Бишенче елымыз

Бу номерымыз берлә мәҗмугамыз үзенең дүрт яшене тутырып бишенчегә аяк басадыр1. Бу мөддәт никадәр кыска булса да, безнең мөһаҗирлектәге эшләремез арасында күзгә бәрелмичә үтеләчәк вакыйга түгелдер. Бу дүрт ел эчендә мәҗмугамыз бер генә мәртәбә дә вакытында чыкмаенча калмагандыр. Бу дүрт ел эчендә мәҗмугамыз бер генә мәртәбә дә ярты күләмдә мәйданга куелмагандыр. Бу дүрт ел эчендә мәҗмугамыз бер генә мәртәбә дә кыйммәте үткән иске материаллар берлә чыгарылмагандыр. Билгакес, вакыт үткән саен мәҗмугамыз тышкы яктан матурланып, пөхтәләнеп барган кебек, эчке яктан да материалны төрлеләндереп үсә, байый килгәндер. Вә бу дүрт ел эчендә мәгънәви ягыннан да үзенең алган Идел-Урал истикъляль юлыннан уңга да, сулга да тайпылмагандыр. Үзенең милләтенә хезмәт гаясеннән кыл кадәр дә аерылмагандыр. Оешып бетеп, мәмләкәтен корып, үз харисене йирләштереп өлгергән милләтләр өчен бу дүрт еллык хезмәт бик кечкенә нәрсәдер. Ләкин безнең кебек беренче мөһаҗәрәтне үткәрүче вә мөһаҗир көчләре дөньяның дүрт почмагына сибелгән бер милләт өчен һич тә дикъкатькә алмаенча үтеләчәк бер эш түгелдер. Безнең милләт кебек бөтен тарихы буенча бер мәртәбә дә читтә үзенең матбугатыны кора алмаган халыкка, зур бер мөһим эш вә үзенең милли тартышының бәйнәлмиләл сәхнәгә куелуының тарихи бер ноктасыдыр. Дүрт еллык бер эшкә тарих язылмаганны без дә беләмез вә тарих язарга бер дә хәзерләнмимез. Бу эш бездән соң киләчәк буынымызга төшкәнгә, бу вазифаны аңарга тулысы берлә калдырамыз. Ләкин тарих язганда онытылырга ярамаган берничә милли юксыллыкларны гына әйтеп китмәкче буламыз. Без мәҗмуга корырга йөргәндә, мөһаҗәрәтемездә милли эшкә ярдәм итә беләчәк бер генә дә милли оешмамыз юк иде. Шул эшне техника ягыннан алып барырлык бер йирдә дә матбагамыз, бер нәшрият оешмамыз юк иде. Без мәҗмуганы корырга йөргәндә, фикер ягыннан аңлашып җитеп оешкан бер генә дә корылышмамыз юк иде. Фикер дөньямызда эшләнеп беткән бер генә дә гаи максат мөһаҗәрәтемез эчендә юк иде, билгакес, һәркем үз ихтыярына калдырылган, һәркем үз юлында үзе адашырга, адаштырылырга киң бер чуалчык эченә батырылган вә баткан иде. Зур хәзерлек берлә үз пропагандасыны йөртүче большевикларга киң бер мәйдан ачылган иде. Мәҗмугамыздан элек укучымыз да – татарның кыска матбугатлы тормышында зур роль уйнаган укучымыз да саташып, аптырап калган иде, аның күпчелеге, яшәдеге йирнең матбугатына бирелеп, акрын гына миллиятсезләнү юлына кергән, аның яшь буыны, үзенең милләте матбугатсыз, әдәбиятсыз, түбән бер халык дигән уйга өйрәтелә башлаган иде. Аның хисле яшьләре, үзенең милли эше булмаганнан, башка халыкларга өмәгә киткән иде. Кайсы милли дошманымыз русларга, кайсы үзе яшәгән илдәге чит халыкларга хезмәткә җигелгән, кайберсе госманлычы, кайберсе русчы, кайберсе бәйнәлмиләлче булу юлына баскан иде, вә киң халык катлавы, өметсезлеккә төшеп: «Бездән булмый ла, менә бит бер миллионлы эстоннар үзләренә дәүләт кордылар, өч миллионлы финнар бөтен дөньяның хисаплаша торган мәмләкәте булып өлгерделәр2. Без, җиде-сигез миллионлы халык, шундый форсатта берни эшли алмадык, бездән булмаячак», – дип, милләтне кимсетергә, төшерергә, өмидсезлек таратырга тотынган иде. Менә шул мәгънәви чуалчык, матди фәкыйрьлек эчендә яшәгән мөһаҗәрәтемез, нишләргә белмичә, кая барырга юл таба алмыйча, үзенең баткаклыгында батканнан-бата бара иде, үзенә-үзе ышанычны югалта килә иде. Бу кадәр зур тарихлы бер халыкның болай аптырап, адашып калуы табигый булмаганыны белгән без, берничә кеше, оешып, халкымызга кыйбла күрсәтер өчен, аның барачак юлыны яктыртучы бер Тимер Казык йолдызы табар өчен, төрле йиргә таралган иске җәмәгать хадимнәремезгә хатлар язып, уртак бер юл эзләшергә чакырдык вә бик күп фидакярлекләр берлә мөһаҗәрәтемезнең куе йирләрен йөреп тә үттек. Ләкин халкының шулкадәр аптырауда чагында юл күрсәтү вөҗдани бурычлары булган бу әфәнделәрнең кайберләренең үзләренең дә адашканыны, кайберләренең арып мәгънән егълып калганыны күрдек. Шул ук хитап берлә яшь буынга мөрәҗәгать иттек вә, алар тарафыннан кайнар иман берлә каршы алынсак та, үзләрендә тәҗрибә юклыкны күреп, тагы авыр хәлгә төштек. Вөҗданымыз шундый мөһим вакытта тик ятуны җинаять дип кычкырып торганга, бар көчемез берлә эшкә керештек, озын киңәшмәләрдән соң, халкымызга Тимер Казык йолдызы вә иң тугры гая истикъляльчелек кенә дип ышанып, Милләт Мәҗлесенең «Идел-Урал туфраклы җөмһүриятенә» истикъляль байрагыны астык вә илемезнең Русиядән аерылуыны, халкымызның үзенә үзе генә хуҗа булуыны гая итенеп эшкә керештек. Вә шул фикернең тәрҗеманы итеп «Милли юл» мәҗмугасыны чыгара башладык. Менә шул мәҗмуганың чыкканына, менә шул байракның рәсмән күтәрелүенә хәзер дүрт ел тулып үтте. Шул дүрт ел эчендә без үземезнең милли вазифамызны тәмамән тутырып килә алдыкмы? Әлбәттә, юк. Ләкин без шул дүрт еллык көнне төнгә катып эшләвемез аркасында үземезнең мөһаҗәрәтемезне юлсызлык, кыйбласызлыктан чыгардык. Аның иманлысына кыйбласыны күрсәттек, аның имансызына, русчысына, большевизанына безнең эчемездә урыны юк икәнене белдереп, үзенең җәһәннәменә юл ачтык. Үземезнең төрле чит мәдәният эчендә тәрбия итәргә мәҗбүр яшьләремезгә үзенең юлыннан адашмавы өчен милли маяклар төзедек вә халыкны сөеп, халыкны коткарырга тырышучыларга киң милли эш мәйданы ачтык. Кая барырга белмәенчә аптырап калганнарга, үзе уйлап, төшенеп хөкем бирсен өчен, яхшыны начардан аерырлык аның кулына фонарь бирдек. Вә мөһаҗәрәтемезнең эченә мәгънәле бер идеал тартышы суктык. Бу эшемез берлә безнең никадәр халкымызга мәгънәви ярдәм иткәнмез? Аны киләчәк буын үлчәячәктер. Ләкин бу эшемез берлә без халкымызның сәяси кыйммәтене күтәргәнемезне бу көн безнең дошманнарымыз да игътираф итүдәдерләр. Без шул кыска вакытта башка төрек кабиләләренең оешмалары берлә (Кырым, Төркестан, Азәрбайҗан, Шимали Кавказ) мәгънән бик нык багландык вә тартыш аркадашларымыз итеп Украина, Гөрҗи, Карелия ингерманнарны таптык. Без үземезнең халкымызны «Прометә» эчендә тулы хаклы бер әгъза дәрәҗәсенә ирештердек3. Без үземезнең Идел-Урал истикъляль фикерене Аурупаның сәяси мәйданына ата алдык, Идел-Урал истикъляль байрагы берлә Аурупаның әфкяре гомумиясене таныштырдык. Аурупаның һәр мәмләкәтенең әфкяре гомумиясеннән үземезгә дустлар, хәерхаһлар таптык. Без үземезнең Идел-Урал мөселманының вөҗдан хөррияте мәсьәләсене бөтен мөселман дөньясына ташладык вә мөселман дөньясының бик күп йирендә үземезгә мәгънәви ярдәмчеләр таптык. Идел буе мөселманының дини хокукыны саклауны ислам дөньясының иң зур мәсьәләләре арасына суктык. Без үземезнең халкымызны большевик золымыннан коткарыр өчен кылган көндәлек эшемез берлә халкымызның дустлары арасында комитәмезнең дәрәҗәсе, хөрмәте көннән-көн үскәнене күреп, бу хезмәтемез файдалы булды дигән уйга киләмез. Вә шул фикернең ялгыш булмаганыны без үземезнең дошманнарымызның да безгә һөҗүмнәрендә, безгә салдыруларында да табамыз. Әгәр безнең бу күтәргән истикъляль байрагымызның кыйммәте булмаса иде, безнең халкымызны коткарыр өчен эшләгән эшләремездән нәтиҗә күренмәсә иде, большевик хөкүмәте, коммунист фиркасе, Совет матбугаты безнең берлә бу кадәр тартышмас иде. Әгәр безнең бу алган юлымыз Идел-Уралның истикъляле берлә Идел буе төрек-татарының тулы мәгънәдә рус золымыннан котылуы берлә бетми торган булса иде, рус империалистлары Милюковлар, Керенскийлар безгә бу кадәр әһәмият бирмәс иде. Безнең берлә тартышка бу кадәр көч сарыф итмәс иде. Шул уңышларны күздә тотып, без үземезнең вазифамызны тутырдык дип уйлыйлар икән дип төшенелмәсен. Без үземезнең халкымызның сәяси ихтыяҗының бик күп өлеше үтәлмәгәнене, үтәлә алмаганыны күреп торамыз. Вә шуңгарга кулымыз, көчемез җитмәүгә бик зур борчыламыз, без үземез кулымыздан килгән кадәр милли вазифамызны үтәргә тырышып-тырмашып килгәнгә, җитешмәүләремездә халкымызның аңлы вә баерак сыйнфының да гөнаһысы бик зур икәнене әйтеп китүне лязим табамыз. Безнең күтәргән байрагымыз бик мәсьүлиятьле булган кебек, безнең үстерә торган милли йөгемез дә бик авырдыр. Аны тарту эше дә һәрбер милләтчегә фарыз булган кебек, аны үтәү өчен тырышу да – бик хөрмәтле вә мөкаддәс милли бер бурычтыр. Төрле мәктәпләрдә тәхсилдә булган вә укуын бетергәннәр өчен бу авыр йөккә җигелешә төшеп комитәмезгә тулырак ярдәм итүнең вакыты бик җиткәнне исләренә төшереп, нык иман берлә бишенче тартыш елына керәмез вә байрагымызны югары күтәреп, тагы алга атлыймыз. Алга, милләттәшләр! Алга! Алга!

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Бишенче елымыз. Яңа милли юл» журналының 1931 елгы 1 нче (гыйнвар) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 …бишенчегә аяк басадыр. – Журналның иң әүвәлге саны (1 нче сан) 1928 елның 23 декабрендә «Милли юл» исеме белән дөнья күрә.

2 …бер миллионлы эстоннар үзләренә дәүләт кордылар, өч миллионлы финнар бөтен дөньяның хисаплаша торган мәмләкәте булып өлгерделәр. – 1917 елгы рус революцияләре тәэсирендә 1918 елның 24 февралендә – Эстония республикасы, 1917 елның 6 декабрендә Финляндия республикасы барлыкка килә.

­3 Без үземезнең халкымызны «Прометә» эчендә тулы хаклы бер әгъза дәрәҗәсенә ирештердек. – «Прометей» 1930 елда Польша хөкүмәте тарафыннан оештырыла һәм Тышкы эшләр министрлыгы каршында аның җитәкчелегендә 1939 елга кадәр эшли.

 

Мөддәт – вакыт.

Билгакес –киресенчә.

Үз харисене – үз-үзен саклау буенча чаралар күреп.

Гаи максат – төп максат; максатлы юл.

Хәерхаһлар – теләктәшләр.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 390-393.

Җавап калдыру