Большевикларның соңгы уены

Соңгы үзгәрешләрдән соң Алманиядә йирләшкән милли-социалистик хөкүмәтенең мәмләкәтне ныгыту, тазартуда Алман дәүләтен төрле яктан сарган коммунистлардан арчуны һәм Алман милләтенең икътисадияте өстенә сөлек кебек ябышкан яһүдилектән коткаруны беренче милли вазифасы итеп куюы вә шул юлда бик фәгъгал хәрәкәтләрдә булынуы коммунизмны бөтен дөньяга таратуны үзенең дәүләт вазифасы дип таныган, шуны дөньяга игълан иткән большевикларны һәм коммунизмны төрле милләтләр арасында таратуда иң садыйк бәндәләре яһүдиләр дип ышанган Совет хөкүмәтен бик авыр вазгыятькә куйды. Совет хөкүмәте үзенең аркадашлары булган алман коммунистларын яклап та һәм шулай ук үзенең дөнья күләмендәге революциясен ясаучы яһүди агентларын химая итеп тә, Алманиянең хөкүмәте берлә каты тартышуга һәм шул сахәдә , бөтен дөнья алдында «коммунизм байрагы» астында алман «милли байрагына» каршы сугыш ачарга кирәк иде, йә үзенең дөнья күләмендә революция ясыйм дип йөрүен сызып ташлап, СССРны бөтен эшчеләрнең мәмләкәте дип игълан итүен онытып, бәйнәлмиләллектән ваз кичеп, үзенең эчендәге эшләр берлә генә шөгыльләнә торган бер дәүләтчелеккә кайтуы кирәк иде.

Мантыйк буенча большевик хөкүмәте беренче юлдан китәргә тиеш булса да, аның илебездә ясаган пропагандасы буенча, «Совет хөкүмәтенең сугыш байрагын күтәрүе – бөтен дөнья эшчеләренең үз хөкүмәтләренә каршы күтәрелүе берлә башланып, дөнья революциясе берлә тәмамланачак» дигән игътикад йөртелсә дә, Совет хөкүмәте, үзенең көчсезлеген сизгәнгә, бу юлда бер адым атлый алмады. Үзенең аркадашлары булган алман коммунистларын, үзенең агентлары булган дөнья яһүдиләрен үз хәлләрендә быракты. Аларга һичбер төрле ярдәмгә килә алмады. Ул үзенең унбиш еллык ганганәсен бозып, үзенең бәйнәлмиләл ихтиляльче дәүләтлегеннән чыгып, башка дәүләтләр кебек, үзенең хөдүде эчендә генә яши торган бер хөкүмәткә күчкәнен игълан итәргә дә аның вөҗдан батырчылыгы җитмәде. Нәтиҗәдә ул шул ике урындык арасында аптырап калды. СССРда матбугат хөррияте булмаганга, коммунизмның программындагы бу җыртыкны большевизм сафсатасы берлә, бәлки, бераз каплап була торгандыр. Бәлки, яшь җилкенчәкләрнең күзенә берәр төрле төтен җибәреп була торгандыр. Ләкин Аурупада большевикларның бу эшләре идеологияләрендәге банкротлык булып танылды. Моны Аурупаның буржуазиясе берлә социал-демократы гына түгел, коммунистлары да шулай дип кабул итте. Дөнья күләмендә коммунистларның саны көннән-көн азайган кебек, Алманиядә дә аларның меңләп, унар меңләп, узган хаталарыннан тәүбә итеп, милләтче-социалист булырга омтылулары – моның аяклы дәлиле. Нәтиҗәдә, коммунизм агымының кыйммәте төште. Дөнья үлчәвендә социал-революция куркынычы җансыз-хәрәкәтсез бер «буки» гына булып калды. СССР коммунистлары арасында да бер фикри бушлык туды. Фикри башбаштаклык хөкем сөрергә тотынды. СССРдагы большевиклар мәмләкәт эчендә бу корылган дөнья революциясе поты урынына яңа бер пот, яңа бер тәре ясарга тиешләр иде. Ләкин большевик фиркасенең эчендә башланган бу фикри башбаштаклык моңа да имкян бирмәде. Большевикларның хәзинәсендәге Талмут буяулары берлә буялган ялганчылык еллар буе халыкны алдап тора алган булса да, ул ваклана-ваклана юкка чыкты. Аның халык күзе алдында һичбер игътибары калмады.

Чынлап та, уйлап карыйк. Большевик хөкүмәте үзенең шул корылган поты, җимерелгән тәресе – дөнья революциясе урынына нәрсә куя ала? СССРны электриклаштырумы? Ул инде сөйләнеп үтте. Нәтиҗәдә, аның урынына халык элгәреге керосин лампасыннан да мәхрүм ителеп, ике йөз ел элек булган чыра яндырырга кайтырга мәҗбүр ителде. Мәмләкәтне санагатьләштерүме? Моның өчен әрәм ителгән халык көче, чит илләргә түгелгән халыкның миллиардларча акчасы ни китергәне мәгълүм. СССРның халкы ялангач, сәләмә. Аның хуҗалыгында ат йиренә трактор түгел, сыер җигелә. Хәзер игенченең баласы, хатын-кызы, эт-кәҗәсе сабан өстери. Авыл хуҗалыгын күмәкләштерүме? Шуның аркасында киң СССР кырларының ашлыгы берлә аның халкын гына түгел, бөтен дөньяны туендырумы? Ул да булып кичте. Аның да башланганына дүрт ел булып үтте. Беренче елларда күмәкләнмәгән хуҗалыклар бу паразит хуҗалыкларны ашата алсалар да, еллар үтә-үтә аларда кимеп, бөтен Русия халкы ачлыкка батты. Икмәк, шоколад кебек, чит илдән килә торган малга әверелде. Ит-май төштә генә күреп була торган нәрсәләр генә булып калдылар. Туйганчы ашау ГПУ әгъзаларына гына насыйб бер бәхет дәрәҗәсенә җитте. Украина кебек бодай берлә дөньяны туйдырган илләрдә ачка үлгәннәрнең саны миллионлап саналу рәвешенә керде1. Большевикның ялган хәзинәсе кипте, корыды. Кызу көннәрдә корый торган ялган чишмәсе кебек корыды.

Большевиклар һәм аларның хезмәтчеләре булган яһүдиләр, СССРда большевик режимы, егылган вакытта башларына ни киләчәген бик яхшы белгәнгә һәм күптән түгел генә Алманиядә булып үткән милли-социалист ихтиляле аларга моның Русиядә ничек булачагын күрсәтә торган яңа бер мисал булганга, алар кулларындагы идарәне бирмәс өчен, яңадан-яңа ялганнар эзләргә тотындылар. Үзләренә капма-каршы булып үткән агымнарның архивларын актардылар. Искергән, черегән фикерләр архивыннан үзләрен коткаручы берәр төрле тылсым эзләделәр. Эзли торгач, XIX гасырның соңгы яртысында шактый зур роль уйнаган, ялганнардан бер ялганның пәйгамбәре булган Катковка2 барып бәрелделәр. Аның панислау фикерен үстереп чыгардылар. Большевикларның үзләренә булган ышанычлары тәмамән беткән булганга, тарихи талчук ялганын да иске төстә мәйданга аттылар. Эславларны берләштереп, берләштергән төсле булып, Русиядәге идарәне кулларында калдыру – менә бу большевикларның яңа тылсымы. Шуның тизрәк татбикы өчен, Совет хөкүмәтенең тышкы эшләр вәкиле яһүди Валлах (Литвинов)3 Катков суртюгына киенеп, аның славян таягына таянып, славян мәмләкәтләрнең капкасын кагарга, «Христа ради!» дип сорарга, теләнергә тотынды. Хуҗаларны йомшартыр өчен, католигы алдында католикча, православный алдында православныйча чукынып теләнүендә дәвам итте. Җылаган, сыкранган тавышлар берлә кардәшлек, туганлык җырларын җырларга кереште.

Большевикларның иске Русия дәверендәге панислау сәясәтенә күчүләрен Русия идарәсендә булмаган эслаулар – рус идарәсенең бу панислаулык астында славян поляк, славян Украина һәм славян белорусларга каршы нинди золым, талау һәм мәсхәрәне яшергәнен күрмәгән эслаулар – бу ялганчы хәерчене сөенеп каршы алдылар: чех, серб һәм хорватлар большевикларга кул суздылар. Нәтиҗәдә большевиклар үзләренең тышкы сәясәтләре янында славян халкының Русиядән тышта калган күпчелеген җыя белделәр һәм тышкы сәясәтне славянлык хисе берлә буяп эшләргә юл таптылар кебек булдылар. Тышкы сәясәт өчен архивтан чыгарылган идеология, мәмләкәтнең эчендә дә идея бушлыгы булганга, анда да бик тиз керде. Катков дәверендә кебек үк, төрек дошманлыгы берлә сугарылып, төрек-татар илләренә каршы татбикъ ителә башланды. Ул вакыттагы кебек үк, дәүләт сәясәте, куе русчылык төсен алып, дәүләт даирәләрен томалады. СССР эчендәге туксан миллионлы рус булмаган халыкларның җөмһүриятләрдәге миллиләштерүгә каршы сугыш игълан ителде. Аларда руслаштыруга киң мәйдан ачылды. Бөтен милли җөмһүриятләрдәге милли мәдәниятне, коммунизм буявында гына булса да, саклар өчен корылган мөәссәсәләргә каршы да сугыш ачылды. Украина иң зур гайре рус бер халык булганга, аның мәдәнияте, бер тарафтан, Аурупага таянып килгәнгә, бу яңа Катков сәясәте өчен ул Өченче Александр заманының Ләһстаны йирен тотты. Аның миллиятен кору яңа төстәге большевизмның дәвамы өчен иң кирәкле бер эш булып каралганга, Мәскәүнең бөтен ГПУ куәте Украинаны «тазарту»га борылды. Аның фирка һәм дәүләт оешмалары, гыйльми мөәссәсәләре – барысы да «тазартылды». Украина оешмаларын украиналыктан «тазарту» эше шул дәрәҗә тирән китте, Украина коммунисты берлә Мәскәү коммунисты бу эштә борын-борынга очрашты. Боларның икесе дә үзләренең принциплары ягыннан кирәкле дип тапкан милли барлыкларын саклауда тартышка мәҗбүр булды.

Мәскәү коммунисты иске патша дәверенең империализм дәресләрен үткән булганга, һәрбер төрле миллият агымында үзенең базарчылыгына зарар күргән яһүди коммунисты аңа ярдәм иткәнгә, Украина коммунисты үзенең зәгыйфьлеген сизенде. Ул тартышуда дәвам итсә дә, җиңә алмаячагын белгәнгә, аның коммунизм берлә украиначылык фикерләренең берләшә алуларына ышанганнары инкисаре хәйалә уграды. Үзенең бу вакытка кадәр милләтче украиналылар берлә тартышы хата булганын сизенде. Аның иң зур коммунистларыннан булган, Ленин берлә бергә коммунизм байрагын бөтен Русиядә таратыр өчен бөтен гомерен сарыф иткән һәм Украина хөкүмәтенең билфигыль рәисе булган алтмыш яшьлек Скрипник4, милләтчелектә гаепләнеп, ГПУ мәхкәмәсенә бирелде. Карт коммунист үзенең алтмыш ел гыйбадәт иткән путеның ялган бернәрсә икәнен үз күзе берлә күрде. Чыдый алмады, ГПУ мәҗлесендә үзен атып үтерде. Ул моның берлә СССРдагы бу көнге сәясәтнең иске патша заманыннан башка бернәрсә булмаганын, милли мәсьәләнең анда иң авыр бер вазгыятьтә булганын бөтен рус булмаган милләтләргә ачык итеп күрсәтте. Ул шул хәрәкәте берлә, милли мәсьәләне Ленинча хәл итү дип, еллар буе сөйләнгән большевик системының Победоносцевның милли мәсьәләне хәл итүеннән башка бернәрсә булмаганын мәйданга салды. Ләкин Совет хөкүмәте хәзер соңгы тәрәшне эзли торган булганга, Скрипникның үзен үзе үтерүеннән генә куркып, рус шовинизмы сәясәтеннән чигенмәде. Чөнки аның инде чигенәчәк йире дә калмаган иде. Ул хәзер, табигый уларак, Победоносцевка кадәр барып чыгачак. Үзенең икътисади һәм иҗтимагый програмындагы банкротлыгыны дөньядан яшерә алмаган кебек, милли мәсьәләдәге банкротлыгын да Русия эчендәге халыклардан да һәм шулай ук дөнья әфкяре гомумиясеннән дә яшерә алмаячак. Совет хөкүмәте үзенең програмындагы бөтен маддәләрне ыргытып бетереп, үзен кара рус ясап күрсәтергә теләсә дә, эслав халыклары арасында үзенә таяныч табар өчен бөтен фидакярлекләргә хәзер булса да, панислаулык фикере үзе хәзер язгы кар кебек эреп бетеп, Русия кебек зур, авыр бер йөкне күтәрә алачак бер куәттән күптән кичкәнгә, нәтиҗәдә большевиклар юкә агачка атланып калачаклар. Панислау агымы һәрвакыт без төрекләргә каршы бер агым булып килгәнгә, бәлки, ул төрле дәүләтләр арасында таралган төрекләр өчен, безнең бер-беремезгә якынлашырга, бер-бермезгә баглануымызны ныгытырга сәбәп кенә булачак һәм безнең котылуымыз өчен бер хәерле эш булып чыгачактыр.

СССР эчендә татбикъ ителә башлаган кара руслык сәясәте безнең төрек-татарлар өчен бер дә искитәрлек яңа бернәрсә түгел. Без бу сәясәтне Иван Грозный дәвереннән бирле 380 ел татып киләмез инде. Бу сәясәт безнең бик күп матди куәтләремезне югалтуга сәбәп булса да, безнең милләт уларак йитешүебезгә бик зур хезмәт итте. Бу кызыл байраклы кара руслык сәясәте дә элгәрегеләреннән төстә-буйда аермалы булса да, мәгънә җәһәтеннән һаман бер булганга, ул безнең үзлегемезне, миллиятемезне кыра алмаячак. Киресенчә, аз гына булса да коммунизмга ышанган төрек-татар балаларына үзләренең хаталарын аңлатып, аларны милләтче көчләргә чәверәчәк, нәтиҗәдә большевикларның җете кызылыннан башлап кап-кара руслыкка барып төртелүләре һәм шул юлда һәлак булулары бөтен төрек-татарда русның бөтен төстәгеләренең бер үк рус икәнен тагын бер мәртәбә ачык күрсәтәчәк; милләтенә һәм халкына хезмәт итәргә теләгәннәргә бер генә юл калганын илнең Русиядән аерылып, үзенең истикъляленә ике йирдә ике – дүрт кебек ышандырачак вә милли көчләремезне бер байрак тирәсенә җыячак. Бу байрак – Русиядә яшәргә мәҗбүр булган бөтен төрек-татарларның истикъляль байрагы һәм безнең өчен дә Идел-Урал истикъляле байрагы.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Большевикларның соңгы уены. «Яңа милли юл» журналының 1933 елгы 8/9 нчы (август/сентябрь) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Журналның эчтәлеге астында «Гаяз Исхакый тарафыннан французча язылган һәм Идел-Урал истикъляле хәрәкәтенең төп мәсьәләләрен эченә алган «идел-урал» исемле китабыны мәҗмугабызның башкармасыннан соратыгыз! Бәһасе 50 груш» дигән игълан басылган.

1 Украина … ачка үлгәннәрнең саны милллионлап саналу рәвешенә керде. – Украинада 1931 елда башланган ачлык 1933 елга кадәр дәвам итә. Шушы вакыт эчендә республикада 5 миллионга кадәр (кайбер чыганакларда 10–15 миллион) кеше ачлыктан үлә. Хәзерге вакытта тарихчылар бу ачлыкның ясалма рәвештә оештырылган дип саныйлар.

2 Катков – Михаил Никифорович Катков (1818–1887), публицист, нашир, тәнкыйтьче, «Московские ведомости» газетасының редакторы. Газетада Александр III хөкүмәте Министрлар Кабинетында утыручы башка милләт кешеләрен тәнкыйть иткән.

3 Валлах (Литвинов) – Максим Максимович Литвинов (чын фамилиясе һәм исеме – Валлах Макс, 1876–1951), дәүләт һәм партия эшлеклесе, дипломат. 1930–1939 елларда СССР тышкы эшләр халык комиссары. Аның вакытында АКШ белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырыла, СССР Милләтләр лигасына кабул ителә, 1934–1938 елларда М. М. Литвинов анда СССРның вәкиле булып тора.

4 Скрипник – Николай Алексеевич Скрыпнык (1872–1933), сәяси эшлекле, ВКП(б) Үзәк комитеты әгъзасы, 20–30 нчы елларда Украинада украиналаштыру сәясәте тарафдары. 1927–1933 елларда Украина ССРның Мәгариф Халык Комиссариатын җитәкли. Аның эшчәнлеге СССРда тоталитар режимны ныгыту сәясәте белән каршылыкка керә.

Фәгъгал – нәтиҗәле.

Сахәдә – ачык мәйданда.

Игътикад – ышану.

Быракты – калдырды.

Ганганәсен – тоткан юлын, традициясен.

Хөдүде – чикләре.

Талмут – яһудиләрнең изге китабы.

Панислау – панисламизм.

Эславларны – славяннарны.

Татбикы – тормышка ашырылуы.

Инкисаре хәйалә – күңел кайту.

Татбикъ ителә – уздырыла, үткәрелә.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 437-441.

Җавап калдыру