Берлек вә бүленү юллары

Нинди генә эш өчен тартыш башланмасын, беренче уларак, барачак юлның кыйбласын билгеләргә; икенче, шул юлга тотылачак үз көчеңне барларга; өченче, каршы яктан чыгачак дошман көчен үлчәргә, белергә тиеш. Шуларны туры итеп тамгалаганда, вакыт вә җаена карап эш эшләргә генә вә тартышны бөтен саф буйлап бер кыйблага таба алып барырга гына кала. Безнең төрек-татарның кыйбласы ачык итеп тәгаен ителгән: ул үзенең милли барлыгын саклап, үзенең киләчәктә үзенчә үсүенә, алга китүенә килешү – бер зәмин хәзерләү. Бу да бүгенге милләтләр тартышында үз эшләренә үзләре бөтенләй хуҗа булганда гына мөмкин булганга, бу кыйбла ташы истикъляльдер. Моның юлы да бөтен җәбһәләрдә истикъляль өчен тартышудыр. Ләкин шул истикъляльне алырга безнең үземезнең көчемез җитәрлекме? Безнең көчемез каршы килгән зур көчкә караганда бик кечкенә булып калачак түгелме? Бу сорауларга ачык иттереп җавап бирер өчен, безнең милли тартышу вә бездәге берничә юлны хәтерләп үтәргә вә шул юллардагы төрле танышларны искә алырга кирәк. Һәркемгә мәгълүм, патша заманасындагы безнең бөтен көрәшемез дин байрагы астында бара иде. Чөнки Русиядә яши торган без төрек-татарлар барымыз да бер диндә булганга, русларның безгә һөҗүм нокталары шул ук дин җәбһәсендә торганга, без дә үземезне саклау юлында берләшкән идек вә бергә хәрәкәт итә идек. Русларның безне бу дин җәбһәмездә бүлгәләргә тырышулары (мисал: казакъ-кыргызларны Идел буе Диния нәзарәтенә кертмәүләре, Төркестанда дини анархия ясар өчен, аларга һичбер дини оешма ясарга ирек бирмәүләре) нәтиҗәсез кала килә иде. Төрек-татарларның кайсы гына бер өлкәсендә дин җәбһәмезгә каршы руслар тарафыннан бер һөҗүм башламасын, бөтен төрек-татар өлкәләрендә каршы тору башлана иде. Бик күп вакытта русларның бик зур гайрәтләр берлә, акчалар түгеп корган планнарын юкка чыгара иде. Шулкадәр кара мөтәгассыйб булган русларның бөтен хөкүмәт аппаратлары берлә төрек-татарларны чукындырырга йөз еллар буенча тырышуларына карамастан, максатларына таба бик көчкә генә йөри алуларында без үземезнең шул берлегемезгә бурычлымыз. Русиядә бу тартышулар 1905 елгы революциядән соң сәяси төс алып киткәч тә, бу дини җәбһәмез үз көенчә кала алган иде. Хәтта Думадагы фракциямез дә, иске ганганәмезне саклар өчен, үзенең исемене төрек-татар исеме йиренә «Мөселман фракциясе» дип атаган иде. Бу фракция, милләтнең милли сәясәтен алып барырга мәҗбүр булса да, үзенең тартышу җәбһәсенең иң зур ягын дини якка борып җибәргән иде. Бу фракция дә төрек-татар илләренең һәммәсеннән: Кырым, Төркестан, Идел-Урал, Казакъстан, Азәрбайҗан вә Шимали Кавказдан вәкилләр булган Беренче вә Икенче Думаларда эшләр шул берлек юлыннан барган кебек, Өченче, Дүртенче Думалар да, Төркестан вә Казакъстан бөтенләй вәкилсез калдырылып, Кырым, Идел буе, Кавказ (хокукларында бик кысылган бер хәлдә) үзләре генә калгач та, шул берлек юлыннан киткән иде. Дүртенче Дума да, мөселман фракциясендә бер генә Кавказ вәкиленнән башка1 һәммә вәкилләр Идел-Уралдан гына булса да, әүвәл үзенең эшене Идел буе файдасына гына төбәмичә, һаман да шул бөтен төрек-татар халыкларының хакларыны саклау юлында алып барган иде. Киләчәктә дә шул юлдан аерылмаячак иде. Думаның фракциясе зәгыйфьләшеп китеп, аның көчен арттыру тиеш булгач, аның янына бер «бюро» ясалып2, ул бюроны барлыкка китерү вә яшәтү көченең йөз дә сиксән бише Идел-Уралның милли сау оешмалары ярдәме берлә генә мәйданга китерелгән булса да, анда да берлек җәбһәсе сакланган иде. Фракциягә кирәк акча вә кирәк акыл берлә һичбер файда вә катнашы булмаган мөселман илләренең файда вә кирәкләре дә бер дә хәтердән чыгарылмаган иде. Иң зур акча вә акыл көче биргән Идел-Урал мөселманнары монда һичбер төрле үзләренең хакларының кимүен күрмиләр, киресенчә, бөтен башка мөселман илләренең хаклары өчен тартышуны үз эшләре өчен тартышу дип беләләр иде. Сугыш вакытында Аҗар мөселманнарына каршы ителгән золымны3 протест итүдә вә җәберләнгәннәргә ярдәм бирүдә Идел-Урал читтә калмаган кебек, Төркестандагы Җизак мәзлумнәренә4 ярдәмгә килүдә Идел-Урал төрек-татарлары иң алда йөргәннәр иде. Кыргыз-казакълардан лашманчы җыюдагы авырлыкларны да үз эшләре итеп күтәрешкәннәр иде. Әлеге бюро вә фракциянең башлап йөрүе берлә Мәскәүдә чакырылган Бөтенрусия мөселманнарының Беренче съезды5 вә аның анда сайлап калдырган Үзәк Мөселман Шурасы менә шул берлекнең гәүдәсе иде.

Ләкин 1917 елгы революция, милли байрак берлә уртага чыгарга мөмкинлек тудыргач, моңынча мөселман исеме берлә йөргән төрек-татарларга, элекке дини берлек байрагыны милли берлек байрагына алыштырырга вакыт килгәч кенә, эшләр озаеп киткән иде. Элгәредән һаман дин исеме берлә йөрү бу төрле-төрле кабиләләргә бүленгән төрек халыкларына кулак өйрәнгән бер милли исем ясап куймаган иде. Төрек дигән сүз госманлы төрекләренә генә әйтелеп килгәнгә, ул исем бөтен бу кабиләләргә гомуми исем булып китә алмаган иде. Төрек-татар исеме дә һәммә кабиләләр тарафыннан кабул ителү дәрәҗәсенә килмәгән иде. Шулай итеп, дини берлек байрагымызны кулдан-кулга алырлык «милли берлек» уртада табылмады. Шуның өчен мәйданга кабилә исемнәре ташланды (казакъ, кыргыз, кара кыргыз, үзбәк, төрекмән, татар, башкорт, мишәр, нугай…). Төрек-татар кабиләләре эчендә рус кул астында күбрәк изелгән вә русның чит милләтләргә каршы тоткан сәясәтен үзенең тәнендә, җанында сизеп өйрәнгән Идел буе татарлары, мишәрләре вә типтәрләре тагы милли берлеккә сарылалар. Милли байракны бер итәргә вә иттертергә тырышалар. Болай кабиләләп аеру вә аерылуда русның тоткан сәясәтенә аңлы-аңсыз ярдәм итүне күрәләр вә шуңардан куркалар. Ләкин сәясәт мәйданына яңарак чыккан төрле кабиләләрнең кайбер башларында мондый аңлаулар бик күп булмый. Алар татарларның «берлек» сафында нык калуларына тискәре мәгънә бирәләр. Русларның мәйданда торганын онытып, гүя татарларның империализмыннан сакланыр өчен дип, кабиләчелек юлына сабалар. Үзләренең ни өчен тартышканлыкларын, руслардан котылыр өчен көрәшкәнлекләрен онытып, русларга каршы куелган җәбһәне «берлек» ягындагы татарларга каршы бора башлыйлар. Бу кабиләләрнең зурраклары арасында татарларга дошманлык тойгысын кайбер башта йөрүчеләр юри тарата башлыйлар. Русларның агы да, карасы да, кызылы да моны белеп бик сөенәләр вә шул «берлек»нең бозылуыннан мөмкин булган хәтле күбрәк файдаланырга керешәләр. Шул юлда үзләренең агентларыны бик нык кулланалар. Башкорт хәрәкәтен тудыручы булып мәйданга чыккан ахмаклар бу эштә бик алга китәләр. Болар Ильминскийның, Пуришкевичның күрсәткән юлларыннан6 бер дә аерылмыйча йөриләр. Шәриф Манатов дигән охранка агенты7 Керенский дәверендә шул татар дошманлыгын «башкорт милләтчелеге» пәрдәсе астында йөреткән булса, большевизм чыккач, ул аңарга сыйнфый төс биреп, татарлар башкорт авылларына килеп, сатучы, мулла, мөәзин булып башкорт халкын алдаштырып файдаланалар; алар капиталистлар, динчеләр, милләтчеләр дип мәйданга чыга вә шул дошманлык орлыгын һәр йирдә чәчә бирә. Боларның артыннан китә торган аңсыз башлар да шул юлда йөриләр. Большевиклар Казакъстанны, Төркестанны алып бетергәч, бу «татар империализмы» бик модада бер сүз булып китте. Большевиклар бу дәвердә дә «берлек» сафында торырга теләгән төрек-татар зыялысына каршы йирле, аңсыз коммунистларны чыгара. Аларга: «Менә синең илеңдә татарлар патшалык сөрәләр, аларны куыңыз да идарәне үз кулыңызга алыңыз!» – ди. Икенче яктан, аңсыз татар вә башкорт солдатына: «Сез бит сарт халкы кебек аңсыз түгел, сез образованныйсыз, уйныйсыз, русча да беләсез, боларны коммунизмга сез өйрәтергә кирәк, сез боларның эшләре башында торырга кирәк!» – дип кызыктыра, котырта. Коммунист фиркасенең йирле халыкны талау вә яки берәрсен үтерү кебек бер планы булса, шуны бер ахмак вә аңсыз татар вә башкорт малаеның имзасы берлә әмер бирдерткән булып эшләтә. Шулай итеп, ике кабиләле халыкны бер-берсенә ямьсез итеп күрсәтә. Төркестанда үзбәкләрнең файдасына тия торган бер әмер, декрет чыгарырга кирәк булса, әллә нинди аңсыз бер казакътан кул куйдыра. Кыргыз-казакъның мал-мөлкәтен таларга кирәк булса, аның эшкә ашырылуы декретына аңсыз бер үзбәктән кул куйдыра. Шулай уйнап, боларны бер-берсенә үпкәләтеп, рус үзе һәрвакыт хаким урынында кала. Шуның аркасында русның курыкканы – төрек-татар берлеге җимерелеп килә. Бик озак вакыт шуны җимереп бара ала. Шул эшне тирәнәйтү өчен, большевик хөкүмәте, русларга каршы гел бер булып, берлектә хәрәкәт иткән мөселманнарны милли яктан кабиләләргә бүлеп, аларны аерым-аерым милли берлекләр хәленә китерергә керешә. Теле, дине, гореф вә гадәте бер булган бер халык – төрек-татардан: аерым Татарстан, аерым Башкортстан, аерым Үзбәкстан, аерым Кыргызстан вә Казакъстан мәйданга китерә. Аларның Советлар нигезендә берләшүләренә дә, бер төрек-татар җөмһүрияте ясауларына да «буржуазный» тамгасын сугып киртә сала. Бу идарәи бүленүләрене әдәби вә мәдәни бүленүләр берлә ныгытыр өчен, боларның мең елдан бирле уртак булып килгән әлифбаларыны көчләп үзгәләштертә. Латин әлифбасына күчүне кабул иттергәч, яңа әлифбада тагы берләшмәсеннәр өчен, бу бер халыкка Мәскәү дә унбер төрле бер-берсенә охшамаган латин әлифбасы эшләп бирә8. Боларны берләштерергә теләүче төрек татар коммунистларыны «милли тайпылышчылар» дип, печать басып котларын ала. Шулай