102. Сәгадәт Чагатайга

1948, 22 март

Сөекле кызым!

Сиңа берничә көн элек бер мәктүб язып салган идем. Хәзер менә мәгариф вәкаләтендән бер язу килеп чыкды да, шул язу мине һич дә канәгатьләндермәгәнгә, сиңа да күндерәм. Әүвәлән, боларның кулында «Чыңгыз хан» тәрҗемә үрнәге улдыгы хәлдә, тагы бу китапдан 30 сәхифәлек бер нәмүнә сорыйлар. Уны да «инчәләячәкләр», имеш. Бу мәмләкәтдә «инчәләмәк» димәк “тартып-сузып рәд итмәк” димәкдер. Боларның башында шундый фикерләре булса, аларның уенларын уйнайачак булу минем гөчемә гитә Икенче, кайвакыт, тәрҗемәне тәмамлаячаксың дип, сөаль куялар. Ул да алар тарафындан эшләп беткәннең соңында рәд итәргә бер сылтау гына түгелме дип шөпәләнәм. Әле үзләренә җавап язмадым. Җавабымда: «Сездә тәрҗемәләремең үрнәге бар, ундан тәрҗемә кабилиятем хакында фикер хасил итә белерсез. Әгәр исрар идәчәк улсаңыз, тагы 30 сәхифә китабың икенче бабындан тәрҗемә итеп күндерәем. Фәкать у вакыта кадәр сездән тәрҗемәнең һанги мөддәтдә бетерелмәсе хакында катгый бер мәгълүмат алмак эстәйорым. Әсәр галәлгадә бер роман кеби кәлимә-кәлимә тәрҗемә иделәчәк хәлдә дәгелдер. Беренче бабы кирле-мырлы яңлыш исемләр берлә тулы булганга, тәрҗемәсенең тугры чыгуы өчен бик озын башка мәнбәгълардан тәдкыйкать ябу лязем. Бәк чук исемләр (кирәк әразый, кирәк сулар, даглар вә кирәк шәхесләр) җаһил әһалинең агызындан алынарак уны рус лисанының хосусыятьләренә уйдырарак, тәмамилә чыгырындан чыгарылмышдыр, бунларның асылларын булмак өчен башка әсәрләрдән тәхкыйкатен япмак мәҗбүрияте вардыр. Вә бу да вакыт алачакдыр», – диячәгем. Китап тәрҗемәгә һич дә уен түгел. Исемләр бербад. Тәэлиф ысулы да – Зәки Вәлиди ысулсызлыгы.

Әгәр, хакыйкатән, безгә бирсәләр, миңа Куканд хакында1 язылган берәр китап лязем. Синдә шундый бернәрсә бармы? Тагы Гыйрманәнең бер харитасы лязем. Ул да синдә бармы? Тәфсыйлле булса, бөтен Төркестан харитасы да ярый. Мәктүбне сиңа күндерәм. Син дә укып кара. Әгәр алар берлә тәмас итеп, бернәрсә аңларга мөмкин булса, аңла да миңа яз. Әгәр инде алар берлә күрешеп тору уңайсыз булса, минем шөпәләрем хакында үз фикереңне яз вә миңа аларның мәктүбен дә кайтар. Мин синдән хат алмаенча әле җавап язмыйм.

Миндә саулык. Муса әфәндене Һидаять өйләренә алачак булды. Һавалар монда бераз йомшарды. Без Тукайның үлүенең 35 еллыгын ясарга йөримез.2 Җавабыңны көтеп калам.

 

Әтиең Мөхәммәдгаяз
22 март,
1948. Бәйуглы.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 

102. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Куканд хакында – Куканд – Урта Азиядәге феодаль дәүләт.

2 Без Тукайның үлүенең 35 еллыгын ясарга йөримез. – Г. Тукай 1913 елның 2 (15) апрелендә үлә. 1948 елда аның үлеменә 35 ел була.

 

  Инчәләячәкләр – бөртекләячәкләр.

  Рәд итмәк – кире кагу.

  Гөчемә гитә – ачуны китерә.

  Кабилиятем – сәләтем.

  Исрар идәчәк улсаңыз – үз сүзегездә тора торган булсагыз.

  Һанги мөддәтдә – кайсы вакытта.

   Галәлгадә – гадәттәгечә.

  Мәнбәгълардан тәдкыйкать ябу – чыганаклардан тикшерү.

  Әразый – җир.

  Җаһил әһалинең – надан кешеләрнең.

  Тәхкыйкатен япмак – тикшереп.

  Бербад – начар.

  Лязем – кирәк.

  Гыйрманәнең бер харитасы – Германиянең бер картасы.

  Тәмас итеп – күрешеп.

  Шөпәләрем – шөбһәләрем.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру