149. Әхмәт Тимергә

Хөрмәтле

Әхмәд Тимер бәй1!

Күндердегеңез мәктүбе һәм дә 63 лира парайы алдым, хөрмәтеңез, зәхмәтеңезә тәшәккүр идәрем . Безем әсирләр берәм-сәрәм гәлмәкдәдерләр . Ләкин китлә хәлендәге  безем идел-ураллыларының листәсене  вакытында искян мөдире  Жәүдәт бәй урада улдыгы вакыт аңа вирмәдән гизләп  сакласынлар. 180 кадар безем һәмшәһри әсирләремез бурайа гәләчәк листәнең хариҗында бырагылмышлар . Бунларың хокукларын игадә итдермә эшилә уграшыйорыз , әмма, бәлки, форсаты гаиб улмышдыр . Бу мәктүблә бәрабәр дүн Алманиядан гәлән әсирләр тарафындан сизе дийә бырагылмыш бер мәктүб илә бер рәсеме күндерейорым. Сезнең әкърибаңыздан , диделәр. Бурада яңа хәбәрләр юк. Бән ун көн кадәр грипп хасталыгилә әүдә калмак мәҗбүриятендә калдым. Шимди бәрәкәт вирсен, хасталыгы атлатдык. Истанбулың бу сәнәге һавасы бәрбад . Хасталык бик чук. Закир бәйгә, Сания ханыма, Ләләйә, Азада чук-чук сәламләр.2

Хөрмәтлә Гаяз Исхакый
27 шөбат, 1949. Истанбул. Бәйуглы.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 149. Әхмәт Тимергә. Автографның күчермәсе Әхмәт Тимер тарафыннан төзеп чыгарылган «Алтмыш ел. Алмания. (1936–1996). Бер чит ил кешесенең күзе белән. Сәяхәтләр – Тикшеренүләр – Хатлар» дип аталган төрек телендәге җыентыкта … елда дөнья күрде. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Хатның татарчага тәрҗемәсе Лена Гайнанова тарафыннан әзерләнеп, аның кереш сүзе белән “Мәдәни җомга газетасының” 1911 елгы 5 август санында “Авырлыкны йөрәк берсә күтәрәбез” дигән исем астында басыпды. Хат Л. Гайнанова архивында саклана.

1 Әхмәт Тимер бәй – Әхмәт Рәшит улы Яруллин (1912–2003), Татарстан Республикасының Әлмәт авылында (хәзер Әлмәт шәһәре) дөньяга килә. Мулла баласы булганга мәктәптән куылгач, Төркиягә качып китеп, шунда укуын дәвам иттерә. 1936 елда Берлин университетында уку нияте белән Германиягә килә. Анда белем алып, үзе дә университетның Шәрекъны өйрәнү семинарында татарча лектор булып эшли. Гыйльми дәрәҗәгә ирешеп, Төркиягә кайта һәм фәнни эшен дәвам итә. «Төрек культурасын өйрәнү институты»ның беренче директоры. Атаклы тарихчы Һади Атласи шәкерте. Доктор, профессор, танылган тюрколог, монгол телләре белгече.

Әхмәт Тимернең Г. Исхакый белән танышлыгы 1936 елдан башлана. Германиягә килгәч, Әхмәт Тимер Г. Исхакыйның кызы Сәгадәт Чагатайның Берлин-Вильмередорфтагы өен эзләп таба. Сәгадәт ханым һәм аның ире Таһир әфәнде белән башланган дуслык бик күп еллар буена башта Германиядә, аннан соң Төркиядә дәвам итә. Ул елларда Г. Исхакый күбрәк Польша башкаласы Варшавада тора, ләкин «Яңа милли юл» мәҗмугасының (1929 елдан башлап 1939 елга кадәр чыккан) басып чыгару эшләре белән дә шөгыльләнгәнгә, еш кына Германиягә дә барып кайткалый. Гаяз әфәнденең җаваплы мөхәррир булып идарә иткән бу мәҗмугасының тәртипкә салынуы, корректуралары басу һәм таратылу эшләре кызы Сәгадәт ханым тарафыннан эшләнгән. Әхмәт Тимер атна саен, кайсы вакытларда атнага ике яки өч тапкыр барып, төрле мәсьәләләр турында сөйләшүләрдән башка, «Яңа милли юл» мәҗмугасы корректураларын укуда аларга ярдәм итә торган була.

1939 елда, сугыш башлангач, Гаяз Исхакый – Польшадан, Сәгадәт һәм Таһир Чагатайлар Берлиннан Төркиягә китәләр. Әхмәт Тимер укуын бетерергә теләгәнгә, Берлиннан китәргә ашыкмый. Докторлык дәрәҗәсе алгач кына Төркиягә кайта. Г. Исхакыйның соңгы көннәренә кадәр аның белән аралашып яши. (Ә. Тимернең үз язмаларыннан алынды.)

2 Закир бәйгә, Сания ханыма, Ләләйә, Азада чук-чук сәламләр. Әхмәт Тимернең беренче хатыны Азат – Закир Кадыйри һәм Сания Гыйффәтнең олы кызы, Ләлә – кече кызлары.

 

  Зәхмәтеңезә тәшәккүр идәрем – хезмәтегезгә рәхмәт.

  Гәлмәкдәдерләр – килүдәдер.

  Китлә хәлендәге – масса хәлендәге.

  Листәсене – исемлеген.

  Искян мөдире – урнаштыручы.

  Гизләп – яшереп.

  Листәнең хариҗында бырагылмышлар – исемлекнең тышында калганнар. Игадә итдермә эшилә уграшыйорыз – кайтару эше белән маташабыз.

Гаиб улмышдыр – югалгандыр.

Әкърибаңыздан – туганыгыздан.

Бу сәнәге һавасы бәрбад – бу елгы һавасы начар.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру