БҮГЕНГЕ ВАЗГЫЯТЬ ВӘ БЕЗНЕҢ ВАЗИФАБЫЗ

Соңгы ел дөньяның сәяси мовазәнәсе бетүенең бөтен күзле-күзсезгә күренгән елы булды. Сугыштан соң көчләп, көчләндереп эшләтелгән тынычлык бетте. Үзеннән-үзе дәүләтләрнең бер-берсе берлә аңлашып, уртак мәнфәгатьләр тирәсендә тупланулары тәмамлана алмады вә дөнья сәясәте дулкынлы бер диңгез төсен алды. Монда төрле олуг дәүләтләрнең сәяси капитаннары үзләренең халыкларының вазгыятьләренә, үзләренең осталыкларына карап дәүләт корабларын әле бер дулкынын, әле бер дулкынын үтеп идарә итеп килсәләр дә, һичбер зур кораб әле тынычлык ярына килеп тимер сала алынганы юк. Вә һичбер зур дәүләт үзенең киләчәк өч-биш елның да тынычлыгын тәэмин итә алганы юк.

Дөньяда «солых», «тынычлык» өчен әллә никадәр зур-зур күләмдә дөньяви үлчәүдә сигорт компанияләре (Җәмгыяте әкъвам, Лаһәя мәхкәмәсе, башкалар) ясалган булса да, боларның берсенә дә беркем дә ышанмаганга, милләтен, ватанын сөйгән һичбер сәяси бу ел тыныч йоклый алмады. Олуг сәясәт диңгезенең дулкынлыгыннан куркып, дәүләт көймәләрен үзләренең милли ярларына бик каты бәйләп тота торган кечкенә дәүләтләр тыныч кеби күренсәләр дә, аларның да дәүләт тормышлары төрле зур дәүләтләрнең икътисади-сәяси вазгыятьләре берлә баглы булмаганга, аларның да дәүләт ирләре үзләрен тыныч итеп хис итә алмыйлар. Бу рухани тынычсызлык вә бу иртәгәгә ышанычсызлык, бөтен дөньяның сату-алу эшләренә бик начар тәэсир ясап, дөньяның икътисади тормышын чыгырыннан чыгарадыр. Һөнәр-санагатьле мәмләкәтләрдә фабрика-заводларының туктавына, эшсезлекнең күбәюенә сәбәп була, вә дәүләтләр эчендә тормышыннан наразый, куәтле эшсезләр гонсырын тудырып, күп милләтләрнең иҗтимагый хәлләрен хәтәрле бер вазгыятькә куядыр, вә боларның ба-рысы бергә җыелып, халыкның күпчелегендә шул вазгыятьнең дәвамына ышанычсызлык йирләштереп, киләчәген юлга куярлык фәүкылгадә вакыйганы көтү хасыятен бөтен эштә хаким бер хәлгә китерәдер. Бу фәүкылгадәлек Урта гасырларда булса, христиан дөньясында хәзрәте Гайсәнең иңүе1, ислам дөньясында хәзрәте Мәһди чыгуы2 берлә гәүдәләнеп, халыкны гыйбадәтханәләргә туплар вә халыкның фикеренә зарарсыз тынычландыручы бер агым бирер иде. Бәхетсезлеккә каршы, хәзерге көннәрдә фәүкылгадә вакыйганы бөтен дөнья халкы сугыштан көтә, милләтләрнең берсенә-берсе каршы килеп, миллионлап-миллионлап берсен-берсе үтерүендә, берсе икенчесенең мең еллар буе тудырган мәдәниятен, байлыгын җимерүдә яхшылыкка таба үзгәрешен көтә. Бөтен дөнья халкы шул фикер берлә агуланып өлгергәнгә, бу фикер никадәр хата булса да, адәм баласы өчен аның уртак мәдәнияте, уртак әхлакы өчен зарарлы булса да, бу фикер хәзер дөньяда зур бер тормыш гамәле булып, хикмәтен көннән-көн зурайта, көннән-көн куәтләндерә барадыр. Тиз көннән бу әхвәле рухия дөньяның кайсыбер почмагында булса да, сугышның якынлануына вә шул сугышның киңәюенә сәбәп булачак, дөнья халкы шул авыр бәла-казаны башлангычында коткаручы бер көч итеп, зур бер шатлык берлә каршы алачактыр. Бу сугышны тотып калачак, аңарга киртә булып торачак хәзерге көндә һичбер матди-мәгънәви көч юктыр. Иртә-кич бу сугыш башланачактыр. Дөнья сугышындагы бөлгенлекләрне, ватылу-кырылуларны, балалар уены дәрәҗәсенә төшереп, дөнья йөзен кан берлә каплаячактыр. Бу дөньяның бер очында патланган сугыш ялкыны бик тиз икенче очына сикереп, дөньяның асты өскә киләчәктер. Бу сугыштан дөньяның бөтен иҗтимагый вә сәяси хасталыкларына дару көткәннәр өмидләрендә алданганнарын бик тиз күрәчәкләр. Дөньяда дәвамлы бер тынычлык көткәннәр дә, инкисар хыялга уграячаклар. Фәкать бу сугыш каср булмаячак, ул күпчелекнең теләгәнен тугдырмаса да, ул кан вә күз яше эчендә яңа бер мәүҗүдият, яңа бер барлык тумаенча калмаячактыр. Бу киләчәк сугыш эзләнгән сәяси хаклыкны бирә алмаса да, яңа-яңа барлыклар тудырачаклар, һәм дә дөньяның киләчәк корылышына кирәкле булган яңа гәүдәләнүләр мәйданга китерәчәклегендә һич шөбһә юктыр. Бу булачак сугышта дөньяның зур бер өлешенә җәелгән без төрек халыклары читтә кала алмаган кеби, моны тудырачак яңа барлыкларына да без галякасыз кала алмыйбыз. Кирәк сугышның, кирәк аның нәтиҗәсендә туачак яңа барлыкларның, безнең милли барлыгыбыз өчен әһәмияте фәүкылгадә зур булганга, бу киләчәк сугышта төрек милләте үзебез башлаучы йә туктатучы зур бер гамәл була алмасак та, моның нәтиҗәсе берлә иң зур багланган бер милләт булачакбыз.

Сугыш дөньяның кайбер йирендә генә башланмасын, ул сугышка иске Русия, бүгенге СССР, мөхәкъкак, катнашачактыр вә аның катнашуы берлә хәле таләп иткән эшләр Русиянең туфрагының сәламәтлеге йә түгеллеге берлә генә калмаенча, Русиядә унбиш-уналты елдан бирле көчләндереп йирләштерелгән коммунизм режимының калу вә бетерү мәсьәләсе дә тормыш имтиханына куелачактыр. Вә бу гайре табигый режим, һич шөбһәсез, тормыш имтиханын бирә алмаенча җимереләчәктер. СССРның бөтен тәшкиләте, хосусый милек бетерелеп, сату-алу хөкүмәт кулына алынганга вә Русиядә яшәүче милләтләрнең иҗтимагый тормышы да, игенчелеге, хайван асравы, сату-алуы, фабрика-заводы мәркәзләштерелеп, хөкүмәт кулына җыелганга, Совет хөкүмәтенең җимерелүе берлә бергә бөтен СССРдагы вилаять мөәссәсәләр җимереләчәк, ашау-эчүнең таралуы туктатылачактыр. Иске замандагы Иран падишаһларының сарае алыну, шаһ кулга төшү берлә бөтен дәүләт машинасы сүтелгән кеби3, СССРның да аерым кисәкләрен берсенә-берсен баглаган бөтен сәяси, иҗтимагый җепләр сүтеләчәк вә киң Русиядә һәр шәһәр, һәр авыл үз башына калып, анаршы башланачактыр. Великорус халкы үзе хәзерге көндә кырыкка бүленү, аңлашылмау дәверендә торганга, СССРның киң вилаятьләрендә ата – угылын, ана кызын белми торган бер хәл хаким булачактыр. Менә шул вазгыять туганда, безнең төрек халкы русларның шул милли авырулары берлә авырып китеп, төрек илләре дә бер тымарханә хәлен генә алачакмы? Әллә төрек халыкларында үзенең коручы дәүләтчелек хасыяте җиңеп китеп, ул үзен-үзе саклар өчен үз илен, үз йортын корырга тотыначакмы? Бу сөальгә тугры җавап бирә белсәк, без киләчәгебез өчен тәдбир алуларның юлын ачкан булачакбыз. Әгәр без бу сөальгә җавап бирә алмасак яисә ялгыш җавап бирсәк, без халкыбызның киләчәк берничә гасырлык тормышын ялгыш бер юлга борган булачакбыз. Моңарга җавапны бирү өчен иң әүвәл төрек милләтенең хәзерге елларда нинди дәверен яшәүне күздән кичерергә тиешбез. Төрек милләте хәзерге елларда үзенең сүтелү-җимерелү дәверендәме? Әллә ул дәверне ватып, яңадан төзү, төзелүе, корылу дәверенә аяк басканмы?

19 нчы гасыр, һич шөбһәсез, төрек милләте өчен бер инкыйраз дәвере иде4. Бу гасырда Төркестан истикълялен югалтты. Кавказ төрекләре мәмләкәтләрен югалттылар. Төркия үзенең куәтен, кыйммәтен югалтты. 19 нчы вә 20 нче гасырның башлары төрек милләте өчен, аның милли хасыяте, милли шәрәфе төшүенең, аның йире, йортының башкаларның кулына китүенең ачы еллары булды. Ләкин бу җимерелү дәвере тәмамән беткәч, яңадан туу хасыятенең тагы мәйданга чыгу көннәре дә шул ук 20 нче гасырның башларында ук башланды. Аурупада төрекләрне Аурупа туфрагыннан тәмамән куарга дип язып-сызып ятканда, Дөнья сугышы нәтиҗәсе, Аурупада, Кырымда мөстәкыйль бер төрек дәүләте мәйданга чыкты. Идел-Урал бик куәтле буларак гаскәрле дәүләтчелек хәрәкәте башланды. Төркияне бүлүнегая иткән Аурупа дәүләтләре Кавказда туган төрек азәрбайҗан мәмләкәте – Шимали Кавказ дәүләтен танырга мәҗбүр булдылар. Төркестанда истикъляль алу хәрәкәте киң халык катлавын сипләп алып, еллар буе дәвам иткән большевик Төркестан сугышлары төсен алды. Ундүрт еллык сугыштан биртелеп, аягы-кулы киселеп чыккан Төркия төреге5 бөтен олуг дәүләтләргә каршы сугыш ачып, үзенең хак хәятын танытты; үз туфрагында үз иреген үз халкыннан алып калырга муаффәкъ булды. Ниһаять, Шәркый Төркестан Кытай хөкүмәтенә каршы баш күтәреп6, өч еллык сугышны дәвам иттерде. Боларның һәммәсе дә йирле төрек халкының үз көче берлә генә эшләнде вә боларның һичберсенә һич дуст милләт йә бер дәүләт ярдәм итмәде. Нәтиҗәдә боларның күпче-леге, большевик хөкүмәтенә каршы тора алмаенча җиңелеп, үзенең истикъляль байрагын иңдерергә мәҗбүр булса да, төрек халкы моның берлә үзенең корылыш дәверенә кергәнен бөтен дөньяга каршы исбат итте. Большевикларның хуҗа булган һәрбер төрек өлкәләрендә Төркестан, Кавказ, Кырым, Идел-Уралда төрек халкының, русларның коммунизмын кабул итмәве вә даимән тартыш хәлендә торуы берлә, чит халыкларга төрек милләтенең великорус башбаштаклыгы авыруына капланмаганын ачык күрсәтте. Димәк, рус халкының җимерелү дәвере төрек халкының төзелү, корылу дәверенә очраячак. Киләчәктә СССРның җимерегеннән яңа милли дәүләтләр корырга төрек халыклары рухан хәзер булачаклар вә алар русларның башбаштаклыгыннан илен, йортын саклап калырга керешәчәк вә тырышачактыр. Менә төрек халкының шөгурсез инстинктын идарә итә алачак вә аны тугры юлга куя беләчәк милли куәтләр табылачакмы? Төрек халкы шул вакытында үзеннән-үзе бер Тимурын7, бер Мостафа Кәмален8 яратачакмы? Боларга җавапны да без үзебезнең соңгы еллардагы кыска тарихыбыздан ала алабыз. Большевикларның милли хәрәкәтебезне җиңүе бездә шуның сәбәпләрен тикшерү хисен уятты вә, шуны тикшерә-тикшерә, без кавказлы, кырымлы, төркестанлы, идел-ураллы, төрле сахәләрдә эзләсәк тә, бер нәтиҗәгә килдек: ул да безнең милли берлегебез, безнең төрек берлегебезнең реаль бер хәлгә килеп өлгереп җиткән булмавы. Бу сабактан дәрес алып, без мөһаҗәрәттәге төрек кабиләләре берләштек, кабиләбезне берләштердек. Һәммәбез истикъляль байрагына сарылдык. Милли бер саф корып, бер-беребезгә ярдәмләшергә сүз бирештек. Большевикларның илебездә кавказлыны – кырымлыдан, төркестанлыны идел-ураллардан аерырга тырышуы вә милли харсыбызны кискәләргә маташуы, ике мең еллык бер телебезне бүлгәләргә керешүе, анда да реакция төсендә берлеккә омтылуны бик куәтләндерде, аны күрерлек дәрәҗәдә үстерде. Имкян булу берлә ул анда да реаль бер хәлгә әйләнәчәктер, милли бер барлык булып мәйданга атылачактыр. Шуңарга күрә киләчәк канлы сугышның нәтиҗәсендә большевик режимы җимерелү берлә башланган буш-лыкта Төркестан, Кавказ, Кырым, Идел-Уралда яшәүче төрек халыклары үзләренең илләрен корырга, үзләренең дәүләтләрен төзергә керешәчәкләрдер. Моны төзүдә төрек тарихындагы бөтен дәүләтчелек хасыятьләрен мәйданга атачаклардыр. Ләкин СССРда яшәүче милләттәшләребезнең яшь буыны, большевиклар тарафыннан сонгый рәвештә милләтчелек, төрекчелек агымнарыннан еракта тотылганга, араларында милли агымнан кайбер адашучылар булыр дип, аларга ярдәмче булачак егетләребез, кызларыбызны без монда табарга тиешбез. Милләтебез өчен яшәү юлы ялгыз шул истикъляльчелек кенә икәнлеген вә аны алу ялгыз берлек аша гына үтәргә мөмкинлеген, бөтен мөһаҗәрәтебездәге милләттәшләребезгә сеңдерергә тиешбез. Шуның өчен безнең мөһаҗәрәтебез кайда булса, шунда халкыбызны бер җепкә туплап, бер милли байрак янына җыярга теләвебез – милләтебезнең сәламәтлеге өчен беренче шарттыр. Шул милли берлектән читкә китү милли вазифабызны үтәмәү икәнебезне белергә, белдерергә тиештер. Бу безнең милли берлегебезгә балта чабучылар аңлапмы-аңламыйчамы милли җинаять эшләгәннәрен киң халык катлавына аңлатырга тиешбез. Мөһаҗәрәттә булган төрек-татар балалары, кайда булсак та, шул милли вазифаны үти алсак, киләчәк канлы сугыштан без үзебезнең милли барлыгыбызны саклап алып чыгачакбыз вә халкыбызның тормышын үз илебездә, үз йортыбызда, үзебезнең тарихыбыз юлында милли ганганәбез төсендә кора беләчәкбез. Әгәр без вакытның мөһимлеген аңлап, мөһаҗирлек форсатыбыздан файдаланып бу милли берлекне яшәтә алмасак, безнең агай-энеләребезнең меңләп, йөз меңләп түккән каннары әрәмгә китә-чәктер. Шуның өчен бүген һәрбер төрек-татар баласына үзенең милли байрагы тирәсенә тупланып берлек күрсәтү фарыздыр. Шуның өчен милли байракны хөрмәтсезләндерергә, милли көчнең берлеген бозарга тырышу – большевик тегермәненә су китерү-дер, милли хыянәттер.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Мовазәнәсе – тынычлыгы.

Сигорт компанияләре – страхование (иминләштерү) компанияләре.

Лаһәя мәхкәмәсе – Гаага хөкем йорты.

Санагатьле – индустрияле.

Наразый – риза булмаган.

Гонсырын – төркемен.

Фәүкылгадә – гадәттән тыш.

Хасыятен – үзлеген, үзенчәлеген.

Патланган – кабынган.

Инкисар – күңел кайту, сыну.

Уграячаклар – төрәчәкләр.

Каср булмаячак – ким булмаячак.

Мәүҗүдият – барлык, булганлык.

Галякасыз – бәйләнешсез, мөнәсәбәтсез.

Тәшкиләте – оештырылуы.

Мөәссәсәләр – оешмалар.

Анаршы – анархия, тәртипсезлек.

Тымарханә – җүләрләр йорты.

Тәдбир – тиешле чара.

Инкыйраз – бетү, сүнү.

Шәрәфе – дәрәҗәсе, тоткан урыны.

Гая иткән – максат иткән.

Муаффәкъ булды – иреште.

Рухан – рухи яктан.

Шөгурсез – аңсыз.

Сахәләрдә – урыннарда.

Харсыбызны – мәдәниятебезне.

Имкян – мөмкин.

Сонгый – ясалма.

Ганганәбез – гореф-гадәтебез, традициябез.

             «Яңа милли юл» журналының 1935 елгы 8 нче санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

            1 …христиан дөньясында хәзрәте Гайсәнең иңүе… – бу урында ислам динендә Мөхәммәдкә кадәр килгән (иңгән) Гайсә пәйгамбәр (христиан динендә – Иисус Христос) телгә алына.

            2 …ислам дөньясында хәзрәте Мәһди чыгуы… – Мәһди – дөрес юлдан алып баручы. Дини риваять буенча, кайчан да Мәһди чыгып, азгын халыкларны юлга салачак, имеш.

            3 …Иран падишаһларының сарае алыну … берлә бөтен дәүләт машинасы сүтелгән кеби… – Иранда патша династияләре еш алышынган, алар белән сәяси һәм икътисади вазгыять тә үзгәргән. Г.Исхакый бу урында 1921 елның 21 февралендә Иранда Риза хан җитәкчелегендә фарсы казаклары гаскәрләренең дәүләт перевороты ясауларын искәртә. 1921–1925 еллар эчендә хәкүмәтнең еш алмашынып торуы илдәге тотрыксызлык, дәүләтнең вак ханлыклары арасындагы ызгыш-талашлар Каҗар (Каджар) династиясен шактый какшата. Шул сәбәпләр нәтиҗәсендә озакка сузылган сәяси һәм интригалар көрәше йогынтысында 1925 елның 12 декабрендә Риза хан Риза шаһ Пәһләви династиясен башлап җибәрә.

            4 19 нчы гасыр … төрек милләте өчен бер инкыйраз дәвере иде. – Төркия XVIII гасырда сәяси һәм икътисади кризис чорына керә. XVIII гасырның 70 нче елларыннан XIX гасыр башларына кадәр дәүләт күләмендә реформалар үткәрү белән дөньякүләм сәясәттә Төркиянең ролен саклап калуда адымнар да ясала. Әмма империячел сәясәт алып барган дәүләттә бу реформалар гына аның имин-леген ныгыта алмый. XVIII гасырның икенче яртысында гарәп илләрендә төрек хакимиятенә каршы ваһһабилар хәрәкәте башланып китә, 1806 елгы рус-төрек сугышыннан соң бәйсез Сербия барлыкка килә, 1812 елгы Бухарестта ясалган Тынычлык килешүе буенча Россия чикләре Прутка күчерелә. Грекларның 1821–1829 еллардагы милли азатлык хәрәкәте нәтиҗәсендә 1829 елда Адриопольдә Тынычлык килешүе төзелә. Бу килешү буенча, Греция автономия ала, 1830 елда исә тулы бәйсезлеккә ирешә. XIX гасырның 40 нчы елларында башланган тәнзимат (реформа) дәверендә дә Төркиядә сәяси һәм икътисади тотрыксызлык дәвам итә. Г.Исхакый язганча, Төркия XIX гасырда инкыйраз дәвере кичерә. Дүрт гасыр дәвамында зур империя буларак яшәгән Төркия дәүләте колониаль дәүләт сыйфатын саклап кала алмый.

            5 …аягы-кулы киселеп чыккан Төркия төреге… – бу урында Г.Исхакый Севр тынычлык килешүендә (1920) һәм Лозанна конференциясендә (1922 20.11. – 1923.24.07) каралган Төркия чикләре, Төркия биләмәләре һәм дәүләт өчен мөһим роль уйнаган Төркия бугазларын да истә тота. 1920–1923 елларда башка илләрнең көчле басымы астында Төркия барлык колония һәм биләмәләреннән баш тарта, дәүләтнең Аурупа өлешендәге чикләре шактый киселә, бугазлар да халы- кара күзәтү комиссиясенә тапшырыла.

            6 Ниһаять, Шәркый Төркестан Кытай хөкүмәтенә каршы баш күтәреп… – XIX гасырның икенче яртысында, аеруча 1874–1877 елларда Шәркый Төркестанда азатлык өчен көрәш югары ноктасына җитсә дә, 1877 елда милли азатлык хәрәкәте җитәкчесе Якуб бәк серле шартларда үтерелгәч, көрәш сүрелеп кала. Шулай итеп, Шәркый Төркестанда Кытай империясе хакимлеге урнаштырыла. Кытай полководецы Зу-Зоңтаң Уйгырстанда яңа административ структура төзи һәм 1882 елда бөтен регионга кытайча рәсми исем бирелә: Шенҗан – Яңа чик*. XX гасырның 20–30 нчы елларына исә милли азатлык хәрәкәте тагын кабына. М.Госманов әлеге күтәрелешләргә китергән сәбәпләрне түбәндәгечә аңлата: «Әмма читтән килүчеләрнең иң күбесен Эчке Кытайның Гансу һәм башка өлкәләренннән агылган мөселман дөнгәннәр тәшкил итә. Шунысы да характерлы, саннары тиз ишәйгән дөнгәннәр үзләренә автономия яулау максатыннан еш-еш баш күтәреп рәсми администрацияне дә борчыйлар, уйгыр бәкләре белән дә конфликтка керәләр (мондый дөнгән сугышларының иң соңгысы 1933–1934 елларда булган)». Бу вакыйгалар «Яңа милли юл» журналының 1934 елгы саннарында һәрдаим яктыртылып барыла. Мәсәлән, журналда «Шәркый Төркстан хәяты» исемле газета чыга башлавы хакында мәгълүмат бирелә. Анда түбәндәге юллар бар: «Инсан вә гыйрфан» башлыклы бер озын мәкаләләрендә Шәркый Төркестанның үткәндәге авыр әсирлек хәяты, хәзерге кортылышы вә бүгенге көндә җөмһүрият идарәсе корылуын «Милли юл»да берничә тапкыр исеме кичкән Шәркый Төркестан милли ихтиляль хәрәкәте башчыларыннан гази Хаваҗәм Нияз хаҗи җәнаплары рәисе җөмһүр булганын яза». Журналның 1934 елгы 2 нче санындагы Хәбибрахман әл-Болгари язмасында Шәркый Төркестан вакыйгалары киңрәк яктыртыла. Анда: «Шәркый Төркестанда хәзер хөкүмәт тәмамән Хаваҗәм Нияз ханның кул астында. Хаваҗәм Нияз хаҗи Әли, Голҗа тарафындагы кытайлар көчле булганы өчен, үзен озаграк тартмак нияте берлә, Өремчегә кушулык бер кешене 10 мең гаскәри берлә куеп, үзе Кара шәһәргә килеп торды…» – диелә. «Яңа милли юл» журналында басылган хәбәрләрдән күренгәнчә, Шәркый Төркестандагы дөнгәннәр сугышы дөнья матбугатының да игътибарын үзенә җәлеп иткән. Берлинда чыга торган «Berliner Таgeblеatt» һәм «Д.А.Z.» газеталары бу сугыш уңае белән бастырган хәбәрләр бүгенге укучы өчен дә шактый кызыклы. «Д.А.Z.» газетасының 22 март санындагы хәбәрдә: «Шәркый Төркестанда, Кашгардан берничә чакрымлык ераклыкта гаребтә тагын мөстәкыйль Төрке-стан хөкүмәте гаскәре бик каты сугышып төнкәннәрне* җиңде. Төнкәннәр, гаскәр идарәләрен тота алмыйча, төрлесе төрле тарафка таралды; бу сугышта меңнәрчә төнкән гаскәре кырылды. Яңа шәһәр кальгасында һәм Кашгар янындагы бер авылда бик каты сугыш булды, хәтта бу сугышта авыр туплар кулландылар. Советларның Шәркый Төркестандагы газета мөхбирләре ике тарафта да гасрый кораллар куллану хакында хәбәр бирәләр (хәзергә кадәр Шәркый Төркестанда яңа кораллар булмаган, имеш. – «Яңа милли юл» редакциясе искәр.) […] Мөстәкыйль хөкүмәт гаскәрләре 3 аэроплан берлә төнкәннәрнең Кашгардагы корал амбарларына бомба ташлап һавага очырганнар. Бу сугышлар әле дәвам итә, төнкәннәрнең 12 генералын мөстәкыйль төрек хөкүмәте көчләре әсир алып, шунда ук асканнар».

            7 Тимур – Тимер (якынча 1336–1405), Урта Азиянең күренекле дәүләт җитәкчесе һәм полководецы, 1370–1405 елларда Сәмәрканд әмире. 1362 елда сугыш вакытында яралана, шунда бу шәхес идарә иткән елларда Урта Азия төрле яктан үсеш дәвере кичерә.

            8 …бер Мостафа Кәмален… – зур оештыру сәләтенә ия, стратег һәм тактик М.Кәмал Төркиянең киләчәген фәкать миллилектә генә күрә. Милли азатлык көрәшенең нигезендә пантюркизм, төрекчелек идеясе роль уйнаса да, соңрак исә М.Кәмал милли сәясәткә ныграк игътибар бирә. Бу күренеш Төркия тарихында кәмалчелек исеме белән билгеле. Г.Исхакый үзе дә милли сәясәтне өстен күргәнгә, М.Кәмалнең шул сыйфатына игътибарны юнәлтә.

* Г о с м а н о в М. Ябылмаган китап. Казан : Татар. кит. нәшр., 1996. 16–19 б.

* Төнкәннәр – М.Госманов хезмәтендә «дөнгәннәр» рәвешендә язылган. «Яңа милли юл» журналында исә урыны белән «төнкән» һәм «дөнгән» варианты да очрый.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 72-77.

Җавап калдыру