдә-мәрдә калмады. Җәберләнгән милләтләр үз башларына үзләре генә калган икәнлекләре бөтен дөньяга ачык мәгълүм булуын күреп, үз хакларын үзләре генә саклау фикере берлә мәйданга чыктылар. Бу өлкәдән өмид юк дип, 16 мартта Алмания хөкүмәте: «Үзебезнең дәүләтебезне саклауны үз милләтебезнең кулына алабыз», – дип игълан итте. Төркия Җәмгыяте әкъвамның саклавына тапшырылган, мәмләкәтнең ишеге Дарданеллның сакчысы дигән куәтнең корыган, кипкән бер пот кына икәнлеген күргән, үз мәмләкәтенең сәламәтлеген саклау үз вазифасы икәнлеген белдерде. Австриясе, Маҗарстаны, Болгарстаны үз илләрендә үзләренең микъдарәтләренә хаким булачакларын аңлаттылар. Шуның берлә Җәмгыяте әкъвам үлгәнлеге һәркемгә ап-ачык күренерлек рәвештә аңлашылды. Дөрес, Җәмгыяте әкъвамның шурасы әле 17 апрельдә Алманиянең кораллануына каршы наразыйлык бәян итте. Ләкин бу һичбер реаль куәткә малик булмаган рәсмилек кенә иде. Бу Җәмгыяте әкъвамның җеназасы алдыннан уйналачак соңгы музыка гына иде.

Җәмгыяте әкъвамның хәяты, куәте беткәнен хис итеп, шуны яшәтүче зур дәүләтләр Франсә, Ингелтерә, Италия аерым киңәш мәҗлесе ясадылар. Шуннан төрле-төрле кечкенә-кечкенә йирле киңәш мәҗлесләре (Дунай буе дәүләтләре, Балкан дәүләтләренең киңәше кеби) ясарга карар иттеләр вә моның берлә үзләренең киң могаһәдәләр ясаудан берни чыкмаганлыгын мәгънән икърар итеп, дәүләтләр арасында аерым-аерым сәяси группалар төзүгә юл ачтылар. Аурупаның тормышында яңа төстә сәяси оешмалар, яңа нигезләрдә сәяси гәүдәләнүләр башланды.

Алманиянең коралланырга теләве беренче дәрәҗәдә Франсәне куркытты. Алмания үзенең кораллануының максаты итеп үзенең дәүләте, үзенең милли системын, үзенең иҗтимагый тормышын коммунизмның зәһәреннән саклау дип игълан итсә дә, Алманиянең яңа режимының барышында бу фикернең самими икән-леген күрсәтә торган бик күп вакыйгалар булса да, Франсә бу кораллануны үзенә каршы дип кабул итте вә бик зур гасабилык берлә үзенә иттифакчылар эзләргә кереште. Үзенең эчке сәясәтен моңача коммунизмга каршы алып бара торган Алманиянең тышкы сәясәтендә Советларга каршы юлга куюны, Алманиягә көтелмәгән җирләрдә иттифакчылар тугдырды. Сабикъ Русиядән аерылган бөтен мәмләкәтләр бервакытны большевик хөкүмәтенең һөҗүменә мәгъруз калачакмын дип уйлап торганга, үзләренең табигый дошманнарына дошман булган Алманиядә үзләренең сафташларын күрделәр. Русларның золымыннан туеп эштән чыккан Русиядә яшәүче милләтләр дә, Алманиянең бу сәясәтендә үзләренең котылуларының башын күреп, яңа Алманиягә янә артыграк дустанә карый башладылар. Аурупаның уртасында кысылып калырга теләмәгән Алмания фикрән Финляндия, Эстония, Латвия, Ләһстанда үзенә фикердәшләр, сафташлар казанды. Русиянең эчендә яшәүче гайре рус милләтләр арасында Алмания иксез-чиксез юлдашлар тапты. Шулай итеп, Аурупада үзеннән-үзе бик зур германияфиллек туды. Вә шуңарга каршы Франсә, сонгый булса да, бик куәтле французфиллек яшәтергә кереште. Бу ике агым, хәзерге көндә хисси нәрсәләр генә булмаенча, тәмамән реаль бер хәлдәдерләр. Боларның эчендә хиссият берлә милли мәнфәгать бер-берсенә каршы килә торган гамәлләр әле бик күп булса да, бу гамәлләр әле сәяси сәхнәне төрле-төрле көтелмәгән уеннар берлә чуалтып килсәләр дә, асыл уенны оныттыра алмыйлар вә алмаячаклар. Бүгенге көндә Аурупада Җәмгыяте әкъвамның җимерекләре өстендә уйналачак уенның исеме Русияне бүлүме, бүлмәүмедер. Бу исемне әле ачык итеп игълан итмәгәннәрдер. Ләкин моның шулай икәнлекне Аурупада, хосусән СССР-да аңламаган сәяси бик аз калгандыр. Тарихның хәленә куелган Русияне бүләргә кирәкме, әллә аны шулай иске кебек бер Русия итеп калдырырга кирәкме мәсьәләсе бүгенге көндә дипломатларның, сәясиләрнең сөйли торган дәвереннән үтеп, ул реаль мәсьәлә булып өлгергәндер. Аурупаның тынычлыгы шул мәсьәләнең хәленә баглыдыр. Хакыйкатән дә шул, рус милләте зур империя идарәдә банкрот булды, халыкларны аның золымыннан азат итәргә тиеш, андагы халыкларны игътисади чылбырларыннан коткарырга тиеш дигән фикер Аурупада йирләшеп бетеп, шул фәгалияткә чагарларга башланылса, Аурупаның өстендә бүгенге көндә бик зур куркыныч булып торган икътисади кризис, эшсезлек кеби бәхетсезлек бердән беткәч, Аурупада гына түгел, бөтен дөньяда хәзерге көндә тәһликә төсле күренгән коммунизм хәрәкәте үзеннән-үзе югалып, дөньяда тагын берничә дистә елларга солых, рәфаһ, эшчелек дәвере башланачак. Ләкин бу хакыйкатьне хәзер тәгъкыйб итеп мәйданга куелуыннан курыккан берничә гамәлләр бар: боларның да берсе һәм дә шактый куәтлесе – хәзерге Франсәдә хаким булган Алманиядән курку әхвәле рухиясе һәм дә хәзерге Франсәдә хаким булган сәяси фиркаләрнең уены.

Һәркемгә мәгълүм: Франсәнең соңгы мәҗбүриятнең тарихы ике бер-берсенә каршы килә торган сәяси агымының тартышыннан туып бара. Моның берсе мәмләкәтне миллият нигезендә, икътисади, сәяси рәфаһка тәдриҗи рәвештә, үзенең ганганәсенә садыйк итеп алып бару, аерым юллардан килеп чыксалар да, Клемансо-лар4, Пуанкаре5, Бриан, Мильеран6 бу фикердә берләшәләр иде, вә аркаларын һәрвакыт Франсә милләтенең тәһликәгә төшкән чагында күпчелек туплап, милләтен, дәүләтен саклап килә алалар иде. Икенчеләре, Франсәнең ихтиляль тарихыннан илһам алып, Франсәне төрле-төрле иҗтимагый тәҗрибәләргә сәхнә иттерергә тырышучылар вә болар арасында самими кешеләр, донкихотлар, җилбәзәкләр галиб булганга, мәмләкәттә берәр төрле реакция башланганда, боларның рольләре иҗаби булып, дәүләт корабының уртадан баруына хезмәт итәләр иде. Ләкин соңгы дәвердә бу агымның рәһбәре Жоресның7 урынын тотучылар, вак кешеләр, Леон Блюмнар8 кеби француз булмаган гонсырлар булган, болар Франсәне читтән килгән агымнарга өстерәүне күбрәк алда тоталар. Русия большевизмасын тәрәкъкыйча, инсанияткә хезмәт итүче бер көч дигән хата фикер артыннан баралар. Сугыштан соң, обжектив итеп каралганда, боларның хөкүмәт башына килгән дәверләре Франсәгә дәүләт буларак авырлык килгән вакытларга тәсадеф итәләр (мәсәлән, […]* берлә акча төшү9, фәлән кеби). Менә шул зур мәсьәләләр үзләренең хәлен таләп кыелып торган чакта, бәхетсезлеккә каршы, Франсәнең хөкүмәт башында икенче агымның – большевикофилләрнең тарафдарлары торган вакытка10 очрыйдыр. Франсәнең әфкяре гомумиясенең Алманиянең кораллануыннан куркуыннан файдаланып, Совет хөкүмәте, Коминтерн үз файдасына11 бик зур пропаганда ачадыр. Хәзерге Советларны Франсәне саклаучы куәт итеп күрсәтергә тырыша вә Франсә әфкяре гомумиясен Алманиядән өркетеп, француз-совет дустлыгы могаһәдәсен12 имза иттерергә муаффәкъ буладыр. Моның берлә Франсә бер тарафтан, үзенең иске иттифакчысы, дусты Ләһстанның хәяти мәнфәгатенә, Балтыйк дәүләтләренең милли истикъляльләренә каршы бер адым атлаган булып, үзен-үзе куәтләндердем дип үзен-үзе зәгыйфьләндергән, хатын төлке тоттым, малохайны утка як дигән булып үзе өчен бер агырлык эшләгән булып чыгадыр. Вә, икенче тарафтан, коммунизмга, совет системына каршы торган бөтен дөньяга каршы вазгыять алган булып, совет системына мохалиф бөтен хәяти куәтләрне үзеннән-үзе читкә төртәдер.

Франсә бу уены берлә үзенә һичбер файда китермәсә дә, Советлар моннан бик зур истифадә итәләр. Алар Русияне бүләргәме, түгелме дигән мәсьәләне мөзакәрә мәйданына куюны кичектертәләр. Төрле томаннар берлә сәясәт дөньясын тагын берәрсенә чуалтырга, үләргә мәхкүм вазгыятьләрне саклап калдырырга тагы муаффәкъ булалар. Балта чапканда кистән ял итә, хәзер Советлар ял итәләр. Франсәне алдап, вазгыятебезне сакладык дип бәйрәм итәләр. Франсәнең Совет уеныннан туган вазгыять эчендә Аурупада яңа-яңа сәяси төркемнәр гәүдәләнә, яңа-яңа аңлашулар мәйданга килә, идеоложияләр янында яңа куәтләр оеша. Большевиклар хәзергә үзләре өчен үлем булган Русияне бүлү мәсьәләсен кичектерергә муаффәкъ булсалар да, моның берлә Русияне бүлү-бүлмәү мәсьәләсе нәүбәттән алынмый. Аурупаның тыныч-лануы мәсьәләсе һаман әле мәсьәләлектән чыкмый. Франсәнең большевик дустлыгы сәясәтенең гомере Ингелтерәнең, Алманиянең, Американың большевик сәрвәрлегеннән, бәлки, бераз озын булыр, ләкин иртә-кич монда да большевикларның ялганы мәйданга чыгачак вә Франсә үзен-үзе саклау өчен Пуанкаре сәясәтенә кайтырга мәҗбүр булачак. Үзен-үзе саклар өчен бүгенге Англия, бүгенге Германия, бүгенге Италия кебек большевикларның тартышыннан котылыр өчен, бәлки, катгый тәдбирләр алырга мәҗбүр булачак. Франсәдә яңа партияләр хөкүмәт башына киләчәк. Тагы бөтен дөньяның тынычсызлыгына сәбәп булган большевикларны яшәтү, Русияне бүлү-бүлмәү мәсьәләсе бөтен зурлыгы берлә сәясәт мәйданына килеп басачак вә үзенең хәлен таләп итәчәк. Ул вакытларда инде большевикларның «ахмаклар безнең гомергә җитәр» нигезенә корган тышкы сәясәтләре, бөтен дөнья милләтен берәм-берәм алдау юлын тәмамлап, әйләнеп чыгачак булганга, яңа алдаулар өчен яңа милләтләр, яңа дәүләтләр таба алмаячаклар, большевик дәүләте үзенең икътисади кризисы берлә үзенең тышкы сәясәтендә ышанычын югалтуы берлә үз башына үзе утырып калачак, үз урында үзе череп, сасып торачак.

Асиядә тынычлыкны саклау үзләренең дәүләти мәнфәгатьләре булган Ингелтерә вә Япония моңанча сәерче булып тору сәясәтләреннән чыгачакдыр. Бу мәдәниятләрне чертә торган рус микробын Асиягә йогуыннан саклар өчен Русияне бүлеп, үз мәм-ләкәтләренә якын рус булмаган өлкәләрдә яңа мөстәкыйль дәүләтләр корырдай башка чара калмаганын күрәчәкләр. Вә бөек Русия операцион өстәленә сузып салыначактыр. Рус гангрена хәлен алган большевизмнан дөнья мәдәниятен коткаруның да башка чарасы калмаганы сукырга да ачык мәгълүм булачактыр. Моны аңламаган сәясиләр кечкенә мәнфәгатьләре өчен инсани мәнфәгатьләрен фида итүчеләр вә бик күп сатлык гәзитәчеләр бу көнге көндә әле шактый куәтле булсалар да, һәрбер көн, һәр-бер атна, һәрбер ай аларның куәтен киметәчәк, һәрбер бәйнәлмиләл вакыйга аларның хаталарын аңлатачаклар. Һәр көнне инсаният тарафдарлары бу фикер янында күбәячәкләр, артачаклар. Бу агым бөтен дөнья күләмендә бер инсани, әхлакый агым төсен алачактыр.

Без иске чарлык Русиясендә милли хокукларыбыз танылмаенча золым күргән, бүгенге Совет Русиясеннән бөтен инсани хокукларыбыздан мәхрүм ителгән, СССРда* яшәүче, Русиянең яртысын тәшкил итә торган гайре рус халыклар, табигый буларак, үзебезнең дошманыбыз коммунистларның дошманларына каршы дуст булачакбыз, табигый буларак, үзебезне-үзебез саклар өчен коммунизмның чертә торган тәэсиреннән халыкларын сакларга теләүче милләтләр берлә бергә булачакбыз. Табигый буларак, милли барлыгыбызны албасты пәрисе булып баскан бу явыз көчнең бөтен адәм баласына канатларын җәймәвенә, тырнакларын батырмавына кулыбыздагы бөтен мәгънәви көчебез берлә каршы торачакбыз. СССРда милли барлыгын тәмамән бетерергә дип карар ителгән төрек-татар милләте бөтен көче, куәте берлә большевик гәләйһдарлыгы сафына тезеләчәктер вә һәрвакытта бииман, төрек дошманы булган бу кызыл рус куәтенә каршы булачактыр вә аңарга дошман көчләр берлә бергә булып, «дошманның дошманы – минем дустым» кагыйдәсе берлә мөгамәлә итәчәктер. Без, СССРдагы бүгенге икътисади кризис, сәяси чуалчыкны бик якыннан танып, белеп торганга, большевикларның бик зур пропаганда берлә кулда иткән Франсә алдаулары берлә генә вазгыятьләрне озак мөддәткә саклауларына ышанмыйбыз. Совет-француз дустлыгының гомере озын булуына инанмыйбыз, Финляндия, Эстония, Ләһстанга каршы мескинлек күрсәткән Кызыл гаскәрнең Алманиягә каршы ике тиен бер бакыр акчалык кыйммәте булмаганын французлар бик тиз аңларлар дип өмид итәбез. Дөнья сугышы вакытында иҗаби бер эш эшли алмаган 21 миллионлы рус гаскәренең каскасына кызыл йолдыз кую берлә генә Наполеон13 шәкертләре булып бетмәгәнн-әрен французлар бик тиз үз күзләре берлә күрәчәкләр вә бик тиз хаталарын аңлаячаклардыр. Бу аңлау никадәр тиз булса, шулкадәр инсаният өчен файдалыдыр вә дөнья тынычлыгы өчен шул дәрәҗә кирәкледер. Бу иртә-кич, мөхәкъкак, булачактыр. Дөньяның тынычлануы Русиянең тәкъсиме берлә тәмам булачактыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Рәва – яраклы.