иттереп, бүлгәләү юлын һаман тирәнәйткәннән-тирәнәйтә бара. Большевикка каршы тартышу җәбһәсе ачылгач та, билгеле көчләр тагы «берлек» байрагы астына туплана башлый. Тагы озын тәҗрибәләрдән чыккан «берлек»нең кыйммәте үзлегеннән аңлана башлый. Мәмләкәтемездәге бөтен большевикка каршы булган көчләр шул «берлек» нигезендә эш күрә башлый вә эш итәләр дә. Мөһаҗирлеккә чыкканнар да шул юлга ябышалар. Версаль вә Лозанна могаһәдәләре9 чагында төрек-татар вәкилләре шул берлек нигезендә хәрәкәт итәләр. Шул берлек байрагы астында Төркия төрекләре файдасына берничә сәяси адымнар да ясыйлар. Үзара шул берлекне саклап киләләр. Шул «берлек»не нигезләндерер өчен, Берлинда «Туран җәмгыяте» төзиләр вә шул юлда бөтен төрек илләренең яшьләрене тәрбия итеп киләләр. Мөһаҗир төрек-татарларның бу хәлләре большевикларның эчләрен бик пошыра. Аларның илләремездә урынлаштырырга тырышкан аеру, дошманлаштыруларына каршы монда берләштерү, берләшү төшенчәсенең йирләшүе аларның котларын очыра. Большевикларның Берлиндагы хезмәтчеләре Галимҗан Идрис10 бөтен көче берлә Русиядән килгән шәкертләрнең «Туран җәмгыяте»нә килеп йөрмәүләренә тырыша, аларны акчаларын кисү берлә куркыта, килеп йөрүчеләрнең өстеннән карап торырга шпионнар куя. Аларның кайберләрен «төрекче» дип, большевик   сәфәрәтенә сөйләп уку акчаларын кистертә. Ләкин турылыкка сусаган яшьләр милли юлдан бер дә аерыла алмыйлар. «Берлек» ныгый, зурая вә большевиклар өчен куркынычлы бер көч булып үсеп бара. Иң соңында Берлиндагы рус большевик көчләре бер хәлгә китерелеп, Галимҗан Идрис кебек большевикның оста Көнчыгыш сәясәтчесенең идарәсендә бу «берлек»кә һөҗүм башлана. Иске татар-башкорт кабиләчелеге мәйданга чыга; яңадан татар империализмы сәхнәгә куела; большевик бюроларына чәй мәҗлесләре ясала; иң соң «Туран җәмгыяте» җимертелә вә мөһаҗирлектә дә Русиядә, илләремездә булган аеру вә дошманлаштыру пропагандасы көчәйтелә. Берләшкән көчләр аерылалар; аеры-аеры оешмалар мәйданга килә; Төркестан, Азәрбайҗан, Идел-Урал вә Кырым һ. б. га бүленәләр. Ләкин зыялы көче аз вә байлыгы такыр булган бу оешмаларның берсе дә дөбердәп йөреп китә алмый. Барысы да бер-берсенә мохтаҗ булганлыгын сизенәләр. Тагы якынлашу дәвере туа, тагы берләшү башлана. Ләкин Төркестан оешмасының эченә татар дошманлыгын таратуны үзенә кәсеп итеп алган кайбер усал кешеләр кереп утырганга, бу изге эш тәмамланып җитми вә урта бер юлда тукталып кала.

«Милли юл» үзенең байрагын мәрхүм Исмәгыйль бәктән мирас калган «тел берлеге, төшенчә берлеге, көч берлеге»11 нигезенә корып эшкә керешә. Бөтен төрек илләренең кайгысын үз кайгысы итеп бара. Шушы «берлек» юлы илләремездәге «берлек» көчләрен җанландыра; аларга зур өмет бирә. Андагы өметнең шәүләсе мөһаҗирлеккә дә чыга. Кырым, Идел-Урал вә Төркестанның милли хезмәтчеләре, бер-берсенә мохтаҗлыкларын сизеп, дустлык кулларын сузышалар, туганнарча сөйләшеп, бөтен мәсьәләләрне кардәшчә чишеп, киләчәктә дә туганнарча хәрәкәт итәргә сүз бирешеп, тагы «берлек»не коралар. Шул «берлек» нигезендә милли тартышны алып барышырга тулы ният берлә эшкә керешәләр. Шул изге эшне, мөкаддәс хезмәтне үзләренә муафикъ тапмаганнар Төркестан җәмгыятеннән чыгып китәләр. Үзләре берлә бергә үзләренең ялганнарын, хәйләләрен дә бәрабәр алып чыгып китәләр. Шулай итеп, эш мәйданында кардәшлек вә дошманлыкның хөкем сөрүенә ярдәм итәләр. Рус большевик көче берлә җимерелгән «берлек» тагы милли көч берлә корыла, тагы аякка баса, тагы рус көченә каршы күкрәк киереп тартышка чыга. Инде бу «берлек» бик күп аерылу, бүленү тәҗрибәләреннән соң эшләнгәнгә, без аның озын гомерле булуына ышанамыз. Аның өстенә йөкләнгән зур бурычлар аннан да бер-берсенә ярдәм итешеп төрек-татарның уртак эшенең алга китүендә зур бер милли корал булачагына инанамыз. Шул «берлек» юлыннан аерылмаска сүз бирәмез. Ләкин дошман безнең көчләнүемезне читтән генә карап торып калмас. Ул тагы үзенең хәйлә капчыгыннан кырык төрле хәйләсен чыгарып арамызга фетнә салырга тырышачак. Элгәреге Галимҗаннар вә башкорт старшиналары йиренә12 тагы әллә кемнәрне мәйданга чыгарачак. Тагы иске татар империализмы урынына казак шовинизмы кебек әфәләм төрле ялганнар атачак. Безнең арамызны бозыштырыр өчен акча вә көч бирүдән бер дә тартынмаячак. Ләкин бу юлы инде большевиклар муафикъ була алмаячаклар. Чөнки бу «берлек» төшенчәсе төрле кабиләләрнең зыялыларының башларында туган бер хыял гына түгел, бәлки тормыштан килеп чыккан вә изге тартышта җиңеп чыгар өчен калган бердәнбер юлдыр. Безнең өчен бу мөкаддәс «берлек» юлыннан башка кечкенә генә сукмак та юктыр. Шуңа күрә безнең бу берлегемез большевикны җиңеп, үз илләремезне коткарганчыга кадәр дәвам итәчәктер вә итәргә тиештер! Без шуңа ышанамыз вә бөтен төрек-татар баласын нинди генә кабиләгә мөнасиб булса булсын, шул «берлек» юлыннан хәрәкәт итәргә чакырамыз. Көч берлектәдер!

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Берлек вә бүленү юллары. «Милли юл» журналының 1929 елгы 13 нче (1 июль) санында («Сәяси язулар» рубрикасында) «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Дүртенче Дума да, мөселман фракциясендә бер генә Кавказ вәкиленнән башка… – бу урында Далгать Мөхәммәд улы (лезгин, 1849–1922) истә тотыла. Мөхәммәд Йосыф Җәгъфәрев (1885–?) исә Кавказ аръягыннан (Азәрбайҗаннан) була.

2 …аның янына бер «бюро» ясалып… – бу бюро IV Дәүләт Думасындагы мөселман фракциясе каршында дүрт кеше составында эшли башлый. Аның әгъзалары мөселман депутатларын иҗтимагый хәрәкәтләр белән бәйләүче буын ролен үтәгән.

3 …Аҗар мөселманнарына каршы ителгән золымны… – Беренче бөтендөнья сугышы вакытында ислам динендәге грузиннар яшәгән җирләр (хәзерге Грузиянең көньяк-көнбатышы) Россия һәм Төркия арасында барган сугыш хәрәкәтләре аренасына әверелгән була.

4 …Төркестандагы Җизак мәзлумнәренә… – 1916 елның 25 июнендә чыккан патша указы нигезендә төркестанлыларны тылдагы эшләргә мобилизацияләү башлана. Бу җирле халыкта ризасызлык тудыра, һәм ул, кулга корал алып, зур каршылык күрсәтә. Күтәрелешне патшаның регуляр гаскәрләре аяусыз рәвештә бастыралар.

5 Бөтенрусия мөселманнарының беренче съезды… – I съезд (Корылтай) 1917 елның 1–11 маенда уздырыла.

6 Болар Ильминскийның, Пуришкевичның күрсәткән юлларыннан… – Николай Иванович Ильминский (1822–1891), Шәрекъ белгече, педагог, миссионер, рус булмаган халыкларны мәктәп ярдәмендә руслаштыру-христианлаштыру системасына нигез салучы. Владимир Митрофанович Пуришкевич (1870–1920), рус сәяси эшлеклесе.

7 Шәриф Манатов дигән охранка агенты… – Шәриф Әхмәт улы Манатов (Әхмәтҗанов) (1887 яки 1892–1936), җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, публицист.

8 …Мәскәү дә унбер төрле бер-берсенә охшамаган латин әлифбасы эшләп бирә. – Бу урында сүз 1920 еллар ахырында СССРдагы төрки халыкларның язуын латин хәрефләренә күчерү барышында килеп чыккан катлаулы хәлләргә ишарә ителә.

9 Версаль һәм Лозанна могаһәдәләре – 1919 елның 28 июнендә Версаль сараенда (Франциядә) кул куелган килешү буенча Беренче бөтендөнья сугышы туктатыла. 1922–1923 елларда Лозаннада уздырылган конференциядә Төркия белән сугышучы илләр арасындагы тынычлык килешүенә кул куела.

10 Галимҗан Идрис… – Галимҗан Ибраһим улы Идриси (1887–1945), журналист, җәмәгать һәм дин эшлеклесе. 1915 елдан Германиядә яши. «Россиядән килеп укучы мөселман студентларга ярдәмләшү җәмгыятен»н (1918–1924) һәм «Аллаһы Тәгаләне олылаучы мөселман җәмгыяте»н (1924–1928) оештыручылардан.

11 …мәрхүм Исмәгыйль бәктән мирас калган «тел берлеге, төшенчә берлеге, көч берлеге»… – И. Гаспринскийның «Тәрҗеман» газетасы аша уздырган шигаре – «Телдә, фикердә, эштә берлек».

12 Элгәреге Галимҗаннар вә башкорт старшиналары йиренә… – 1917 елдагы вакыйгалар барышында башкорт сәяси эшлеклеләре башкорт автономиясен төзү буенча эш йөртәләр.

 

Җәбһәләрдә – фронтларда.

Мөтәгассыйб – фанатик.

Мәзлумнәренә – изелгән, рәнҗетелгәннәренә.

 

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 67-72.

Җавап калдыру