Бәйнәлмиләл мөәссәсәгә – халыкара оешмага.

Мәгънән – мәгънә ягыннан.

Сыгынган – сыенган.

Вөҗдани мәхкәмәсе – вөҗдан хөкеме.

Дәрденә – шатлыгына.

Чара араган иде – чарага биргән иде.

Гаяле – соңгы, ахыргы.

* Сүз укылмый.

** Сүз укылмый.

Могаһәдәләрне – килешүләрне, договорны.

Мөшавәрәсе – конференциясе, консилиумы.

Мәхдүд даирәләрендә – чикләнгән даирәләрендә.

Әхлакый ифлясы – әхлакый бөлүе, банкротлыгы.

Тәдбирләр – чаралар.

Мораэлеккә – икейөзлелеккә.

Саядә – аркасында.

* Чыганакта: папасының.

Хилаф – каршы.

Исеме мөстәгаре – кушаматы.

Микъдарәтләренә – өлешләренә.

Наразыйлык – ризасызлык.

Малик булмаган – ия булмаган.

Икърар итеп – танып.

Сабикъ – элекке.

Мәгъруз – каршы.

Гайре рус – рус булмаган.

Хиссият – сизгерлек.

* Сүз укылмый.

Фәгалияткә – эшлеклелеккә.

Чагарларга – чакыру, өндәүләргә.

Тәһликә – куркыныч, һәлакәт.

Рәфаһ – муллык.

Тәгъкыйб итеп – күзәтеп.

Әхвәле рухиясе – рухи халәте.

Тәдриҗи – эволюцион.

Ганганәсенә – гореф-гадәтләренә, традицияләренә.

Ихтиляль – баш күтәрү, фетнә.

Галиб булганга – җиңүче булганга.

Иҗаби – уңай.

Рәһбәре – юлбашчысы, җитәкчесе.

Гонсырлар – төркемнәр.

Обжектив – объектив.

Тәсадеф итәләр – туры киләләр.

Әфкяре гомумиясен – җәмәгатьчелек фикерен.

Муаффәкъ буладыр – ирешеләдер.

Агырлык – авырлык.

Истифадә итәләр – файдаланалар.

Мөзакәрә – бәхәс, дискуссия.

Сәрвәрлегеннән – дәрәҗәсеннән.

Тәдбирләр – чаралар.

* Чыганакта: ССРда.

Сәерче – күзәтүче.

Бәйнәлмиләл – халыкара.

Гәләйһдарлыгы – каршылыгы.

Бииман – имансыз.

Мөддәткә – вакытка.

Мөхәкъкак – һичшиксез, шөбһәсез.

Тәкъсиме – бүленүе.

            «Яңа милли юл» журналының 1935 елгы 7 нче санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Мәкаләнең кулъязмасы Татарстан Республикасы Милли архивында (Р-2461, 1 тасв., 48 эш бер.) саклана. Бу кулъязмада Гаяз Исхакый имзасы куелса да, текстны икенче кеше күчереп җибәрүе аңлашыла. Кулъязма текстта язылу вакыты һәм урыны итеп «20 май, 1935, Мукден» күрсәтелгән. Төп текст, кулъязма вариант белән тулыландырылып, журналдан алынды.

            1 Җәмгыяте әкъвам – Җәмгыяте әкъвам (Милләтләр лигасы) 1919 елда Парижда имзаланган Солых һәйәте (Тынычлык килешүе) нигезендә оеша. Барлыгы 44 дәүләт һәм шул исәптән Антанта дәүләтләре оешмасына кергән яисә аңа кушылган 31 дәүләт, сугышка катнашмаган 13 дәүләт тәшкил итә.

            2 Бриан – Аристид Бриан (1862–1932), француз сәяси һәм дәүләт эшлеклесе; 1909–1931 елларда унбер тапкыр премьер-министр вазифасын башкара. Локарна конференциясе (1925), Коллего-Бриан пакты (1928) инциаторы.

            3 Совет вәкиле карт яһүди Валлах Литвинов – Максим Максимович Литвинов (1876–1951), дәүләт һәм партия эшлеклесе, дипломат; 1930–1939 елларда СССРның тышкы эшләр министры, 1934–1939 елларда Милләтләр лигасында СССР вәкиле булып тора.

            4 Клемансо – Жорж Клемансо (1841–1929), француз дәүләт эшлеклесе; 1906–1909 елларда башта эчке эшләр министры, берничә айдан Министрлар Советы рәисе. Тарихи Тынычлык килешүенең (1919) төп авторларыннан берсе. 1920 елгы президент сайлауларында төшеп калгач, актив сәяси көрәштән китә.

            5 Пуанкаре – Раймон Пуанкаре (1860–1934), француз сәяси һәм дәүләт эшлеклесе. 1922–1929 елларда Франциянең югары җитәкчелегендә эшли. «Милли блок» җитәкчеләреннән берсе. Авыру сәбәпле отставкага китә һәм сәясәттән читләшә.

            6 Мильеран – Александр Этьенн Мильеран (1859–1943), француз сәяси эшлеклесе һәм публицисты, һөнәре буенча адвокат; 1912–1915 елларда хәрби министр, 1920 елдан Франция президенты. 1924 елдан сәяси тормышта актив катнашмый.

            7 Жорес – Жорес Жан (1859–1914), халыкара социалистик хәрәкәт эшлеклесе; 1890 елдан Француз социалистик хәрәкәтенең актив җитәкчеләреннән, 1902 елдан уң француз социалистик партиясен җитәкли. 1914 елда үтерелә.

            8 Леон Блюм – Леон Блюм (1872–1950), француз сәяси һәм дәүләт эшлеклесе. 1902 елда Ж.Жорес җитәкчелегендәге социалистик партиягә керә. Коммунизмга каршы булса да, 1934 елда коммунистлар белән якыная. 1936–1939 елларда берничә мәртәбә «Халык фронты» хөкүмәтен җитәкли.

            9 …берлә акча төшү… – Франциядә «Халык фронты» властька килү белән Матиньон килешүе буенча хезмәт хакы 12% ка күтәрелә. Депутатлар палатасы 1935 елның 11–12 июнендә ике атналык ял бирү турында закон проекты һәм коллектив килешүләр буенча атналык эш вакыты 40 сәгатьтән артмаска дигән карар да кабул ителә. Бу гамәлләргә җавап итеп, финанс олигархлары француз акчасының бәясен төшерәләр. «Пошла на саботаж экономики страны: только в 1936–1937 гг. за границу было переведено с в 100 млрд франков «Бегство капиталов» подрывало устойчивость валюты. Пришедшиее к власти про-во Л.Блюма (июнь, 1936 – июнь, 1937) не приняло должных мер по саботажу. Проводя девальвацию франка, Блюм в феврале 1937 г. заявил о необходимости «паузы» в осуществлении программы».

            10 …икенче агымның – большевикофилләрнең тарафдарлары торган вакытка… – халык күтәрелеше йогынтысында П.Фланден кабинеты 1935 елда идарәдән китү белән, П.Лаваль кабинеты үзенең сәяси юнәлешен үзгәртә. Ул ФКП, СФИО һәм радикаль партияләр белән бәйләнешен ныгыта, антифашистик демонстрадицияләр еш кабатлана, салымнар киметелә. Әмма, Г.Исхакый язганча, бу адымнарны большевикофиллек дип атап булмый.

                    11 …Совет хөкүмәте, Коминтерн үз файдасына… – Беренче һәм Икенче Интернациалның дәвамы буларак дөньяга килгән Коммунистик Интернациал (Коминтерн) 1919–1943 елларда яши. Турыдан-туры Совет хөкүмәте һәм коммунистлар партияләре катнашлыгында төзелгән Коминтерн дөньяның төрле илләрендә коммунистик идеяләрне тарату, «дөнья революциясе» ясау фикерен алга сөрә. Шул максатлардан чыгып, дәүләтләрнең эчке һәм тышкы сәясәтләренә тәэсир итәргә омтыла.

            12 …француз-совет дустлыгы могаһәдәсен… – 1935 елның 2 маенда Парижда СССР белән Франция арасында үзара ярдәмләшү турында килешүгә кул куела (килешү 1936 елның 26 мартында үз көченә керә). Аның максаты: Гитлер Германиясе тарафыннан сугыш башлана калса, СССР да, Франция дә Аурупа дәүләтләре белән сөйләшүләр алып барырга тиеш була. «Яңа милли юл» журналының 1936 елгы 3 нче санында басылган «Бәйнәлмиләл сәясәт вә Советлар» мәкаләсеннән күренгәнчә, бу килешүнең закон көченә керүе шома гына бармаган. Бик күп төрле фиркаләрдән торган Франция парламенты Франция-Совет килешүенең уңай һәм тискәре якларын күрә (Франция һәм Германиянең вакытлы матбугаты бу хәл белән укучыны һәрдаим таныштырып барган). Бер яктан, әлеге килешүне раслауга каршы көчләр Франциягә һич тә файда китермәячәк, бары бер йөк кенә булып калачак, диләр, хәтта Франция өчен кирәге булмаган сугышка кертү ихтималы барлыгын күрсәтәләр. Икенче яктан, килешүне яклаучылар, без килешүне төземәсәк, Германия төзиячәк, Совет Русиясе белән Германиянең берләшүе безнең өчен куркыныч булачак, дип исәплиләр. Мәкалә авторы «Могаһәдә имзаланды. Ул замандагы Франсә тышкы эшләр назыйры мосью Лаваль Мәскәүгә барды. Могаһәдәне мөмкин кадәр тиз канунлаштырылмасын өчен вәгъдәләште. Франсә кануны буенча, бу могаһәдә җөмһүре рәис тарафыннан чыгарылачак бер декрет белән тормышка ашырылачак иде. Фәкать мосью Лаваль могаһәдәне парламан мөнакашәсенә куйдырып, парламан тарафыннан тасдыйк иттерү юлын тотты. Совет хөкүмәтенең һөҗүмнәренә карамыйча, Лаваль хөкүмәте үзе төшкәнчә бу могаһәдәне парламан мөзакәрәсе программына кертмәде. Аны төрле сылтаулар берлә озайтып килде. Аралыкта бу озакка сузылуның сәбәбен күрсәтәчәк галәмәтләр дә чыкты» дип яза. Шулай да Фран-ция-Совет килешүе, «Яңа милли юл» журналы язганча, февральнең 28 ендә (редакция хатасы булуы ихтимал, 26 мартта. – Төз.) парламентта 353 тавышка 164 каршы белән килешү раслана.

            13 Наполеон – Наполеон Бонапарт (1769–1821), француз дәүләт эшлеклесе, полководец, Франция Республикасының беренче консулы, 1804–1815 елларда император.

Җөмһүре рәис – дәүләт җитәкчесе, президент.

Парламан мөнакашәсенә – парламент тикшерүенә.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 65-72.

Җавап калдыру